VIP Сабантуйдан репортаж

Шөкер, Сабантуйлар, кунаклар, бәйрәм мәшәкатьләре артта калды, җиңел суларга да була. Шәһәр халкы да урамга курыкмыйча чыга алачак. Алайса, узган атнаның җомга-шимбәсендә күргәннәрдән соң кадерле кунагыбыз Русия Президенты Дмитрий Медведевның үзенә барып: «Без – бик кунакчыл милләт үзе, ләкин сез мәшәкатьләнеп бүтән безгә килеп йөрмәгез инде», – диясе килгән иде. Универсиада дигәненнән дә кот чыгып тора.

Җомга көнне кичке уннар булгандыр, иптәш кызым белән үзәктән кайтырга чыктык. 20-30 адым саен озын кара плащ белән ябынган полиция хезмәткәрләре. Җитмәсә, юл кырыеннан барырга ярамый икән. Эчтәнрәк, караңгырак урыннан барасы. Үзәктә тоткарланмасаң, тагын да яхшы. Полиция аңлаткан инструкцияне төгәл үтәп, шулай тыныч кына кайтып барганда, шуларның берсе килеп беләгемнән кысып тотты да читкә сөйрәде:

– Моннан бармагыз, теге урамнан әйләнеп узыгыз әле!

– Урамны сатып алдыгыз мәллә? Каян телим, шуннан кайтам!

– Бөтен җирдә снайперлар утыра, хәзер моннан Медведев үтәчәк, сезнең куркынычсызлыгыгыз өчен әйтәм, – диде ул, безне ниндидер явыз заттан саклагандай кыланып.

Үтеп барышлый теге кара плащ белән дә кызыксынмый кала алмадым.

– Сезнең плащ астында автомат мәллә?

Бу сорауны ишеткән формалы адәм бер агарды, бер кызарды, чит-читкә карады, тагын бер кат безгә бакты да, кычкырып җавап бирде: «Так точно!»

Бу көнне велосипедта йөрүчеләр дә «бөкене» әйләнеп уза алмагандыр, мөгаен, чөнки күп юллар бөтенләй ябык иде. Соңгы тапкыр шундыйрак ажиотаж Казанның меңьеллыгында булды, дип истә калган.

Бу көннәрдә телефоннар да тыңланылды бит әле. Кыланып та күрсәтәләр, билләһи! Арттырып та җибәрәләр кисәк-мисәк!

Икенче көн – Сабантуй! Бәйрәмгә машина белән бармаска, дип бер атна алдан ук кисәтә башлаганнар иде, күпләр тыңлаган. Маршрут автобусы йөртүчесе әйтүенчә, төзек булган барлык җәмәгать транспортын маршрутка чыгарырга боерганнар, ләкин бар булганы шуның кадәр генә булса… Барысы да шыгрым тулы. Күбесе үз маршруты буенча бара алмый – юлны япканнар. Әйләнгеч юлда «бөке»! Шыпылдап тутырылган автобустагы, ниндидер таза егетнең култык астыннан көчкә йөзеп чыгып, таксида гына барырга булдым. Сәгать ярым «бөкедә» утыргач инде бу. Ярый әле, бәйрәм башланырга ике сәгать алдан чыгып киткәнмен. Таксилар ул якка барудан бөтенләй баш тарта. Ничек итсәм иттем, Сабантуйга килеп җиттем.

Үземчә, Президентны күрергә дип канатланып барам бит инде. Берзаман биш-алты кешенең башламаган яртыларын асфальтка томырганын күреп исем китте. Үз теләкләре белән 2 шешә аракы, 5 шешә сыраны бәреп ватты болар. Сабантуйда «коры закон» булуын да шулардан ишеттем. Сумкаларны карап кертәләр, спиртлы эчемлегең булса, бөтенләй кире боралар икән. Керү юлында озак кына чират тордык. Инде ишеккә килеп җиткәч, спиртлы эчемлегем булмаса да, икенче Сабантуйга барырга куштылар. Русия Президенты килгәнче мәйданга чакырулы, пропускы булган һәм башка элиталы VIP кунакларны гына кертәләр ди. Журналист буларак, бу чарага керү хокукы бирүче бейджигымны чыгарып күрсәткәч, гомеремдә беренче тапкыр үземне җир кендеге итеп хис иттем. Аракыларын ваткан егетләрне тагын бер кат кире бордылар.

Үзебезнең Миңнехановның халык арасында шат елмаеп, фотога төшеп, кунаклар белән аралашып йөрүен күргәннән соң, койманың теге ягында басып торучылар онытылды. Күңел күтәрелде. Сәгатенә 3 тапкыр мәйданны этләр белән тикшерсәләр дә, бер күтәрелгән кәефне төшереп булмый иде инде. Берзаман күптән көтелгән кунакның килүен хәбәр иттеләр. Махсус аның өчен салынган асфальт юлдан выжылдаганда, ул аның үзе өчен салынуын белде микән? Шуны уйлагандыр, мөгаен, чөнки машинаны вакытында туктатырга «онытты» иң зур кунагыбыз. Абау, нәрсә сөйлим, онытмагандыр ла! Көтеп арган халык үзе аңа каршы чапкандыр. Ничек кенә булмасын, машинаны алдан этеп туктаттылар. Полицияләрнең коты очты. Берәрсен таптатса, Президентны участокка алып китәргә ярыймы, юкмы икәнен кисәтеп куймаганнар, күрәсең. Нишләргә белмәделәр. Президент исә шат елмаеп машинадан төште дә, берни булмагандай, Сабантуйга кереп тә китте.

Биредә  татар, рус, чуаш, керәшен авылларын һәм аларның милли төсмерен чагылдыручы ишегаллары эшләнгән иде. Буш урында сап-сары бүрәнәләрдән йортлар калкып чыккан. Ишегаллары өстенә район исемнәре дә язылган. Әйтик, Питрәчләр керәшен авылын ясап куйган. Мамадышлар да күбрәк керәшеннәргә йөз тоткан! Лаешлар – урысныкын! Кукмараларга җитүче булмады, алар авыл гына түгел, бер кызган баштан бистә ясап ташлаган! Зур-зур агач йортлары ни тора. Биектау районы XVIII гасырдагы Казан артын салып куйган. Миллионнар, миллионнар, миллионнар…

Менә Русия Президенты Арча дип язылган капкадан кереп, түбәтәйле дә булды. Кaзылык та авыз итте. Чәк-чәк, каклаган каз ите белән сыйланды. Артта торучы берәү кымызны эчмәскә кушып сөрән салды, кымызның татарныкы түгел, башкортныкы булуын игълан итте. Ул кешенең тавышын бүтән ишетмәдек, кай тарафларга югалгандыр. Алга таба Президентлар татар кызлары белән биеп күңел ачты.

Менә аны рус авылына алып керделәр. Монда Русия Президенты инде ясалып бетә язган ат дагасын чүкеп алды. Тимерчесе минем белән бер фамилияле дә булгач, исеме дә Алмаз дигәч, урыс авылына каян килеп эләккән, икән бу дип уйладым-уйлавын. Хәер, бу исәптән гаҗәпләнәсе дә юк, тарихны гына хәтердә яңартасы. Әйтергә кирәк, 1552нче елга кадәр иң яхшы тимерчеләр булып татарлар исәпләнгән. Хәзерге Биектау районы Чебакса авылы тирәсе тимерчеләре белән дан тоткан, дип өйрәттеләр безне экскурсоводлыкка укыганда. Алар бизәкле балкон, кәрниз, сугыш кораллары, сугышчылар өчен киемнәр – барын да ясаган. Менә шул алтын кулларның үзенә каршы корал ясавыннан куркып, патшалар татарларга тимерчелек белән шөгыльләнүне тыйган да инде. Ә Алмаз Фатыйхов, Президентка ат дагасы чүкетеп, татар, казылык белән чәй эчкәндә, оста урыс тимер чүки, дип уйлап шатланырга мөмкинлек бирде.

Менә өченче Президент бездә Сабантуй кунагы булды. Ельцин күзен бәйләтеп уңышлы гына чүлмәк ватты. Бу инде күземне бәйләсәм дә, бәйләмәсәм дә җимерәсен җимереп бетерәм, дигән сүз булгандыр, мөгаен. Путин битен катыкка буяп акча тартып чыгарганда, йөземне ничек кенә пычратсагыз да акчагызны гына бирегез, диде кебек. Ә Медведев ат дагасы тотып ни әйтергә теләде икән? Тиздән сайлаулар җитә, монда күпме генә елмаеп йөрсәм дә, китәрмен, ахры димәдеме?!

Русия Президенты сәхнәгә менеп берничә сүз әйткән арада һава торышының яхшы булуын да искә алды. Ул килешкә болытларны очкычлар белән куып таратканны белми калмагандыр, шуңа, ахырдан татарчалап «рәхмәт» әйткәндер әле. Бу бәйрәмдә VIP кунаклар өчен аерым бәйрәм зонасына кадәр ясап куйганнар иде. Анда хәтта бейдж белән дә керергә ярамады. Концерт сәхнәсе дә бик зур һәм матур итеп эшләнгән. Амфитеатр корганнар. Барысы 4 меңнән артык кеше әлеге Сабантуй ачылышында һәм концерт программасында катнашкан дип әйттеләр.

Мәйдан, амфитеатр, гомумән бу корылмалар киләчәктә яшьләр өчен төрле чаралар оештыруда файдаланылачак икән. Бер көнгә генә төзелмәде дигән сүз чыгарып, акланырга, акчабызны әрәм-шәрәм итәсез дигән халыкны тынычландырырга теләделәрме, әллә, чыннан да, гомерле булырмы алар – күз күрер!

Уеннарда катнашканнар бүләксез калмады. Кытайда эшләнгән, диварга эленә торган тәлинкәләр бүләкләр арасында лидер иде. Махсус кызыксындым: бүләк сыйфатында безнең Татарстанда эшләнгән сувенир продукцияләр дә каралганмы, дип. Юк икән. Самарадан килгән дистәләрчә турист белән дә аралашып алдым. Бик ошатканнар Сабан туебызны! Гомумән, кемгә генә мөрәҗәгать итмә, бар да яхшы кәефле. Исерекләр дә юк. Чүп тә юк, чүплекләр дә. Гомумән, исең-акылың китә торган хәлләр! Бу бер Сабантуй гына да күпмегә төште икән безгә? Анысын Медведев үзе дә белмидер, бахыр, белсә елмаеп йөрмәс, килергә оялыр иде. Бәйрәмнең күпмегә төшкәнен белсәк, искитүдән гаҗәпләнеп ачылган авыз белән без дә берәр атна йөрер идек, мөгаен. Әллә акча таба алмыйча ябылган татар мәктәпләренең идәненә ятып елар идек микән?!

Бәйрәмне ошатып кайттым. Азактан беркемне дә тикшереп кертмәделәр. Тегендә бар, моннан кит, дип сарык көтүе кебек куып та йөртмәделәр. Президентлар китеп беткәч, элита да эреп югалды. Театр бетүен, гади халык Сабан туе башлануын аңлата иде бу.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар