Ветераннарны кем агулый?

Пенсия яшендәге бу ханым газетабызга шалтыратып, телефон номерымны сорап алган. Шуннан соң берничә тапкыр элемтәгә чыгып, ул мине үз фатирына чакырды. «Даһи», берәүләр кебек, үзеннән интервью алдыртыр, мактап язуыбызны сорау өченме, дисәм, юк икән. Шалтыраткан саен, аңа төн кунарга килүемне ялварып сорый иде ул. Дөресрәге, аның йокысын саклау өчен, чөнки аны төннәрен күршеләре агулый, имеш. Газ белән. Стенага тишек тишәләр дә агулы газ җибәрәләр ди. Шунда ук килергә вакытым булмаганга, бу эш кичектерелә килде. Бервакыт, бүген барам дип тәвәккәлләп, Рәйсә апага шалтыраткан идем, ул үзенең Мәскәүдә булуын хәбәр итеп шаккатырды. Күршеләреннән һәм аны юк итәргә теләүчеләрдән иптәш хатынында качып ятуы икән. Инде бездән дә өметен өзгән булган. Кайткач, хәбәр итәргә сүз бирде.

Сүзендә торды да. Ул Казанга кайтканның икенче көнендә үк шалтыратты һәм мин, бар эшемне ташлап, шунда чаптым.

Рәйсә апа 40 ел чамасы Мәскәүдә яшәгән. Шунда табиб буларак зур уңышларга ирешкән. Бер ир бала тәрбияләп үстергән. Тик улы гына әнисе сүзеннән чыгып, христиан динендәге урыс хатыны белән үз тормышын корганга, аларның аралары бөтенләй суынган һәм инде берничә ел юньле-рәтле аралашмыйлар икән. Улы – Мәскәүдә, Рәйсә апа – Казанда.

Инде сигезенче дистәсен ваклаучы бу хатын (әби дияргә тел әйләнми – авт.) ике бүлмәле зур фатирда ялгызы яши. Тормышы бик җиңел булган, димәс идем. Һәркемнең язмышында үз кыенлыклары, үз хәсрәте. Рәйсә апаның да шулай. Ул үз язмышын туган көненнән үк урап сөйли башлагач, әңгәмәбезнең бик озакка сузыласын аңлап, сүзен бүлдерергә ашыктым:

– Күршеләрегез газ белән агулый, дигән идегез. Бу кайчан башланды?

– Мәскәүдә вакытта ук, – диде ул һәм бу тарихны ничек бар, шулай тыңлап бетерергә мәҗбүр булдым. Иртәнге биштә генә Рәйсә апа җиңел сулап:

– Менә, бүген миндә кеше барлыгын сизделәр, төнлә газ җибәргән кеше булмады, – дип сүзен тәмамлады һәм, инде ике сәгатьтән эшкә чыгып китәсемне аңлап, мин барында бераз булса да черем итеп калырга ашыкты. Үзе әйтмешли, тыныч күңел белән.

Бу вакыйганың дөреслегенә дәлилләрем булмаганга, төп геройның исемен алыштырдым. Хәзер дә Рәйсә апа белән вакыт-вакыт шалтыратышып торабыз һәм мин, вакытым булганда, аның күңел тынычлыгын сакларга барып киләм. Ул сөйләгән тарихны да ниндидер журналист тикшерүе итеп түгел, хикәя итеп кенә кабул итегез. Бу вакыйгаларның чынлыгына ышану бик кыен һәм аның күпме өлеше дөрестер – төгәл генә әйтә алмыйм. Шунысы бар: утсыз төтен булмый.

АКЧАЛЫ ЭШ

Мәскәү – башкала. Шунда укып кайткан танышларым Казанны кечкенә авыл, дип атый һәм Русия башкаласының нинди өстенлекләргә ия булуы турында кызып-кызып сөйләргә тотына. Анда гына зур акчалар, имеш. Анда карьера баскычыннан да тизрәк менәсең, Татарстандагы кебек бар җирдә ришвәтчелек тә юк, бизнесның да теләсә-ниндиен үстереп була, имеш… Тик нигәдер үзләре ахыр чиктә монда әйләнеп кайта.

Зур акчалар әйләнгән җирдә махинацияләрнең дә зурысы тамыр җәя шул ул. Рәйсә апа Мәскәүдә табиб булып эшләгәндә, бер оешмага килеп эләгә. Ветераннар Cоветы кебек, бу оешма сиксән яшен узган пенсионерларга булыша, аларны гел тәрбия кылып тора, курортларга җибәрә, ягъни бар яклап үз канаты астына ала икән. Моның өчен син, 80 яшьлек ветеран, бу Cоветка киләсең, теркәләсең, документларыңның күчермәләрен калдырасың… Үзең килә алмасаң, өеңә үк киләләр. Витаминнар кадыйлар, тиешле даруларны бирәләр – яшә генә! Менә шунда шәфкать туташы вазифасына алынган Рәйсә апаның кул астында ветераннарның медицина кенәгәләре дә була. Санаторийларга җибәрү өчен, ул аларга юллама яза, кайчакта кайбер ветераннарны елына икешәр тапкыр шулай дәваланырга җибәрә. Кемнең сәламәтлеге нинди икәнен ул бик яхшы белә.

– Бервакыт, шул юлламаларны яздым да, ветераннарга шалтыратып чыгыйм әле дип, телефон төбенә утырдым. 10-15 кешегә язабыз инде бер язганда. Берсенә шалтыратам – үлгән. Икенчесе белән шул ук хәл. Шулай итеп, берьюлы дүрт кешенең теге дөньяга китеп барганын аңладым. Бик сәер күренеш иде бу. Сәламәтлекләре әллә ни зарланырлык димәс идем, чөнки алардан начаррак хәллеләр дә бар. Шунда боларның барысын да берләштерүче бер сыйфатка игътибар иттем: боларның бит бер туганнары да юк. Хәер, берсенең улы бар иде. Шуны искә төшереп, шул егетне эзләп табарга булдым һәм… ул егетнең дә әле бүген генә төнлә үлгәнен әйттеләр. Менә шуннан соң бу ветераннар Cоветының нинди оешма икәнен ачыкларга булдым, – диде Рәйсә апа.

Ул ачыкларга тотына һәм узган бер-ике ел эчендә йөзләгән кешенең шул рәвешле теге дөньяга озатылганын белә. Соңгы үлгән кешеләрнең адреслары буенча баргач, ишекне чит кешеләр ача һәм шушы атнада гына бу фатирны сатып алулары турында хәбәр итә аңа. Менә шунда аның күзләре ачыла да: димәк, Мәскәүдәге фатирлар өчен менә шундый күзгә күренмәс сугыш бара. Димәк, фатирлы ветераннарны менә шулай серле рәвештә юкка чыгаралар.

Рәйсә апа һаман төпкә таба казый, һаман шунда эшләвен дәвам итә. Бу оешмада кемнәр икәнен ачыкларга кирәк бит инде. Психиатрия клиникасының баш табибы монда катнашмыйча кала алмый, чөнки ул клиникага эләгеп, берничә айдан «китеп баручылар» шулай ук байтак. Шулай ук Эчке эшләр бүлегендәге «башлар» да бу эшләрдән хәбәрдар булырга тиеш. Фатирны җиңел генә теркәп, башка кешегә сату өчен, нотариус та кирәк бит әле. Тагын бик күпләр… Тулы бер «ябык чылбыр» барлыкка килә һәм Рәйсә апа үзенең зур бер җинаятьчел төркемгә килеп эләгүен аңлап ала. Милициягә барудан файда юк. Бердәнбер юл – бу эшне ташларга һәм Мәскәүдән качу ягын карый башларга кирәк.

ЮЛӘРЛӘР ЙОРТЫНА ЭЛӘГҮ ҖИҢЕЛ

Тик аңарчы үзеңнең куркынычсызлыгыңны тәэмин итмәсәң, бар яктан иминиятләмәсәң, хәлләр шулай ук хөрти. Беренче эш итеп, ул өч урында үзенә бәйсез экспертиза уздырта. Акылга да, тәнгә дә сау-сәламәт икәнен өч җирдә, өч бәйсез экспертиза үткәреп, белешмә кәгазьләре яздырып ала һәм бар таныш-белешләренә шул белешмәләрне тарата. Үзенә даими рәвештә шалтыратып торуларын үтенә. Инде фатир сату мәшәкатьләре артыннан йөрисе бар.

Күп белгән кешене кем яратсын?! Хәтта мәктәптә дә үзеннән күбрәк белгән укучыны укытучы өнәми бит. Монда исә Рәйсә апаның күп белүе зур куркыныч тудыра. Бер төнне ул фатирына газ исе таралуын сизеп ала.

– Йокларга яттым, йоклый алмыйм. Күрәм: стенада эленеп торучы келәм селкенә. Әллә ничек дулкын-дулкын булып селкенде-селкенде дә тынды. Шунда фатирыма газ исе таралуын аңлап алдым. Үзем шул өлкәдә эшләгәч, картлардан ничек котылганнарын яхшы беләм бит инде. Шунда миңа да чират җиткәнен төшендем. Бөтенләй аралашмасак та, улыма шалтыратып карарга булдым һәм ул, мине тыңлагач, көлде генә. Әле Казанга киткәндә дә: «Алар Казанда сине эзләп тапмас, дисеңме?» – дигәнен хәтерлим. Дөрес әйткән икән, монда да эзләп таптылар мине. Шул вакыйгадан соң, фатирымны сатканчы, мин кемдә туры килсә шунда кунып, вакыт уздырдым. Бер тапкыр кичкырын иптәш хатынның фатирына кайтып барганда, артымнан машина белән кудылар. Көчкә качып котылдым. Документларымны әзерләп бетердем дигәндә… Паспортымны гына барып аласы калган иде – пропискадан төшереп бирергә тиешләр. Менә шул паспортны барып алганда, өч олпат гәүдәле, форма киеменнән булган ирләр мине күтәреп алып чыгып, машинага бөкләп тыктылар. Кулларыма богау салдылар. Кычкырсам, милиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтүдә гаепле итәчәкләрен әйтеп куркыттылар. Күз алдына китер, 70 яшьлек карчык зур гәүдәле өч иргә каршылык күрсәтә аламы?! Хәер, кем кемгә кирәк хәзер?! Кычкырмадым түгел, кычкырдым. Сумкамдагы бөтен документларны култык астына кыстырып, бирмәс өчен җан тартыштым – йолкып алдылар. Беркем ярдәм итмәде. Юкса, урамда халык күп бит инде. Әби кешене ничек мәсхәрә иткәннәрен күреп торалар. Менә шуннан соң мине җүләрләр йортына илтеп яптылар. Биш көн шунда булдым. Шул биш көндә бер шәфкать туташын үлемнән дә коткарып калдым хәтта. Бер җүләр аны диварга бәреп кыйный башлаган иде.

Рәйсә апаны дуслары эзләп таба һәм җыелышып шушы клиникага киләләр. Әлбәттә, алар күрсәткән белешмә кәгазенә ышанмый хәле калмый психиатрия клиникасы баш табибының. Җитмәсә, шул ук белешмәләр унбишләп кешедә бар. Дөресрәге, кемнедер нәрсәгәдер ышандыру кирәк тә түгел биредә. Табиб ул хатынның җүләр түгеллеген болай да белә бит. Ә монда күпме дуслар!.. Дуслар күплеге зур роль уйный булса кирәк. Ничек итсә-итә, Рәйсә апа мең җәфа чигеп Казанга кайтып төшә. Фатир ала һәм тынычлап яши башлый. Тынычлык кына кыска гомерле икән. Биш айдан бу фатирда да сәер хәлләр башлана. Бер төнне ул сулышы кысылып, ашказаны йолкып авыртканга түзә алмыйча уяна. Табиб буларак, үз-үзенә диагноз куя алмый аптырый. Больницада да аны сау-сәламәт, диләр. Ә бервакыт төнлә ул газның исен генә тоеп калмыйча, шул газ чыгып утырган урынны да күреп ала. Өстәге күршеләр икән. Түшәм белән стена арасыннан ургыган газ ташкынына каршы бер генә чара була: балконны ачып, фатирны җилләтергә. Ул шулай эшли дә. Икенче юлы газ хезмәтен чакыра, ләкин тегеләр килеп җиткәнче, һава җилләп бетәргә дә өлгерә инде. Рәйсә апа хәзер җибәрелә торган газның, элеккегә караганда, күпкә зәһәррәк булуын да ассызыклады.

– Хәзерге газга күсе агуы да кушалар. Мин моны медик буларак әйтәм. Газ чыганаклары төрле. Ванна, туалет өлешендә дә җибәргәннәре булды. Монда бит стена аша да бөтен сөйләшкән сүз ишетелеп тора, миндә кеше барлыгын шунда ук сизәләр һәм ул төнне газ да булмый. Шуңа күрә, мин хәзер ялгыз калмаска тырышам, ләкин беркемем дә юк шул.

Фатирына сигнализация дә куя Рәйсә апа. Ләкин бик серле рәвештә, ул өйдә булмаганда, дүрт-биш мәртәбә (бу бит бер ел эчендә) сигнализация эшли башлый һәм аның йортына сак хезмәткәрләре керәләр. Дөрес, алар башта Рәйсә апага шалтыратып, аның сигнализациясе эшли башлаганын хәбәр итәләр һәм аның кайдалыгы белән кызыксыналар. Рәйсә апа болар турында сөйләгәндә, мин шикләнеп куйдым. Чөнки үзем дә сигнализацияле фатирда бер елдан артык яшәдем һәм бер генә тапкыр да безгә керүче булмады. Ә монда шундый хәл… Шулай ук, Рәйсә апа ишегендәге канлы бармак эзен дә төртеп күрсәтте миңа.

– Менә кара, – диде ул шул серле эзгә төртеп. – Шушы бармак эзләрен тикшерсеннәр дип, милиция хезмәткәрләрен дә чакырган идем, беркем тикшермәде. Бу бит минем бармак эзе түгел! Аннары менә ишек яннарын кара! Мин өйдә булмаганда, ничек теткәләп бетергәннәр. Бу хәлләр Казанга да килеп җиткән һәм монда да шундый оешма бар, дип куркам, – диде Рәйсә апа.

Ишек тирәсендәге тишекләргә игътибар иттем һәм куркыныч булып китте. Рәйсә апа үз акылында түгел, дип әйтә алмыйм. Ул сөйләгән тарих та бик куркыныч һәм моны аңың белән кабул итәргә авыр. Шундый җәмгыятьтә яшәвебезгә ышанасы килми. Ничектер сүз арасында Рәйсә апаның: «Документлар буенча Казанда минем алты фатирым бар, имеш», – дигәнен ишетеп калдым. Кабатлап сорагач, бу тема ничектер үзеннән-үзе йомылды. Нинди фатирлар турында әйтүе булгандыр, белмим. Ә хәзерге вакытта ул документларының бик ышанычлы урында булуын әйтеп елмайды. Әйткәнемчә, Рәйсә апа белән аралашып торам һәм аның язмышын күзәтеп барачакмын. Аның язмышы артында без яши торган җәмгыятьнең чын йөзе ятадыр сыман тоела әле миңа…

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар