Урланган сумка тарихы

Төркемдәшләр белән Бауман урамында җыелыштык. Шулай яз башында күрешеп, шаярышып, студент чакларны искә алып утыра торган гадәт бар безнең. Барыбыз да Казанда урнашып калгач, һәрберебезнең кул астында интернет та булгач, әллә ни озак җыелып йөрисе дә юк. Очраштык, җыелыштык та, башкалар сөйләшеп утырган арада мин, төркемнән аерылып, туңдырма алырга кибеткә кереп киттем. Көне буе ашамагач, туңдырма белән тамак ялгап алырмын, дип уйладым. Кибеттән чыккач, инде алгарак киткән төркемдәшләремне куып җитәргә туры килде. Эскәмия башында калган сумкам турында бөтенләй онытканмын. Әллә башкалар алгандыр дип уйладым микән?! Кыскасы, сумкам исемә төшкәндә, ун минут чамасы вакыт үткән иде. Кире йөгереп бардым-баруын, тик аннан җилләр искән. Шуның эчендә калган документларымны, диктофон, акча янчыгы, фотоаппарат, телефонымны күңелдән генә барладым да күземә яшьләр килде. Ичмасам, документларым гына шунда булмаса да ярар иде…

Урамдагы кешеләргә ялварып диярлек мөрәҗәгать иттем: «Зинһар өчен, телефоныгызны гына биреп торыгыз, сумкам югалды. Полициягә шалтырату бушлай бит!» Егермеләп кеше борылып та карамады, өч-дүрт кыз: «Гафу итегез», – дип китеп барды. Бик кирәк инде миңа сезнең гафу үтенүегез! Кыскасы, ник шунда капчыкка салып үзеңне күтәреп китмиләр, берәүнең дә башкаларда эше юк. Инде төшенкелеккә бирелгән идем.

Шунда бер кечкенә генә малай үз телефонын сузды да каядыр йөгерде. Үзем елыйм, үзем көләм. Шалтыратасы номерлар баштан чыккан. «Тукта!» – дип кычкырганда, ул малай җир асты юлына таба йөгергән иде инде. Кадет киеме кигән 12-14 яшьлек бу малай полиция артыннан чапкан икән. Чабасы да булмаган, юкса. Истә калган номерларны җыеп, төркемдәшләремә шалтыраттым һәм алар сумкамның табылуын хәбәр итте. Үзебезнекеләрнең берсе, авыр сумкаларны җыеп, машина белән киткән һәм алар Кремль каршында очрашырга сүз куешкан булганнар икән. Мин генә туңдырма артыннан йөреп, бу хәлне белми калганмын.

Инде телефонны малайга гына тапшырасы калды. Ул ике полиция хезмәткәрен ияртеп килгәндә эш узган – сумка табылган һәм мин бәхеттән балкый идем. «Сумкам табылды, рәхмәт, ярдәмегез кирәк түгел инде», – дидем. Тик ни гаҗәп: бу яңалык полиция хезмәткәрләренә ошамады! Берсе мине эләктереп алды да: «Пройдемте!» – дип сөйри башлады.

– Протокол тутырабыз, сез безгә мөрәҗәгать иттегез. Эш болай гына эшләнми…

Китәргә теләп бер җилпенгән идем, болар мине җилтерәтеп алып та китте. Малай миңа ияреп йөри, нишләргә белми. Берзаман: «Тимәгез аңа! Мин чакырдым бит сезне!» – дип бәргәләнә башлады. Бу хезмәткәрләр мине җибәргәнче дүрт-биш фамилияне атарга, үземнең журналист булуым хакында хәбәр итәргә туры килде. Бу сүзләрдән соң җиңел сулу алып, әлеге акыллы һәм гаять ярдәмчел хезмәткәрләрнең документларын күрсәтүен таләп иттем. Ләкин алар китү ягын карады. Гафу да үтенмәделәр хәтта. Урамдагы бер-берсенә битараф халыкка, башкаларны күрми, ишетми һәм сизми торган зомби-роботларга бер аптырасам, бусы икенче ачышым булды. Үзем хәзер шалтыратырга телефон сорап торган кешеләргә булышырга тырышам. Нинди хәл булмас! Ә теге Алексей исемле малайга мин гомер буе рәхмәтле булырмын, мөгаен.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар