Татарча сөйләшәбез

Апрель башында ук Сарман районыннан бер танышым шалтыратып: “Быел да татарча сөйләшәсезме соң?” – дигән сорау бирде. Инде алтынчы ел рәттән уздырылучы “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе турында сорый ул. Быел да “Татар-дозор” уены, Бауман урамында яшьләр өчен гала-концерт оештырылачакмы, дип кызыксына.

– Сөйләшәбез! Әле быел сөйләшеп кенә калмыйбыз, сөйләштерәбез дә, – дидем.

“YZЕБЕZ” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре Форумы оештырган бу акция елдан-ел камилләшә һәм киңәя бара, аның мәртәбәсе үсә. Әйтик, быел ул берничә этаптан торды. Интернетта татарча аралашуны пропагандалау максатыннан, 20-26 апрельдә “Интернет татарча сөйләшә!” акциясен оештырдылар. Шул ук вакытта, 23 апрельдә “Татар-дозор” маҗара уенында 7 команда катнашып, Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирханның 125 еллыгына һәм татар тарихына бәйле сорауларга җавап эзләде, үз белемнәрен тикшерде. Яр Чаллыдагы милләттәшләребез тәҗрибәсенә таянып, 25 апрельдә үткән “Мин татарча сөйләшәм!” автохәрәкәте оештыручыларда гына түгел, башкаларда да чиксез зур тәэсир калдыргандыр. Җиңү көнендә яки ниндидер футбол-хоккей матчлары булган чакта, башка бәйрәмнәрдә байраклар белән бизәлгән машиналарның урам буйлап үтүе һәм халык игътибарын җәлеп итүе – гадәти хәл. Нигә әле шундый чараны “Туган тел” көнендә уздырмаска? Телебезне дә шул рәвешле пропагандалап, халык игътибарын җәлеп итеп була, дип уйлаган оештыручылар, һәм ялгышмаган да. Акциянең рәсми логотиплары ябыштырылган, байраклар белән бизәлгән машиналар колоннасы урам буйлап үткәндә кешеләр туктап сәлам биргән, яки катнашучыларга кушылырга ашыккан. Оештыручылар берничә тукталыш ясап, халык белән татар телендә аралашкан, ябыштыргычлар, түштамгалар да бүләк иткән. Татарча белмәүче казанлыларга исә “Синең беренче 150 татар сүзең” дигән сүзлекләр бирелгән. Инде бу акциягә йомгак ясар чак җитте һәм 26 апрельдә Бауман урамында гала-концерт оештырылды.

Хәтерлим әле: алты ел элек беренче тапкыр оештырылган бу акциянең төп фишкасы яңа агым музыка вәкилләренә сәхнә бирү булды. Дөрес, ул чакта андый төркемнәр бик аз иде. Менә быел 14 шундый төркем әлеге акциядә катнашырга теләк белдергән икән. “Татар-дозор” уенына да нәтиҗә ясалды һәм “Беренче нурлар” командасы җиңүче дип табылды. Актаныш районыннан башкалага укырга килгән студентлар берләшеп шундый төркем оештырган. Әйтми кала алмыйм: “Билайн” компаниясе – бу чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән иганәче. “Татар-дозор” уены барышында техник якны кайгыртып телефон, Ipad белән тәэмин иткән, интернетка чыгу өчен мөмкинлек тудырган “Билайн”га яшьләр рәхмәт укып туя алмады. Җиңүчеләрне дә нәкъ шул компания кыйммәтле бүләкләр белән куандырды.

Чара барышында яшь шагыйрьләр чыгыш ясады, яңа агым татар музыкасын тыңлап арып беттек: Иттифак төркеме, Baxtle, New Тормыш, Libertas, Rewayat, Real Feelings, Galiye, Илназ Сафиуллин һәм башкалар иде сәхнәдә. Арада кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Кыскасы, заманча туган тел көне ясап яшьләр игътибарын яулый алган, татар милләтенең үсүенә һәм чәчәк атуына зур өлеш керткән һәркемгә рәхмәт. Һәр елны шул чарада булам. Һәм һәр елны ул миңа яңа танышлар, чиксез күтәренке кәеф бүләк итә, нинди бөек милләт баласы булуым турында кабат уйландыра, горурландыра.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. bars әйткәне:

    Фикерең…http://almetyevsc.ru/index.php?/topic/3788-%d0%bd%d1%83%d0%b6%d0%b4%d0%b0%d0%b5%d1%82%d1%81%d1%8f-%d0%bb%d0%b8-%d1%80%d1%83%d1%81%d1%81%d0%ba%d0%b8%d0%b9-%d1%8f%d0%b7%d1%8b%d0%ba-%d0%b2-%d0%b7%d0%b0%d1%89%d0%b8%d1%82%d0%b5/

    ... Май 13th, 2011

Әйтер сүзем бар