Суда яшәүче ветеран

Быелгы ташуда елгалар ярыннан чыгар дип көткән идем. Шул ташуны күрер өчен генә авылга махсус кайттым. Кеп-кечкенә инешебез дә язгы ташу вакытында Зөя елгасы кадәр булып җәелә торган иде. Заманында атларны да агызган ташулы инеш бит ул. Быел исә кыска кунычлы резин итек белән дә икенче ярга чыгарга мөмкин. Ташу бөтенләй булмаган. Әле җитмәсә, сусаклагычка да су җыела алмый ди. Узган елгы корылыкта җир шулкадәр коргаксыган, күрәсең, туң булмау сәбәпле, бөтен кар суы җиргә сеңгән.

Аның каравы, Казан шәһәренең кайбер урамнарына моторлы көймә җибәреп була иде быел. Арттырып әйтүем түгел! Мәсәлән, Проезжая урамында яшәүче Рәисә апа Даутованың өенә эләгү өчен, быел да билдән су ерып керергә кирәк булган. Бу аның өчен гадәти хәл. Шуңа күрә ул, март башында ук язгы ташуга әзерләнә башлый. Беренче эш итеп, өй астындагы бәрәңгесен чыгарып, печәнлеккә күтәреп куя. Ике атнага җитәрлек азык-төлек алып, пешереп, суыткычка тутыра, чөнки кибеткә бару өчен билдән су ерып чыгарга кирәк. Эчә торган су җыеп куя. Алай гына түгел, бер атна тирәсе өй эчендә дә резин итек киеп йөрергә мәҗбүр Рәисә апа. Нигезләрен су ашап бетергән йорт бер якка янтайган да инде. Идәннәр, өй эчендәге ишекләр бүрткән. Йорттагы дымны сулап булмый, черкиләр очып йөри. Яшәрлек шартлар бөтенләй юк. Ел саен шул хәл! Һәм ел саен ул яз башыннан алып ташу беткәнче шәһәр хакимияте ишек төбен таптый, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратып тинтерәтеп бетерә, бөтен инстанцияләргә хатлар юллый. Тик барыбер аны су баса. Чөнки Бөек Ватан сугышы чоры һәм хезмәт ветераны булган Рәисә апаны беркем ишетми, ярдәм кулы сузмый, гомумән, ул беркемгә кирәк түгел. Кызы Гөлшат Даутованың да язмаган хаты, бармаган җитәкчесе калмаган инде.

– Кая барсаң да: «Әниегез тыловик», – дип кул гына селтиләр. Безнең белән рәттән торучы урамдагы йортларны да су баса иде, аларга яңа фатирлар бирделәр. Бу су басулар 1980нче еллардан бирле дәвам итә. Су суыртырга насос куйган булалар – аның көче җитми. 2001 елда су тәрәзәләргә кадәр күтәрелде, бөтен җиһаз череп бетте. Җәйге кызу көннәрдә дә өй аслары кипми, черкиләп бетә, – ди Гөлшат Даутова.

Быел су 9 мартта ук күтәрелә башлаган инде. Бер айдан артык вакыт үткәч, 12 апрельдә, ниһаять, су суырту станциясе урнаштырганнар. Ул шулкадәр «куәтле» булган ки, 17 апрельдә инде су Рәисә апаның идәне өстенә чыгып, 15 сантиметрга күтәрелгән.

Дөресен генә әйткәндә, проблема язгы суда гына түгел. Янәшәдә торучы җитештерү предприятиеләренең пычрак сулары да өстәлгәч, язгы ташу бермә-бер арта икән. Әйтик, Казан дәүләт дары заводы пычраклары. Шулар аркасында Рәисә апа үз бакчасында үскән җиләген дә ашый алмый, чөнки туфрактагы сульфат күләме тиешле нормадан 1,16 тапкырга артыграк. 2004 елда ясаган экспертиза документлары шул хакта сөйли. 2003нче елның август аенда да яңгыр явып кына Рәисә апаның йортын су басканны, яз көне баса да баса инде ул.

Тыл һәм хезмәт ветераны март-апрель айларында матбугат чаралары йолдызына әверелә икән. 1989 елдан бирле шулай. Быел да «Эфир», «Яңа гасыр» телеканалы килеп төшергән инде аны. Безгә шалтыратып үз зарларын җиткерүе дә чарасызлыктан. «Әллә җитәкчеләр телевизор да карамый, гәҗит тә укымый микән?» – ди ул аптырап.

1990нчы елның март аенда ук басылган «Вечерняя Казань» газетасында мондый юллар бар:

«Киров районында этләр улавы тынмый. Алар йорт түбәләренә менеп, төннәр буе улап чыга. Су киткәнче шулай утырачаклар. Кешеләр саз итекләре киеп кенә үз йортларына керә ала. Кемдә туры килсә – шунда төн куналар. Язгы су аларны йортларыннан куып чыгарган. Барысы да Куйбышев сусаклагычы җибәрелгәннән соң башланган». 21 ел вакыт үтсә дә, март-апрель аенда этләр шулай ук улый, шундый ук галәмәт монда. Соң ике дистә ел эчендә биш дистә чиновник шул бер проблеманы да хәл итә алмагач, нигә кирәк соң алар безгә?!

Чиновник дигәннән… Гөлшат Даутова Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенә барып зарлангач, аннан бер ир-ат килгән булган. Ләкин ялтыравыклы ботинкалар белән килү сәбәпле, ерактан гына карап, «ай-яй», – дип китеп тә барган.

Проблеманы хәл итү өчен нәрсә эшләргә мөмкин дисезме? Шул ике дистә ел элек селкенгән булсалар, канализация коллекторын гына көчлерәкне алып кую да җитәсе булган. Ә хәзер яңа фатирсыз берничек тә булмый. Тиздән газ торбалары да шартлар, ахры, чөнки йорт янтая торгач, алары да бормаланып беткән. Үз бакчаңдагы җимешне дә ашый алма инде, адәм көлкесе.

– 2003нче елда тузган йорт программасы нигезендә әни исәпкә куелды, ләкин 2004нче елда ул программа туктатылды, – ди Гөлшат Даутова. – Элек бу йорт чүплек башы түгел иде, гөрләп торган урам иде. Хәзер менә тупик. Канализация коллекторын ремонтлау өчен 5 млн сум акча кирәк, диләр. Әнигә һәм күршеләргә фатир бирү арзангарак та төшәчәк әле. Нишләп шулай һаман тилмертеп йөртәләр микән?! Әле иртәгә районыбыз хакимиятенә тагын барып кайтырга уйлап торам. Бөтен мөрәҗәгатьләребезгә отписка гына язып яталар алайса.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан белешмә алып, иминият акчасының чираттагысын алырга да кирәк булачак әле Рәисә апага. Һәм яңа су басуларга әзерләнергә – быел яңгырлар күп явачак диләр бит. Кем белә, бәлки, әле Җиңү көнен дә су тулы өй асты белән каршылыйсы булыр…

P.S. Шуңа аптырыйм: әле кыш көне үк түрәләр: «Без язгы су басуларга әзер, моңа фәлән миллион сум акча бүленде», – дип шапырынды. Тик ахыр чиктә ул миллионнарның кая югалуы хакында халык алдында бернинди хисап тоткан кеше булмады. Хәтерләсәгез, кыш башында да кар яву зур фаҗигагә әйләнгән иде. Инде фаразлар акланып, җәй көне яңгырлар артыгын явып ташламасын, дип кенә теләргә кала.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар