Суда яшәүче ветеран – 2

Газетабызда басылган «Суда яшәүче ветеран» язмасында (№16, апрель, 2011 ел) Казан шәһәренең Проезжая урамында торучы Рәйсә апа Даутова турында язган идек инде. Язгы су басулар нәтиҗәсендә ел саен аның бар каралты-курасы су астында кала, өй эчендә дә резин итек киеп йөрергә мәҗбүр була ул. Рәйсә апаның шакымаган ишеге, ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп карамаган җитәкчесе калмаган. Беркөнне ул кабат безнең редакциягә шалтыратты. Чарасызлыктан икәнен аңлыйбыз, билгеле, чөнки җәй уртасында да су эчендә яшә әле син!

Менә, кайсыгызның өендә бот төбенә кадәр күтәреп, сазда кия торган резин итекләр бар? Булса да, шул аучыларда бардыр инде! Ә Рәйсә апа аучы да, сазда бака үрчетүче дә түгел! Ул бары тик елына дистәләрчә мәртәбә су басудан интегүче гап-гади бер тыл һәм хезмәт ветераны гына.

Яңгырдан, язгы ташудан куркып яши Рәйсә апа. Яңгыр сулары гына, бәлки, аның кадәр үк булмас иде дә бит. Янәшәдәге җитештерү предприятиеләренең пычрак сулары да шул ташкынга өстәлгәч, хәйран гына җыела икән шул.

Рәйсә апага барырга чыккач та, коеп яңгыр ява башлады. Машинаны йорттан 200 метр тирәсе читтә калдырырга туры килде. Резин итек алудан барыбер мәгънә юк иде, чөнки белеп торам: алар белән генә ишегалдына үтә торган түгел. Телефоннан шалтыратып та, Рәйсә апа белән элемтәгә чыга алмый гаҗиз булдым. Бер килгәч, капка төбеннән кире борылып, кайтып китеп тә булмый! Аптырагач, туфлиләрне кулга тотып, яланаяк су ерып, ишегалдына керергә мәҗбүр булдым. Узган килгәндә коры читлектә утыручы усал овчарка бу килүемдә өреп-нитеп тормады, каршыма йөзеп кенә килде. Барган саен, шул этне жәлләп үләм инде! Рәйсә апаның зарын тыңлап торган арада, тагын бер чит машина килеп туктады. Фотога төшереп йөргәнне күргәнгәме, коеп яуган яңгырдан куркыпмы, кунак җылы машинадан чыгарга ашыкмады. Аның каравы, мин машинага утырып кузгалып китү белән, теге серле машинаның ишеге ачылды. Баксаң, бу хакимият вәкиле икән. Рәйсә апа һәм аның кызы шушы су басу мәсьәләсе буенча 6-7 мәртәбә хатлар язган һәм шул хатларны кабул иткән Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм тышкы төзекләндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Владислав Новиков үзе. Моңа кадәр дә аның берничә мәртәбә бирегә килүен, ялтыравыклы ботинкаларын чылатырга куркып, кире китүен Рәйсә апаның сөйләгәне бар иде. Бу юлы ул резин итекләр киеп, суга кергән сыман итте дә, тиз генә машинасына барып утырмакчы иде, өлгермәде… Мин барып бәйләндем.

– Бу мәсьәлә берәр кайчан хәл ителәчәкме, әйтегез әле? Юкса, сез монда беренче тапкыр гына килмисез бит.

– Бөтен сорауларны да матбугат хезмәткәренә юллагыз. Беренче тапкыр килдем мин.

– Алдап тормасын, беренче генә килүе түгел, – диде Рәйсә апа.

– Нишләп мин сезнең белән ниндидер арадашчы аша аралашырга тиеш? Шәхсән сөйләшү мөмкинлеге бар икән, матбугат хезмәткәре нигә кирәк? Үзегез килгәнсез ич, мин сезгә барып ишек шакымадым.

– Әйттем ич инде, бар сорауларга да бары тик матбугат хезмәткәре аркылы гына җавап ала алачаксыз.

– Ә сез монда нигә килдегез?

– Бу бистә артыннан күзәтү миңа йөкләнгән – бары шуны гына әйтә алам.

– Алайса, бирегә канализация коллекторы кирәклеген сез беләсез инде?

– Әйттем бит сезгә, бар сораулар матбугат хезмәткәребез аша. Аның эше шул – сезнең кебек хәбәрчеләр белән сөйләшү.

Кыскасы, бу кеше белән сөйләшү барып чыкмады. Гомумән, ул түрәләрне махсус «дрессировать» итәләр, ахры. Уйламый гына юк-бар сүз ычкындырмас өчен микән, шулай, матбугат хезмәткәрләре аша сөйләшергә ярата алар. Ә теге хезмәткәрләр, бәлки, хатны тиешле кешесенә кертеп тә җиткермидер. «Отписка» язу җиңел бит ул, ник мәшәкатьләнергә! Владислав Аркадьевич яңгыр астында басып тормады, билгеле, машинасына кереп тә утырды. Рәйсә апа белән дә машина тәрәзәсеннән генә сөйләште.

– МЧСка әйтегез, килеп, суны суыртсыннар!

– Син әйтмәсәң белмәс идек, – дип сукранды Рәйсә апа. – Без аларга инде ничә тапкыр шалтыраттык. «Киров һәм Мәскәү районы хакимиятеннән, Проезжая урамындагы су басу проблемасы хәл ителде, дип хисап бирделәр, шулай булгач, без сезгә килә алмыйбыз, район хакимиятегезгә барыгыз», – дип әйттеләр. Ә сез кабат шуларга әйтергә кушасыз. Ник соң бу проблеманы хәл итмичә генә хәл иттек дип хисап биреп ятасыз?!

Бу вакыйгалар шуның белән бетәсе иде дә бит, икенче көнне коеп яңгыр яуганда, кабат Рәйсә апа шалтыратты:

– Кызым, бүген су идән өстенә күтәрелде инде, – диде ул телефонга, елап сулкылдаган тавыш белән. – 24 ел бит инде! Нишләп соң шулай мыскыл итәләр икән?!

Рәйсә апаның йорты гына түгел, Казанның үзәк урамнары да су астында калды яңгыр яуган көннәрдә. Су эченә кереп, шунда батып (юллары юл төсле булса иде! – Авт.), сүнеп калган машиналар да байтак булды.

Ә менә Рәйсә апада булган соңгы су басудан соң янәшә урамга МЧС хезмәткәрләре килеп, андагы суны суырткан һәм Проезжая урамындагы су да кимегән икән. Шул көнне үк башкарма комитеттан да җитәкчеләрнең берсе килеп: «Мондый хәлне беренче күрәм», – дип, Рәйсә апаның озын кунычлы резин итекләрен киеп, даими рәвештә аны су басуга «сокланып» киткән. Хәзер инде тыл һәм хезмәт ветераны тагын берничә тапкыр бөтен инстанциягә хат язарга җыена. Җитәкчеләр килә тора, газетага яза торабыз, шәһәр мэрына, Президентка, хакимият башлыкларына хатлар җибәреп, «отпискаларын» да ала торабыз, су гына һаман кимеми…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар