Сыерлар “курорты”

Татарстан Австралиядән 5 мең баш савым сыеры сатып алырга җыена. Моңа кадәр 2008 елда Апас районының Кормаш авылына шундый 1240 баш сыер кайтарылган булган инде. Бу хакта без газетабызның узган санында язган да идек. Теманы дәвам итеп, Кормаш авылындагы «диңгез арты сыерларының» тормыш-көнкүрешен карап кайтырга булдык.

Роботлар фермасында

Кормаш авылын көчкә эзләп таптык. Юл күрсәткечләре булмау аркасында, берничә дистә километрны кат-кат урарга туры килде. Аның каравы, фермаларны эзләп йөрергә туры килмәде. Зәңгәр түбәле, ап-ак диварлы, гаять биек һәм бер-бер артлы сузылган биналар, авылга кергәнче үк, ерактан күзгә ташлана. Идарә бинасы да фермага терәлеп тора икән.

Терлекчелек эше буенча урынбасар, биредәге идарәче Нәҗип Гатауллинның бик кызу эш вакытына туры килдек. Ул кунаклар каршы алырга әзерләнеп йөри иде. Авыл хуҗалыгы академиясендә МВА программасы (Халыкара бизнес-идарә) нигезендә укучылар бирегә килеп эш тәҗрибәсен уртаклашырга ниятли икән. (Бу инде миңа да ферманы энәсеннән җебенә кадәр өйрәнергә форсат туды дигән сүз. – Авт.) Шулай ук Калуга өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры да, ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары белән берлектә, берничә сәгатьтән биредә булачак, дигән хәбәр килеп иреште. Гомумән, бирегә чит ил кунаклары да еш килә, дип әйттеләр. Чөнки әлеге ферма Татарстанда гына түгел, Русиядә – бердәнбер.

Нәҗип Гатауллин биргән мәгълүматларга таянып, кыска гына белешмә булдырдым. 2008 елда Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасына Австралиядән 478 баш тана һәм 1000 баш буаз сыер кайтарыла. Бүген анда 2600 баш мал бар. Бөтен бу комплекста, бухгалтерларны һәм идарә йортын җыештыручыларны, сакчыларны да кертеп, нибары 40 кеше хезмәт күрсәтә. Нигә шулай аз дип гаҗәпләндегезме? Заманча технологияләр, җәмәгать! Бар җирдә компьютер, автоматика, 16 робот. 30 малга исәпләнгән ветамбулатория, төрле лабораторияләр…

Савым күрсәткечләре, уртача алганда, бер сыерга 25 литр туры килә икән. Сөтнең майлылыгы – 3,8%, аксым – 3,4%. Бөтен Идел буенда иң югары күләмле аксым дигән сүз бу. Шулай ук майлылык ягы да искиткеч! 2010 елда Идел буе округында иң яхшы сыйфатлы сөт хуҗалыгы өчен аларга «Юнимилк» кубогы бирелгән. Бу күчеп йөрүче бүләк һәм ул әле дә Нәҗип Нәбиулла улының өстәлендә торганга, әлегә аларны уздыра алучы юк икәнлеге аңлашыла. Сөтнең шундый булуы аны югарырак бәядән сатарга мөмкинлек тудыра. Элегрәк литрын хәтта 22 сумнан да алган булсалар, хәзер бәяләр бераз төшкән һәм ул 18 сум тора икән. Апрель азагында һәм июльдә сөт бәяләре тагын төшәчәк, дигән фаразлар да ишеттек.

Бер сыердан – 64 литр сөт!

…Шаккатырган хәлләр ишек төбеннән үк башланды. Безгә ак халат һәм сыерлар янына кергәч кияргә дип бахилла тараттылар. Юк, без пычранмасын өчен түгел… Киресенчә, без сыерлар янына артык инфекция һәм вирус алып кермәсен өчен.

Бирегә эшкә килүчеләр дә көн саен душ кереп кенә керә, алкотестер аркылы үтә. Әгәр организмында аз гына алкоголь ачыкланса да, ул кеше бусагадан да үткәрелми. Өч тапкыр шундый очрактан соң эштән куыла.

Иң беренче силос базларын карарга киттек. Өч мең тонна сыешлы 13 баз бар монда. Кукуруз силосы, Буа шикәр заводында шикәр чөгендерен эшкәртүдән, көнбагыш мае ясаудан соң чыккан калдыклар, салам, печән, тагын әллә ниләр бар монда… Хәтта ерак Аргентинадан соя эшкәртелмәсе дә салынган. Боларның барысы да билгеле бер микъдарда базда туплана, аннан алынып махсус техника тарафыннан яхшылап болгатыла һәм терлекләргә бирелә.

Кукуруз силосын кулга тотып, иснәп-иснәп караган кунаклар аны тозлаган кәбестә исе белән чагыштырды, кемдер, маринадланган кыярга охшаган, диде. Кыскасы, силос базында да, гомумән, ферма тирәсендә дә бер начар ис сизмәдек без. Тирес өемнәре дә абайланмый. Алары да аерым базларга җыелып барыла һәм, 6 ай ятканнан соң, кырларга чыгарыла икән.

13 баздагы азык фермадагы малларга ел ярымга җитә икән. Запас әзерләргә мөмкинлек булсын өчен шулай эшләнгән. Әйтик, узган елгы корылыкта кемнеңдер азык белән проблема туган булса, биредә, 2009 елдан калган 6 тонна запас булган әле. Хәзер дә ул азык узган елгысы белән аралаштырып ашатыла.

Азыкның энергетик кыйммәтен исәпләп, һәр сыерның үз менюсы төзелгән. Бар әйбер сәгатьләп, минутлап, граммлап режимга куелган. Әгәр сыер 20 литр сөт бирсә – фәлән кадәр азык ала, 60 литр сөт бирә икән, димәк, ашау да күбрәк. 60 дигән сан да күктән алынмады. Ышансагыз да, ышанмасагыз да, әйтәм: тәүлегенә 64 литр сөт бирүче сыер бар икән монда!

Суррогат сыерлар

Нәҗип Нәбиулла улы Гатауллин алга таба эмбрионологик үзәк төзергә планлаштырылуын да әйтте. Максат – токымны яхшырту.

–    Сыерларның сөт бирү нәтиҗәлелеге үз туган якларында 15 мең литрга кадәр җитә, ә бездә ул сыер елына уртача 8300 литр сөт бирә. Шушы 5 ел эчендә без сөт бирүне бер сыерга – 12 мең литрга, ә 10 ел эчендә 15 мең литрга кадәр җиткерергә телибез. Моның өчен токымны яхшыртырга кирәк, – диде ул.

Шул максаттан Америкадан ясалма орлыкландыру материаллары кайтарыла икән. Бер куллану дозасы 2 мең сум тора. Моңарчы туган үгезбозауларны үстереп, нәсел үгезләре итеп саталар. 180-200 сум тере авырлык белән 4 центнер үгезне алырга теләүчеләр җитәрлек. Мин барында да Питрәч районыннан килгән ике ир-ат шушы мәсьәләне хәл итеп йөри иде.

–  Безнең табигать ул сыерларга начар тәэсир итми микәнни? Хәзер бездә җәй башлана, ә Австралиядә – кыш.

–  Климат алыштыруны мин ялкауларның аклануы һәм эшләмәү өчен сәбәп эзләве итеп кабул итәм, – диде Нәҗип Гатауллин. – Бәлки, ниндидер дәрәҗәдә климат алыштыру тәэсир итәдер, ләкин сыерларны бездә үрчетмәс дәрәҗәдә түгел.

–  Татарстан токымнарын да сездәге шартларда яшәтсәң, алар да шулкадәр сөт бирә аламы?

–  Юк, алай ук бирә алмый. Безнең сыерлар 18-19 айда җыйган авырлыкны бу сыерлар 13 айда җыя һәм тизрәк өлгерә дә. Чагыштырсаң, барыбер боларның уңай яклары күбрәк.

Бәхетле сыерлар

Сыерларның ничек савылганын да карап тордык. Алар, чират торып, тәүлеккә 3 тапкыр роботтан саудыра. Робот аларның имчәкләрен башта юа, аннары лазер белән табып, тиешле аппаратны тоташтыра һәм һәр имчәкне чиратлап сава. Мастит очрагын да шунда ук ачыклый һәм хәбәр итә. Андый сөтне аерым бүлемгә савып ала һәм гомуми күләмнән аерып та куя. Исем китте: сыерлар берни булмагандай, бик канәгать кыяфәт белән басып торалар.

Бу фермаларда хәтта вентиляция системасы да җайланган. Сыерларга билгеле бер күләмдә кислород кирәк икән. Шулай ук идән дә җиргә басып йөрү иллюзиясен тудырсын өчен, махсус резина белән төрелгән. Сыерның берәр җире кычыта икән, монда аның өчен махсус зур-зур щеткалар бар. Сыер шул щетка янына килеп кенә баса һәм теге, үзеннән – үзе әйләнеп, аларның кирәкле җирен кашып җибәрә. Аларга стресс булмасын өчен, кирәксә-кирәкмәсә яннарына кеше керми, җәен-кышын ризык төре алышынмый, алар көтүлекләргә чыгарылмый. Ничек яшәсәләр – ел буе шулай яшиләр. Чөнки, Нәҗип Гатауллин әйтүенчә, көтүлекләргә чыгару, аннары аннан кире кертү – ул сыер организмы өчен стресс икән. И, Ходаем, безнең авылдагы Кашка кушаматлы сыерыбыз елына түгел, көненә генә дә күпме стресс кичерә икән дип уйладым әле мин.

Әлеге сыерларның бүгенге бәясе 200 меңгә якын һәм бәя ягыннан гына түгел, җитештерүчәнлек, сыйфат ягыннан да аларга тиңнәр безнең төбәктә юк дип әйттеләр.

Табышлымы, табышсызмы?!

Бу токымга тиңнәр юк, дисәләр дә… Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галиме Равил Хәйретдинов «Татарстанский тип» дигән токым булдырган. Һәм ул токым инде кайбер районнарда яхшы гына күрсәткечләр белән шатландырган да. Мәсәлән, Кукмара районындагы Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында. Бу уңайдан без шул хуҗалык рәисе Нәфыйк абый Хөсәенов белән элемтәгә чыктык.

–  Бу токым безнең үзебездә үк булдырылды һәм 2009 елдан бирле алар саны инде 1030 башка җитте, – диде Нәфыйк абый. – Мондый бер сыер көненә уртача 20 литр сөт бирә. Елына 7000-7500 литр дигән сүз инде бу. «Татарстанский тип» дигән әлеге токымны арттыру өстендә эш алып барабыз. Инде буаз сыерларны тере авырлыгы 180-200 сумнан сатабыз да. Сатарга дигән 50 баш танабыз бар бүген. Тәрбияләү ягына килгәндә, артык нәзберек дип әйтә алмыйм, шулай да яңа токым булгач, башкачарак караш инде. Үзебездә әзерләнгән терлек азыгы ашатабыз.

Чагыштырып карасак, бу токым белән диңгез арты сыерларының сөт нәтиҗәлелеге аермасы елына якынча 900-1000 кг тәшкил итә. Ләкин күп сөт бирүче сыерларның нинди шартларда яшәвен, ниләр ашавын һәм күпме чыгым таләп итүен исәпкә алсаң, бездәге токым күпкә табышлырак та булып чыга бугай әле. Һәрхәлдә безнең сыерлар янына кергәнче душ кереп алкотестер үтәсе, бахилла да киеп керәсе түгел һәм аларның стресс кичерү-кичермәвен ачыклап баш катырасы юк.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар