Сасыган урам

Редакциябезгә Казан шәһәренең Техник урамында яшәүчеләр шалтыратты. Ничә ел эшләп, мондый зар ишеткән юк иде, шуңа күрә, ул якларны иснәп кайтырга булдык. Әйе-әйе, нәкъ менә иснәп!

– Без мондагы сасылыкны сулый алмыйбыз, килеп иснәп китегез әле. Экологлар кая карый? Ис белән агулап үтерәләр бит инде. Аммиак бит бу, – диде алар.

Безне бер төркем ир-ат каршы алды. Юл кырыендагы ниндидер чокырларны күмәкләшеп каплап йөри иде алар. Баксаң, биредә яшәүчеләрнең капка төпләреннән ерак түгел генә җир астыннан канализация торбалары үтә икән. Агызылган пычракны чистарту корылмалары да якында гына урнашкан. Шул корылмаларга таба агучы әшәке исле шакшы суларның һавасы исә еракларга җитә.

ҖИР АСТЫННАН НИ АГА?

– Хәзер әллә ни юк әле ул, менә төнлә… Монда чыдап булмый. Төн уртасында торып, тәрәзәләрне ябып куябыз. Ис күзләрне кисә. Күрәсең, бөтен пычракны төн уртасында агызалардыр, – диде үзен Радик дип таныштырган ир.

– Инде үзебез бетон белән каплап, өстеннән цемент измәсе агызып ябып та куеп карадык, ләкин кемнәрдер килә дә шул чокырларны тагын ачып куя. Агач белән япсаң, агач ярты ел эчендә чери. Кыш көне бетон каплавычлар өстендә дә кар тормый – эри. Нинди көчле химик процесслар бара инде анда, – диде Газинур Газизов.

Лаеш ягындагы «Юбилейная» кошчылык фабрикасы төнлә ниндидер пычрак суларын агыза. Җаваплы кешесен таба алмыйбыз. Без эштә булганда, каяндыр киләләр дә, без ясаган әйберләрне ачып китәләр. Кире япмыйлар. Нәрсә эзли икән алар анда? Бөтен урам буйлап шулай. Килгән кунаклардан оят, – дип кушылды Госман исемлесе. Ахырдан сүзне шаяруга борды. – Менә бер дә тавык ботлары агып килми шул фабрикадан, тизәге генә килә. Тавыкларын китереп бирсәләр, бер сүз әйтмичә, үзебез күмеп куяр идек әле чокырларны. 10-12 чокыр менә шулай бөтен урамга ис таратып утыра.

Проблеманы да юморга әйләндерергә өйрәнеп беткән инде мондагы халык. 15 ел тирәсе шундый сасы урамда яшәп кара син. Бакчаңа чыгып, тынычлап җирдә казынып, чиста һава да сулый алма әле?! Казан – Русиянең өченче башкаласы, дип мактанасы да килми монда. Җәйге эссе көннәрдә бу сасы чокырларның ни дәрәҗәдә куәтле «эшләвен» күз алдына китердем дә, куркыныч булып китте. Аптырап сорадым инде:

– Экологларга мөрәҗәгать итеп карамадыгызмы соң?

– Юк. Алар карый да китә бит. Берничек тә ярдәм итми. Бервакыт үзебезнең район хакимиятеннән килгәннәр иде. «Менә монда комың ятмасын», «чүбеңне җый», – дип кисәтү ясадылар да… Без шунда, форсаттан файдаланып, чокырларны күрсәттек. Тыңладылар! Бераз балчык, агач кисәкләре япкан булдылар. Ул озак торырлык түгел инде, беләбез ич.

Шулай ук бер шикаятьтән соң тиз генә чокырларны каплап чыккан булганнар. Чокыр каплавычлары металлдан булгач, алар китү белән, кәкре куллар шул капкачларны урлап, каядыр тапшырып та бетергән инде.

Ике атна элек бер машина урам уртасыннан борылган вакытта арткы тәгәрмәче белән шул чокыр өстенә туры килә һәм черек агач аска убылып, тагын бер ис чыганагы ачыла. Балалар да шул ачык чокыр тирәсендә уйнап йөри. Кыскасы, монда эшлисе эшләр бик күп әле.

ӨЧ ТАПКЫР ИСНӘДЕМ

Бу урамга мин өч тапкыр килдем. Тәүлекнең төрле вакытында. Дөрестән дә, төнлә биредә сулый торган түгел икән. Аптырагач, беренче эш итеп Экология министрлыгының матбугат үзәгенә шалтыраттым. Анда миңа кайсы бүлекчәләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген яхшылап аңлаттылар.

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк идарәсендә су объектлары куркынычсызлыгы бүлеге белгече Ленар Гәрәевка проблеманы аңлаткач, ул болай диде:

– Безгә әлеге мәсьәлә белән мөрәҗәгать итүче булмады. Үзем ул якка чыкмадым, күрмәдем әлегә. Бөтен инспекторларыбыз шәһәрдәге чүпне чистарту белән бәйле эшләр башкара. Сез мөрәҗәгатьләрне кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, аларга яздырыгыз. Иң беренче эш итеп, әлеге юынтык-пычрак сулар кемнеке булуын ачыкларбыз. Сезгә җавап бирербез.

Шул арада Ленар Гәрәев әйткән номер буенча шалтыратып Техник урамындагы хәлләр турында сөйләдем һәм тикшерүләрен, эшләнгән эшләр турында безгә дә хәбәр итүләрен сорап, адресыбызны, телефон номерыбызны да калдырдым. Ике атна эчендә җавап бирергә вәгъдә иттеләр.

Атмосфера һавасы өчен җаваплы кешеләр дә бар бит әле безнең. Аларга да шалтыратып бераз селкетим, Техник урамындагы хәлләр турында сөйлимме, дисәм… Атмосфера һавасы куркынычсызлыгы бүлеге (oтдел охраны атмосферного воздуха) белгече Олег Егоров әле генә шул хакта хәбәр алуын һәм, һичшиксез, тикшерәчәкләрен әйтте. Мин, үз чиратымда, анда төнлә барырга кирәклеген ассызыклап, телефонны куйдым. Бу язманы газетага тапшырганчы, алардан киләчәк җавап хатын көтәргә булдык.

Менә ике атна вакыт үтте һәм, ниһаять, җавап хатын да алдык. Аны начальник Р.И.Хөсәенов имзалаган. «Филькина грамота»да безнең шикаятьнең тикшерелүе һәм бернинди закон бозулар ачыкланмавы турында әйтелгән иде. Мондый очракларда гадәти хәл булган «эт – эткә, эт – койрыкка» принцибы да сакланган һәм район торак коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә кушылган. Моңарчы хакимияткә дә мөрәҗәгать итеп караган халык бернигә дә ирешә алмаганны торак коммуналь хуҗалыгы нидер башкарасына ышанасы да килми хәтта. Экология министрлыгын гына күрегез: дөрес урында ятмаган агачың, капка төбендә ятучы бер чиләк вак ташың өчен дә штраф салырга булдыра экологлар, ә менә зуррак хокук бозуларга барып җиткәч – ләм-мим. Юкса, һава чисталыгын тәэмин итә торган бүлекләренә кадәр бар. Алар ни өчен хезмәт хакы ала икән? Ярар, торак коммуналь хуҗалыгы белән элемтәгә дә чыгарбыз, анысы авыр эш түгел. Ләкин менә кемдер ачып киткән канализация чокырларының яңадан ябылуы һәм сасы һава өчен судларга ук барып җитәсе булса, Экология министрлыгы читтә калмас төсле. Юкса, гаеплеләрне ачыклау нәкъ менә алар вазыйфасына керми микән дип утырабыз әле…

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар