Саранча һөҗүме

Русиянең көньягы саранча һөҗүменнән тилмергән көннәрдә «Татарстанга алар килеп җитмәячәк», – дигән өмет-вәгъдәләр янә эссе кояш нурлары астында эреп югалды. Шулар артыннан ук Ютазы районына саранча һөҗүм итте. Һөҗүм, дип арттырып та җибәрәм бугай, тик шулай да бер метр квадратка 15-20 саранча туры килүе хак анысы. Көне буена һәр саранча үз авырлыгыннан ике-өч тапкырга артыграк үлән кимерә һәм, шул рәвешле, үз гомеренә 50-100 граммяшел массаны юк итә икән. Ләкин шуның бары тик 5%ы гына аның организмы тарафыннан үзләштерелә. Ютазы районындагы Тукай исемендәге хуҗалык кырларыннан саранча тарафыннан юк ителгән 20 га уңышның күпмесе генә аның организмы тарафыннан үзләштерелгәнлеген санап карагыз инде менә шуннан. «Италия прусы» дип аталучы бу саранча төркеменнән хәзер күрше-тирә районнар да калтырап тора. Нурлат һәм Спас районнарыннан алып, Актаныш, Мөслим җирләренә кадәр мәйдан даими күзәтү астында. Кемнең дә булса игътибарсызлыгы аркасында саранчалар азса, га­еп­леләргә катгый чаралар кү­реләчәк», – дип кисәткән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның сүзләреннән соң, гомумән, төн йокламый күзәтәләрдер, мөгаен. Саранча төнлә йокласа да, күзәтүчеләр йокламасын тагын! Сәгатенә 8-10 чакрым җир очып үтәргә сәләтле саранчаның алга таба кайсы районны сайлаячагын бер Алла гына белә. Оренбург, Башкортстан, Самара да дер калтырый. Хәер, саранча Башкортстанны әллә ни үз итеп бетермәде шикелле, безгә күчте бит. Инде быел әллә ничә миллион тонна уңыш җыеп алабыз, дип торганда менә шундый каза.

Тарих аны хәтерли

Русиядәге саранча көтүе һөҗүме турындагы беренче искә алу 1008 елда була. Нәтиҗәдә – ачлык. Бу вакыйга 1094, 1095, 1103 һәм 1195 елларда кабатлана. 1824 елдагы саранча һөҗүме белән көрәшкә А.С.Пушкин да җибәрелә. Бу хакта ул менә нәрсә дип язып калдырган:

«23 май – очты да очты;

24 май – утырды;

25 май – утырды-утырды;

26 май – бар үләнне ашап бетерде;

27 май – очты да китте»

Саранчаның кешелек тарихындагы иң зур һөҗүме 1875 елда АКШта булган. Ул Техас штатында барлыкка килеп, Американың көнбатышын буп-буш калдырып, билгесез сәбәпләр аркасында, бөтенләй юкка чыккан. 1986-1989 елларда Һиндстаннан алып Мавританиягә кадәр йөзләрчә чакрымнарга сузылган, гомуми авырлыгы 80 мең тонна тәшкил итүче саранча көтүе һөҗүме турында да хәбәр бар. Әле хәзер дә саранчадан тилмерүче төбәкләр байтак. Бигрәк тә Африка алардан зур зыян күрә. 2010 елның җәендә Төньяк Кавказда да тарихка кереп калырдай саранча һөҗүме булган.

Саранча нинди төстә?

Саранчалар бик күп төргә бүленсә дә, аларны бер-берсеннән аера торган тагын бер мөһим үзенчәлек бар: ялгызак һәм көтү-көтү булып яшәүче саранчалар була. Шушы үзенчәлеккә бәйле рәвештә, алар төс белән аерыла да. Ялгызаклар, гадәттә, яшел төстә булса, көтүдә яшәүчеләре кара канатлы яки тулаем кара төскә ия. 1925 елда Уваров фамилияле бер галим саранчаларны өйрәнеп зур ачыш ясый. Бер пыяла савытта ул яшел саранча артыннан күзәтсә, икенчесендә кара төстәгесен асрый. Бердәнбер көнне галим ике саранчаны бер савытка яба һәм өч-дүрт көннән яшел бөҗәкнең дә кара төскә керә башлавын сизеп ала. Димәк, ялгызаклар ниндидер төркем эченә килеп эләксә, шул төркемгә хас төсмер алырга сәләтле. Басу-кырларда да ялгызак саранчаларны очратырга мөмкин. Алар көтү-көтү булып яшәмәгәндә зур куркыныч тудырмый да. Уваров яшел саранчаның төсе генә түгел, үз-үзен тотышы да үзгәрүен сизеп ала. Ул күбрәк ашый башлый, тиз үсә, берничә тапкыр активлаша һәм ялгыз шартларда яшәгәнгә караганда 4-5 мәртәбә азрак йомырка сала. Йомыркадан чыккан саранчалар да кара төстә була. Ә яшел саранчаны карасы белән аталандырып, аларны тиз арада аерсаң, ул яшел төсен югалтмый һәм йомыркадан чыккан саранчалар да яшел була икән. Димәк, ул көтүдә яшәргә ияләшергә сәләтле.

Алай гына да түгел, ялгызак саранча асрала торган савытны көзгеләр белән әйләндереп алсаң да, ул үз чагылышы белән конфликтка кереп, көтүдә яшәүче саранчага әверелә.

Тик галимнәр шуны да әйтә: басу кырларда зур күч булып тупланып, үз юлындагы бар үсемлекне кырып баручы саранчалар яшел «туганнарын» очратсалар, аларны дошман күрә һәм юк итә икән.

Саранчамы, чикерткәме?

Саранчаны күбебезнең күргәне бар. Еш кына без аны чикерткә белән бутыйбыз, чөнки саранча, дигәч тә күз алдыбызга көтү-көтү йөрүче, күп ашаучы, мәңге туймас, зур, куркыныч бөҗәк килеп баса. Бу ялгыш фикер!

  1. Ешрак без, чыннан да, саранча түгел, чикерткәне очратабыз. Төньякта – җырчы чикерткә, көньякта исә соры һәм яшел чикерткәләрне күрергә мөмкин. Тегеләрен исә, Русиянең көньяк районнарында аеруча еш очрата алабыз. Безнең илдә аның 700дән артык төре «җырлап» яшәп ята.
  2. Тышкы яктан караганда, чикерткә озын мыеклы булуы белән аерылып тора, ә менә саранчаның мыегы күпкә кыскарак.
  3. Беренчесе бөҗәкләр белән туклана, шуңа күрә, аны шартлы рәвештә ерткыч, дип атыйк. Чәчәк яки җиләк-җимешне дә үз итә, билгеле. Ә менә саранча бары тик үләннәрне генә яратып ашый. Чикерткә күбрәк куак-агачларда утыруны кулайрак күрсә, икенчесе туфракта һәм әллә ни югары үсмәгән үләндә утыра.
  4. Чикерткә төнлә бик актив. Көндез алар кояштан яшеренә һәм еш кына төркемгә ияреп бер зур яфрак астына кереп утырырга мөмкин. Шуңа күрә, көндез тып-тын утырган бер көтү чикерткәне абайлап алсагыз, куркып калмагыз – бу саранча түгел. Чөнки саранча, киресенчә, көндез бик актив. Төнлә алар ял итә. Көтү-көтү булып уңышны «кырып-себереп» барган җирдән кояш батуга шып туктыйлар һәм, кояш белән бергә уянып, яңадан «эшкә» тотыналар.
  5. Чикерткәләр корбанын (яки ризыгын) озын мыек очы белән сиземләп ала һәм эләктерә, ә саранчага зур һәм яхшы күрә торган күзләре ярдәм итә. Югарыда язылганча, аларның мыегы кыска. Нәкъ менә озын мыегы аркасында чикерткәләрне кошлар тизрәк абайлап ала да инде, ә менә теге корткычларга бу уңайдан табигать миһербанлырак булган. Аның каравы, саранчаның төп дошманнарының берсе – үрмәкүч.
  6. Чикерткә бөҗәк белән туклангач, аңа аучы булырга кирәк бит әле. Бу уңайдан аның алгы аяклары көчле, зур, башы хәрәкәтчән, озынчарак. Сикергәндә ботакка алгы аяклары белән ябышып калу сәләтенә ия. Ә саранчаның башы түгәрәк, киң, чөнки аңа даими рәвештә яфрак чәйнәргә кирәк. Алгы аяклары да, яфракны чәйнәгәндә селкенеп азапламасын өчен, тотып торырга җайланган. Чикерткә озын арткы аяклары белән теләр-теләмәс кенә якын арага сикергәндә, саранча чагыштырмача кыскарак ботлары белән бик ерак арага сикерергә мөмкин.
  7. Ана чикерткәнең арткы өлешендә кылыч сыман әйбер күрергә мөмкин. Ул йомырканы агач кайрысы эченә, сабактагы тишемнәргә урнаштыру өчен файдаланыла. Ә ана саранчаның андый кылычы юк. Аның каравы, аның гәүдә өлешенең арткы очы киңрәк. Йомыркалар тулы бер йомгак белән туфракка гына урнаштырыла.
  8. Гәүдә өлеше турында сүз киткән икән, бу яктан да чикерткә белән саранчаны аеру кыен түгел. Беренчесенең гәүдәсе кыска. Икенчесенең исә ашалган яфракны эшкәртәсе бар, шуңа ул озынрак.
  9. Чикерткә төнлә ауга йөргәч, тәүлекнең шул вакытында «ц-ц-ц-ц» авазы белән «кычкырып җырлый», ә саранчалар көндез яфрак ашагач, «шк-жк-шк-жк» авазы белән үзләренең кайсы мәйданда «эшләвен» билгели.
  10. Чикерткә бик авырттырып тешли һәм төннәрен бөҗәк аулау өчен ут яктысына очып килергә мөмкин. Ә саранча бераз чеметергә генә мөмкин, анда да авызы турысыннан тотсаң. Күрәсез, аерам дигән кешегә чикерткә белән саранчаны тану кыен түгел.

Бу кызык!

Саранча целлюлиттан коткара

Галимнәр дөрес һәм файдалы туклану буенча күзәтүләр үткәргән. Нәтиҗәдә, азиат илләрендә (Кытай, Тайланд, Һиндстан) киң кулланылышта булган экзотик ризыкларның кайберләре хатын-кызларда целлюлит барлыкка килүне кисәтергә яки аны бетерүдә ярдәм итәргә мөмкин икән, дип табылган. Артык авырлык һәм целлюлит белән көрәштә иң нәтиҗәлесе саранчадан пешерелгән ризык икән. Галимнәр саранча итендә бик күп туклыклы һәм файдалы матдәләр булуын ачыклаган. Шулар организмда тупланган агулы матдәләрне тиз арада эшкәртеп, аның тышка чыгарылуына булышлык итә һәм кешенең тән тиресенә дә уңай йогынты ясый, имеш. Хәзер галимнәр, саранчаларны махсус лабораторияләрдә үрчетеп, аның организмында булган могҗизаи компоненты аерып алып, шуннан целлюлитка каршы крем ясарга телиләр. Тик әлеге крем уйлап табылганчы, артык авырлыктан һәм целлюлиттан котылырга теләгән хатын-кызларга табиблар саранчадан әзерләнгән ризыклар ашарга киңәш итә.

Ашарга куштыгыз да ничек пешерәсен өйрәтмәдегез, димәсен өчен, кыздырылган саранча рецептын да язмый кала алмыйм. Һәрхәлдә безнең якларда кем генә аны ашап карарга батырчылык итәр икән – монысы инде икенче сорау. Саранчаны кыздыру өчен башта салкын суда яхшылап юарга кирәк. Аз гына зәйтүн мае салынган, кызган табага салырга һәм башта зур утта кыздырырга, соңыннан капкачын каплап сүрән утта тотарга. Аңарчы тәменчә тоз, борыч салырга онытмагыз. Өстәлгә чыгарганда яшел борчак һәм соя соусы белән бизәү каралган. Кул белән ашыйсы, җәмәгать!

Табак-кашык тотып көрәшкә

Саранча таракан кебек үк агуга ияләшә икән. Шуңа күрә, аларның нәтиҗәлелеге елдан-ел кими. Җитмәсә, алар табигатькә дә зур зыян сала һәм бик зур күләмдәге уңышны да юкка чыгара. Гомумән, тарихта саранчага каршы ничек кенә көрәшмәгәннәр. Төрле зур-зур ятьмәләр дә куелган, олы тузан суырткычны да эшкә җиккәннәр, лазер, ут атучы кораллар… Русиянең көньяк районнарында саранча гомер-гомергә булгач, анда борынгыдан ук калган бер көрәш ысулы турында билгеле. Әби-бабайлар саранча көтүе күренү белән зур кыңгыраулар чыңлатып, табакка кашык кагып, көчле каккан тавышлар чыгарып басу-кырларга чыга торган булганнар. Саранча тавыш яратмаганга, ул тирәдән җил уңаена очып китәргә яки көтү бөтенләй таралырга мәҗбүр булган. Хәзер дә бу ысулны кулланып, бакча тирәсендәге ялгызак саранчалардан котылырга мөмкин. Аларны көтүләре «эзләп» килмәсен өчен…

Шулай ук саранча кошлардан бик курка икән. Берничә үрдәк, тавык тотсагыз да була. Уңышыгызга шул кошлар үзләре үк зыян салмасын өчен, гел күз-колак булырга туры киләчәк инде аннары.

Тавык, дигәннән… Кытайда саранча белән көрәш шулкадәр гадәти хәл санала ки, анда моның өчен махсус өйрәтелгән тавыклар тоталар икән. Саранча күренү белән, шул тавыкларны кырга куып чыгаралар һәм теге тавык минутына 15-20 саранчаны юк итеп, чүпләп тә ала.

Нигериядәге Халыкара тропик авыл хуҗалыгы институты галимнәре «яшел мускул» дип аталучы махсус яңа биопестицид уйлап тапкан. Бу табигый шартларда яшәүче махсус гөмбәчек кешегә, хайванга яки башка тереклеккә бернинди зарар китермичә, бары тик саранчага гына зур зыян сала. Бу яңалык безгә кайчан килеп җитәр – билгесез, ә бездә әлегә агу сибәләр дә агу чәчәләр…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар