Русиялеләр кайда – фаҗига шунда!

«Төркиянең Кемер шәһәрендә булган шартлау вакытында 15 кеше зыян күрде, шуның җидесе  русияле…» Телевизордан шундый хәбәр ишеткәч тәмам пошаманга төштек. Ике көн элек кенә иптәш кыз белән нәкъ шул шәһәргә путевка алган идек. Ял итеп кайту иде исәп. Тагын ике-өч көннән китәсе дә. Кая җыенуыбызны белгән танышлар да, бу хәбәрне ишетү белән, безне тынычландырып калырга ашыкты:

– Сез барганчы шартлап калуы яхшы булды. Хәзер анда тикшерү эшләре барадыр, сез яхшы сак астында булырсыз…

Без барып төшкәндә халык, чыннан да, шул шартлау вакыйгасыннан айнып бетмәгән иде әле. Җитмәсә, кунакханәбез дә шул «чп» булган урыннан 100-150 метрераклыкта гына урнашкан икән. Күрше кунакханәгә хәбәрчеләре белән бергә, Андрей Малахов килеп урнашкан, шушы вакыйгага карата тапшыру әзерләргә килгән, дип хәбәр иттеләр. Халыкның телендә гел шул бер сүз. Тик, ни генә булмасын, пляжлар шыгрым тулы. Хәтта шул шартлау булган урында да аяк басарлык урын юк – туристлар кояшта кызынып калырга ашыга. Русларны бомба гына куркыта алмас шул. Ара-тирә вак-вак пластик кисәкләре аунап ята. Кызыну өчен куелган ятак, кулчатырларның берничәсе шартлау вакытында шулай чәрдәкләнеп як-якка очкан икән. Үзара танышып аралашып киткән ватандашларыбыз да берничә көн элек кенә булган хәлләрне кабат-кабат яңартып, шул пластикларны җыеп, күргән-белгәннәре белән уртаклашу форсатын кулдан ычкындырмый. Бирегә хәбәрче буларак, әлеге вакыйга турында мәгълүмат җыярга дип махсус килгән булсаң, эш җиңел – колакларыңны торгызып тыңлап кына ятасы. Ял итәм дип килгән булсам да, журналистлык холкы үзенекен итте: көн дәвамында һәр мәгълүматны баш миемә сеңдереп, кунакханәгә кайткач җыелганнарны теркәп куя башладым.

«РУСЛАР КҮПЕРТӘ»

Көннәрнең берендә, пляжга төшеп барышлый, диңгез ярында гына урнашкан турфирманың менеджеры килеп бәйләнде. Экскурсияләр тәкъдим итә, имеш. Танышып киттек. Исеме Рөстәм икән. Төрек телемә әзрәк практика ясау максатыннан бераз аралашып алырга булдым. Тик ул гына газетада эшләвемне белгәч авыр сулады: «Син дә Русиядән ары безне, төрекләрне, Төркиябезне хурлап язарга дип килдең инде, алайса?»

– Нишләп хурлап языйм, ди?! Ял итәргә генә килдем.

– Юк, яз син ул шартлау турында, ләкин дөресен әйтеп яз. Рус телен яхшырак өйрәнү өчен мин рус каналларын карап барырга тырышам, шунда менә бу шартлау турында да сөйләделәр. Русиянең 7 кешесе зыян күргән, диделәр. Юк сүз сөйлиләр бит! Безнең турфирмабыз шул пляж янында гына урнашкан. Шартлау вакытында мин, менә бүгенгедәй, экскурсия бланкларын таратып йөри идем. Барысын да үз күзләрем белән күрдем. Үз күзләремә ышаныйммы, әллә сезнең хәбәрләргәме?! Рус кешеләренең нибары өчесе генә зыян күрде. Әле анда да берсенең аягы аз гына сыдырылган иде. Анысын үзебез бәйләштек. «Ашыгыч ярдәм» килгәнче без аңа беренче ярдәм күрсәткән идек инде. Икенчесе үз аңында иде, тик аңа бераз күбрәк эләкте шул. Борыны канады, кулы киселгән иде. Өченчесенә дә берни булмады диярлек. Зыян күрүчеләр арасында алманнар 7-8 кеше иде. Менә анда җитдирәк травма алучылар да булды. Тик алар руслар кадәр тавыш куптармады. Русларның ике кешесе аз-маз зыян күрде дә шул арада телевидение килеп төште, тапшырулар төшерә башладылар, Төркия хөкүмәте Русиягә 5 млн доллар түләгән, дип тә ишеттем. Бары тик руслар гына бер дә юктан тавыш куптара, юкны да күпертә. Үзен гел кимсетелгән итеп күрсәтергә һәм шуннан акча эшләп калырга тырыша.

– Бер дә юктан түгел бит инде. 26нчы августта Коньяалтыда шундыйрак шартлау булды, хәзер ике-өч көннән – сездә. Бу туристларны куркыту өчен эшләнми микән, ничек уйлыйсың?

– Ул кадәрен мин белмим. Хәзер тикшерү эшләре бара бит инде. Кешеләр арасында үлүчеләр булмагач, бәлки, куркыту өчен генә эшләнгәндер. Ул бит тавыш бомбасы гына, сугышта кулланыла торган, кеше үтерә торган бомба түгел. Зыян күрүчеләр дә шул бомбаның тавыш дулкыны аркасында як-якка очкан ташлардан, чәрдәкләнгән ятактан калган пластик кисәкләр бәрелүдән генә зыян күрде.

– Барыбер русларны яратмыйсыз, ахры. Күптән түгел генә 3 кызны кыйнаган жандармнар турында да сөйләделәр.

– Ничек инде яратмаска? Начар милләт булмый – аерым кешеләр начар булырга мөмкин. Төркиягә ял итәргә ел саен 2,5 млн кеше килә, диләр. Бу күпме акча дигән сүз бит. Русларны яратмасак, акчаны да яратмыйбыз булып чыга инде, ә бу мөмкин түгел. Син бүген кич белән безнең тур-фирмага кер әле. Теге 3 зыян күрүченең берсе иминият акчасын ала алмый йөри, аның белән сөйләш. Менә аны беркая да язмадылар.

Шул көнне кич белән Рөстәм эшли торган турфирмага барып, анар чәе белән сыйландым. Кемер бик кечкенә бистә кебек кенә булганга, анда һәркем бер-берсен белә. Пляжга йөри торган юл да бар кеше өчен бер булгач, телисеңме-теләмисеңме, кайбер кешеләрне көненә кимендә ике тапкыр күрергә туры килә. 7-8 көн эчендә күпчелекне белә башлыйсың. Шунлыктан, Рөстәм теге туристны юл өстендә тотып, проблемаларын сорашкан һәм минем өчен яздырып та алган икән.

– Телевизордан үзебезнең федераль канал күрсәткән хәбәрләрне карадым, – дип сөйләгән Александр исемле ватандашыбыз. – Зур зыян күрмәү сәбәпле, иминият акчасы белән берәүдә дә проблема тумады, аз-маз сыдырылган аяк-кул өчен андый акча түләүнең хаҗәте юк, диделәр. Ләкин минем кулдагы һәм аяктагы яра «аз-мазлар» рәтенә керми. Шулай ук, шушы вакыйга аркасында бөтен ялым бозылды. Миңа турфирма акчамның яртысын булса да кайтарырга тиеш, ә алар түләмибез, диләр. Иминият акчасын алу өчен канда бер промилль дә спирт булмаска тиеш икән. Безне ул хакта кисәтмәделәр. Юллама бәясенә без эчәчәк коньяк, сыра, аракы бәясе дә кергән бит, көненә бер бокал шәраб булса да эчәсең бит инде. Кыскасы, менә шулай итеп акчабызны түләмиләр, – дип сөйләп, язып калдырган Александр.

АКЧАБЫЗНЫ ГЫНА ЯРАТАЛАР

Күптән түгел генә Мисырда да бер кызны кунакханәдәге бүлмәсенә кереп көчләүләре турында сөйләгәннәр иде. 22 яшьлек Сабинаның беренче тапкыр чит илгә ял итәргә баруы менә шундый мәхшәр белән тәмамланган. Кыз, соңгы көчен җыеп, япа-ялангач килеш урамга чыкмаса, ярдәм сорап кычкырмаса һәм аңа ике рус егете ярдәм итмәгән булса, ул хәбәрсез югалучылар исемлеген тулыландырыр иде, мөгаен. Санузелларны ремонтлау сылтавы белән кыз бүлмәсенә кергән сантехник егет кызның бөтен тәнен кайнар су сибеп пешекләгән, башын ярып тәннәрен кискәләгән, аңын җуйгач мыскыл итеп, бүлмәсендә ташлап калдырган булса да, каядыр качмаган, үз вазифаларын тыныч кына башкарып йөргән. Полиция килеп, бүлмәдәге җинаять эшләрен тикшергәнче үк, анда ике җыештыручы кереп, эзләрнең күбесен чистартырга өлгергән инде. Димәк, гарәпләр үз җинаятьләренең җавапсызлыгына ышана. Димәк, алар үз хөкүмәтләренең барысын да майлап, җайлап куячагына шикләнми.

Төркиядә дә өч кызның берсен кунакханә хуҗасының малае сугып еккач, кызлар үзләре үк жандармнарны чакыра. Тик жандармнар шул кызларның үзләрен һәм аларны якларга алынган ике егетне бик каты кыйнап, машинага төяп участокка алып китә.

Мисырда да, Төркиядә дә булганга, бу ике илдәге ир-атларның кызу канлы икәнен, бер итәкне дә игътибардан читтә калдырмауларын бик яхшы беләм. Төркиядә хәтта урамга чыгып, очраган бер рус кызы белән танышып, махсус кизү торучы ирләрне дә очратырга туры килде. Русча белмәгән төрекләр дә дүрт җөмләне ятлаган тагын: «Исемең ничек? Каян килдең? Бүген кич белән нишлисең? Әйдә очрашыйк әле»

Мисыр, Төркиядә ватандаш кызларыбызның күпмесе сексуаль коллыкта икәнен төгәл генә әйтә алмасак та, андыйларның барлыгын тәгаен беләбез. Чөнки сирәк-мирәк кенә булса да, ул коллыктан качып, мең газаплар чигеп, туган туфракларына әйләнеп кайтучылар бар. Аларның күбесе менә шул гади генә «исемең ничек» соравыннан башланган уен-муен танышудан чыккан уймак та инде. Төрекләрнең кунакчыллыгына һәм елмаюына алданучы беркатлы рус кызларын үземә дә күп күрергә туры килде. Берни уйламыйча, шәһәр карарга дигән сылтау белән машинага утырып китүчеләрнең язмышы иң куркыныч фильмнардагыча тәмамланмас дип берәү дә гарантия бирми, ләбаса.

Кемер шәһәренең иң танылган ике дискотекасында да булдык бу сәфәребез вакытында. Анда да, дискотеканың башыннан ахырына кадәр чишенеп биючеләр, шоу күрсәтүчеләр төрек кызлары түгел – Русия кызлары. Синең Русиядән икәнеңне белгән төрек егетләре серле елмаеп, ярымшәрә биюче кызларга бармак төртеп күрсәтә: «Ул да – Русиядән!» Экскурсияләр вакытында автобус шоферы да, экскурсоводның төрек телен аңламавыннан файдаланып, безгә болай дигән иде: «Монда рус кызлары экскурсовод булып акча эшләп ятарга тиеш түгел, сезнең кебек тел белүче, төрки халыклардан булган кызлар эшләргә тиеш. Рус кызлары бары тик бер эшне генә башкара белә…»

Кыскасы, чит илдә русларга карата формалашкан билгеле бер стереотип бар. Аларга карата хөрмәт юк, калын янчыкларына карата мәхәббәт булса гына. Шул ук вакытта төрекләрнең күбесе Татарстан һәм Башкортстанны аерым дәүләтләр дип белә булса кирәк, аннан килүчеләргә мөнәсәбәт русиялеләргә кебек түгел, бөтенләй башка. Моны аңлау белән үк, без дә үзебезне Русиядән дип түгел, ә Татарстаннан дип таныштыра башладык. Әйткәнемчә, анда русияле булмавың яхшырак.

Мисыр белән Төркия чеп-чи мөселман дәүләтләре булса да, русиялеләр шул ике илгә йөри. Анда русларны шартлаталар, кыйныйлар, көчлиләр, урлап саталар, җитмәсә, акулалар да русларны тешли… Тик кабат шул ике илгә әйләнеп кайтабыз. Үзебезнең Русия курортларына юлламалар ике-өч тапкыр кыйммәткәрәк төшмәсә, бәлки, үзебезнекенә йөрер идек. Бәлки, алай булса да йөрмәс идек, чөнки күпләр чит илгә юллама алганда, руслар булмаган яки бик аз булган кунакханәне сайларга тырыша икән. Бу русларның үз-үзләрен, үз милләттәшләрен, үз милләтен сөймәвен, хәтта үз-үзен хөрмәт итмәвен дәлилли торган күренеш түгелме? Бәлки, шуңа күрә хөрмәт итмидер төрекләр русларны. Чөнки, аларда «милләт» – бик зур төшенчә. Төрекләр үз илен бик ярата. Бөтен җирдә үз әләмнәре эленгән, үзара да гел үз телләрендә генә сөйләшәләр, төрек телен белүчеләргә яки өйрәнергә килүчеләргә искитмәле хөрмәт күрсәтәләр… Татарстанда татар теленең кимсетелгән хәлен урамдагы хаталы язмалардан аңлап булса, Төркиядә рус теле шундый хәлдә. «Курцца» , «дом кожа» , «свиты» , «скидка есть все» һәм башка язмаларны укыганда ирексездән елмаясың. Тик бу мәсхәрәләүләр акча янчыкларыбызны бушатырга комачауламый. Ватандашларыбызның үз-үзләрен тотышы да оялта анда. Үзең нинди – мөнәсәбәт шундый шул инде, берни эшләп булмый!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар