Рөхсәтсез пикет

Газетабызда басылган «Метроэлектротранс» йорттан куа» (№16, 2011 ел) язмасында МУП «Метроэлектротранс» оешмасының тулы бер йортны үз карамагына алуы турында язган идек. Шул хәлдән соң М.Сәлимҗанов урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр өчен газаплы көннәр башлана. «Метроэлектротранс» оешмасының фатир өчен түләүләрне әкәмәт зур суммага җиткерүе, ишек төбенә рәшәткә куеп, вахта билгеләп, түләү белән бер көнгә соңарган кешеләрне дә йортка кертмәве, яман шеш авырулы 70 яшьлек карчык, мәсхәрәле төстә урамда калып, «Aшыгыч ярдәм» машинасы алып китүе һәм башка коточкыч хәлләр турында сөйләнде ул язмада. 12 квадрат метрлы бүлмә өчен бер айга 5300-5600 сумлык түләү кәгазе килсен әле?! «Метроэлектротранс» оешмасында эшләүчеләр дә бер-бер артлы шунда урнаша башлаган. Аларның күпчелеге – читтән килеп эшләүче үзбәк, кыргыз һәм башка халыклар. Шулай итеп, элегрәк килеп урнашучыларны әкренләп кысрыклау сәясәте тамыр җәя монда.

Узган атнада чәршәмбе көнне М.Сәлимҗанов урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр Кремль каршындагы 1 май мәйданына пикетка җыелган иде. Кремльдә, шәһәр башкарма комитетында утыручыларга үз зарын ничек тә булса җиткерү өчен шул юлга баскан алар. Җитәкчеләр эшкә барганда булса да күрмәсме, безне ишетмәсме, дип иртәнге 8 тулып киткәч тә җыелганнар. Полиция хезмәткәрләре дә иртә уяна икән бездә. Күп тә үтмәде, берәм-берәм алар да җыела башлады. Татарчалап, матур итеп таралышырга кушып берничә тапкыр кисәтү дә ясады алар. Пикет ясау өчен рөхсәт алырга кирәклеген яхшылап аңлаттылар.

– Пикетка чыгу өчен рөхсәт кирәкми, митингка чыгу өчен генә, – диделәр безгә.

Без бит закон бозмыйбыз, тыныч кына басып торабыз. Үзебезгә тиешлене генә сорыйбыз. Безне бит үз йортыбыздан куып чыгаралар, алар закон боза, без түгел, – дип өзгәләнде халык.

Кремльгә экскурсиягә дип килүче туристлар эчтәлекле шигарьләр янына басып фотога төште, нинди пикет булуы белән кызыксынды. Тарихи мәйданда басып торгач бик үк дөрес тә аңламадылар шикелле. Бер турист хатын-кыз хәтта йодрыкларын күтәреп бирешмәскә өндәде!

– Сез тарихи йорт өчен шулай митингка чыктыгыз мәллә? Булдырасыз! Шулай кирәк! Алайса, шәһәрнең йөзе югала бит, мин дә сезнең белән! – дип кычкырды ул шар ярып.

Чынлыкта исә, пикетка чыгучыларның үз кайгысы – кайгы. «Метроэлектротранс» бу йортта яшәүчеләрне торган бүлмәләреннән куып чыгару өчен судка биргән.

– Безне инде кисәттеләр! 1 июльдән йортка кертмәячәкләр икән! Без монда 15-20 ел яшәгән кешеләр! Бу йортка хөкүмәт рөхсәте белән урнаштык. Эшләгән урыннарыбыздан бирелгән торак булды ул. Хәзер йорт «Метроэлектротранс»ка күчкәч, безне шулай җиңел генә йорттан чыгарып ташламакчы булалар!

– Егермеләп гаилә йорттан чыгып китәргә тиеш була. Үзебезгә тиешлене таләп итеп йөргәнгә, шундый көнгә калдырдылар. Без кечкенә балаларыбызны кочаклап, вокзалда яшикме хәзер?!

– Алар безне бу йортта законсыз яшиләр һәм коммуналь түләүләрне түләмиләр дип судка биргән.

– Түләмисезмени?

– Нишләп түләмәсен инде?! Түлибез!

– Түлибез! «Метроэлектротранс» безне үз исәбенә алганчы коммуналь түләүләр 2 мең иде, хәзер 6 мең. Тулай торактагы ике бүлмә өчен бу!

– Без үзебез дә аларга каршы судка гариза яздык. Башкарма комитетның безнең йортны торак йортлар исәбеннән төшерүе законлы түгел. Безнең суд 22 июньдә булырга тиеш иде, ләкин аны күчерделәр. Алар беренче булып судка биргәч, башта ул эшнең тәмамлануын көтәләр. Шунда ук карар чыгара алмыйлар. Хәтта башкарма комитет та бер сүз дә әйтә алмый. Башкарма комитетка барган идек, алар әллә чынлап та белмәгән, әллә безнең каршыда гына башка төрле сөйләшә: «Сезне судка бирерләр, дип уйламадык та», – диләр. Аларның суды 1 июльдә булырга тиеш менә, аннары безнең гаризаны да суд караячак.

– Мин хәзер «прочие» дигән графаны үзем сызып ташлыйм, мәсәлән. Түләмим анысы өчен. Уйлап карагыз: шул графа өчен түләү 1942 сум, дип язганнар. Нәрсәгә ул? Шуны сораган идем, сезнең бурычлар, диделәр. Суга бурычым булса, аның аерым урыны бар – шунда язсыннар. Башкасы белән дә шул ук хәл. Комендант өчен түләргә дияр идең, ул безгә кирәк түгел, чөнки үз эшен барыбер эшләми. Берәр сорау белән барсаң: «Белмим», – дип кенә җавап бирә. Аңа шул «белмим» өчен акча түләргә тиешме мин? Менә хәзер җыештыручы да булып эшли башлады. Эшләсен! Җыештыручы булганы өчен мин аңа түли алам, чөнки эшләгән эше күренә. Эссе суга да җәй уртасында түләү кәгазе килгән, ә ул килмәскә тиеш иде. Шул ук комендант акт язарга тиеш булган икән, ләкин ул язмаган. Без аның аркасында артыграк түләргә тиешмени хәзер? Дөрес, комендант җитәкчелектән югарырак сикерә алмый. Шул ук актны төзү өчен дә җитәкчелектән рөхсәт аласы бит.

– Эшләр судка барып җиткәч, әллә нинди ялган документлар «йөзеп чыга» башлады. Без имза куймаган документларда безнең имза тора. Имеш, җыелыш булган һәм бина артыннан (ул хәзер торак йорт дип исәпләнми – авт.) карау, шул исәптән, комендант, вахтер хезмәте һәм «прочие» өчен билгеләнгән тарифлар белән дә без риза, дип имза куйганбыз. Андый хәлнең булганы да юк. Ә аерым биттәге безнең имзалар ниндидер тариф белән килешү турында түгел, ә «куркынычсызлык кагыйдәләрен беләбез» дип куйган имзалар ул!

Халык зарын тыңлап йөргән арада полиция хезмәткәрләренең берсе сөрән салды.

– Биш минут вакыт бирәбез! Шушы вакыт эчендә таралышмасагыз, барыгыз да административ җаваплылыкка тартылачак! Пикет үткәрү өчен рөхсәт алу кирәк!

– Башкарма комитет безгә рөхсәт бирәме инде? Үзләре үк безне «Метроэлектротранс» кулына тоттырды, үзләренә каршы митинг ясарга кем рөхсәт итсен?! Шуны уйладык та, чыктык менә!

Пикет өчен рөхсәт алу – безнең илнең тагын бер «мөгезе» инде ул. Хөкүмәткә каршы берәр чара оештырасың килсә, башта аннан рөхсәт алырга кирәк. Көлке, хәтта!

Бу атнада дүшәмбе көнне әлеге йортта яшәүчеләр кабат пикетка чыккан иде. Бу юлы инде рөхсәт белән һәм Кремль алдындагы мәйданга түгел, ә Министрлар кабинеты каршына. Коляскалы балаларга кадәр шунда утыра. 1 июльдәге судны күчергәннәр һәм әлегә аларны йорттан куып чыгарырга, дигән карар да юк, димәк. Хәзер М.Сәлимҗанов урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр МУП «Метроэлектротранс» оешмасы каршына пикетка чыгарга җыена.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар