Питрауның да була төрлесе…

Җомга көнне кичке якта гына эшләремне төгәлләп, тизрәк Кукмара ягына чыгып китү җаен карадым. Түбән Чура авылында быел да бәйрәм ясамый калмаслар әле, дип уйлыйм үзем. Узган елны гына, гадәттән тыш корылык булып, гомер-гомергә уздырылып килгән Питрау булмый калган иде.

Былтыргы үпкә

Яратам мин шул бәйрәмне! Мәгънәле кебек тоела ул. Өстәге җитәкчеләр ниндидер бер дата билгеләп, «уздырдыкмы – уздырдык» рухындагы Сабантуйлардан аерылып тора. Уракка төшкәнче дә бераз гына сулу алырлык вакыт бар. Җәйнең дә иң «тәмле» вакыты… Питрау үтте – җәй бетте, дисәләр дә.

Узган елны Мамадыш районының Җөри авылындагы Питрауда булып, хис-кичерешләрем, күргән-белгәннәремне барлап, зур гына язмам да басылган иде. Республика күләмендәге бәйрәмне мактарга, керәшеннәрнең матур бер бәйрәме итеп күрсәтергә тырыштым инде, юкса. Тик кайберәүләр мине дөрес аңламады, ахры. Питрауны керәшен сабан туе, дип атап һич дөрес язмаганмын икән. Сабантуй ул бер, ә Питрау икенче, имеш. Шулайдыр инде, сүз дә юк, ләкин көрәшеннән башлап, ат чабышлары белән тәмамлап, барысы да Сабантуйны хәтерләткәч, тагын ни дип атап була соң аны?! Шулай ук, Питрауда, бөтен җирдә дуңгыз шашлыгы сатып, мөселман кунакларның исәпкә алынмавын әйтеп чеметкән идем. «Керәшен бәйрәмендә, хәләл ризык булырга тиеш тә түгел», дип акыл сатучы «кунакчыл» керәшеннәр дә булды. Быел шуңа Мамадышныкына түгел, Кукмара районы, Түбән Чура авылында үтүче бәйрәмгә киттем.

Үзебез җырлыйк әле…

Гадәттә, бик зур масштабта, район күләмендә үтүче Питрауны быел авыл Сабан туе (бу сүзем өчен гафу итегез, башка чагыштырыр бәйрәм тапмадым!) форматындарак ясаганнар. Ул шундый гади, халыкчан, күңелле бәйрәм булып калган, исең китәр! Авылдашым Ринат абый әйтмешли, шәһәр Сабантуйларындагы кебек, баш авыртмый монда. Питрауның иң мөһим ноктасы – мәйдан. Шуның түр ягында сәхнә – анда концерт! Мәйданда исә уеннар! Тегендә барып концерт карап, монда килеп уен карап, өченче җиргә барып, башка тамашага күз салып… Баш әйләнә, ахыр чиктә, күңел болгана башлый. Тәмам гарык буласың да, бик нык арып, кайтып егыласың. Ә монда бер урын табып утырсаң, рәхәтлән: барысы да синең күз уңында. Кибетләр дә ерак түгел, берничә рәт булып тезелгән. Андагы шашлыкны күрсәгез… Мондагы Питрауда хәләл шашлык та бар иде. Чират торып анысын без дә авыз иттек…

Сәхнәдә өстенлек керәшен халкы фольклорына бирелде. Керәшен халык киемнәреннән булган «Карендәшләр», «Бәрмәнчек» ансамбльләре 3 сәгатьтән артык җыр-биюләре белән халыкны мәйдан яныннан җибәрмәсә, соңрак Вадим Захаров моңлы калын тавышы белән кызларны авызына гына каратып торды. Хәер, ул җырчының кызларда гаме юктыр, мөгаен, чөнки берәр атнадан үз кызы туарга тиеш икән. Тик менә аңа нинди исем кушарга белми аптырыйлар ди әлегә. Әллә әйтеп бетермәде инде?! Вадимнан соң шул авыл җирлегендәге үзешчән җырчылар да бер-бер артлы чыгыш ясады. Шәхсән үземә әнә шундый концерт ошый. Ниндидер җырчыларга дистә меңнәр түләп бәйрәмгә чакырганчы, шул авыл халкы актив катнашып, җырласа, биесә, чара да халыкчанрак үтә, арзангарак та чыгадыр. Керәшеннәр җыр-биюле, бик күңелле халык бит ул. Бу Питрауда шул күңеллелекне сәхнәдә генә түгел, мәйданның башка почмакларында да күрергә мөмкин иде.

Уйнаучыга телевизор

Әйтик, дуңгыз тоту уены. Кечкенә дуңгыз баласын мәйданга чыгаралар да, шуны кем беренче куып тотса, чучка шуңа. Дуңгыз гына димәгез! Ул чаба башласа, куяннан да яхшырак элдерә. Менә шуны бер төркем ир-ат куып йөргәнен карап тору гаять кызык. Әле ахырдан шул дуңгызны бүлешеп, сугышып та бетмәсәләр икән… Хатын-кызлар өчен дә аерым бер чучка әзерләгәннәр. Тик аларга дип чыгарылганы капчыктан ничек чыккан, шулай басып торды да, нәтиҗәдә, биш хатын-кызның кайсы беренче чабып килде – шул тотты. Икенчесе куып җитеп, кулыннан йолкып та алды.

Шулай ук, зур су мичкәсенә 12 балык җибәргәннәр. Кем шул мичкәгә чумып, бер минут эчендә күбрәк балык тота, шул җиңүче дип табыла. Ахырдан авыл җирлеге башлыгы Андрей Николай улы Афанасьев хисап тотты: «Ике балыкны үтерделәр, берсе аптырап үзе өскә йөзеп чыкты, иң күбе 3 балык тоткан егетебез – җиңүче!»

Шул ук мәйданда капчык сугышы да оештырдылар. Анда ирләр генә үз көчен сынаса, өр-яңа уенда хатын-кызлар да катнашып шаккатырды. Бер капчык игенне күтәреп тауга каршы йөгерергә кирәк иде анда. Кем тизрәк менеп җитә, шул кыйммәтле призга ия була. Ике хатын-кыз шул берәр капчык бодайны эх тә итми күтәрде дә тауга каршы элдерде! Бау да тартыштылар бу бәйрәмдә, берничә кеше берьюлы бер чаңгыда да «шуды».

Нишләп көрәш турында бер сүз дә әйтми соң бу дип аптырап утырасызмы?! Быелгы Питрауда көрәш бөтенләй булмады. Сабантуйлардан аермасы да шунда булды инде аның. Хәер, уеннары да үзгә иде. Кайбер кеше көрәш булмауны җитешсезлеккә санады. «Кеше Сабантуйга көрәш карар өчен килә», – дип үземә үк килеп зарланучылар булды. Бәйрәмне көрәшсез генә уздыру сәбәпләрен сорарга дип оештыручыларга мөрәҗәгать иттем. Оештыручылар дигәндә, Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм Чура авыл җирлеге күздә тотыла, билгеле. Авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев болай диде:

– Әйе, быел Питрауны беренче мәртәбә көрәшсез уздырабыз. Ел саен төп батырга ат, үгез, машина кебек зур бүләкләр әзерли идек. Игътибар итәсездер, соңгы вакытта көрәш ул үзенә күрә бер бизнеска әверелә башлады. Көрәштә катнашу өчен спорт мастерлары кайда нинди Сабантуй барын карап кына тора. Мәйданга каяндыр килгән 7-8 спорт мастеры чыгып көч сынаша да, бүләкне ала да китә. Шундый зур бүләкне, тешеңне кысып, читтән килгән кешегә биреп җибәрәсе була. Бу гадел түгел, минемчә. Чөнки бу каяндыр килгән кунаклар өчен түгел, ә авыл кешесе өчен оештырылган бәйрәм һәм аның бүләге дә аларга булырга тиеш.

– Программаның быел үзенчәлекле булуына игътибар иттем шул…

– Питрау башка елларда Сабантуйның копиясе кебек ясала иде. Гер күтәрү, көрәш, ат чабышы… Без уйладык та, быел башка стильдә эшләргә булдык. Сабантуйның үз вакыты бар, безнең бәйрәм исә Питрау булырга һәм Сабантуйдан аерылып торырга тиеш иде. Концерт, аз гына кызык уеннар, кыскасы, күңелле ял итү! Уеннарның күбесен үзем уйлап таптым.

– Андрей Николаевич, мондый Сабантуй уздырырга зур финанслар да булу кирәк бит әле. Иганәчеләрегез кем?

– Вахитов исемендәге хуҗалык – төп иганәче дә, оештыручы да. Концерт программасы өчен кирәк кадәр чыгымнарны тулысынча ул күтәрде. Николай Алексеев дигән фермерыбыз һәм шәхсән үзем бүләкләр алу өчен финанс ярдәм күрсәттек.

(Ә бүләкләр биредә мулдан иде. Гади генә уен өчен дә телевизор, магнитофон, сок сыктыргыч… Катнашып урын алмаучыларга да кызыксындыру бүләге каралган – Авт.)

– Питрау гомер-гомергә күчми торган бәйрәм булды, хәтта халык телендә мондый әйтем дә бар: «бары тик өч нәрсәне генә күчереп булмый: көтү чиратын, туй көнен һәм Питрауны». Быел менә күчкән икән. Бу Русиядә булган матәм көне белән бәйле дип беләм…

– Моңарчы яңгыр яуса да, көчле җил булса да, атна уртасына туры килсә дә, нинди генә шартлар булмасын, Питрау 12 июльдә үтә иде шул. Теплоход вакыйгаларына кадәр Питрауның кайчан булуы белән кызыксынган кешеләргә үзем дә: Питрау беркайчан да күчерелмәячәк, 12се була, дип әйтә идем. Кеше күз яше түккәндә без бәйрәм итеп ята алмыйбыз. Матәм көне уңаеннан күчерергә, дигән карар кабул иттек, – ди авыл җирлеге башлыгы Андрей Афанасьев.

Бәйрәм уңышының яртысы ул, һичшиксез, алып баручыдан. Шуңа күрә, аны да билгеләп китми булдыра алмыйм. Ул Татарстан телевидениесе журналисты Фәннүр Хәсәнов булып чыкты. Үзе гади, үзенең теле телгә йокмый. «Монда очраклы гына килеп эләктем инде, бер әзерлексез алып баруым», – дип акланган булса да, халык ул кичәдән күтәренке кәеф белән китте.

Икенче көнне, ягъни узган шимбәдә, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау булды. Барып йөрмәдем. Беренчедән, күргәнне яза торган гадәт бар, ә аны язсаң, тагын тырнак астыннан кер эзләрләр төсле. Икенчедән, Түбән Чураның халыкчан, күңелле, компакт Питравыннан ял итеп кайттым инде һәм өч-дүрт сәхнәле, спорт мастерлары шыплап тулган керәшен Сабан туе барыбер аны уздыра алмас кебек.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар