Пенсияне ничек кайтарырга?

“Хәрби хезмәткәрләр союзы инициатив төркеме хәбәр итә: РФ Оборона министрлыгы хәрби пенсионерларга 1993 елдан бирле пенсияне түләп бетерми. Инде өч елдан артык без Татарстан Республикасындагы хәрби пенсионерларга лаеклы пенсиясен кайтарып алырга ярдәм итәбез. Бу вакыт эчендә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдә яшәүче 1500дән артык пенсионер безнең ярдәм белән пенсиясенең алып бетермәгән өлешен (ә ул 35 меңгә кадәр булырга мөмкин) ала алды. Бу 1993-2000 еллардагы түләнеп бетмәгән паек акчасы турында сүз бара.Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез: хәрби комиссариат 2000 һәм 2007 елларда пенсия күләмен дә дөрес исәпләмәгән. Ел саен артып торган азык-төлек паегын бер ияләнгән гадәт буенча көненә 20 сумнан исәпләп барган. Шуның аркасында түләнми калган пенсия күләме дә 100 меңнән күбрәккә җыелган. Бу түләнеп бетмәгән пенсияне кире кайтару өчен без Страсбургта урнашкан Европа судына да мөрәҗәгать итәбез. Европа суды мөрәҗәгать итүченең хокуклары бозылган дип тапса, түләнеп бетмәгән пенсияне кайтару белән беррәттән, рухи зыян өчен дә акча түләнә. Андый зыян өчен түләү һәрвакытта да 1000 евродан артык.

Шул түләнеп бетмәгән пенсияне кире кайтару максатыннан, 400дән артык пенсионерның шикаяте Кеше хокуклары буенча Европа судына җибәрелде инде. Хәзер дә 220дән артык пенсионерның шикаятен шул судка җибәрергә әзерлибез. Безнең эшчәнлегебез хакында мәгълүмат Татарстан матбугат чараларында булды инде.

Судларда сезнең катнашу мәҗбүри түгел. Түбәндәге адрес буенча килеп теркәлә аласыз…»

Чирмешән районы, Утыз Имәни авылында яшәүче укучыбыз Самат Барый улы Ризвановка шундый хат килгән. Ул әлеге хатның дөрес булу-булмавын тикшерүебезне сорап безгә мөрәҗәгать итте.

СЕРЛЕ ҖИТӘКЧЕ

Күрсәтелгән адрес буенча бардым-баруын, әмма миңа мәгълүмат бирергә теләмәделәр. Бары тик бу төркемнең бик күпләргә ярдәм итүен һәм юкка шикләнеп йөрүемне искәртте танышасы килмәгән бер ир. Инициатив төркем рәисе Владислав Аркадьев үзе Чуашстанда яши икән, аның рөхсәтеннән башка матбугат чаралары белән сөйләшергә ярамый, имеш.

– Бәлки, сезнең сайтыгыз бардыр? Сез ярдәм иткән кешеләр, бәлки, шунда үз фикерләрен язып калдыру мөмкинлегенә иядер? Сез бик күптәннән эшлисез бит инде, – дигән соравыма да җавап коры булды.

– Сайт бар, әмма җитәкчедән башка мин сезгә аның адресын да бирә алмыйм.

– Алайса биредә теркәлү шартларын аңлатсагыз иде. Суд пенсиянең түләнмәгән өлешен кире кайтарган очракта, аның ничә процентын сезгә бирергә тиеш була инде пенсионер? Бер тиенсезгә эшләмисездер ич?

– Суд кайтарган акчаның 10%ын бирергә тиеш була.

– Димәк, суд кайтаргач кына акча аласыз, ә килеп теркәлү бушлай?

– Әйе!

– Җитәкчегез белән кайчан күрешә алырмын икән?

– Ике атнадан булачак ул, шалтыратыгыз.

Атнасына өчәр тапкыр шалтыратып тордым, ләкин җитәкче пәйда булмады һәм аның төгәл генә кайчан киләсен дә әйтә алмадылар. Телефон номеры да зур сер икән. Владислав Аркадьевның «Яблоко» партиясенең Чуашстандагы вәкиллегендә лидер һәм шундый ук инициатив төркем эшчәнлеге Түбән Новгород шәһәрендә дә булуы ачыкланды. Ләкин бу эшчәнлек ни дәрәҗәдә законлы, менә монысы әлегә билгеле түгел.

ДӨРЕСЛЕК КАЙДА?

Бу вакыйга бераз онытылгач, хәйләгә керешеп, күрсәтелгән телефон номерына шалтыратып кына карарга булдым. Бу юлы телефонны хатын-кыз алды.

– Исәнмесез, сезне фәлән районнан борчыйлар. Бабама сездән шундый хат килгән. Без сезгә килеп теркәлмәкче идек. Аның өчен нинди документлар кирәк була?

– Паспорт һәм пенсионер таныклыгы. Шулай ук 1000 сум акча.

– Ә акча ни өчен?

– Бездә система шундый. Юристка түләнәчәк ул.

– Пенсия кире кайтарылгач, аның күпме өлешен сезгә бирәсе була?

– Бирәсе булмый, шушы 1000 сумнан башка, акча алмыйбыз.

– Сез безнең бабайның адресын каян таптыгыз?

– Әгәр без аңа хат җибәргәнбез икән, димәк, ул безгә кайчандыр мөрәҗәгать иткән булган һәм без аңа паеклары өчен акчаны кайтарырга ярдәм иткәнбездер.

– Пенсиянең алынмаган өлешен соңыннан каян барып аласы булачак?

– Пенсия күчә торган счетка күчәчәк ул.

– Төгәлрәк мәгълүматлар алу өчен үз сайтыгыз адресын бирә алмассыз микән?

– Бездә сайт юк шул.

Кемгә ышанырга икән дигән сорау туды. Шулай ук Самат Ризвановның бу инициатив төркемгә мөрәҗәгать иткәне, чыннан да, бар микәнни? Шуны ачыклау өчен аның телефон номерын табып (ул хатта күрсәтелмәгән иде – Э.Ф.), үзе белән элемтәгә кердек.

– Әйе, Компрессор заводы кырыендагы ул оешмага барган бар. Минем хактагы мәгълүматларны язып алып калдылар, ләкин акча җыйганнарын белгәч, аларга ышаныч бетте һәм анда башка бармадым, – диде ул. – Белешегез әле шуны, нинди оешма микән?!

– Алар сезгә паек акчасын кире кайтарырга ярдәм иттемени инде?

– Юк-юк, бернинди акча кайтаручы булмады.

Интернетта бу төркем эшчәнлеге хакында бернинди мәгълүмат та юк. Шуңа күрә, газета укучыларга мөрәҗәгать итәбез: бәлки, арагызда, әлеге төркемнән файда күргән кешеләр бардыр? Бәлки, кемдер алдангандыр да?! Бу хакта безгә хәбәр итсәгез иде. Шулай ук әлеге хатка аңлатма сорап, без «Яблоко» партиясенең Мәскәүдәге матбугат үзәгенә һәм РФ Премьер-министры Владимир Путинга хат салдык. Бәлки, ниндидер җавап алып, бергә-бергә бу мәсьәләнең очына чыга алырбыз.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар