Пенсияне дә судлашып аласы

Газетабызда «Пенсияне ничек кайтарырга?» (4 май, 2011 ел) исемле язма басылган иде. Анда Чирмешән районы, Утыз Имәни авылыннан, Самат Барый улы Ризвановтан килгән хатны «сүтеп җыйдык».

Самат абый Хәрби хезмәткәрләр берлеге инициатив төркеменнән хат алуы турында хәбәр итеп, шул төркем эшчәнлегенең законлы булу-булмавы белән кызыксынды. Аңа килгән хатта РФ Саклану министрлыгының хәрби пенсионерларга 1993 елдан бирле пенсияне түләп бетермәве һәм шул төркемнең әлеге акчаны кире кайтарырга ярдәм итә алуы турында әйтелә. Шул төркем белән бик күп тапкырлар элемтәгә чыгып та, юньле-рәтле аңлатма ала алмагач, ниндидер ярдәм күргән кешеләрнең безнең белән элемтәгә чыгуын сораган идек. Шул ук язмада Мәскәүдәге түрәләргә хат язуым турында да хәбәр иттем. Чөнки әлеге инициатив төркемнең җитәкчесе Владислав Аркадьев «Яблоко» фиркасенең Чуашстандагы вәкиллегендә лидер булып тора. Мәскәүдә «Яблоко» партиясенең матбугат бүлегендә әлеге төркем турында белергә тиешләр. Интернет аша шул партиянең матбугат бүлегенә хат юллаган идем.

СЕРЛӘР АЧЫЛА

Язма басылды. Мәскәүгә хат җибәргәнгә өч көн үтте һәм миңа Чуашстаннан Владислав Аркадьев үзе шалтыратты.

– Сез мине эзләгәнсез икән… Безнең инициатив төркем турында кызыксынгансыз. Мин сезнең бөтен сорауларыгызга да җавап бирергә әзер, – диде ул.

– Әйтегез әле, бу инициатив төркем эшчәнлеге законлымы һәм түләнеп бетмәгән пенсияләрне, чыннан да, кире кайтару мөмкин хәлме?

– Мин үзем – хәрби пенсионер һәм 1993-1999 елларда түләнеп бетмәгән паек акчасын, дөрес хисапланмаган һәм бирелми калган пенсиямне суд аша кайтарып алдым. Шуннан соң башка хәрби пенсионерларга да ярдәм итәргә булдым. Шуңа күрә, бу законлы эш, монда бернинди алдау була алмый.

– Акчасын кире кайтарырга ярдәм итүегез өчен пенсионерның үзеннән күпме акча аласыз?

– Элек пенсиянең түләнми калган өлешен кайтарып булуга бөтен кеше дә ышанмый иде. Шуңа күрә, документлар әзерләр өчен 700 сум түләтеп, соңыннан акча кире кайтарылгач, шул кайтарылган сумманың 10%ын алып кала идек. Ә хәзер исә, күрсәтелгән юридик хезмәт өчен, 1000 сум алабыз да, акча кайтарылгач бернинди процентлар алынмый.

– Өстәмә мәгълүматлар өчен ниндидер сайтыгыз бармы?

– Юк шул. Пенсионерлар сайтлардан карап утыра дип уйламадык, шуңа күрә, эшләнмәде дә ул. Аннары сайт ясату өчен чыгымнар кирәк, ә бездә артык акча юк. Пенсионерлардан алынган акча нотариаль теркәүләр өчен, юристка, судка бирелергә тиешле башка түләүләргә китеп бетә. Без инде бу эшчәнлек белән 5 елдан артык шөгыльләнәбез. 1000нән артык пенсионерга ярдәм иттек.

– Татар тотып карамыйча ышанмый бит ул, бәлки, бер-ике пенсионерның исем-фамилиясен дә әйтерсез? Алар сез әйткәннәрне дәлилләр иде.

– Әлбәттә! Әйдәгез, мин сезгә пенсионерлар белән эшләүче адвокатыбызның телефон номерын бирәм, ул сезгә ярдәм итәр.

МАКТАУЛЫ ХЕЗМӘТ

Хәрби хезмәткәрләр берлеге инициатив төркеме хезмәткәре Владимир Еремин үзе дә хәрби пенсионер булуын хәбәр итте. Пенсиягә чыккан, юридик белем алган. Ул да, Владислав Аркадьев кебек, түләнеп бетмәгән пенсия өлешен үзенә суд аша кире кайтарган икән һәм шушы инициатив төркемне оештырып, башка хәрби пенсионерларга да ярдәм итәргә булган.

Ул да хат алган пенсионерларның инде бер тапкыр үзләренә килүен һәм аларга юридик хезмәт күрсәтелүен ассызыклады.

– Без хәрби пенсионерлар белән генә эшлибез. Аларның пенсиясе өч өлештән тора: вазифаи оклад + хәрби дәрәҗә буенча оклад + азык-төлек паегы. Менә шуның өченче, ягъни паек өлеше 1993-2000 еллар өчен дөрес хисапланмаган булган. Безгә ышанып мөрәҗәгать итүчеләр шул өченче өлешне кайтарып ала алды. Соңрак без шушы өч өлештән торган пенсиянең икенче өлеше дә түләнеп бетмәгән булуын ачыкладык. Баксаң, хәрби дәрәҗә буенча түләнә торган оклад та түләнеп бетми икән. Азык-төлек паегы өлешен кайтарып алган кешеләргә менә шул хакта аңлатып язылган хат ул, – дип аңлатты Владимир Еремин. – Безнең законлы эш алып баруыбызны РФ Югары судында да таныдылар инде. Паек акчасын алган кешеләр хәзер хәрби дәрәҗә өчен түләнә торган акчаны кире кайтару буенча да мөрәҗәгать итәләр. Кайтарылачак сумма һәркемнең стажына һәм кайчан пенсиягә чыгуына карап хисаплана. Хәрби комиссариаттан белешмә кәгазе соратып алабыз. Шул белешмә аркылы хәрби пенсионерның пенсия күләмен һәм күпме алырга тиеш булуын исәпләп чыгарабыз. Кемдер 5-6 мең ала, кемдер 20 меңнән дә күбрәк.

Ышанмасам дип, Владимир Николаевич миңа пенсионерларның исемлеген дә күрсәтте. Кем, кайчан һәм күпме кайтарып алган – барысы да язылган.

– Татарстанда 3500 хәрби пенсионер исәпләнә. 2006 елдан бирле 1500ләп кеше үз акчасын кайтарды инде.

– Сезгә килеп теркәлү өчен ниләр кирәк?

– Паспорт һәм хәрби пенсионер булуың турындагы таныклык алып киләсе.

– Ә акча?

– Әйе, юридик хезмәт өчен алабыз. Безнең бөтен акча касса аша үтә. Килгән пенсионерлар белән килешү төзибез. Ике нөсхәдә төзелгән бу килешүдә барысы да язылган. Акча кая китә, дисездер. Безгә эш өчен мөһим булган кирәк-ярак, техник җиһазлар, арендалаган офис өчен түләргә кирәк. Касса булгач, салымын да түлибез. Аннары, пенсиянең түләнеп бетмәгән өлешен суд аша кайтарып алганда, без бар чыгымнарны да каршы яктан түләтәбез һәм, шул рәвешле, 1000 сум пенсионерга кире кайтарыла да. Бу эшләрдән башка без иҗтимагый эшчәнлек тә алып барабыз. Елына бер-ике тапкыр хәрби пенсионерлар җыелышы җыябыз. Шундый җыелышларның берсе Химиклар мәдәният йортында быелның февраль аенда булды. Менә шунда зал арендалау өчен дә акча кирәк бит әле. Якын-тирә районнардан һәм Казанда яшәүче бик күп хәрби пенсионерлар килә ул җыелышка. Анда нишлибезме? Иң беренче чиратта, үз эшчәнлегебез турында хисап бирәбез. Һәр җыелышта ниндидер мәсьәлә күтәрелә. Менә 2009 елда хәрби пенсионерларның хатыннарына карата булган бер ташламаны бетергәннәр иде, без ул канунга ризасызлык белдереп, ил җитәкчелегенә хат яздык һәм аны кире кайтардылар.

– Нинди канун иде соң ул?

– Аның нигезендә хәрбиләрнең хатыннары ирләре белән ерак гарнизоннарда яшәгәндә, шул еллар аларның пенсия стажына кертелә иде. Чөнки анда аларга үз белгечлекләре буенча гына түгел, ә бөтенләй эшләү мөмкинлеге юк. Соңыннан пенсия стажына кертмәскә булдылар, ләкин безнең хат бу мәсьәләне уңай чишәргә ярдәм итте. Икенче җыелышта Хәрби пенсионерларның пенсиясе темасын кузгаттык. Пенсияләр индексацияләнми, пенсия бик кимеде хәзер. Президентка да хатлар яздык бу исәптән. Санаторий-курорт дәвалануы буенча да сөйләштек. Казандагы хәрби госпитальне ябу турында сүз чыккач та, без тик ятмадык. Кыскасы, менә шундый эшчәнлек алып барабыз без, – дип тәмамлады Владимир Еремин.

НӘТИҖӘ

Шул чакта Яр Чаллы шәһәреннән бер кыз килеп бабасының документларын калдырып китте. Үзләре килмәгәннәр шулай туганнары аша да теркәлә ала икән. Биредә миңа берничә пенсионерның телефон номерларын да бирделәр. Алар да әлеге Хәрби пенсионерлар берлеге инициатив төркеменең үзләренә ярдәм итүен һәм, чыннан да, акчаларын кайтарып алуны раслады.

Самат абый, менә шундый урау юллар аша булса да, сезнең сорауга җавап таптым. Курыкмыйча, шул инициатив төркем янына барып, алар белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, үзегезгә тиешле пенсияне дәүләттән «умырып» ала аласыз.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар