Басылган язмалар дигән бүлек архивы

Пенсияне дә судлашып аласы

Газетабызда «Пенсияне ничек кайтарырга?» (4 май, 2011 ел) исемле язма басылган иде. Анда Чирмешән районы, Утыз Имәни авылыннан, Самат Барый улы Ризвановтан килгән хатны «сүтеп җыйдык».

Самат абый Хәрби хезмәткәрләр берлеге инициатив төркеменнән хат алуы турында хәбәр итеп, шул төркем эшчәнлегенең законлы булу-булмавы белән кызыксынды. Аңа килгән хатта РФ Саклану министрлыгының хәрби пенсионерларга 1993 елдан бирле пенсияне түләп бетермәве һәм шул төркемнең әлеге акчаны кире кайтарырга ярдәм итә алуы турында әйтелә. Шул төркем белән бик күп тапкырлар элемтәгә чыгып та, юньле-рәтле аңлатма ала алмагач, ниндидер ярдәм күргән кешеләрнең безнең белән элемтәгә чыгуын сораган идек. Шул ук язмада Мәскәүдәге түрәләргә хат язуым турында да хәбәр иттем.

Сасыган урам

Редакциябезгә Казан шәһәренең Техник урамында яшәүчеләр шалтыратты. Ничә ел эшләп, мондый зар ишеткән юк иде, шуңа күрә, ул якларны иснәп кайтырга булдык. Әйе-әйе, нәкъ менә иснәп!

– Без мондагы сасылыкны сулый алмыйбыз, килеп иснәп китегез әле. Экологлар кая карый? Ис белән агулап үтерәләр бит инде. Аммиак бит бу, – диде алар.

Безне бер төркем ир-ат каршы алды. Юл кырыендагы ниндидер чокырларны күмәкләшеп каплап йөри иде алар. Баксаң, биредә яшәүчеләрнең капка төпләреннән ерак түгел генә җир астыннан канализация торбалары үтә икән. Агызылган пычракны чистарту корылмалары да якында гына урнашкан. Шул корылмаларга таба агучы әшәке исле шакшы суларның һавасы исә еракларга җитә.

Мәктәпләрне кем яба?

Соңгы кыңгырау бәйрәме быел бик күп мәктәпләр өчен, чыннан да, соңгысы булды. Газиз мәктәп парталары да күпләр өчен бары тик фотоларда гына сакланып калачак. Югары белемле укытучылар да әнә шул ташландык мәктәпнең иске-москы кирәк-яраклары хәлендә, алар анда-санда таратылачак һәм ахыр чиктә барыбер үзкыйммәтен югалтачак та…

Хөкүмәтнең чираттагы «акыл­­лы» реформасы мәк­тәп­ләр белән беррәттән, авылларны да юкка чыгаруга юнәлдерелгән кебек. Бүген балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган авылларда бик тиздән үле тынлыктан башка берни дә калмас. Мәктәбе дә булмаган ятим авылга яшьләр кайтып төпләнеп, нәсел дәвамчылары турында кайгыртыр микән? Юк, миңа калса.

Ветераннарны кем агулый?

Пенсия яшендәге бу ханым газетабызга шалтыратып, телефон номерымны сорап алган. Шуннан соң берничә тапкыр элемтәгә чыгып, ул мине үз фатирына чакырды. «Даһи», берәүләр кебек, үзеннән интервью алдыртыр, мактап язуыбызны сорау өченме, дисәм, юк икән. Шалтыраткан саен, аңа төн кунарга килүемне ялварып сорый иде ул. Дөресрәге, аның йокысын саклау өчен, чөнки аны төннәрен күршеләре агулый, имеш. Газ белән. Стенага тишек тишәләр дә агулы газ җибәрәләр ди. Шунда ук килергә вакытым булмаганга, бу эш кичектерелә килде. Бервакыт, бүген барам дип тәвәккәлләп, Рәйсә апага шалтыраткан идем, ул үзенең Мәскәүдә булуын хәбәр итеп шаккатырды. Күршеләреннән һәм аны юк итәргә теләүчеләрдән иптәш хатынында качып ятуы икән. Инде бездән дә өметен өзгән булган. Кайткач, хәбәр итәргә сүз бирде.

Сүзендә торды да.

Зарланма, солдат хатыны!

Мин бик кыен хәлдә калдым. Азнакайның 89нчы номерлы һөнәри лицеенда икенче елымны эшче профессиясенә укып йөрим. Узган ел кияүгә чыктым. Аннан иремне армиягә озаттым. Ирем Кәлимуллин Фирзәр Зилфирович Пермь крае, ЗАТО Звездныйда в/ч 32755тә хезмәт итә. Ул армиядә чакта балам туды. Барысы да 2010 елда булды һәм мин шуннан бирле михнәт чигеп яшим. Миңа әнием булыша. Ул Тымытык авылыннан көн саен Азнакайга килеп мин укуда чакта баламны карый. Без шул авылда пропискада торабыз, әти-әнием авылда үз йортлары белән яшиләр. Азнакайда вакытлыча бер бүлмә арендалыйм, тик балам да, әнием дә булгач, миңа хуҗа кеше бүлмәне бушатырга куша. Хәзер кая барырга да белмим, армиядәге ирем дә безнең хәлне белеп бик борчыла.

Айгөл НӘФИСОВА.

Азнакай.