Басылган язмалар дигән бүлек архивы

Купеда кемнәр “типтерә”?

Поездларда еш йөрергә туры килә. Ерак юлга чыгып китсәң, юл газабы – гүр газабы икәненә чын-чынлап төшенәсең. Аеруча, шул поездда ике-өч тәүлек текелдәргә туры килсә… Бер ритмга ияреп, шак-шок шакылдап барган тәгәрмәч тавышына юлдашларың белән сөйләшеп, көнбагыш чиртеп барудан гайре эш эшләп тә булмый. Газета-журнал укыйм дисәң, караңгы, уңайсыз. Ә менә юлдашларың булмаса, бөтенләй моңсу икән.

Бервакыт япа-ялгызым купеда барырга туры килде. Ике тәүлек буе гел йоклап ятып кына да булмый. Алай гына түгел, кем белән дә булса сөйләшәсе килә – тел кычыта. Шулай да беренче 12 сәгатьне бер сүз сөйләшмичә (ара-тирә телефоннан сөйләшүне санамасаң) түздем әле. Артыгына түземлегем җитмәде – проводница янына кереп утырдым.

Чүп бизнесыннан килгән табыш – кемгә?

Әле язлыкта гына тимер юл буендагы сукмактан кайтып барганда, шул чүп-чар мәсьәләсе турында уйланган идем. Уйланмаслык та түгел – кая карама чүп! Яхшылап уйлап баксаң, моннан да акча ясарга мөмкин инде. Пыяла шешәләрне берничә кат кулланып була, ләбаса. Стандарт формада ясалмаган яки бер тапкыр гына кулланырга яраклы шешәләргә дәүләт салымын күбрәк ясаса, анда-санда төрле-төрле төстәге, төрле формадагы шешә аунап ятмас иде. Шешә тапшыру пунктларында да аларның барысын да кабул итсеннәр иде. Кәгазьне дә әрәм-шәрәм итәргә ярамый. Яз айларында шул ук мәктәп укучылары, фатир саен йөреп, макулатура сорап тилмертә. Юкса, аны теләнеп йөрисе түгел, чыгасы да җыясы гына инде.

Рөхсәтсез пикет

Газетабызда басылган «Метроэлектротранс» йорттан куа» (№16, 2011 ел) язмасында МУП «Метроэлектротранс» оешмасының тулы бер йортны үз карамагына алуы турында язган идек. Шул хәлдән соң М.Сәлимҗанов урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр өчен газаплы көннәр башлана. «Метроэлектротранс» оешмасының фатир өчен түләүләрне әкәмәт зур суммага җиткерүе, ишек төбенә рәшәткә куеп, вахта билгеләп, түләү белән бер көнгә соңарган кешеләрне дә йортка кертмәве, яман шеш авырулы 70 яшьлек карчык, мәсхәрәле төстә урамда калып, «Aшыгыч ярдәм» машинасы алып китүе һәм башка коточкыч хәлләр турында сөйләнде ул язмада. 12 квадрат метрлы бүлмә өчен бер айга 5300-5600 сумлык түләү кәгазе килсен әле?! «Метроэлектротранс» оешмасында эшләүчеләр дә бер-бер артлы шунда урнаша башлаган. Аларның күпчелеге – читтән килеп эшләүче үзбәк, кыргыз һәм башка халыклар. Шулай итеп, элегрәк килеп урнашучыларны әкренләп кысрыклау сәясәте тамыр җәя монда.

Әтнәдә инвалидларны алдыйлар

Эх, язмышны үзебез сайлап ала алсак иде ул. Ничек күңелле, рәхәт булыр иде, шулаймы?! Газетада да гел матур тормыш турында гына язар идек. Телевизордан да кемнең нинди рәхәт тормыш сайлавы турында сөйләп, мактанышып кына утырырлар иде. Мөнирнеке кебек язмышны берәү дә сайламас иде, тәгаен беләм. Нинди шундый язмыш соң ул дисезме?

Әтнә районы Күшәр авылында яшәүче Мөнир Шакиров турында газетабызда бер язган идек инде. «Түземнәр генә теләгенә ирешә» язмасында (22 декабрь, 2010 ел) аның физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән булуына карамастан нинди актив тормыш алып баруы сурәтләнде, бар саны сау-сәламәт булып та зарланудан башканы белмәүче башкаларга үрнәк итеп куелды ул. Газетабызның даими укучысы, авторы булу өстенә, Мөнир – «Иделем акчарлагы» фестиваленең актив катнашучысы, шигырь, хикәя, мәкаләләр язучы иҗади шәхес тә. Күптән түгел генә ул газетага үз зарын язып җибәргән иде. Чарасызлыктан булуын аңлыйбыз, чөнки Мөнир зарлана торган кеше түгел. Шуңа күрә, кырык эшне кырык якка ташлап, тиз арада аның үзен күреп кайтырга булдык.

VIP Сабантуйдан репортаж

Шөкер, Сабантуйлар, кунаклар, бәйрәм мәшәкатьләре артта калды, җиңел суларга да була. Шәһәр халкы да урамга курыкмыйча чыга алачак. Алайса, узган атнаның җомга-шимбәсендә күргәннәрдән соң кадерле кунагыбыз Русия Президенты Дмитрий Медведевның үзенә барып: «Без – бик кунакчыл милләт үзе, ләкин сез мәшәкатьләнеп бүтән безгә килеп йөрмәгез инде», – диясе килгән иде. Универсиада дигәненнән дә кот чыгып тора.