Басылган язмалар дигән бүлек архивы

Коелар һәм күршеләр турында…

– “Безнең гәҗит”не кулдан кулга йөртеп укыдык, сеңлем. Коелар турында бик дөрес язгансыз, ул проблема булды һәм әле дә хәл ителмәгән. Мәкаләгездән соң коеларны ремонтлый башлаганнар иде, анысы да ярты юлда калды, түбәсен япмадылар. Берәүләр, әнә, урам коесын кире урамга кайтару өчен судлашып йөри, килеп чыгыгыз әле тагын бер, – дип шалтыратты редакциягә Флера апа Абелкәрәмова.

Башкорт-татар туе

Чеп-чи татар кызын башкорт егетенә кияүгә биреп кайттым күптән түгел. Әкәмәт шәп туй булды ул! Бар да гади, тыйнак, шул ук вакытта күңелле итеп оештырылган. Ул башкортларның кунакчыллыгын күрсәгез… Искитмәле!

Хәтер тасмасы

Шау-гөр итеп быел да Хәтер көнен билгеләп үттек. Хәтер барларга гына түгел, дәүләтчелек таләп итәргә, “Азатлык!” шигарен яңгыратырга чыккан халык арасында студент яшьләрне дә, инде чаларган өлкәннәрне дә күрергә мөмкин иде. Башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге чарага әзерлек, массаларны җәлеп итү күренеше берничә көн алдан башланды. Бу дөрес тә. Тарихка пиар, реклама җитми бездә.

Фермалы мәктәп

“Сезгә Арча районы Курса Почмак авылыннан хат язабыз. Сүз авылыбызга ямь биреп торучы мәктәбебез турында. Киләчәк буынга тәрбия бирүче бу мәгариф системасында мәктәп яныннан ераграк йөрергә тиешле кеше – Хәлил Хөрмәт улы Хәсәнов – укытучылар коллективы белән идарә итә. Бу уку елында аны директорлык вазифасыннан алырлар дигән өмет акланмады. Үткән ел районга шундый ук эчтәлекле хат язган идек, килеп, укытучыларны гына тикшереп киткәннәр. Роно мөдире: “Мин бу урында эшләгәндә курыкма”, – дип кенә әйткән, диделәр…

Укытучы зары…

Беләсездер, укытучы гомер буе белем туплый, белем күтәрү курсларына даими йөри. Компьютер, интернет, интерактив такта һәм башка инновацияләр артыннан куып өлгерергә дә кирәк бит. Гәрчә интерактив такталар авыл мәктәбендә бөтенләй булмыйча, кайберләрендә 90нчы елгы компьютерлар гына булса да.