Нокта куясы килми…

Аның үлеме турындагы хәбәр бөтенләй аяктан екты. Әле бер белмәгән кешенең үлеме турында ишетсәң дә, күңелне кайгы сөреме каплый, ә монда остазың… Ул Кукмара район газетасы «Хезмәт даны»ның баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре иде. Расим Газиз улы Ризванов белән иңгә-иң терәп эшләгән, аны яхшы белгән кешеләрнең берсе булгангамы, аның бу дөньядан мәңгелеккә китеп баруын тану бик кыен! 57нче яше белән генә бара иде бит әле. Энергиясе ташып торды. Самими, һәрчак елмаюлы, гади… Әнә шул гадилегенә чын-чынлап гашыйк булып, җәйге практикамны төгәлләгәннән соң: «Расим абый, сез гел шундый гади җитәкче булып калсагыз иде. Сезнең белән эшләү күңелле дә, нәтиҗәле дә булды, чын күңелдән рәхмәт», – дип әйткәнемне хәтерлим. Моннан биш ел чамасы элек булса да, бүгенгедәй истә: «Хәзер үзгәреп булмас инде, соңгарак калынды», – дип көлгән иде ул шул чакта. Саубуллашуыбыз шул булды – торт белән чәй эчтек.

Расим абый янәшәсендә өч ел дәвамында җәйге практика үттем. Менә хәзер уйлап утырам да, нишләптер, мин аңа беркайчан да рәсми төстә исем-отчествосы белән эндәшмәгәнмен икән. Әнә шулай үз итеп, «абый», дип атагангамы, ул күңелгә якын кеше булып кереп калган да, ахры. Расим абый кебек якын дус, сердәшче дә, шул ук вакытта, хөрмәткә лаек җитәкче дә була белгән кешеләр сирәктер ул. Дүшәмбе көнне булган «планеркалар» вакытында эш бүлә, газетада чыккан материалны сүтеп-җыя, без студентларга хаталарын төртеп күрсәтә, әнә шулай «кулдан тотып язарга өйрәтә иде» ул. «Матурлыкны күрергә өйрәнегез!», – дигән сүзләре әле дә колагымда чыңлый. «Ишегем ачык булганда шакып кермәгез», «без сезнең белән коллегалар», «районга кайтканда редакциягә керми китмәгез…» Нишләп бу сүзләр моңарчы ук уй-фикерләр архивыннан йөзеп чыгып хәтердә яңармагандыр да, нигә менә хәзер генә баш миләрен каезлыйдыр. Үз яныбызда чакта кеше кадерен белмибез шул.

Район газетасында тәнкыйди материал басылу гайре табигый хәл икәнен барыбыз да белә. Ләкин бер бик «очлы», тәнкыйди материалымны да Расим абыйның газетага кертүен хәтерлим. «Син – студент кеше, сиңа сүз әйтмәсләр әле. Сүзе булса да, миңа булыр», – диде ул шунда. Көшкәтбаш авылы зиратының коймалары булмыйча, чардугансыз каберләр өстендә сыерлар йөрүе, авыл җирлеге җитәкчесенең эшлексезлеге хакындагы материал иде ул. Менә купкан иде район ул материалдан соң. Расим абыйга да сүзе булганын беләм. Редакциягә дә әллә кемнәр шалтыратып бетерде. Кемнеңдер бакча башында чүплек – экологлар кая карый, кемнеңдер улын төрмәгә «ялгыш» утыртканнар – милиция эшләми, кемнеңдер баласын лагерьга җибәрмәгәннәр…

Ачулана белмәде Расим абый. Ачуланса да, берникадәр вакыттан соң әйләнеп кереп гафу үтенде яки берни булмагандай елмаеп үзе үк сүз башлый иде. Ачу саклауның нәрсә икәнен белде микән ул?! Юктыр! Холкы ук үзгә иде шул.

Уку елы башлангач, «Ватаным Татарстан» газетасына практика үтәргә килгәч, шунда мөхәррир урынбасары булып эшләүче абыйсы Габделбәр абый Ризвановтан да Расим абыйның чалымнарын эзләдем. Ул да баштан ук аның кебек сабыр, төпле, эчкерсез кеше булып тоелды һәм шулай булып чыкты да.

Хәзер шушы язмамны тәмамлармын да, Расим абый тормышына, аның белән бәйле хатирәләремә нокта куярмын кебек. Куясы килми. Җанга әйтеп бетергесез авыр.

Инде «Безнең гәҗит»тә эшләгән чакта Расим абый шалтыратты.

– Эльвира, язмаларыңны укып барам. Кукмара турында язган идең. Районга кадәр кайткансың, кермичә киткәнсең… Син бит минем укучым, хәтерлисеңме?! Шулай ярыймы инде?! Икенче юлы кер, киңәшләш. Бәлки, ул проблеманың син күрмәгән яклары да бардыр. Без бит – коллегалар. Беләсең, ишегем һәрчак ачык! – дигән иде.

Бу кайтуымда мин анда кердем. Чыннан да, аның белән киңәшләшергә кирәк иде. Расим абыйны җирләгәнгә ике көн булды инде, диделәр. Барысы да кара кайгыда. Барысы да бер генә сорауны бирә: үлем аны безнең арабыздан ни өчен вакытсыз алып киткән?! Расим абыйны да сындырырлык нинди вакыйга булырга мөмкин? «Эштә бернинди проблема булмады, бер көйгә эшләп йөрдек», – ди «Хезмәт даны» хезмәткәрләре…

Кукмарада бүген бар кешенең дә телендә шул тема. Хагы да, гайбәте дә бардыр… Ни генә сөйләмиләр. Әмма Расим абыйны гына кире кайтарып булмас шул инде. Алыштыргысыз кешеләр булмый, дисәләр дә, бу очрак искәрмәләр рәтенә керә, минемчә.

Бүген Габделбәр абыйга да, аның башка туганнарына да чиксез авырдыр. Бу авыр көннәрдә аларның кайгысын уртаклашабыз! Язганнарым рухына дога булып ирешсен, авыр туфрагың җиңел булсын, Расим абый, тыныч йокла!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар