“Метроэлектротранс” йорттан куа!

Узган елны МУП «Метроэлектротранс» оешмасы безнең йортта җыелыш ясап, безгә «алтын таулар» вәгъдә итте һәм үз карамагына алды. Җәйгә капиталь ремонт ясаячаклар, озак яшәгән кешеләргә прописка да булачак, имеш. Шунлыктан, барыбызның да исемлеген алып, документларның күчермәләрен җыйдылар. Ә аннан соң 2 ел эчендә җыелган бурычны шул кешеләргә урталай бүлеп, безгә зур суммалы уведомление өләштеләр. Кыска гына срок эчендә без бу сумманы түләргә, ә түләмәгән очракта бүлмәне бушатырга тиеш булабыз икән. Бурычлар 20 меңнән башланса да, күпчелек аны түләде, әлбәттә, кемнең урамда каласы килсен?! Ләкин берничә түләмәүче аркасында бөтен йорт иза чикте. «Сезнең йорт җылы су белән тәэмин ителергә тиеш түгел», – дип, май ахырында җылы су бирүне бетерделәр, җәй буена, нинди эссе көннәрдә дә кухняда чиләк-кәстрүлләрдә су кайнаттык, ә плитә бездә электр белән эшли. Чутлап карасаң, җылы су бирүгә караганда, электр энергиясенә түләтү отышлырак шул. Утны сүндереп куюдан да курыкмадылар. Безнең «Энергосбыт»ка бурычыбыз күп икән. Ә без түләгән акчалар кая киткән?! Телевидение чакырып тавыш куптаргач, түрәләргә шалтыраткач, бу проблеманы хәл иттек. Ә октябрь аена кадәр җылы сусыз тилмердек. Йортта никадәр яшь балалы гаиләләр яши. Җылы сусыз ничек авыр икәнен яшь әниләр үзләре генә белә.

Бурычларын түләп бетергән кешеләргә әкренләп килешү өләшә башладылар. Бу килешү 2010 ел ахырына кадәр генә төзелгән иде. Килешүдә язылганча, һәр ел саен шушы тәртиптә бер ел килешү белән торачакбыз икән. Димәк, безгә бернинди прописка да булмаячак. Ә бит кайбер гаиләләр монда 10-15 ел яши. Балалары үсеп җиткән, паспорт алу зур проблемага әйләнгән. Шулай ук кечкенә балалы гаиләгә дә документ алу өчен прописка буенча районга кайтырга кирәк, чөнки күбесе биредә район пропискасы белән яши. Тора-бара буш калган бүлмәләргә дә «Метроэлектротранс» оешмасында эшләүчеләр күченә башлады. Алар арасында күрше республикалардан килеп эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, үзбәкләр, кыргызлар… Килеп эшләүчеләр бездә почетта шул. Алар күп акча сорамый, артыгын тикшереп йөрми! Эшкә килүгә аларга бүлмә дә бирәләр, кирәк булса, пропискага да кертәләр. Ә без үз республикабызда, үз башкалабызда торып, бомж хәленә төшәбез. Ничәмә-ничә ел шушы йортта яшәп, пропискага да керә алмыйбыз. Без бит монда урамнан кермәдек, ә эш урыныбыздан, хакимият рөхсәте белән кергән кешеләр.

«Яңа күченгән кешеләр коммерция наемы белән яшәячәк, ә электән торучылар ничек бар, шулай калачак, арткан очракта да түләүне закон нигезендә арттырачакбыз», – диделәр. Ел башына кадәр сумма һәр айда төрлечә килсә дә, түзәрлек иде, ләкин хәзер түзәр чара калмады.

Шулай ук подъездларда лампочкалар янмый. Укучылар 2нче сменадан укудан кайтканда, кышкы караңгы кичләрдә баскычтан менү бик куркыныч.

Счет-фактурадагы берничә пунктка да игътибар итегез. «Текущий ремонт дома» өчен акча түлибез, ләкин безнең йортта бернинди ремонт булмады һәм эшләргә җыенган кеше дә юк. «Вывоз ТБО»: йорт янындагы контейнерны алдылар, чүпне күрше йорт контейнерына ташлыйбыз. «Прочие» графасы исә монда эшләүчеләргә хезмәт хакына бара икән. Ул сумма ай саен үзгәреп тора, әллә алар хезмәт хакын ай саен төрлечә аламы? Һәр ай саен счет-фактура алганчы куркып яшәү ялыктырды. Нинди сумма куячакларын белмибез.

Коммерция наемы белән яшәүчеләр күп түләми, калганнар иза чигә. Ләкин күпме генә түләсәк тә, 1 ел эчендә йортта бернинди үзгәреш, ремонт юк. Вахта куелды һәм подъездга чит кеше кертелми, шулай ук аерым җыештыручы куелды һәм хәзер подъезд идәннәре чиста. Яңа елда январь аена зур суммалы счет-фактура алгач, берничә кеше бу сумманың каян алынуы белән кызыксынгач: «Бу әле башы гына, кирәк икән 10 меңгә дә күтәрербез, түли алмасагыз, бүлмәне бушатыгыз», – диделәр. Монда яшәүчеләр кайчан да булса прописка алачакмы? Һәр ай саен счет-фактура арту нормаль һәм законлы күренешме? «Метроэлектротранс»ның бу йортны үзенә алып эксплуатацияләве, теләсә-нинди сумма куеп кешеләрне теләсә-теләмәсә дә китәргә мәҗбүр итүе, урамга чыгарып җибәрүе законлымы?! Шушы сорауларга җавап аласыбыз килә. Тиешле урыннарга барып сорасаң да, без гади кешеләргә бу сораулар уңай хәл ителерме икән? Эшне каян башларга?

М.Сәлимҗанов урамы, 10нчы йортта яшәүчеләр.

(Редакциядән: хатка дистәләгән кеше имза салган.)

АРТЫК КАШЫКЛАР

Бу йортта шушы һәм башка мәсьәләләргә багышланган зур җыелыш булачак диелгәч, шунда киттем. Ялгышып, йортның подвал өлешенә алып төшә торган ишегеннән кергәнмен. Керсәм, 15-20 үзбәк, таҗик һәм башка «кунаклар» баскыч тирәсенә сөялеп утырганнар да бер пакеттан печенье кимереп маташа. Кулымдагы фотоаппаратны абайлап алу белән, яктыдан курыккан ярканатлар кебек, бер мизгел эчендә юк та булдылар. Димәк, җыелыш хакында боларны кемдер кисәткән һәм алар монда качып утыра, дигән нәтиҗә ясадым.

Төп ишектән керү юлында халык җыелган иде. Ни өчен дигәндә, вахта аша керү зур проблема икән биредә. 2010 елның март аеннан әлеге йорт бик серле рәвештә МУП «Метроэлектротранс» карамагына тапшырылгач, беренче «игелекле» эш итеп, керү юлына тимер рәшәткәләр куелган һәм ул – монда яшәүчеләрнең беренче проблемасы. Менә бүген дә: рәшәткәнең бер ягында – шушы йорттагы башбаштаклык турында сюжет төшерергә килгән телевидение хезмәткәрләре, журналистлар, икенче ягында – әлеге йортта көн итүче халык, ә уртада вахтер хатын. Соңгысына өстән күрсәтмә бирелгән: журналистларны йортка кертмәскә! Халык дулый торгач, вахтерны гына җиңде анысы…

Гадәти көннәрдә матбугат вәкилләрен генә түгел, биредә яшәүчеләрне дә кертмичә, урамга куып чыгара торган «гадәте» бар икән вахта хезмәткәрләренең. МУП «Метроэлектротранс» биредә яшәүчеләрдән ничек котылырга белмәгәч, аларның һәр көнен зур сынауга әверелдергән һәм ничек тели – шулай мыскыл итә. Әйтик, бүген килгән түләү кәгазендәге сумманы икенче көнне үк илтеп түләмәсәң, урамда кунасың! Яман шеш авырулы 70 яшьтән узган бер әбине шулай мыскыл итеп, кулларын тырнап, ишетмәгәнен ишеттереп, урамда калдырганнар инде. Әбинең бу мыскыл итүгә кан басымы күтәрелгән, һәм аны «Ашыгыч ярдәм машинасы» белән алып киткәннәр. 7-8 яшьлек балаларны да, әти-әниләре түләүне ике көнгә кичектерүләре аркасында, өйгә кертми тору очраклары булган. Без килгән көнне дә 5-6 кеше «кара исемлек»кә язылган инде, дип хәбәр иттеләр, ләкин ул исемлекне вахтер гына яшереп өлгергән иде. Аларга счет-фактура кичә тапшырылган булса, бүген үк түләү мәҗбүри ди.

Башка йортлардагы кебек почтага илтеп түләп булса, бик түләрләр иде дә бит… Счет-фактураның мондый формасын почта кабул итми һәм аны бары тик «Метроэлектротранс»ның бухгалтериясе яки банк аша гына түләргә мөмкин. Ә бухгалтериянең эш сәгатьләрен туры китерү өчен, үз эшеңне ташлап чабарга кирәк. Шулай ук, тулай торак комендантына кертеп түләсәң дә була. Тик аңа түләгән акча гына, ни өчендер, икенче счет-фактурага өстәлеп, яңадан килә икән. Банкка барсаң, 12 квадрат метрлы бүлмә өчен 5300-5600 сум хисабына, тагын комиссия процентлары да өстәлә.

Вакытлыча мәңгелек

Биредә һәркемнең хәле – хәл! Язмышлар төрле булса да, кайгылары гына бер – тиздән алар урамда калырга мөмкин.

Мәсәлән, Наташа Владимирова бирегә инде 2006нчы елда ук килеп эләккән.

– Подлужная урамында үз йортыбыз янгач, бер-ике атнага, шәһәр хакимияте яңа фатир биргәнче дип, безне монда күчерделәр. Ноябрь аенда биредә яши башлавыбызга биш ел тула. Әле дә пропискага кергәнебез юк. Без 12 квадрат метрлы бүлмәдә 7 кеше яшибез – ирем, мин һәм биш балабыз. Балалар кая туры килсә – шунда дәрес әзерли. Шул бүлмә өчен квартплата 5300 сум тәшкил итә, – диде ул.

Шуңа охшаш язмышлы гаиләләр берничә икән монда. Әйтик, Тәнзилә Шәфигуллина да 2002 елны дүрт йортның бергә януын һәм шуннан соң бу тулай торакка вакытлыча(!) урнашуы хакында хәбәр итте. Аның квартплатасы да ике кечкенә бүлмә өчен 6500 сум булуын белгәч, утырган урынымнан егылып төшә яздым. Тулай торак бүлмәсе өчен бит бу! Маневр фонды булган йортны «Метроэлектротранс»ка тапшырып, шәһәр хакимияте бик хәйләкәр эш башкарган булып чыга бит әле монда. Вакытлыча урнашкан кешеләрне (5-15 елны да вакытлыча, дип атап булса инде – авт.) гел өметләндереп, биредә хәтта теркәмичә яшәткәннәр дә, бердәнбер көнне йортны яңа хуҗаның кулына тоттырганнар. Яңа хуҗа исә, теркәлмәгән кешеләрнең биредә «на птичьих правах» яшәвен аңлатып, бу йорттан китәргә куша. Теркәү турында сүз дә юк. Менә шулай итеп бу йортта яшәүчеләр вакытлы-гомерлек артык кашыкка әйләнгән.

Дөрес, кайчандыр: «Метроэлектротранс»та эшләгән кешеләр теркәләчәк», – дигән сүзләр булган-булуын. Шул ук Тәнзилә ханым, теркәлеп булмас микән дигән өмет белән, узган ел шушы ук тулай торакка вахтер булып эшкә урнаша. Елга якын эшләгәч, теркәлергә ниятли һәм гариза яза. Нәтиҗәдә, аны эштән азат итәләр. Ләйсән Исмәгыйлева да, зур өметләр баглап, шушы ук тулай торакта җыештыручы булып урнаша һәм, теркәлү турында сүз башлау белән, әкренләп эштән китәргә мәҗбүр була.

Лилия Сәләхова исә 14 яшьлек улына паспорт ала алмый тилмерә, чөнки прописка юк. Аның каравы, хәрби хезмәт сафларына алыну өчен, медицина тикшерүе үтәргә мәҗбүр иткәннәр инде.

– 23 ел буе больницада эшлим. Юкса, күптән ипотекага чиратка басып, үз фатирыбызны булдыра ала идек. Язып карамаган җир калмады инде.

Чыннан да, биредәгеләрнең какмаган ишеге, хат язмаган җитәкчесе калмаган инде. Русия һәм Татарстан Президентларына, Мәскәүдәге һәм Казандагы генераль прокурорга, салым хезмәтләренә, Эчке эшләр министрлыгы башлыкларына… Ләкин мондагылар беркемгә кирәк түгел!

«Батып үлүдән» коткарган

Бүлмә өчен түләүләрнең нигә шулай зур булуын комендант ханым Марина Рыбалкинадан кызыксындым:

– Мин санамыйм, управлениегә барыгыз, – диде ул. Халыкны да шул ук сорау белән күп тапкырлар идарәгә җибәргәләгән икән. Ләкин тегеләр кире ЖЭУ (жилично-эксплуатационное управление) начальнигына, ягъни Марина ханымга барырга һәм аннан сорарга кушкан.

– Сез нәрсә өчен җавап бирәсез соң, Марина ханым?

– Техник хезмәт күрсәтү минем өстә. Мин булмасам, бу йорт күптән үз шакшысына батып үлә иде инде. Унитаздан чыккан памперслар, бәрәңгеләр турында әйтмим дә.

– Ник сезгә кадәр яшәгәннәр бит әле, батып үлүче юк. Нигә баскычка лампочкалар куймыйсыз, лифт эшләми алайса?

– Бурычларын түләсеннәр башта.

Безнең әңгәмәне тыңлап торган халык Марина ханымга ябырылды. Нахакка йөрәкләре түзмәде булса кирәк…

Документың кайда?

МУП «Метроэлектротранс» генераль директорының беренче урынбасары Шамил Гыйльманов та бу юлы халык белән очрашуга килергә булган. Ни өчен шундый зур түләү дип 11нче тапкыр сорагач кына (колагы ишетә микән дигән сорау туды – авт.) ул, ниһаять:

– Бу торак йорт түгел, – дип җаваплады.

Әйткәннәр иде аны, «Метроэлектротранс» монда кунакханә ясарга җыена икән диеп. Димәк, халык шундый зур сумманы кунакханә бүлмәләре өчен түли булып чыга?

– Без бу йортны бөтен бурычлары белән баланска алдык. Монда яшәүчеләр бер ел дәвамында бернинди квартплата түләмичә яшәгән, – диде ул.

Монысы хак сүз. Түләнмәгән, чөнки түләү кәгазе килмәгән. Ләкин бер ел түләмәгән бурычны, алар каплаган бит инде.

– Йортны үз карамагыбызга алдык та биредә яшәүчеләр белән кызыксына башладык, – дип дәвам итте Шамил Гыйльманов. – Төрле кеше монда төрлечә килеп эләккән. Һәркем биредә нинди нигездә яшәвен аңлатырга тиеш. Бәлки, берәүләрнең документаль дәлиле бардыр һәм аңа имза куярлык вәкаләте булмаган берәр кеше имза салгандыр, бәлки кемнәрдер телдән генә килешү нигезендә торадыр… Алар монда теркәлмәгән, димәк, законсыз яшиләр булып чыга. Нинди нигездә бу йортта яшәвен аңлата алмаган кеше моннан китәргә тиеш. Шуңа күрә сез – журналистлар берьюлы бар халыкның мәнфәгатен кайгырта алмыйсыз. Һәркемне конкрет карарга кирәк.

Конкрет үз мәсьәләсен чишәргә теләүчеләргә бу җитәкче бер генә кычкырды: «Бурычыгызны хәтерләмисез мәллә?» Нинди бурыч турында сүз барганын гына аннан башка берәү дә аңламады, ахры.

Шамил Гыйльманов матбугат битләрендә беренче тапкыр гына ялтырамый инде. Шәһәр Советында 3 тапкыр депутат булуын искәртим башта. 2004 елның июнь аенда Транспорт һәм элемтә комитеты рәисе һәм депутат та булган әлеге кешегә, үз вәкаләтләрен законсыз гамәлләр кылуда файдаланган өчен, РФ Җинаять кодексының 262 маддәсе буенча җинаять эше дә ачылган иде. Шәхси маршрут таксиларына пассажирлар ташу өчен законсыз рөхсәт кәгазе тараткан өчен. Бүген ул – «Метроэлектротранс»та директордан соң икенче кеше.

Президент туганы булсаммы…

Халыкның бөтен ышанычы хәзер Казан шәһәренең кеше хокукларын яклау фонды президенты Рамил Нуриевта. Ул мондый башбаштаклыкның беренче очрак кына булмавын белдерде.

– «Метроэлектротранс» карамагында булган йортлар Павлюхин, Короленко урамнарында да бар һәм бөтен җирдә шундый ук хәл. Прописка алырга хокукың юк, приватизация ясый алмыйсың, прописка булмагач, паспорт алып, ипотекага чиратка басып булмый. Кешеләрне суд аша гына пропискага кертәбез. Бу йорт буенча нинди инстанцияләрне генә үтмәдек. Кая барсаң да: «Әле тикшерәбез генә», – диләр. Бернинди уңай нәтиҗәгә ирешә алган юк. Хәзер судка документлар җыябыз. Русиядә дә, башка дәүләтләрдә дә пропискага рөхсәт буенча керү дигән нәрсә юк. Конституциядә: «Прописка носит уведомительный характер и разрешение на прописку не требуется» – дип язылган.

Баскычта кичен фонарьсыз йөреп булмый. XXI гасырда лампочка алып, шунда кую авыр микән инде? Лифт эшләми. Кешеләр коляскаларын күтәреп 9нчы катка җәяү менәргә мәҗбүр. Квартплата суммасын күрегез. МУП «Метроэлектротранс» җитәкчеләре әйтә: «Бу безнең йорт, ни телибез шуны эшлибез!» Нишләп шулай соң бу, дисәң, «Метроэлектротранс»ның генераль директоры Әсфан Галявов: «Мин Президентка якын кеше, миңа берни дә булмый», – ди. Бу, чыннан да, шулай микәнни? Әгәр син Президентка якын булсаң, ни теләсәң шуны эшли аласыңмы? Әсфан Галявов ул үзе кеше белән сөйләшеп тә тормый.

Шушы хәлләргә түзә алмыйча, кешеләр үз теләге белән яшәү урыннарын калдырып китәр, дип көтәләрдер, бәлки. Барыр урыннары булса, алар мондый шартларда яшәмәс иде, билгеле. Бу эшне тиз арада бердәм рәвештә хәл итәргә кирәк һәм без барлык инстанцияләргә язуны дәвам итәбез, – дип төгәлләде сүзен яклаучы.

МУП «Метроэлектротранс»ка алып барып түләнгән акчалар кая киткәнен беркем дә белми. Башбаштаклык дәвам итә, халыкны ничек кирәк шулай сыгалар. Тиздән Универсиада, футбол буенча дөнья чемпионаты дигән булып алтын сарайлар салына. Күпме акча тотылуын санап торсаң, алар бары алтын кирпечләрдән генә салынадыр кебек. Ә халыкка яшәргә фатир юк, ашарга алырга җитәрлек хезмәт хакы түләнми. Үзбәкләр, кыргызлар һәм башка «кунаклар» борын төбебездән йортларыбызны тартып ала башлады. Күпме түзәрбез тагын?! Эшне нәрсәдән башларга, дигәнсез… Бәлки, Ирек мәйданына чыгып, палаткалар корып, шунда төпләнергәдер? Шунда аш казаны асып, үзбәкчә пылау пешерә башласагыз, бәлки күрерләр сезне дә. Бәлки, күрерләр!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар