Мәскәү көне күчтәнәчләре

 Быел беренче тапкыр Татарстанда Мәскәү көннәрен шау-гөр килеп уздырып җибәрдек. 25-26 август бар республикабызда Мәскәү көне, дип игълан ителсә дә, районнар һәм авыллар аны ничек уздыргандыр, анык кына әйтә алмыйм. Бәлки, бөтенләй белми калганнардыр. Ә бәлки, радио тыңлаганда, телевизор караганда ялгыш кына бу яңалыкны ишетеп куанганнардыр. Куанмый ни, Русия башкаласыннан килгән кунаклар тагын бер кат безнең ничек бай, мул яшәвебезне, ике диннең дус-тату гына бер казанда кайнавын күреп, тел шартлатып китәчәк бит. Безнең толерант, кунакчыл, Русия. башкаласына тугры милләт булуыбызга да тагын бер кат инаначаклар.

Мәскәү көне булачагын ишеткәч, үзем дә шуларны уйлап куанган идем. Бу көннәрдә булачак чараларны да фаразлап куйдым үземчә. Тәк, мин әйтәм, Универсиада объектларын карамый калмаслар. Куйбышев сусаклагычында фаҗигале төстә баткан «Булгария» белән бәйле берәр чара да оештырырга тиешләр. Мәскәү көне икән, димәк, Русия башкаласыннан танылган кешеләр килеп, алар белән очрашулар да көтелә, дигән сүз…

Шулай итеп, 25 августта безгә берничә машина һәм автобусларда кунаклар килеп төште. Мәскәү мэры урынбасары Александр Горбенко җитәкчелегендәге бик бай делегация иде бу. Бай дип, алып килгән күчтәнәчләренә карап фикер йөртеп әйтәм. Әйтик, иң беренче көнне үк Мәскәү мэры урынбасары коляскалы инвалид баскетболчыларга бүләк сертификатлары таратты. Аннары Казан елга портында «Булгария» теплоходы фаҗигасен искә алдылар һәм шушы вакыйга аркасында тулы ятим калган балаларга дигән сертификат та Зилә Вәлиева кулына тапшырылды. Соңрак, исә Бөек Ватан сугышында Мәскәү өчен көрәштә катнашкан ветераннар белән очрашуда да микродулкынлы мичләр таратылды. Очрашуга килгәннәргә генә түгел, республикабызда яшәүче барлыгы 103 шундый ветеранга каралган бу бүләк.

Кичен Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Мәскәү көннәренең ачылышы булды. Анда да буш кул белән килмәгән кунаклар. Владимир Спиваков җитәкчелегендәге «Мәскәү виртуозлары» камералы оркестр концертын ах итеп карадык.

26 августта программа тагын да тыгызрак иде. Иртән үк югары технологияләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашудан башланган көн дәвамында ниләр генә булып бетмәде. Казанның һәр почмагында Мәскәүгә бәйле ниндидер чара оешты. ТР Милли музеенда «Мәскәү һәм мәскәүлеләр. Гореф-гадәтләр һәм бүгенге көн» исемле күргәзмә ачылды. Милли китапханәдә Мәскәүдән килгән язучылар белән очрашу үткәрелде. «Мәскәү – Русия регионнарына» программасы кысаларында булачак бүләккә куанды безнең китапханәчеләр. Аның нигезендә ике мең китап китапханәләргә кайтарылачак. «Мир» кинотеатрында кинорежиссер Наталья Углицкая белән очрашу булды һәм ул төшергән фильмны карадык. Казан зоопаркы да бүләкле булды. Анда тиздән ак аю кайтарылачак. Әлегә ул Ижауда яши һәм ул безнеке булганчы аңа тиешле шартлар тудырырга кирәк икән.

Без нәрсә белән мактандыкмы? Юк, мактанмадык, тәҗрибә уртаклаштык. «Алабуга» икътисадый зонасы, юлларыбызда урнаштырылган видео күзәтү системасы, «Энергоэффектлы квартал» уңышларын күреп, аңлап, танып киттеләр ягъни мәсәлән.

Кичен Г.Камал театры каршында «Tokio» төркеме концерты булды.

Бу арада Мәскәү кунакларының безнең якларга торган саен ешрак килүен нәрсәгә юрарга да белмәссең. Конституциябез көне алдыннан гына булган бүләк өләшеп китүләрен бигрәк тә. Белмәү әйбәт ул безнең илдә, «белмимнең» башы беркайчан да авыртмый… Шулай да, яхшыга юрыйсы килә. Мәскәү халкы шулай кунакка йөреп, чәк-чәк белән чәй эчкәндә, безгә булган бурычларын исенә төшермәсме, мин әйтәм.

2004 елның октябрендә Мәскәү һәм Казан хакимиятләре арасында «Казанның 1000 еллыгын үткәрү белән бәйле чаралар үткәрү турында» дип аталган килешү төзелгән иде. Аның нигезендә Киров урамына тарихи исеме кайтарылды һәм ул Мәскәү урамы, дип атала башлады. Чагыштыру өчен генә язарга мәҗбүрмен: шундый ук килешү Санкт-Петербург белән дә төзелгән иде һәм, белүегезчә, хәзер безнең шәһәр уртасында тагын бер бик матур яңа урам бар. Ул – Петербург шәһәреннән Казанның 1000 еллыгына ясалган бүләк. Исеме дә җисеменә туры килә – Петербург урамы. Мәскәү урамы исә исем алыштыру белән генә чикләнде. Аны матурлау, тарихи биналарны реставрацияләү башкарылмады. 1000 еллык та үтеп китте. Ул чакта Мәскәү мэры булган Юрий Лужков 1000 еллыкка килгәч сүзендә торачагын, Мәскәү урамы да матурланачагын вәгъдә иткән иде. Борын төбендә – Универсиада, ә иң тарихи урамнарның берсе бүген бик-бик аяныч хәлдә.

Сер итеп кенә әйтәм: журналистикадан ял иткән арада, туристларны Казан буйлап озатып йөрим, экскурсовод-гид хезмәтен башкарам. Шуңа күрә, әлеге тема – минем өчен бик якын һәм күңелемне тырнап торучы мәсьәләләрнең берсе. Бервакыт, Петербург шәһәреннән килгән туристларым белән Мәскәү урамыннан узганда, берсе мондый сорау бирде: «Казанда берничә ел элек кенә сугыш булган, ахрысы, нишләп бу хакта бер дә телевизордан сөйләмәделәр?» Безнең күз ияләнгән инде, ә менә чит кешеләрнең сүзләре безнең нинди хәрабәләр арасында яшәвебезне ачык күрсәтә. Менә шунда гына мин Петербург шәһәренең – нинди яхшы, ә икенче берәүләрнең алдакчы икәнен сөйләргә мәҗбүр булдым.

Бу урамда ике зур тарихи һәйкәлебез сакланып калган әле: Нурулла мәчете һәм К.Фукс йорты. Соңгысының бүгенге хәленә карасаң, ул соңгы сәгатьләрен саныйдыр кебек. Милләте белән алман булган Фуксның татар милләтен үз итүе, хәерче гаиләләргә үз акчасына дару алып бирүе, авыл кешеләре белән аңлашу өчен татар телен өйрәнүе һәм башка гамәлләре өчен булмаса да, бәлки, Пушкинның бу йортта кунак булуын истә тотып, аны саклап калырлар. Болгар номерларында яшәгән Тукай түгел бит инде бу, ә дөньяга мәгълүм Пушкин!

Туй үпкәсез булмый инде ул. Бер ышанычын югалткан Мәскәү хакимияте бүләкләр белән генә аны кабат яулап ала алса (дөресрәге, сатып ала алса) яхшы булыр иде дә бит…

Бездәге Мәскәү көннәренә җавап йөзеннән, ноябрь аенда Мәскәүдә дә Татарстан көннәре үтәчәк икән. Безгә дә бүләкләр әзерләргә вакыт дигән сүз бу…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар