Мәктәпләрне кем яба?

Соңгы кыңгырау бәйрәме быел бик күп мәктәпләр өчен, чыннан да, соңгысы булды. Газиз мәктәп парталары да күпләр өчен бары тик фотоларда гына сакланып калачак. Югары белемле укытучылар да әнә шул ташландык мәктәпнең иске-москы кирәк-яраклары хәлендә, алар анда-санда таратылачак һәм ахыр чиктә барыбер үзкыйммәтен югалтачак та…

Хөкүмәтнең чираттагы «акыл­­лы» реформасы мәк­тәп­ләр белән беррәттән, авылларны да юкка чыгаруга юнәлдерелгән кебек. Бүген балалар тавышыннан шау-гөр килеп торган авылларда бик тиздән үле тынлыктан башка берни дә калмас. Мәктәбе дә булмаган ятим авылга яшьләр кайтып төпләнеп, нәсел дәвамчылары турында кайгыртыр микән? Юк, миңа калса. Ә мәктәп тирәсендә әкрен-әкрен зур бистәләр, аннары инде шәһәрләр үк формалашыр һәм, ахыр чиктә, зур мегаполисларда гына яшәрбез һәм читтән кергән «бомж-пакетлар» белән генә тукланырбыз. Авыллар булмагач, көзге ярминкәләргә яшелчә, җиләк-җимеш китерүче дә калмаячак. Ә мәктәпләрдә укыту акчага булыр. Чөнки инде бу хакта хәзер үк имеш-мимешләр ишетелә. Мәктәпләрне юкка чыгару реформасы да (реорганизация дигән сүзне шулай аңлыйм – авт.) шулай имеш-мимешләрдән башланган иде, хәтерләсәгез. Дөрес булса, тиздән, 3-4 төп фәннән башкалары өчен ата-ана һәр ай акча түләргә тиеш була икән. Ул сумма 6-7 меңгә җитәчәк, дигән мәгълүматларны инде интернеттан укып танышырга мөмкин.

Советлар Союзы елларындагы мәгариф системасын искә төшерик. Укучының нер­высын ашаучы, баш миен кимерүче БДИ, әллә ниткән тозсыз реформаларга кадәр, иң акыллы ил Русия иде. Шул елларда эшче көчләргә дә кытлык булмады. Булдырганы – укыды, булдырмаганы булдырырга тырышты. Һәркем эш белән тәэмин ителде. Ә хәзер… Галимнәре белән дан тоткан Русия бүген ахмак Америка артыннан куа. Шул стандартларга яраклашырга тырышып, халкын җүләргә калдырырга омтыла. Бу дөрес тә! Аңгыра халык белән идарә итү уңайлырак. Көтү инстинктын формалаштыру әнә шул ябылган мәктәп укучыларын бер авылдан икенчесенә куып йөрткәндә үк башлана инде. Көтүең белән тукталышка чыгып басасың – автобуска төялешеп укырга барасың. Синең белән бер якка кайтучылар үз дәресләрен укып бетергәнне көтеп торасың, аннары билгеле бер сәгатьтә сине автобус алып кайтып куя. Түгәрәкләр, спорт чаралары турында оныт, дигән сүз була инде бу. Көтүдән калдың исә, әллә ничә чакрымны җәяү тәпилисең. Кыш көне шул автобустан калсаң, юлда туңып үләргә озак түгел. Менә шушыларны уйлап утырдым да тәнем буйлап каз тәне таралды. Бу тотрыксыз җәмгыятьтә бала табарга куркыныч бит, валлаһи! Өстәгеләр иртәгә яңа канун уйлап чыгарыр да синең газиз балаңны тагын да зуррак җәзаларга дучар итәр төсле.

Әлмәт районының Бишмунча авылыннан шалтыраттылар.

– Газетагыздагы «Черек реформа» (3 ноябрь, 2010 ел) язмасыннан соң инде мәктәпне япмыйбыз, дигәннәр иде, ябалар икән. Дөресрәге башлангыч мәктәп итеп калдыралар, – диде шалтыратучы ханым. – Калган балалар 25 чакрым ераклыктагы Нәдер авылына йөреп укырга тиеш була.

Бик күп авыл мәктәпләрендәге кебек, биредә дә ата-аналар инде нишләргә белми бәргәләнә. Президентларга, премьер-министр­ларга кадәр хатлар язган, имзалар җыйган. Гәрчә, бу хатлардан файда булмаса да. Нигә икәнен соңрак аңларсыз.

АВЫЛЫҢНАН ТҮРӘ ЧЫКМАСА…

Авылга килгәч тә, беренче эш итеп, кибеткә юл алдым. Анда халык булмый калмас дигән идем, ялгышмаганмын. Кергән берсе мәктәп турында үз сүзен әйтеп калырга ашыкты:

– Район җитәкчелеге авылларындагы мәктәп ябылмый. Әнә район башлыгы Әбүбәкировның авылындагы Кәшер мәктәбе кала, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Нәдердән – ул мәктәп тә ябылмый, Габдрахман авылындагы мәктәп дияр идең, аннан ОАО «Татнефть» генераль директоры Тәхаутдинов чыккан… Ә менә безнең авыллардан беркем дә чыкмагач, укучыларны әллә кайларга кадәр йөртеп укытачаклар, – диде Гөлсинә апа. Дөрес, аның монда укучы баласы юк икән үзе, әмма ул ата-аналардан кимрәк борчылмый.

– Инде карар кабул ителгән. Шуның нигезендә җыелыш үткәрделәр. Министрлар кабинетыннан килгән хат нигезендә кабул ителгән карар, диделәр, лә­кин без ул хатны күрмәдек. Факс аша җибәрәбез, дигәннәр иде, беркем дә җибәрмәде, – диде Светлана Тимербаева. – Кызым быел 7нче сыйныфка бара.

Әлфия Гыйләҗева исә укытучы булып эшли икән. Әлегә дек­рет ялында булса да, фаҗигале хәлгә битараф кала алмавын әйтте.

– Минем ике бала укый, өченчесе исә балалар бакчасына йөри. Миңа әле алдагы 15 елда мәктәп кирәк. 11 еллык булмаса, 9 еллык итеп калдырсыннар. Бинасы бик яхшы хәлдә. Коллектив та яхшы. Балалар да яхшы укый. Кыш көне бездә хоккей уйныйлар, балалар район күләмендәге ярышларда да һәрчак призлы урыннарны гына ала. Ник ябалар менә, ник? Аңлатыгыз әле? Авылда ике мәктәп булса, бер хәл. Ул бит берәү генә. Балалар шул мәктәп белән генә яши дә. Укуга, түгәрәкләргә, хоккей, футбол, мәктәптән тыш чараларга да шунда баралар. 20 градуслы суыкларда аларны нинди йөрәк белән чыгарып җибәрик без? Хәзер бер борчусыз көн дә булмас инде. Балам ничек йөреп кайтыр икән дип ут йотып яшисе. Башта Кама Исмәгыйль авылыннан балаларны алалар, аннары моннан, аннары Нәдергә илтәләр икән. Минем бала мәктәпкә барып җитү өчен иртәнге 6да ук чыгып китәргә тиеш буламы инде? – диде Әлфия Гыйләҗева.

– Балалар туу саны арта. 2011 елда гына 10 бала туды инде. Табасы хатыннар да бар әле. 5нче баланы да табабыз, дип йөрүчеләр бар. Авыл бетүгә таба бармый, киресенчә, үсә. Балалар бакчасында да 17ләп бала бар, – диде авылның фельдшеры Эльвира Шәяхмәтова.

Беткән авыл булса, аптырамас идем, Бишмунча авылында 400гә якын хуҗалык бар икән. Инде Кама Исмәгыйль һәм Бишмунча авылында яшәүче ата-аналар үзара сөйләшеп, якын торган ике авыл мәктәбен берләштерүгә дә ризалашкан булганнар, ләкин аларны тыңларга да теләмәгәннәр.

Кәшер белән Нәдер арасы якын бит, нигә ул мәктәпләрне берләштермиләр? Нигә минем бала 25 чакрым йөрергә тиеш? – менә шушы сораулар борчый ата-аналарны!

«АЗРАК ТҮЛӘСӘЛӘР ДӘ РИЗА!»

Мәктәптә укытучылар катнашында кечкенә генә җыелыш та ясап алдык. Бу бинаның бер өлешенә фельдшер-акушерлык һәм янгын сүндерүчеләр пункты урнашыр, дип планлаш­тырылган, ә икенче өлешендә башлангыч сыйныф укучылары укыр, дип көтелә. Медпункт булсын өчен, 6 урынга су кертәсе, аерым шартлар да тудырасы бар. Ә бу миллионнар дигән сүз…

Депутат Наил Маганов ремонтка 2 млн сум тирәсе акча бүлеп бирү турында сүз әйткән булган. Укытучылар бу сумманы мәктәпне саклап калу өчен тотарга теләгән, чөнки мәктәпне ел дәвамында тәэмин итү өчен 2 млн тирәсе кирәк икән. 1,5 млн. сумны хакимият бүлеп бирә ала, калган өлешен юк. Менә шул икенче өлешен каплап, ремонтны ничек тә үз көчләре белән башкармакчы булганнар. Тик өстәгеләр сүзе – сүз! Башта мәктәп бетү турындагы сүзне имеш-мимешкә сыл­тап йөрткәннәр дә, карар чыккач: «Сез бернишли алмыйсыз, мәктәбегез башлангычка калдырыла», – дигәннәр дә, шуның белән шул.

Укытучыларга тәкъдим ителгән эш урыны махсус сайланган диярсең… Мәсәлән, физкультура укытучысы көн саен 40 чакрым араны йөреп укытырга тиеш була икән. Күп укытучыларга Әлмәт мәктәпләрендә эш тапканнар, тик анда кадәр, шулай ук, 35 чакрым. Эшкә урнаштыру да күз буяу өчен генә эшләнә, дип авыз тутырып әйтә алам. Анда кадәр барып укытмаслар, кул селтәрләр, дип уйлыйлардыр – монысы бер. Икенчедән, күрше авыл мәктәбенең татар теле укытучысы үзенә тәкъдим ителгән мәктәпкә шалтыратып, киләсе елга булачак эш урыны белән кызыксынган инде. Аңа анда татар теле укытучысының кирәк булмавын әйткәннәр.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Шувалова белән килешми мөмкин түгел:

– Мәктәпне ябу экономик яктан отышлы, диләр. Кайда монда экономия? Укытучыларның хезмәт хакыннан экономия ясап булмая­чак, чөнки алар эшкә урнаштырылачак һәм хезмәт хакы да арттырыла, диделәр. Эшсез калган очракта да, аңа эшсезлек буенча пособие түләнергә тиеш. Транспорт тоту өчен, күпме чыгым: ягулыкка, йөртүчегә һәм укучы балаларны озата баручы бер кешегә хезмәт хакы… Мәктәптә башлангыч сыйныфлар калачак, димәк, электр, газ, җылылык өчен дә барыбер түлисе булачак бит. 9 сыйныфтагы 66 укучыбыз өчен бу бина зур, ә башлангыч сыйныфлар өчен таман гына булып чыгамы? Хезмәт хакы аз булса да без риза, мәктәпне генә япмасыннар, – диде ул.

Уку-укыту сыйфаты ягыннан караганда, мәктәптә югары белемле укытучылар эшли. Медальлеләр үз медален аклап килә. Ә начар укучылар Нәдергә йөреп кенә яхшы укый башлар микән?!

Яңа Чишмә районы, Горшково авылындагы гыйбрәт телдән-телгә сөйләнә бүген. Шундый ук реорганизация белән мәктәп ябыл­ган, автобус бирелгән. Тик ул ватылган һәм укучылар хәзер җәяү йөри, имеш. Ул авылда балалар әби-бабасы белән яши, ата-аналар эш эзләп читкә китеп беткән. Ә монда бит Нәдергә җәяү генә барып җитә торган түгел. Автобус юлда кыш көне ватылып калса, ни булачак?

– Кайбер ата-ана балаларын Нәдергә укырга йөртмибез ди, алар өйдә торачак. Балалар көне буе урамда йөрсә, ни булып бетәчәк алар белән? – диде уку-укыту эшләре буенча урынбасар Миләүшә Сөләймәнова.

Укытучы Зөһрә Мөбa­рәк­шинаның исә үз мәсьәләсе мәсьәлә:

– Бер балам бакчага йөри, берсе мондагы мәктәпкә икенче сыйныфка бара, берсе Нәдергә 7нчегә йөрергә тиеш була. Ә миңа яңа эш урынын Мактама авылы мәктәбенә билгеләделәр. Балаларым бөтенләй караусыз кала дигән сүз бу, – диде ул.

Шулай ук ата-аналар да, укытучылар да Нәдер юлында атна саен ниндидер юл фаҗигасе булуын, аны «үлем юлы» дип атауларын да искәртте.

ХАТЛАР ЯЗМА – БАРЫБЕР УКЫМЫЙМ!

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Рәисовна миңа нинди дә булса аңлатма бирүдән баш тартты һәм җитәкченең үзен көтәргә кушты. Көттем. Нибары 4 сәгать тә 40 минут көттем. Шул вакыт эчендә Рәмзилә исемле сәркатип кыздан Министрлар кабинетыннан килгән хатны да сорадым. 6-7 тапкыр сорагач, ул башта шул хатның 1нче бите күчермәсен ясап бирде. Тагын 6-7 тапкыр сорагач кына, ниһаять, икенче битен дә тапты.

Әлмәт районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Наҗия Хәйдәрованы көтеп җиткерсәм дә, ул бик үк яхшы кәеф белән әйләнеп кайтмау сәбәпле, әңгәмә уңышлы барып чыкты, дип мактана алмыйм. Аның башы да авырта, җитмәсә, башкарма комитетта киңәшмә буласы ди…

– Сез монда шулкадәр көтеп утырган мәлдә кемгә кереп мәгълүмат алып була, дип тә сорамадыгыз мәллә?! Нинди документ нигезендә, мин кемгә, нәрсә әйтергә тиеш, аңламыйм! – Әйтерсең, мин күктән төшкәнмен һәм эш юктан аны көтеп утырам. Менә шундый «уңай» мөнәсәбәткә каршы ничек тә үз сорауларыма җавап алып калырга тырыштым:

– Бишмунча авылы мәктәбен 9 еллык итеп калдыру мөмкин түгелме?

– Ул мәктәп бинасы 480 укучыга исәпләнгән. Ә анда бары 66 бала гына укый. 2002 елдан башлап ул авылда балалар туу кими. Соңгы 2007-2009 елда авылда 7-8 бала гына туган.

– Ләкин фельдшер әйтүе буенча, хәзер анда балалар туу арта. Быел инде 10 бала туган.

– Тугандыр, мин бит сезгә тумагандыр, димим!

– Мәктәп ябылыр алдыннан аның алдагы елларга перспективасы булу-булмау каралмыймыни?

– Бу мәсьәлә буенча эш комиссиясе төзелә һәм без, шул комиссия белән берлектә, кайсы мәктәп ябыласын бергәләп хәл итәбез. Аңарчы һәр мәктәп турында мәгълүмат туплана. Аның буенча авыл җирлегендә соңгы 3-5 ел эчендә күпме бала туганы исәпләнә, сыйныфларда уртача балалар саны чыгарыла. Авыл җирлегендә һәр сыйныфка уртача 14 бала булырга тиеш, анда ул 8 генә. 2011-2012 уку елында Бишмунчадагыны төп мәктәп итеп калдыру, аннары башлангыч итү турында сүз алып барылган иде. Автобусны да ике елга алабыз, 14 автобус сораттык менә быел. «Фиат Дуката» (11 урынлы) һәм 11 «ПАЗ» (28 урынлы) биреләчәк. Һәр ике ел саен автобуслар яңартыла.

– Бер мәктәпне тәэмин итү өчен күпме акча кирәк?

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Бишмунча мәктәбе буенча конкрет саннар сораткач, телефон трубкасының теге ягыннан: «Шундый мәгълүматны газетага бирәбезмени?» – дигән җавап ишетелде.

– Бинаның артык өлешенә башка оешмаларны урнаштырып булса да, мәктәпне саклап калып булмый идеме соң?

– Укытучыларның хезмәт хакы белән нишләргә? Министрлар кабинетының 721нче карарында укытучы хезмәт хакын бер сыйныфка 14 укучы исәбеннән ала, диелгән. Республика безгә 14 бала саныннан түләгез ди, ә анда 8 бала укып утыра. 14 балалы сыйныф өчен түләгән хезмәт хакын без 8 балалы сыйныфны укытучыга да түли алмыйбыз.

– Бишмунча авылы мәктәбе укытучылары азрак хезмәт хакына да риза.

– Мин 721нче карарга каршы бара алмыйм. Хезмәт хакын ким түләргә ярамый.

–Укытучылар эшкә урнаштырылачак, дисез, бинаны ремонтлау, тоту өчен дә шул ук акча китәчәк. Автобуслар ике ел саен яңартыла. Аларны тоту өчен, күпме акча кирәк! Экономия кайда монда?

– Бу ордым-бәрдем чыгарылган карар түгел, кан-күз яше аркылы кабул ителгән карар! Сез экономияне генә уйламагыз, белем бирү сыйфаты турында да уйлагыз!!!

– Сезнеңчә, бала 25 чакрымга йөреп укыса, аның белеме артачакмы? Ул иртәнге 6да өеннән чыгып китеп, бер сәгатькә якын автобуста келтерәп йөреп, арып-талып мәктәпкә килеп керәчәк, аның укуда гаме дә калмаячак инде. Җитмәсә, анда юллар да ватылып беткән.

– Миңа сезнең сөйләшү тоны ошамый!

Бу урында чыгып китүне кулайрак күрдем, чөнки нигә нәкъ менә бу мәктәпнең ябылуын һәм, балаларның әти-әниләре әйтүе буенча, 25 чакрым ераклыкка йөреп укырга мәҗбүр булуын ачык кына аңлата да алмаган мәгариф бүлеге җитәкчесенә сораулар беткән иде инде.

Кан, күз яше дигәне, балалары өчен борчылучы ата-аналарныкыдыр, чөнки бу җитәкче ханым мәктәпләр ябылуга бер дә борчылганга охшамаган. Аның кайсыдыр авыл мәктәбенә барып кайтканлыктан да башы авырта!

Ә хәзер Министрлар кабинетыннан килгән хат турында да әйтим. Күрдем мин аны. Премь­ер-министрыбыз И.Ш.Халиков имза куйган бу хатта, Президент Р.Н.Миңнехановның шушы «реорганизацияне (ликвидация)» хуплавы турында әйтелә. Реорганизация артыннан ликвидация сүзе дә куелу бу сүзнең мәгънәсен ача, миңа калса. Хатның бер өлешен тәрҗемәсез генә укучыларга да тәкъдим итәм:

«В этой связи Кабинет Министров РТ просит Вас обеспечить проведение соответствующих мероприятий, включающих реорганизацию (ликвидацию) учреждений, в том числе уведомление о сокращаемых в рамках выбранного варианта реализации муниципальных программ работников, обеспечив организацию образовательного процесса с учетом изменений в сети образовательных учреждений к началу 2011/2012 учебного года».

Президент үзе күрә торып мәктәпләрне яптырганны, Министрлар кабинеты укытучыларны эштән кыскартуны боерганны, сезнең белән без генә нидер эшли алмыйбыз инде. Шуңа күрә, хатлар язу да файдасыз. Җитмәсә, Президентны да үзебез сайламыйбыз һәм хакимият тә халыктан елдан-ел ерагая.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Әлмәт-Бишмунча-Казан.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар