“Мактауга лаек” директор

«Сезгә Арча районы, Курса Почмак авылыннан хат язабыз. Сүз авылыбызга ямь биреп торучы мәктәбебез турында. Киләчәк буынга тәрбия бирүче бу мәгариф системасында мәктәп яныннан ераграк йөрергә тиешле кеше – Хәлил Хөрмәт улы Хәсәнов – укытучылар коллективы белән идарә итә…»

Шулай башланган хат газетабызга узган елда ук килеп, анда әлеге мәктәп директорының ферма мөдире вазыйфасыннан азат ителгәннән соң, директор буларак билгеләнүе; аңа кадәр колхоздан мотор урлап ике елга шартлы срок алуы; хезмәт укытучысы булып эшләгәндә үк, мастерскойдагы эш станокларын авыл кешеләренә сатып бетерүе; «УАЗ» машинасына төяп, бәрәңге урлап сатуы; мәктәп янына иске мунча куеп, дуңгыз асравы; исерек килеш ирле-хатынлы ике кешене бәрдерүе… Тагын әллә нинди «изгелекләре» турында язылган иде. Барысын да санап бетерү мөмкин дә түгел.

Җитмәсә, боларның барысы хакында да Арча районы мәгариф идарәсе хәбәрдар икән. Ата-аналар анда ике мәртәбә хат язган булып чыкты. Берсе безнең газетага язганчы ук, бер ел алдан, бу башбаштаклыкка карата ниндидер чара күрү омтылышы ясау максатыннан язылган. Ләкин анда да укытучыларның документациясен тикшереп, болай да тынгысыз тормышларына мәшәкать ясап киткәннәр. Күрәсең, бәрәңге урлау фактларын шул документация арасыннан эзләгәннәрдер. Икенчесен район мәгариф бүлеге мөдире Рина Бәдриева, бу мәсьәлә буенча аңлатма бирүен үтенеп кергәч, шәхсән миңа үзе үк укып күрсәткән иде. Чара күреләчәк, дип вәгъдә бирде ул. Газетабызда басылган «Фермалы мәктәп» (13 окт. 2010, №40) язмасында, күреләчәк чарага зур өметләр баглап, аның сүзләрен дә җиткергән идек.

Чаралар күрелгән. «Артыгын күреп» ташлаганнар хәтта. Язма басылу белән үк, газетабызда «макталган» Хәсәнов Хәлил Хөрмәт улына, «булдыклылыгын» исәпкә алыптыр инде, Күкрәк билгесе тапшырылу турында хәбәр алдык.

Без дә, үз чиратыбызда, бу хәлләргә бик «шатландык» һәм Күкрәк билгесенең нинди батырлыклар өчен тапшырылуын тәгаен ачыкларга булдык. Бәлки, без күрми калган гамәлләр дә бардыр. Бәлки, Арча районы мәгариф бүлеге Хәлил Хөрмәт улына Курса Почмак авылында һәйкәл куйдырырга ук җыенадыр?! Нәтиҗәдә, Арча районы мәгариф бүлеге мөдире Рина Бәдриева исеменә журналист соравы юлладым. Теге юлы килгәч, үзе үк сорауларымны язма рәвештә җибәрүемне сораган иде бит. Имеш, матбугат чаралары белән эшчәнлек шулай алып барыла. Сорауларны тиешенчә язып, аның ишек төбендә утыручы сәркатипкә теркәтеп, мөһер суктырып, Казанга кайтып киттем. Гаммәви мәгълүмат чаралары белән шул рәвешле эшләгәч, 14 көн эчендә җавап бирми калмаслар, шәт, дип уйлыйм үзем. Тик ялгышканмын икән. Көтеп-көтеп тә хат ала алмагач, кабат Арча районына барып кайтмый хәл калмады. Юкса, җавап хаты юллау өчен, адреслар да язылган иде, бәлки, онытканнардыр мин әйтәм.

Онытмаганнар икән. Сәркатип ханым җавап хатын район мәгариф бүлеге мөдиренә әллә кайчан әзерләп кертүен хәбәр итте. Тик бер проблема гына бар ди: «Журналистның татар телендәге соравына җавап хатын русча язганнар икән. Гел русчага ияләнгәч, шулай инде, көтеп торыгыз, хәзер тәрҗемә итеп бирәбез», – диде сәркатип һәм икенче бер апа шул ук бүлмәдә әлеге хатны тәрҗемә итәргә тотынды. Г.Тукай, М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Г.Ахунов кебек татар әдәби теле үрнәкләренең туган ягы русчага ияләшкән икән, менә сиңа, мә! Киләчәкнең Пушкиннары Арча ягы чишмәләре суын эчеп-үскән бүгенге заман балалары булса, гаҗәпләнмәгез, җәмәгать. Ике сәгать, дигәндә тәрҗемә итеп, компьютерда җыеп кулыма тоттырдылар, рәхмәт төшкере. Тәк-тәк, җавапларын укып багыйк.

“Фермалы мәктәп” язмасы басылганнан соң, Арча районы мәгариф идарәсе тарафыннан түбәндәге чаралар үткәрелде: укытучылар коллективын җыеп сөйләшү, мәгариф идарәсе белгечләре тарафыннан мәктәптә укыту-тәрбия эшен оештыруның торышын, җитәкчелекне өйрәнү максатыннан дәресләргә керү, мәктәп документациясен тикшерү, укучылар белән әңгәмәләр үткәрү оештырылды. (Җөмләнең стилистикасын төзәтмичә, ничек бар – шулай бирдем! – авт.)

Мәктәп документациясен тикшерү, дигән өлешен язып дөрес эшләгәннәр үзе. Тик моның ата-аналар хатында язылган бәрәңге, салам урлау мәсьәләсенә ни катнашы бар – шуны аңламыйм. Укытучылар коллективын җыеп сөйләшкәнче, бәлки, иң беренче эш итеп, «Ак Барс-агро» ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәләховны күреп сөйләшергә кирәк булгандыр?! «Һәрхәлдә ул урланмаган, әмма сорамыйча алган бәрәңге» турында сөйләгән булыр иде. Документация тикшереп җаныбызны алырлар инде, дип уфтанган иде аны укытучылар, белми әйтмәгәннәр икән. Хәер, газетадагы язмада да мәктәп документациясе эшен завуч Минҗан Галимҗанов алып баруы турында әйтелгән иде. Ул үзе үк: «Директорыбыз хуҗалык эшләрен белә, мин кәгазьләрне тутырам. Шулай бүлеп эшлибез…» – дип сөйләде һәм без аны шулай дип яздык та. Димәк, монда директорны түгел, ничарадан-бичара хәленә калган завучны килеп тикшергәннәр булып чыга. Укучылар белән дә әңгәмә оештырганнар икән, и Аллам… Ата-аналар язган хат өчен, бердәм дәүләт имтиханы, дип дер калтырап торган укучыны тинтерәткәннәр. «Шул ук плитәдә дуңгызларга да, укучыларга да ашарга пешә», дигән өлешне ачыклап бетерү өчен, пешекчеләрне күрсәгез дә комачау итмәс иде.

Шулай ук, ата-аналар язган хатта директор кызы Җамалиева (Хәсәнова) Гүзәл турында да сүз бар иде.

«2009-2010 уку елында Арчадагы спорт мәктәбендә спорт түгәрәкләре алып бара, дип документлар эшләтеп, кызы декрет ялына чыкканчы, ай саен 7 мең сум хезмәт хакы алып барды. «Декрет ялына чыкканда кызыма 40 мең сум декрет акчасы эшләттем», – дип мәктәпкә килеп мактанган да әле. Чынлыкта исә, кызының түгәрәк үткәрү түгел, ишек ачып кергәне дә юк бит». Район мәгариф бүлеге идарәсе тарафыннан күрелгән чаралар арасында бу хәлгә карата бернинди аңлатма да юк иде. Анысын да Курса Почмак авылы урта мәктәбе документациясе арасыннан эзләгәннәрдер, күрәсең.

Күкрәк билгесенә килгәндә… Аның ни өчен тапшырылуына ачыклык кертеп, Арча районы мәгариф идарәсе болай дип җавап биргән:

«Соңгы 2010-11нче уку елында Хәсәнов Хәлил Хөрмәт улы, яңа уку елына яхшы әзерлек өчен, район мәгариф идарәсенең мактау грамотасы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

2011 елда Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе директоры Хәсәнов Хәлил Хөрмәт улына, Русия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгының 2010нче елның 16 август аеның 749/к-н номерлы приказы нигезендә, Русия Федерациясенең почетлы мәгариф хезмәткәре Күкрәк билгесе бирелде».

Димәк, Күкрәк билгесе тапшырылу турындагы карар 16 августта, ягъни безнең язма 16 октябрьдә басылганчы ук кабул ителгән булган. Димәк, без, почетлы мәгариф хезмәткәрен ничектер тәнкыйтьләргә, аны хурларга җөрьәт иткәнбез. Әстәгъфирулла!

2011-2012 елда директор вазыйфасын кем башкарачак, дигән соравым бу Күкрәк билгесе һәм мактаулы исемнәрдән соң үземә үк ахмак сүзләр тезелмәсе булып тоелды. Дөрес, Арча районы мәгариф бүлеге идарәсе ахмак соравыгызга җавап бирмибез, дип манчымаган үзе. Зур дипломатлык белән: «Бүгенге көндә Арча районы, Курса Почмак авылы мәктәбендә директор вазыйфасын Хәсәнов Хәлил Хөрмәтович үзе башкара. «Мәгариф учреждениеләрен реструктуризацияләү» программасына нигезләнеп, районда барлык заманча таләпләргә туры килгән 13 база мәктәбе оештыру планлаштырылды. Хәзерге вакытта база мәктәбе саналган гомуми белем учреждениеләренә, шул исәптән, Курса Почмак урта мәктәбенә директорлар сайлап алу процессы бара», – дип төгәлләгән.

Газетабызда бу мәктәпкә бәйле басылган язмалар, журналист соравы, аңа алынган җавап – барысы да Республика фән һәм мәгариф министрлыгына юлланачак. Редакциягә килгән хатта әйтелгәнчә, Арча районы мәгариф бүлеге идарәсе мөдире Рина Бәдриеваның Курса Почмак авылы мәктәбе директорына: «Мин бу урында эшләгәндә курыкма», – дип әйтүе ни дәрәҗәдә хак сүзләр булуын Мәгариф министрлыгы ачыклап бетерер, дип уйлыйбыз. Район мәгариф бүлеге идарәсенең югарыда сөйләнгән вакыйгаларны тиешенчә тикшермәве, шушы фактлар билгеле була торып та, Хәлил Хөрмәт улына Күкрәк билгесе тапшырылуы, аның әле дә директор вазыйфасын биләве әлеге сүзләрнең дөреслеген раслаучы дәлилләрнең берсе түгелмени?! Укучыларга үрнәк булырга тиешле укытучының, бигрәк тә җитәкче кешенең, үзен шулай тотарга хакы бармы?! Укытучылар да аны эмоциональ яктан тотнаксыз кеше, дип атаган иде. Шулай ук, икътисадый җинаятьләрне тикшерүчеләр белән элемтәгә чыгу да бу очракта урынлы булыр кебек. Декрет акчасын ачыклап бетерү өчен. Анысын да үз өстемә алам. Әлеге язмадан соң район мәгариф бүлеге бу директорга Күкрәк билгесе тапшырып кына тынычланмас, ахры, һәйкәл ясатырга заказ биргәнче, әлеге эшнең очына чыгарга иде исәп.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар