Купеда кемнәр “типтерә”?

Поездларда еш йөрергә туры килә. Ерак юлга чыгып китсәң, юл газабы – гүр газабы икәненә чын-чынлап төшенәсең. Аеруча, шул поездда ике-өч тәүлек текелдәргә туры килсә… Бер ритмга ияреп, шак-шок шакылдап барган тәгәрмәч тавышына юлдашларың белән сөйләшеп, көнбагыш чиртеп барудан гайре эш эшләп тә булмый. Газета-журнал укыйм дисәң, караңгы, уңайсыз. Ә менә юлдашларың булмаса, бөтенләй моңсу икән.

Бервакыт япа-ялгызым купеда барырга туры килде. Ике тәүлек буе гел йоклап ятып кына да булмый. Алай гына түгел, кем белән дә булса сөйләшәсе килә – тел кычыта. Шулай да беренче 12 сәгатьне бер сүз сөйләшмичә (ара-тирә телефоннан сөйләшүне санамасаң) түздем әле. Артыгына түземлегем җитмәде – проводница янына кереп утырдым.

Кара чәчле, уртача буйлы, түгәрәк кенә гәүдәле Марина ханым 22 ел проводница булып эшли икән инде.

– Марина апа, эш формагыз зәңгәр күзләрегезгә бигрәк килешеп тора. Ярый әле проводница булгансыз да, зәңгәр төстәге форма кигәнсез, – дидем шатланып. Аңа уңышлы комплимент ясавымнан бигрәк, ниһаять, туйганчы бер сөйләшергә мөмкинлек чыгуга күбрәк куандым бугай.

– 22 ел эчендә яшел күзләрем зәңгәрләнеп бетте инде, – диде ул. Әллә шаярды, әллә чынлап әйтте шунда. – Әйдә, иркенләп бер чәй эчик әле.

Бөтенләй чит-ят кеше булсам да, якын кешеседәй кабул итеп чәй ясады, кечкенә генә өстәлгә шул арада тәм-том тезеп куйды Марина апа.

– Купены ачык калдырган идем, берәрсе кермәс микән?!

– Юк-юк, аптырама, борчылма да. Хәзер элеккеге кебек кесә, сумка караклары булганы юк, тфү-тфү… (Ул тәлинкә ролен башкаручы куна тактасына өч тапкыр шакып алды.) Караклар булса, пассажир гына түгел, проводница да уңайсыз хәлгә кала. Элегрәк караклык очракларын булдырмас өчен, төннәр буе йокламыйча, вагонда йөреп чыга идек. Хәер, безгә болай да йокларга ярамый инде. Хәзерге караклар синең сумкага керә торган түгел. Менә, гадәттә, хәрби кешеләр урын-җир кирәк-яракларын урлый. Әгәр ул одеял кыстырып чыгып барганда тоткансың икән, 100% очракта бу кеше шофер булып эшли. Чит ил кунакларын күрсәм, бөтенләй котым алына инде. Алар поезддагы стакан һәм аның алюминий астын сувенир итү максатыннан урлый. Менә бу стаканга карале, ул Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан ясалган. Төрле поездда төрле рәсемле алар. Шушы стакан, асты белән бергә югалса, миннән 500 сум түләтәләр. Менә бүген дә кемдер кысып калды инде шул стакан астын. (Онытканчы әйтим: икенче көнне дә Марина ханым тагын бер стакан югалуын хәбәр итте.)

 Барыбер күңелле сезнең эш. Көн саен яңа кешеләр белән танышасыз, аралашасыз…

– Булыр инде… Кешеләр шундый явыз, һәрдаим ачулы. Вагон суык яисә эссе икән – проводница гаепле, урын-җир әйберләре белән проблема килеп чыкса, тагын мин, вагон пычрак булса, чәе кайнар булса, телефоны тотмаса да… Шуны беләм: проводницадан да начар кеше юк бу поездда.

– Пассажир буларак, мин сездән нәрсә таләп итә алам?

– Теләсә-ни! Бәдрәфне хәзер үк чистартыгыз дисәң дә, бу синең хокук!

– Анысын да сезгә чистартасымыни?

– Әлбәттә!

– Менә сез үзегезне Тамбовтан дидегез. Бу поезд сезнең аша үтми бит.

– Тамбовтан Мәскәүгә эшкә киләм. 9 сәгатьлек юл. 15 тәүлек поездда эшлим дә өемә кайтып китәм. Бер атна ял итәм дә кире киләм.

– Сез поездда яшисез булып чыга түгелме соң бу?

– Әйе. Поезд тавышы булмаса, мин хәзер йоклый да алмыйм.

– Ә балалар? Гаилә?

– Ирем белән аерылдым. Күптән инде. Үземнең өч ирем булды. Беренчесенә шул яшьлек юләрлеге белән гашыйк булып, кияүгә чыгып, бала тапкан ирем. Икенчесе без өйләнешкәч тә ике айдан төрмәгә эләкте. Өченчесе минем җилкәдә яшәде, эчте, хатыннар белән йөрде, ахыр чиктә куып чыгардым. Хәзер ике балам бар. Улыма – 25 яшь, бер наркоман кыз белән очрашып йөри. Улымның эшләмәгән эше юк: ашарга да пешерә, җыештыра, керен юа, читтән торып укый, эшли дә… Ә теге эчкече, наркоман кыз, мин булмаганда, бездә яши икән. Монысын кызым әйтте. Аңа – 11 яшь. Ул да бөтен эшне эшли белә. Мине айга бер тапкыр гына күргәч, тормышны алып барырга өйрәнеп бетте инде. Алар әбисе тәрбиясендә үсте. Шулай яхшырак та, минемчә. Әнием биргән кадәр тәрбияне мин бирә алмас идем.

– Улыгызның наркоман кыз белән йөрүен тыя алмыйсыздыр инде, юкса…

– Йөрсен! Үзе белеп соңыннан аңлый ул аны. Әйтеп тә, кыйнап та тыңлата торган яшьтә түгел ул хәзер. Элек ул бер бик акыллы кыз белән очраша иде. 8 ел йөрделәр. Мәктәптән үк башланган мәхәббәте иде ул аның. Ул кыз аны армиягә озатты да, миннән үрнәк алып, проводница булып эшли башлады. Проводница булу «загуляла» дигән сүз инде. Үзем дә шул ук юлны үткәч беләм. Проводник егетләр белән төннәрен купеда типтерү – гадәти хәл безнең өчен. Ул да шулай типтерә башлады. Башта улыма берни дә әйтмәдем. Яшьлек кызулыгы үткәч тынар дип уйладым, ләкин берзаман ул корсакка узды. Кемнән икәнен үзе дә белми. Кеше баласын үстертәсе килмәде инде улыма, барысын да аңлаттым. Хәзер алар арасына керүем өчен, вакыт-вакыт, үкенәм дә.

– Димәк, проводница булган кеше хыянәтсез яши алмый?

– 99% очракта шулай. Монда гаиләсе белән ирле-хатынлы эшләүчеләр дә, сөяркәләр дә бар. Бөтенесен күреп-белеп торабыз, кемнең кем белән йөргәнен тышка чыгармыйбыз. Поезд – ул икенче йорт һәм икенче тормыш. Танышларым арасында хыянәт итмәгән проводницалар юк, ирләр турында әйтеп тә тормыйм инде. Әйдә, башка темага сөйләшик.

– Ярый, әйтегез әле, Казан башка шәһәрләрдән нәрсәсе белән аерыла?

– Казан үзенең суык булуы белән дан тота. (Көлә.) Бүрекне без сезнең шәһәрдә генә киябез. Башка яктан аермасын күрмим, чөнки сезгә килеп җиткәндә, мин инде шәһәр күрерлек халәттә булмыйм – арыйм…

Юлның калган өлешендә Марина ханым мине проводница эшенең нечкәлекләре белән таныштырды. Икәүләшеп тырыша торгач, чәй сату буенча планны да арттырып үтәдек. Башка проводница хатыннарның авыр язмыш тарихларын тыңлап тормыш сабаклары да алдым. Әйе, һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре, үз серләре бар. Гадәттә, үз башыңнан кичмәгәч, яңарак һөнәрне үзеңдә сынап карау теләге туа, яңага кызыгасың. Тик бу һөнәр бер дә кызыктырмады әле мине.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар