Күгәрченнәр кая китте?

Эх, бар иде заманалар… Иртән кәрнизгә җыелган күгәрченнәрне кичтән калган ботка белән сыйлый идек. Тиз арада кулга ияләшеп, иртән торышыбызга ук тәрәзә каршына җыелырлар, гөр-гөр килеп утырырлар иде. Алты-җиде ел элек кенә бит әле бу.

Игътибар иткәнегез бармы: хәзер күгәрченнәр азайды. Шәһәрдә дә сирәк-мирәк кенә очрый, авылда исә бөтенләй күргәнем юк. Эссе җәй тәэсир иттеме? Әллә кризис шаукымы белән халык тавык ботыннан күгәрченгә күчтеме? Кая китте соң ул көтү-көтү очкан күгәрченнәр? Чыпчыклары кайда? Экология эшеме бу, әллә сәбәп башкадамы?

Аның каравы, карга һәм саесканнар артты. Артып кына калмады, аларның “тәрбиясе” дә сизелерлек үзгәрде. Элек бик куркак һәм сакчыл булуларын хәтерлим. Самими күгәрченнәрне кулдан да ашатып булса, каргалар җим янына 20-30 метр ераклыкта беркем булмаган очракта гына якын килә иде. Ә хәзер алар шулкадәр әрсезләнде… Үтәр сукмагыңда очраса бер-ике метр читкә тәпиләячәк тә, вәссәлам. “Элеккеге” карга булса очып китәр иде.

Чүп түгәргә чыккач бер күренешкә тап булдым. Өч-дүрт күгәрчен нидер чемченеп торганда, якындагы агачтан карга очып төшеп, кызыл тәпиле кошларның берсен чукый башлады. Өч-дүрт мәртәбә чукырга өлгергәндер, күгәрчен бераз талпынды да тынды. Коткарырга түгел, кыймылдарга да өлгермәдем. Акчарлак авызыннан балыгын талап алган карганы күреп тә шаккатканым бар.

Узган атнада гына алагаем зур саескан каршыма төшеп утырды. Әллә ташланырга җыенамы дип куркып калдым хәтта. Лачын һәм тилгәннәрне дә шәһәр тирәсендә күргәләргә туры килә. Кайсыдыр газетада тилгәннәрнең чыпчыкларны ашавы турында да язганнар иде. Кыскасы, күргән-укыганнарымны барлап, күгәрченнәрнең кимү сәбәпләрен фаразлап утырдым.

Әле җитмәсә, соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстандагы ала каргаларны ату буенча экологик кодекска үзгәрешләр кертергә җыеналар икән. Алар бик нык артып, авыл хуҗалыгына зыян сала, инфекция тарата ди.

Күгәрчен гөрлидер…

Күгәрченнәр кимү мине генә битараф калдырмагандыр, ләбаса, башкалар бу хакта нәрсә уйлый икән?

Азат, 34 яшь, таксист.

–         Кимесәләр ни, кемгә кирәк алар? Кодрәтемнән килсә, бөтен күгәрченнәрне атып бетерер идем. Ап-ак известь белән машинага кәкәй итәләр, юып та бетереп булмый – машина буявына кадәр агара. Һәйкәлләрне юып-чистартып өлгерә алмыйлар иде элек. Хәзер бераз тынычрак бугай инде. Шөкер итәргә кирәк бу хәлгә!

Гөлнара, 19 яшь, КФУ студенты.

–         Күгәрченнәрне бик яратам, матур кошлар, зыяннары тигәне юк. Кимү сәбәбе җәйге эсселектер дип уйлыйм. Баш мие кан тамырларында кан куерып, томаланып, янгыннар вакытында тончыгып үлгән күгәрченнәр турында телевизордан сөйләгәннәр иде ич. Мәскәүдә булган хәл бу. Аннары экология дә начар. Бомжлар да шулар белән туклана дип беләм, чөнки бүтән кош тоттырмый, ә болар үзләре ризык эзләп килә. Жәллим мин күгәрченнәрне.

Мария, 58 яшь, пенсионер.

–         Без бишенче катта яшибез. Астагы күршеләребез шул күгәрченнәрне ашата, карый. Тынычлап йоклый алган юк. Шул күршеләрнең тәрәзәсенә генә кәкәй итсәләр бер хәл, минекен дә атна саен юарга кирәк. Күрше белән шул сәбәпле талашып беттек инде. Әллә күгәрченнәренә агу куйыйм микән дип тә уйлыйм хәзер, өсләренә кирпеч ташласам, тәрәзәләрен ватармын дип куркам.

Илшат, 45 яшь, эшмәкәр.

–         Файдаларына караганда зыяннары күбрәк ул күгәрченнәрнең. Алар корткыч бөҗәкләр белән тукланмый, ипи ризыклары, бөртекле культура гына ашый. Буржуа кебек тәмле ашап, безнең башка кәкәй итеп йөрмәсеннәр – кирәкләре юк. Шуңа күрә кимесәләр дә борчылмыйм, шатланам гына.

“Яшәсәләр дә, үлеп бетсәләр дә миңа барыбер, безгә генә тимәсеннәр”, – дигән җавап та ишетергә туры килде ара-тирә. Кыскасы, күгәрченнәргә каршы фикердәгеләр күпчелекне тәшкил итә.

Җәй эссе килгәнгә күгәрченнәр кимегәндер дигән фаразга тукталып, берничә сүз өстим әле. Биредә беркадәр дөреслек тә бар. Идел буе Кама тыюлыгы хезмәткәрләре исәпләвенчә, республика урманнарындагы кошлар саны 5 тапкырга кимегән. Кошларның үлү сәбәбен ачлыктан күрә алар. Җәй эссе килгәнгә, чебен личинкалары, яңгыр суалчаннары, башка төр бөҗәкләр юк дәрәҗәсендә. Туфрактагы микроорганизмнар саны да 30 тапкырга кимегән. Калын кар катламы аркылы өскә кадәр тычканнар чыгып җитә алмаганга төлке, ябалаклар да ач. Хәзер уянып, кар эрегәнче сәрдә (сныть) белән тукланучы аюларга ни булыр, әлегә билгесез, чөнки сәрдә җәйге кояшта бөтенләй көеп-кибеп беткән. Кыскасы, узган җәйнең гадәттән тыш һава торышы әле алга таба да үзе турында искә төшерәчәк.

Кемгә ышанырга?

Бу темага алынгач, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Биотөрлелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Юрий Ирек улы Павлов белән элемтәгә кердем. Экология министрлыгындагы матбугат бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, республикабыздагы кошларның хәле турында аннан да күп белүче кеше юк. Күгәрченнәр кимеп, каргалар артуы дөресме? Дөрес икән, сәбәбе нидә? Шушы сорауларга җавап табарга теләдем. Ул миңа түбәндәгеләрне сөйләде:

–         Гасыр башында каргалар саны да, күгәрченнәр саны да кимеде. Анысы дөрес. Ләкин каргалар күбәеп, күгәрченнәр кимеде дип кистереп әйтү дөрес түгел. Саны шундый ук. Кошлар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр дә берничек тә үзгәрмәде, – диде Юрий Павлов.

–                     Ләкин шәһәрдә хәзер аларны сирәгрәк очратабыз кебек?

–                     Соңгы вакытта шәһәрдә чүплекләр саны кимеде. Шәһәр чисталыгына зур игътибар бирелә, шуңа күрә алар хәзер азыкны шәһәрдән түгел, әйтик, башка урыннардан таба. Шул ук басу-кырларда, урманнарда, авыл тирәләрендә… Шулай ук кешеләр дә хәзер ризыкка хөрмәт белән карый башлады. Калдык-постык күләме кимеде. Бу да кошларның башка җиргә китүенә сәбәп булып тора. Гомумән, кошлар кайда ризык бар шунда гына килә, шуңа күрә аларның шәһәр тирәсендә азрак күренә башлавы бер дә гаҗәп хәл түгел.

Бу аңлатмага ышансаң, бар да элеккечә һәм бар да яхшы. Ышаныргамы, ышанмаскамы икәнен һәркем үзе өчен үзе билгеләсен. Мин сораштырган урманчылар да күгәрченнәрнең элекке еллар белән чагыштырганда күпкә азаюын раслады. “Кимү сәбәбен белмим, авырдылармы, кимеделәр”, “климат үзгәрү сәбәп булдымы, әллә кәрәзле телефон нурлары тәэсир иттеме югалдылар шул”, “элек ындыр табагында күп булалар иде, хәзер анда да юк, урманда да бик әз, бәлки, шәһәргә китеп беткәннәрдер?”… Менә шундый җавап ишеттем урманчылардан. Шәһәрнекеләр – авылга, авылныкылар шәһәргә төртеп күрсәтә. Димәк?!

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 2 комментарий RSS 2.0

  1. alma әйткәне:

    Тәпиләрен өшетеп, бармаксыз калган күгәрченнәрне жәллим… Чүплектә казынган куркыныч кыяфәтле күгәрченнәрдән куркам, әллә нинди чирләр бар бит, кошлардан эләгә торган, орнитоз диләрме шунда.

    ... Март 21st, 2011
  2. К.Илдус әйткәне:

    Күгәрченнәрне тынычлык кошы дип атасалар да, ҮЗАРА алардан да күберәк сугышучы юк. Карга- чәүкәләр зәгиф үзишләрен кыерсытмый, ә күгәрчен, тәмен табып, әкрен-әкрен генә зәгиф үзишен үлгәнче җәзалый – настоящий садист…
    Ә болай алганда, тәбигаттә, сөеклерәк, яки сөйкемсезрәк тереклек юк, һәркайсы үз урнында…

    ... Май 7th, 2011

Әйтер сүзем бар