Кеше кадере

Узган атна җомга көнне «Ел табибы-2011 – Ак чәчәкләр» Республика бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан иттеләр. 19 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан уздырылучы бу чара күркәм гадәткә әверелде инде. Анда йөзләгән медицина хезмәткәренә кочак-кочак ак чәчәк тапшыралар, бәйрәм белән котлыйлар, истәлекле бүләкләр, диплом-грамота кебек мактау кәгазьләре тараталар. Әнә шул чарага барырга җыенып йөргән чакта телефоным шалтырады. Газета укучыбыз икән.

– Бүген көне буе больница юлын таптадым. Кеше кадере бетте. Бер больницадан икенчесенә юллама биреп утыралар. Ничә көн температурам төшми инде, ничә көн эчем авыртып җәфалый. Ә алар кәгазь яза да бирә, яза да бирә… Ник берсе, ичмасам, тоткалап карасын, – дип зарланды ул.

Очраклылыкка ышанмыйм. Шушы тантана буласы көнне газета укучыбызның шул ук табиблар темасы буенча шалтыратуы бер дә юктан була алмый. Аларны бәйрәм белән котлап, мактап, рәхмәтләр әйтеп языласы язма менә шундый кискен борылыш нәтиҗәсендә, бөтенләй башка формат ала язды.

Җомга көнне Пирамида күңел ачу үзәгенә тантанага барып тормадым, ә шалтыраткан укучыбызның адресын алып, үзе янына чыгып киттем.

Бар  анда, бар – тегендә

Берәү дә үз теләге белән больница бусагасын атлап керми. Сәламәтлек какшап китсә дә, шунда бармас өчен җан тартышып ятабыз. Банат апа да тик торганнан, берәү әйтмешли, кычытмаганны кашып йөрми. Берничә көн эче авыртып тилмергәч, температурасы 37-38 арасында сикереп, дарулар эчеп тә төшерә алмагач кына соңгы чара итеп табибка бара. Больница юлын таптаган кеше белә: табибка бара дип әйтү генә җиңел! Иртән иртүк килеп башта талонга чират аласың, аннары табиб ишек төбендә тагын бер кат «кизү» торасың. Чиратсыз йөрүче «баскыннар» кермәсен өчен. Соңрак килсәң, талоны да калмый – монысы 100%! Банат апа да беренче көнне соңгарак калып барган булган һәм бу очракны үзендә сынаган. Әле талон алу бер бәхет… Анысы кулыңда булып та чиратың җитсә – керәсең, җитмәсә, кереп тормыйсың инде. Алай да булырга мөмкин. Монысы шулай ук бәхет эше.

Сүз башым Банат апа иде бит. Участок табибы аның зарын тыңлый, тоткалап карый да, үзенә күрә диагноз куеп (тоткалап карап, анализларсыз гына!), Банат апаны Казан шәһәренең 7нче поликлиникасына җибәрә. Юллама да язып бирә, билгеле. Тегендә исә табиб Банат апаны бөтенләй карап тормый. Юлламага күз төшерә дә: «Бу безнең диагноз түгел, 9нчы шәһәр клиникасына барыгыз», – дип, йомшак итеп әйткәндә, шул тарафка юл күрсәтә. 9нчы шәһәр поликлиникасында Банат апаны ипи-тоз, якты йөз белән көтеп торганнардыр дип уйламагыз тагын. Андагы табиб шулай ук аны карап тормый. «Бу диагноз 7нчедә дәваланыла», – дип, участок табибы язып биргән юллама кәгазе артына ук үз «фаразларын» (чөнки диагноз әле төгәл ачыкланмаган) язып, кире җибәрә. Банат апа кабат шул больницага барып, 9нчыга җибәргән табиб янына керә. Тегесе исә, аның инде 9нчыга ук барып кайтуын, аны бирегә кире җибәрүләрен белеп, тәмам өнсез кала. Үҗәт әби, дип уйлагандыр.

«Диагнозны төгәл ачыклау өчен, сезгә диагностика үтәргә кирәк булачак», – дию белән, көне буе ары-бире сугылган Банат апаның хәле китә. Инде үлем хәлендәге, көчкә-көчкә атлаучы әбине кабат каядыр җибәрмәкче булалар. Бу хәбәрне ул авыр кабул итә һәм белешмә кәгазьләрен табиб кулыннан тартып ала да өенә кайтып китә.

– Больница юлында үлгәнче, өйдә үләм, – дип кычкырдым мин аңа, – диде Банат апа. – Нишләп алар мине шулай мыскыл итеп, бер больницадан икенчесенә йөртәләр? Картларны бөтенләй хөрмәт итмиләр! Ичмасам, тотып булса да карасын иде ул мине! Юк бит! Бу безнең диагноз түгел дип утыра. Башта ачыкласын төгәл итеп – аныкымы, түгелме икәнен!

Банат апаны тынычландырдым да аның белән поликлиникага үзем барып килергә булдым. Аның озатып йөрүчесе буларак барырмын да, андагы маҗараларны үз күзем белән күреп кайтырмын, янәсе. Дөрес, ул байтак вакыт карышып маташты, тавышланып йөрисе килми, имеш. Тик ахырдан барыбер дүшәмбе көнне иртәнге 8дә больница каршында очрашырга сүз куешып аерылыштык.

«Сездән сорамаслар!»

Иртәнге бөкеләрдә сәгать ярым утырып, ул поликлиникага ничек барып җиткәнемне үзем генә беләм. Банат апа мин килеп җитәргә берничә минут алдан, җомга көнне үзен «караган» табиб белән очрашуын әйтте.

– Таныды бит! Мин тагын сезнең янга дигән идем: «Беләм», – ди. Әйдә, тизрәк керик әле.

Тиз керик дигәнебез бер-ике сәгатьтән генә булды әле. Чиратка да иң беренче булып килеп баскан идек, югыйсә. Кабул итү сәгате ничәдән башланганын тәки ачыклый алмадым, ләкин 8-9 сәгатьтә генә түгел иде ул. Инде дөрес ишек янында торуыбызга шикләнә башлагач, юлламаны бер табибәгә күрсәтеп, чыннан да шул бүлмәгә керәсеме безгә, дип сорарга мәҗбүр булдым. Сәгать унынчыга таба киткәч, Банат апа, ниһаять, табиб янына кереп китте. «Башта үзем генә керим әле, яме, булмаса, син керерсең», – диде ул. Табиб җентекләп тикшергән моны. Шул арада бер шәфкать туташына ияреп чыгып киткән Банат апа юк та булды. Озак көттем. Ул исә шул шәфкать туташы ярдәме белән анализлар тапшырып йөргән икән. Тиз арада нәтиҗәләре дә билгеле булды. Авыруы үзе уйлаганча сукыр эчәктә түгел, ә бөердә булып чыкты.

Ахырдан: «Мине больницага салмыйлар, кеше кадере бетте», – дип зарланган Банат апаның шәфкать туташына пышылдаганын ишетеп алдым: «Больницада ятасы килми бит, салмасыннар инде мине!» – диде ул. Ә шәфкать туташы беләсезме нәрсә диде?

– Ятасыгыз киләме, юкмы, сездән сорап тормыйлар! Ятасы дип әйтәләр икән, дәваланып чыксагыз, яхшырак булыр. Ятмыйм дисез икән, үз кулыгыз белән «отказ» язарсыз. Анысы сездән тора!

Бөергә диагностика ясату өчен, участок табибына барып, кабат юллама алырга куштылар Банат апага. Ул шулай эшләргә сүз бирде. Ни өчен бу юлы шулай бернинди проблемаларсыз аны карап, нишлисен аңлатып чыгарганнардыр, үзем дә аңламадым. Мыштым гына утырдым, юкса. Бәлки, Банат апа табибларның йөрәгенә үзе генә белгән «серле ачкычларны» яраткандыр?!

Ни генә булмасын, табибларның мөнәсәбәте начар булды, димәс идем, чөнки күпкә начаррак хәлләр белән очрашканым бар. Тимер кыйпылчыгы кереп, күзе шешкән бер малайның әнисенә окулистның: «Күзе чыкмаган бит әле, кайчанга талон бар – шунда килерсез», – дигәнен дә ишеткәнем бар! «Ел табибы-2011 – Ак чәчәкләр» бәйгесендә җиңү яулаучылар арасында андый намуссызлар юктыр, дип ышанасы килә. Күңеле, ак халатыдай, керсез табибларны исә, соңга калып булса да, бәйрәмнәре белән тәбрик итәм! Җир йөзендәге иң кирәкле һәм иң рәхмәтле һөнәр сезнекедер, мөгаен! Үзегезгә булган хөрмәтнең кадерен белсәгез, үз ихтыярыгыз белән кигән пакь халатны тапламасагыз иде, табиблар…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар