Кәҗәләр авылы

Мамадыш районы, Шәдче Башы авылы совет чоры заманында гөрләп яшәде. 65 хуҗалык бар иде. Хәзер авылыбыз көннән-көн артка тәгәри. Үлүчеләр саны да ел саен арта. Яшьләр санаулы гына калды. Соңгы елларда балалар бөтенләй тумый диярлек. Авылның 90%ы – пенсионерлар. 1960-1998 елларда сыер, сарык, дуңгыз, кош-кортны өй саен күпләп асрадылар. Печән, салам, ашлыкны үзебезнең колхоз мулдан биреп барды. Фермаларда 800 дуңгыз, 1500 баш сарык, 30лап ат асралды. Хәзер авылыбызда бер баш мал-терлек тә калмады, чөнки бөтен фермаларны җимереп, кишәрлекләрен турап, төсле металлга тапшырдылар. Хәзер үзебезгә мал асрарга мөмкинлек юк. Авылыбызда 3-4 сыер гына калды, аны да яшьрәк гаиләләр асрый. Алар да авылдан чыгып китү ягында. Берничә елдан авылның бетүенә шигем юк. Калган пенсионерлар кәҗә асрауга күчеп бара. Шуның өчен дә хатның исемен Шәдче Башы – Кәҗә авылы дип куйдым. Кәҗәне дә кар ашатып, бәрәңге сабагы белән генә асрап булмый. Безнең пай җирләребез “Нократ” агрофермасында исәпләнә. Без аңа салым түләп барабыз, ә ул безгә печәнен һәм ашлыгын бушлай бирергә тиеш. Бу инде күп җирләрдә шулай, ә бездә хәзергә кадәр үтәлми. Без, пенсионерлар – сугыш чоры балалары. Шушы авылда туып-үсеп, көнне төнгә ялгап хезмәт куйдык. Ничек тә булса бу хәлне ачыкларга ярдәм итегез әле. Киләсе җәйне исән-сау яшәсәк, безгә, сыер түгел, кәҗә генә асрый алырлык, үз пай җирләребез өчен, печән һәм ашлыгын бүлеп бирсеннәр иде!

Дмитрий ЕГОРОВ,
хезмәт ветераны.

Шәдче Башы кар астында калган авылларның тагын берсе булып чыкты. Гомумән, Мамадыш районында андый авыллар бер ул гына түгел, һәм бу анда гадәти хәл, ахры. Шуңа күрә, хат авторына кадәр барып җитү насыйп булмады, машинабыз зур кар көртенә килеп төртелде. Ул авылны белешкәндә үткән-сүткән кешеләр кемгә баруыбызны кызыксынып, хат авторының авыр хәлдә булуын төшендергән иде инде безгә. Метри үлмәгәндер бит? Сез аның оныклары мәллә? «Метри бик авырып тора әле бу араларда, хәлен белергә киләсезмени?» Шушы җөмләләр аша Дмитрий аганың хәле чамалы булуын аңлап алдык. Инде аны күрмәгәнбез икән, күрше Ташлыяр, Шәдче авылы халкыннан пай җирләренә бирелә торган ашлык турында кызыксынасы иттек.

Бик аз бирелә шул. Корылык булгач, узган елны бөтенләй алмадык менә, диде исемен атарга батырчылык итмәүче бер апа.

– Без “ВАМИН”да бит! “ВАМИН”ның кайсы колхозында хәлләр яхшы икән соң? Мыскыл итеп талыйлар, диде икенчесе.

САЛЫМ ӨЧЕНМЕ, АРЕНДАГАМЫ?

Хуҗалык рәисе белән элемтәгә чыгып, аны байтак көткәннән соң, Дүсмәт авылына чакырдылар. Агрофирманың үзәге шунда икән.

Мин әле узган елның ноябреннән генә эшли башладым. Аңа кадәр Елизавета Капитова эшләде. Шуңа пай җирләренә бирелә торган ашлык турында бер нәрсә дә әйтә алмыйм, диде рәис вазыйфасын башкаручы Илья Николай улы Никитин. Әйдәгез, бухгалтериягә керик әле, бәлки, анда кәгазьләрдән карап әйтерләр. Узган ел корылык булды, без Киров өлкәсенә барып, шуннан бөртекләп җыйдык ашлыкны. Шуңа күрә, проблема булуы да бик мөмкин.

Анысын аңлап, хәлегезгә керәбез. 2009 елгы муллыктан соң күпме ашлык, печән бирүегезне әйтсәгез, шул да җитәр. Ул елны, хәтерлисездер, бөтен ындыр табаклары ашлык белән тулды, кая куярга белмәделәр. Күпмесе кырда да калды, күпмесе, дөрес сакланмау аркасында, күгәреп бетте. Кыскасы, менә шул елны күпме бирдегез икән?!

Бухгалтериядә утыручы ханым Дмитрий аганың һәм аның хатыны Пелагея апаның җире аз булуга басым ясады.

Бирелүен-бирелде ул ашлык 2009 ел өчен, ләкин аз булды. Менә 60 кг бодай, 60 кг арыш бирелде, дип язылган. Бу бер кешенең пай җиренә инде. Шулкадәр үк аның хатынына да бирелде. Менә, имзаларын куйганнар. Бездә генә 4әр гектар ул, аларныкы аз бит. 2010 ел өчен ашлык та, башка әйбер дә бирелмәде, чөнки агрофирма авыл Советына акча күчерде дә, шул рәвешле, салымны оешма түләде булып чыга инде. Печәне дә, саламы да бирелмәде.

Ашлыкның күпме биреләчәген кем билгеләгәнен бухгалтер ханым да белми икән, колхоз рәисе дә бер сүз әйтә алмады.

Сез биргән ашлык җирнең салым бәясен булса да капларлык буламы соң инде?

– Салымын капларлык итеп бирәбез инде, барыбер, диде бухгалтер ханым.

– Шулай да мин аңламыйм әле: бу ашлык салым түләгәнне каплар өчен биреләме, әллә җирне арендалаган өчен түләү буларакмы?

– Аренда өчендер инде ул…

Алайса, салым өчен нәрсә бирелә?

– Белмим…

Берьюлы Шәдче Башы авылына юл булмавын да ассызыклап кызыксынасы иттек.

– Юллар гел шулай ябык торамыни Шәдче Башына?

– Юк, яз башында гына буранлап алды бит. Шуннан соң юл салынмады.

– Ут-күз була калса, янгын сүндерү машиналары ничек керә инде анда?

– Булмасын, диегез инде…

Менә шулай, Хак Тәгалә сакласын, дигән теләкләр теләп, кайтып киттек инде.

ХИКМӘТЛЕ КИЛЕШҮ

«ВАМИН»ның башка агрофирмаларында да шул ук хәл күзәтелә. Ярый әле, җирнең салым акчасын сөтләтә бирмиләр, дип шатланыгыз сез. Мондый хәл булмасын өчен, нишләргә була? Бу хакта мин Кукмара районы, Ядегәр авылына шалтыратып белештем. Алар «ВАМИН»га керми калган бик аз хуҗалыкларның берсенә карый.

«Восток» хуҗалыгында рәис вазыйфасын башкаручы Сергей Дмитриев пай җире белән ничек эш алып барулары турында түбәндәгеләрне сөйләде:

– Бездә һәр пайчы белән килешү төзелгән. Шул килешү нигезендә, хуҗалык пай җирләре өчен салым да түли һәм ашлыгын, печәнен, саламын да бирә. Шулай ук, бәрәңге бакчаларын эшкәртү, юлларны чиста тоту да безнең өстә.

Узган елны бик авыр ел булды, беләсез. Шуңа карамастан, ул елны да кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Салымны үзебез түлибез инде, анысын әйттем. Шуңа өстәп узган елны 1 пай җиренә 15 түк салам бушлай бирелде, печән булмагач, анысын ук рөхсәт итә алмадык. Башка елларда 1 пай җиренә 7шәр сутый печән дә бирә идек. Ашлыкка килгәндә, һәр пай җиренә 2 центнер арпаны 2 сум 50 тиеннән (бу узган ел өчен бик арзан бәя – авт.), ягъни үз бәясеннән өләштек. Бу очракта үзара килешү төзү генә мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә ала, дип саныйм.

Аңлатмага кушылып, үземнән шуны да өстисе килә: димәк, монда авыл җирлеге, гомумән, рәхәт яши. Башка җирдә юлларны чиста тоту гына булса да, алар исәбендә бит әле, биредә исә барысы да – хуҗалык җилкәсендә. Хуҗалык җитәкчесенә һәм эшне оешкан төстә алып баручы авыл халкына сокланырга гына кала. Менә, мамадышлылар, кемнән үрнәк алырга кирәк сезгә! Авылыгызга юл да ачылыр иде, тиешле печән-саламын да алыр идегез.

Хәленнән килгәннәргә фермер хуҗалыгы булып аерылып чыгарга да мөмкин бит. Беренче Президентыбыз да бу турыда бик куанып сөйләгән иде берзаман. Димәк, бар да сезнең кулда һәм үз ихтыярыгызда!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар