Кайдан табарга?

«Безнең гәҗит»кә язылганыма берничә ел инде, бик яратып укыйм. Бай эчтәлекле, кызык һәм гыйбрәтле газета өчен рәхмәт сезгә! Хәмдүнә Тимергалиева – минем яраткан артистым. Аның «Давыл» исемле китабы чыкты, дип ишеткән идем, мөмкин булса газета аша әйтегез әле, зинһар, ул китапны кайдан алып була икән? Шулкадәр укыйсым килә…

Хөрмәт белән Мәсхүдә апагыз.

Мамадыш районы.

Редакциядән. Бу сорау буенча, без Хәмдүнә Тимергалиева белән элемтәгә чыктык. Ул ачыклык кертеп болай диде:

– «Давыл» китабы әлегә басылмады, ә языла гына. Концертлар белән йөреп, язарга утырырга вакыт та булмады, һәрдаим бу эш кичектерелә килде. Шуңа күрә, әлегә бу китапны беркайдан да табып булмый, дип кенә әйтә алам. Менә хәзер дә Уфага концертлар белән чыгып китәргә җыенам. Җәй көне язармын, дисәм… Хәзер Сабантуйларга заказлар ала башладык, шуңа күрә, шул бәйрәмнәр белән йөреп, тагын кичектерелер, дип уйлыйм.

Шулай да китап белән кызыксынучылар көннән-көн арта икән. «Давыл» китабы дөнья күрү белән шау-шу булмый калмас, чөнки җырчы әле узган ел башында гына: «Бу китапта кемнәр миңа тормышымда аяк чалган – барысын да исем-фамилияләре белән язачакмын, башларына тукмак булып төшәчәк», – дип белдергән иде.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар