Журналист тагын килсен!

Сезгә язган кешеләрне ярдәмегездән ташламагыз, чөнки «БГ»кә кеше кая барырга белмичә килеп терәлгәч кенә, чиновникларның коридорларында йөреп, ишекләрен берничә тапкыр шакып та, бернинди ярдәм күрмәгәч, Сез ярдәм итмәсме, дип яза. Чөнки «БГ» – халык гәҗите!

Сезгә язылган зарлы хатымнан соң, «Аннан-моннан ремонт» (2010, №19, 19 майдигән язма басылган иде. Хат нигезләп тикшерелсә, анда язасы әйбер күп иде. Барысы да михнәт күргән халык тормышыннан язылды. Язмамның күп өлеше чүп-чар булып тоелгандыр, үз башына килмәсә, кеше хәлен кеше белми шул. Кабинеттан кабинетка йөреп, ышанычым «БГ»га гына калган иде, сезгә дә, Ходайга ышанган кебек, ышанып яздым. Минем язма яхшы булып чыкмаганмы, я инде Кукмара түрәләренең куллары озынмы, хәсрәтем Казанга ук барып җитмәгән, ахры. Кая барырга? Кемгә таянырга? Аз гына булса да гаделлекне каян табарга? Үз хокукларыңны ничек якларга? Кукмарадагы «беспредел»ның 25%ын гына булса да ничек күрсәтергә? «Депутат» дигән кеше кайда икән? Бу гаделсезлекне тыярга берәүнең дә хәле җитми микән? Бу хәлләргә күпме түзәргә була? Закон гади кеше өчен язылмаганмы? Гади халык нишләргә тиеш?

Тимер юл урамы, 22нче йортка ясалган ремонтны халык 35 ел көтеп алды. Моңарчы төрле төр ремонт өчен күпме акча түләнгән, дәүләт карамагыннан да ремонт өчен күпме акча күчерелгән. Барысы да ясалмаган ремонт өчен!!! Янгыннан соң йорт авария хәлендә дип танылган булса да, һаман биредә яшибез, әллә нинди югары тарифлар буенча утка, суга, газга, ремонтка түлибез… Кукмарабызда җитәкчеләрнең кесәләрен калынайтучы карарлар чыгару кайчан тукталыр икән? Көпә-көндез талыйлар бит.

Йортыбызда торучыларның күпчелеге – инвалид яисә олы яшьтәге 4-5 мең сум пенсия алып яшәүче кешеләр. Ничек яшәргә тиеш без? Бу сорауларга бер кабинетта да җавап юк. Хөкүмәткә кирәгебез бетте шул хәзер.

Журналист: «Үзгәрешләр бармы?» – дип шалтыратып сорады. Үзгәреш шул: көз көне подъезд ишек төбенә зур итеп чокыр казып куйдылар, ул шул килеш ябылмыйча калды. Кая гына барсак та: «Бу безнең эш түгел, анда барыгыз, монда барыгыз», – дигән җавап алдык.

Әйе, беркем бернәрсә өчен җавап бирми монда. Акча гына җыя беләләр. Юкса, ремонтның аннан-моннан ясалганын халык зарын тыңлап, үз күзләре белән күреп китте журналист. Өч катлы балконсыз өйгә миллион ярым акча китмәгәне, Ринат Ваһаповның кесәсеннән дә 120 мең түгел, 12 сум да чыкмаганы көн кебек ачык. Ремонттан соң бер кеше дә килеп акт төземәде. Ремонт кабул итүче комиссиянең тавыш-тыны чыкмады. Хәзер йортыбыз мал-туар яшәгән өйгә охшап калды. Күпме кеше сүзенә ышанмыйча, үз күзе белән күрсә дә, журналистка түрәләр сүзе – сүз! Район Советы рәисе урынбасары Равия Кәримуллинаның кем икәнен дә белмибез, кайда ул прокуратурадан килеп актлар төзү… Әкият бу! Ә ремонтка дип бирелгән миллион ярым сум акча кирәк кешеләренә таралып бетте инде. Хәзер тагын булмаган ремонтка акча җыеп, көпә-көндез кычкыртып талыйлар.

Йортыбызның ярты өлешендә квартирантлар тора. Һәр фатирда пропискада бер кеше, ә торуын 4-5 кеше яши. Бу безнең өйдә генә шулай, ә Кукмара буенча күпме?

…Бу хатны декабрь аенда ук яза башладык. Больницага керергә туры килде. Инсульт булды. Шулай итеп, хатны яза башлаганга да 3 ай үтеп киткән икән. Тикшерүче журналист язмаларны газетага җиренә җиткереп язсын иде, бу хат күңел бирелеп, җентекләп тикшерелсен иде.

Эльвира Фатыйхова, Искәндәр Сираҗи, Сәйдулла Кутушевның язмалары газетага чыгып бара, укып таң каласың. Күпме вакыт үтсә дә, кайбер темаларга әйләнеп кайтып, тагын язалар. Мин дәлилләп күпме документ күчермәләрен җибәрдем, ә хат гомумиләштереп язылган. Урыннан чиновникларга шалтыратып кына ул чиновникларны тыеп булмый. Алар тамырын тирән җәйгән. Депутатның да кем икәнен белмибез, аның белән дә элемтәгә керергә була инде. Әнә, әлеге дә баягы, Э.Фатыйхова белән И.Сираҗи кайда, кемгә, нәрсә әйтәсен беләләр, урынга барып тикшерәләр, түрәләрнең әкият язып биргәнен телефоннан көтеп утырмыйлар. Ә минем хат җавапсыз, бөтенләй газетага язылмаган кебек, һавада эленеп калды. Кабат килеп тикшерүегезне сорыйм.

Ихтирам белән, Ә.Н.Пантелеева.

Кукмара бистәсе.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар