Хикмәтле күршеләр

Студент чаклар артта калды. Университетның тулай торагыннан күчеп киткәндә, инде ул йортны беркайчан да сагынып искә алмабыз кебек иде. Сессия вакытында төн йокламый уку, газ плитәсенә чират торып бәрәңге кыздыру, астагы катта урнашкан душка эләгә алмый азаплану, комендантның, кирәксә-кирәкмәсә, шар-шар акырып бөтен кешене куркытып йөрүе – барысы да куркыныч бер мәхшәр булып кына калыр кебек тоелды. Их, менә хәзер кире кайтып булсын иде анда.

Күрше №1

Тулай торактан китәргә бер ай кала, яшәр урын эзли башладык. Риэлторлар да, таныш-белешләр дә калмады. Үзебез дә, тукталышларга чыгып, игъланнар ябыштырып йөрдек. Нәтиҗәдә, вакытлыча гына, бер хуҗа хатынның ике бүлмәле фатирында, бүлмә арендалап тордым. Күрәчәгем булгандыр, бу хатын эчкече булып чыкты. Пенсиясен ала да эчеп бетерә. Вакыты-вакыты белән, акчасы беткәндә, «шабашкага» да чыгып кергәли: иптәш хатыннары урынына базарда сату итеп, «чумара» эшли, я булмаса, вак-төяк хәләл кафеларда ашарга пешерә, табак-савыт юа, җыештыра. Үзбәкләр, таҗиклар өйгә кайтарып куялар моны.

Бер мәлне бөтен алтыннарын янә ломбардка илтеп салганын белеп алдым. Балдагын, я булмаса беләзеген генә бер-ике атнага ломбардка тапшыра торган гадәте бар иде үзе, ләкин барысын да?! Коммуналь түләүләр өчен бурычы 20 мең чамасы җыелгач, куып чыгарабыз дип, килеп куркытканнар икән. Ахыр чиктә, кайгыдан эчә башлаган хатынга кунак ирләр дә йөри башлагач, үземнең алтын беләзегем дә серле рәвештә юкка чыккач, дәшми-нитми акчамны түләдем дә, тынычлык эзләп, башка җиргә күчеп киттем.

Күрше №2

Казанның үзәгендә урнашкан тулай торак. Студентларныкы түгел. Биредә гаиләләп яшәүчеләр дә, безнең кебек (иптәш кызым белән бергә – авт.) «снимать» итүчеләр дә байтак. Башка урыннардан аермалы буларак, соңгыларга биредә килмешәк, сукбай итеп карыйлар. Әйтерсең, үзләре – ниндидер патша һәм коттеджда яши! Шуның өстенә, алардан яхшырак киенергә яки уртак газ мичен алып (бәлки, тагын берәрсенең пешерәсе килер), тәмле бәлеш пешереп ятарга синең хакың юк. Биредә яшәүчеләр кайда юынганын әле дә аңлый алмыйм, чөнки бу йортта душлар ясалмаган. Ярый да безне һәр атна ахырында авылда мунча көтеп тора, спортзалда да еш булгач, гел сауна, душта булып торабыз. Ә болар?!

Бәйрәм көннәрендә дә тавыш-тыныңны чыгарырга ярамый монда! Андый-мондый музыка акыртудан Алла сакласын! Егерме ел буе 18 квадрат метрда гаиләң белән яшәргә һәм шунда өч бала үстерергә мөмкин икәнен дә мин монда килгәч кенә белдем.

Сул як бүлмәдә баласыз гына гомер итүче бер гаилә яши икән. Без күчеп килгәч, ике атна тавыш-тынсыз яшәде дә болар, бер көнне зур бәйрәм ясап, хәйран калдырдылар. Баксаң, ире хатынына 500 меңгә машина сатып алган икән. Шул вакыйгадан соң, кухнядагы хатыннарның: «Нишләп бу бүлмәне сатып, шул машина акчасын кушып фатир алмадылар икән, ахмаклар?» – дип гаҗәпләнеп гайбәт сатулары озакка җитте әле. Бердәнбер көнне без бу гаиләнең, дөрестән дә, акыл ягы чамалы булуын белеп алдык.

Кич. Телевизордан комедия карап, туктый алмыйча көләбез. Берзаман берәү ишеккә китереп типмәсенме?! Ачсам, сул як күршедә яшәүче исерек ир басып тора. Буе ике метр тирәсе. Корсагының үлчәмен алып тормадым, ләкин анда ике карбыз, һичшиксез, иркенләп кереп утырачак. Менә шул ир башта кан баскан кызыл күзләре белән акаеп карап торды да, бер сүз әйтмичә, муенымнан эләктереп алып стенага асып та куйды. Сулый да, селкенә дә алмыйм. Артында хатыны кычкырып тора: «Бу, әйдә, бу!» Милициягә шалтыратсак та, эш харап. Бүген үк хуҗалар куып чыгарса, без кая барырбыз, дип уйлыйбыз. Шул ирдән көчкә котылып, ишекне бикләдек.

Бу күршеләр шуннан соң безнең өстән зарланып хуҗа хатынга да шалтыраткан икән. Икенче көнне аш бүлмәсендә тагын шул гайбәтче хатыннарның сөйләшеп торганын ишеттем:

– Кирәген бирде ирем тегеләрнең, – дип мактана күрше хатыны. – Ачу чыгарып көлеп ятмасыннар анда. Сәгать 9 тулгач йокласыннар тыныч кына!

– Шул кирәк! – дип кушылды башкалары да.

– Хәзер чүп чиләген шулар ишек төбенә куя торган булам әле. Тараканнар аларга керсен, безгә түгел!

Әйтергә онытканмын, мондагы иң зур бәла – тараканнар. Күршеләр шапшак булгач, бу проблема зур фаҗигагә әйләнә икән.

Күрше №3

Бирегә килгәндә без артык матур киенергә ярамавын белмәдек. Иптәш кызымның чәшке тунын безнең катта яшәүче хатыннар бер күрүдә ошатмады. Кырын-кырын караулар торган саен ешайды. Ә бер мәлне, уртак бәдрәфтән бүлмәгә атлаганда, аш бүлмәсендә хатыннарның сөйләшеп торганын ишетеп алдым:

– Оялмыйлар да бит! Фахишәләр! Ул чәшке тунны алыр өчен ул ничә ир белән йоклады икән?!

– Син аның тегесен кара – гел шпилька үкчәдә. Линолеумны тишеп бетергәнче, куарга кирәк аларны моннан!

Безне беркем дә кумады, билгеле. Аның каравы, «наездлар» ешайды. Ишек төбебезгә чүп чиләге аудардылар, балалары ишегебезгә фломастер белән рәсемнәр ясап китте, чикләвек кабыклары, тәмәке капларын ишек төбебезгә ташлап калдыру ешайды…

Балалар дигәннән… Уң як күршедә ике бала яши. Әниләре кечкенә бала белән өйдә утыра. Менә шул хатынның тавышын озаграк ишетми тору өчен, кайчагында эштән соң җәяү кайтам. Нинди шакшы сүз бар – бөтенесен баласына акыра. Жәлләп үләм инде шул баланы. Бер яхшыга – бер шакшы дигәндәй, ул хатынның ире – чын алтын! Баласын да көйли, хатынын да. Эштән кайткач ашарга да пешерә, йорт эшләрен дә эшләргә өлгерә. Эчми дә!

Башка хатыннарның ирләре еш кына исереп кайталар. Менә шунда сериаллар ял итә! Бөтен тамаша коридорда бара һәм төн дәвамында талашып, елашып, сугышып беткән гаилә таң алдыннан гына тынып кала.

Күрше балалары

Әйткәнемчә, арада өчәр бала асраучы гаиләләр дә бар. Ул балаларга, күрәсең, барыр урын юк һәм алар гел коридорда чабыша. 15-16 бала бар ел фасылында да шунда! Әниләре кушуы буенча микән инде, безнең ишеккә туп тибеп уйныйлар, пыш-пыш сөйләшеп, ачкыч тишегеннән карап торалар… Ул тишекне хәзер эчтән кәгазь белән сылап куйдык. Чыгып берәр сүз дәшсәң, аналары күзеңне чукып чыгарырга мөмкин! Әгәр берәр бала икенчесен рәнҗетсә, ике ана үзара талаша башлый һәм, ахыр чиктә, бу гауга чәч йолкышу, бит тырнау кебек галәмәт белән тәмамлана. Балалар аналарның кыланышларын көлә-көлә зур кызыксыну белән күзәтә. Без кечкенә чакта әнигә барып еласам: «Шәп булган, үзең гаепле», – дип кенә җибәрә торган иде. Вәт тәрбияләп тә күрсәтәләр бу балаларны!

Шул балаларның башка яшьтәшләреннән аера торган ике сыйфаты бар: әрсезлек һәм мәгънәсезлек. Приюттагы бала да ул кадәр әрсез булмыйдыр. Ишегеңне ачсаң, сине этә-төртә бүлмәңә керәләр, конфет-сагыз сорыйлар, суыткычыңны ачып карарга да тайчынмыйлар. Бәдрәф ишегенә килеп, тишектән карап тору очраклары да булмады түгел. Алма агачыннан ерак төшми, анасы нинди – баласы шундый, диям дә аларны ачуланырга ашыкмыйм. Монда яшәүче гаиләләрне дә чын күңелдән жәллим. Безнең катта яшәүче хатыннарның берсе дә сәламәт нервылы һәм адекват түгел. Эт тә бит эт тормышында яшәсә генә тешләшә, ди. Бу хатыннар да шулай. Болай яшәгәнче, бүлмәләрен сатып авылга кайтып китсәләр, яхшы йорт сатып алып, гаиләләре белән шунда яшәсәләр, рәхәтрәк булмас иде микән?! Мондый тулай тораклар безнең кебек кияүгә чыкмаган кызлар, өйләнмәгән егетләр өчен вакытлыча яшәп торырга гына ярый бит ул…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар