“Гомерлек мал көл булды”

Карактан кала – уттан калмый. Меңнәрчә тапкыр язылган, инде «тапталган» сүзләр булса да, андагы хәлләрне барып-күреп кайтканнан соң тагын бер кат шулай дип язарга мәҗбүрмен. Үз күзең белән күргәч кенә бу әйтемнең тулы мәгънәсен чамалый башлыйсың икән. Кичә генә лапас, мунча булган урында, бүген кап-кара җир. Янгын ике көн элек үк булган булса да, төтен исе һаман борынны ярып керә. Урамның каршы ягындагы йортларның ишегалдында әле дә йорт җиһазлары тәгәрәп ята – алар да янгынның көчен күреп, булдыра алган кадәр милкен коткарып калырга теләгән, күрәсең. Күп кешене йортлардан эвакуацияләгәннәр. Шулай да, янгын каршы яктагы йортларга күчәргә өлгермәгән. Сүндерүчеләр аңа караганда көчлерәк булып чыккан.

Күмергә әйләнгән каралты-кураны чистартып түгәргә өлгергәннәр инде, хәзер ул урында яңа нигез салына… Хис-кичерешләремнең тынгысыз мәле булганга, бу вакыйганы ниндидер эзлеклелек белән бәян итмичә, күргәннәремне санап киткәнмен.

Ут каян “оялаган”?

Бу янгын Арча районында булган. Узган чәршәмбедә 15:23 сәгатьтә Яңа Кенәр авылы янгын сүндерү бүлегенә Хөсәен Ямашев урамындагы бер сарай яну турындагы хәбәр килеп ирешә. Берничә минут эчендә янгын сүндерү машиналары шунда була инде. Янгын Фердинант абый Гыймадиев сараеннан башланган. Хуҗа кеше больницада операциядә булганлыктан, фаҗига хакында белмәгән дә. Җитмәсә, ул ялгыз яши һәм ут чыгарырлык бала-чагасы да юк. Үзе әйтүенчә, китәр алдыннан утларны сүндереп, бар җиргә йозак куеп, тикшереп тә чыккан булган әле. Менә шуңа күрә янгын чыганагын әлегәчә берәү дә төгәл генә әйтеп бирә алмый. Бәлки, буш калган сарайда бала-чагалар ут белән уйнагандыр, бәлки, якын-тирәдә ут ягылып, очкын сарай почмагына килеп «оялагандыр», башка сәбәп тә булырга мөмкин…

Башта сарай гына янган булса, көчле җил аркасында ул тиз арада шул хуҗалыкка караучы йортка сикерә. Шул ук вакытта күрше сараена да дөрләп ут каба. Бу янгынны сүндерү өчен Яңа Кенәрдәге өч махсус машинаның гына җитмәве ачыклана. Әле алар гына түгел, авылдагы су ташырга яраклы бар төр транспорт та шушы эштә катнаша бит. Арчаның үзеннән, Сеҗе, Үрнәк, Сөрде һәм башка авыллардан, Әтнә районыннан, төрле оешмалардан да берничә машина ярдәмгә килеп төшә. Янгын сүндерү машиналарының берничәсе үзара якын урнашкан йортларны су сибеп уттан саклый, башкалары ут белән көрәшә. Авыл халкы да тиз арада «эшкә керешә». Менә шундый бердәмлек аркасында гына ялкынның әллә ни ерак сикермәве көн кебек ачык.

Нуриевлар яңа мунчаның нигезен сала.

Көтмәгән җирдән исәп

Әйткәнемчә, бүген ул урында кап-кара җир. Инде күмергә калган каралты-кураны җыештырганнар. Фердинант абыйның туганнары кышка кадәр йортны тергезеп булмасмы, дип тырыша. Өр-яңа йортның ап-ак кирпечтән эшләнгән дүрт стенасы гына утырып калган.

Фердинант абыйның кызы Гөлшат Насыйбуллина күз яшьләрен тыя алмады.

– Узган елны гына әнине җирләгән идек, менә хәзер шундый хәл. Яңа мунча да әнигә уңайлы булсын, дип йортка кушып салынган иде. Иминият акчасы булачак, диделәр инде. Йортның 4 стенасы булгач, торырга яраклы, дип санадылар. Юкса, аны күпме төзекләндерәсе бар. Стена белән генә яшәп булмый ич. Иминият акчасының 50 проценты гына түләнәчәк икән. Янган корылмалар 20шәр меңлек дип исәпләнгән булган бугай инде. Акчамыни ул хәзер. Мунчасын әйтер идем. Су багы утырып калгач, миче утырып калган, дип исәпләделәр бугай… Йортны булса да торгызырга кирәк безгә, иң мөһиме шул әлегә.

– Ут нәрсәдән чыккан дип уйлыйсыз, Гөлшат апа?

– Каян чыкканын да белмибез. Лапаста хайваннар булмагач, утлар да юк иде инде. Келәт, баз, иске мунча, лапас, йортка кушып салынган яңа мунча бар иде монда, – диде Гөлшат апа бушлыкка кул изәп.

Күршеләре Нуриевлар да чистартылган кара җирдә мунча нигезе салырга җир казыйлар иде. Аларның каралты-курасы иминиятләнмәгән дә булган әле.

– Уйламаган җирдән менә шундый кайгы, – диде йорт хуҗасының хатыны Гөлсинә апа. Ничек йортыбыз калды, аптырыйм. Аңа да бераз тиде инде. Күреп калдылар. Документларны алып тышка чыктык. Күршеләрнең барысы да алып чыга алган кадәр әйберен алып урамга агылды. Шифер бик каты ата икән ул. Башка йортларга шул янгын сүндерүчеләр су сиптереп торганга ут тимәде инде. Ары сугыласың, бире киләсең – андый чакта каушаудан берни эшләп булмый икән. Лапастагы маллар да чыгарылмаган бит. Бу хәлдән соң икенче көнне иртән торып урамга чыктым да карап торам – буп-буш. Ичмасам, бәдрәф тә юк. Утырып еладым. Көтмәгән кайгы!

Ринат абый Нуриев лапаста ике тана, 20дән артык куян янып бетүен хәбәр итте.

– Армиядән кайткач бөртекләп җыйган малыбыз, бар булган әйберебез шушы иде инде. Бер-ике сәгать эчендә бар да көл булды, – диде ул.

Икенче як күршенең дә тәрәзәләре ут кызуыннан эрегән, диделәр. Җил юнәлешенең алар ягына булмавы гына хәлиткеч роль уйнаган.

Чүплеккә дә ут капкан

Яңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе бу вакытта җәйге ялында булса да янгын сүндерүне үзе җитәкләгән. Әйтүе генә җиңел! Кайда булуыңа карамастан, тиз арада җыенып, вакытында янгын булган урынга килеп җитәргә, дөрес тактика сайлап, янгын сүндерү машиналарын тиешле тәртиптә урнаштырырга, эшкә керешергә! Боларның барысы да берничә минут вакыт эчендә башкарыла. Хәзер җитәкче вазыйфасын вакытлыча башкаручы Таһир Аксаков тиз оешу, эшне җиренә җиткереп башкару, вакытында тиешле ярдәм күрсәтүнең серен дә атады безгә. Хәер, ул кайда да шул бер сер инде. Коллектив дус-тату яшәсә, бердәм булса, һәркем үз һөнәрен намус белән башкарса гына шундый нәтиҗәләргә ирешергә, авыл халкыннан мактау һәм рәхмәт сүзләре ишетергә мөмкин. Гадәттә, янгын сүндерүчеләрне соңга калуда гаеплиләр бит. Монда берәүдән дә андый зар ишетмәдек. Таһир абый безгә ялтыратып юылган һәм теләсә-кайчан юлга кузгалырга әзер торучы өч машинаны да күрсәтте әле. Машина кырыендагы шкафта ут кызуыннан саклаучы киемнәр, каскалар…

Яңа Кенәрнең янгын сүндерү машиналары һәрчак әзер.

– Таһир абый, янгыннар еш буламы соң?

– Мондый масштабтагылар еш булмый, билгеле. Янгыннарның зыян салу куркынычы дәрәҗәсенә һәм сүндерү авырлыгына карап билгеләнә торган номерлары бар. Әйтик, иң җиңеле 0-1 номерлы янгыннар. Иң авыры бишенче номер. Анда дистәләгән машина катнаша. Бу шундый төр янгынга керә дә инде. Өч-дүрт сәгать дәвамында янгын сүндердек. Кечерәк янгыннар дигәндә, уңыш җыю чорында комбайнга ут кабу очрагы булырга мөмкин. Әйтик, бу янгыннан соң да күмерне җыеп чүплеккә ташыганнар һәм шул чүплеккә ут капкан иде. Җитмәсә, чүплек ашлык кырына якын урнашкан. Ут үрмәләсә, эш харап иде. Төрле чак була.

– Бу янгын вакытында күпме корылма янып бетте?

– Без санаган зур корылмалар бишәү. Бер йорт, ике лапас, мунча, кеше яшәмәүче иске йорт.

Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов белән дә элемтәгә чыктык. Янгыннан зыян күргән кешеләргә нинди дә булса ярдәм күреләчәкме – бар соравым шул иде.

– Янгыннан соң кара күмергә калган каралтыны чистартып чүплеккә түгү өчен тракторлар куйдык, хәзер менә материаль ярдәм сорап төрле оешмаларга хатлар юллыйбыз. Әлбәттә, авыл халкы да булдыра алганча ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Район башкарма комитеты төзекләндерү эшләре өчен агач материал бирәчәк. Булдыра алганча ярдәм итәбез, кулдан килгәннең барысын да эшлибез инде, – диде ул.

Бу авыл кешеләре, гомумән, бар яктан да мактап телгә алырлык истәлекләр генә калдырды миндә. Авыл җирлеге башлыгын да халык гел уңай яктан гына телгә алды. «Кап-кара корымга батып халык белән беррәттән янгын сүндерде, әле дә үз каралтысы артыннан йөргәндәй тырыша», – диделәр аның хакында. Таһир абый да әлеге язмага мәгълүмат туплау барышында кулдан килгәнчә ярдәм итте. Янгын кебек зур кайгы кичкән кешеләр дә аралашудан баш тартмады, рәхмәт аларга. Мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын иде. Янгын сүндерүчеләргә ярдәм сорап шалтыратучылар да мөмкин кадәр азрак булсын!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар