Германиядә табылган дәва

Без бу гаилә һәм аларга бирелгән сынау турында бер тапкыр гына язмадык. Башта 1 яшь тә 9 айлык Юныс Салиховка дәвалану өчен матди ярдәм сорасак, соңгы язма «Иң зур байлык – бала» исеме астында (29 декабрь, 2010 ел) узган елны ук дөнья күрде. Анда баланың ни рәвешле авыруы, Салиховлар гаиләсенең нинди шартларда яшәве сурәтләнгән һәм Юнысны Германиядә табиблардан тикшертү һәм дәвалау курсы билгеләү өчен генә дә 500 мең акча кирәк булуы турында язылган иде.

Чиләбе ягы егете Рөстәм һәм Азнакай кызы Зәрия моннан 8 ел элек чамасы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыганда таныша. Бүген инде аларның ике балалары бар – кызлары Зөлхиҗә һәм уллары Юныс. Бу матур тормышка әллә күз тия, әллә башка сәбәп: 1 яше булып киткәч, уллары көтмәгәндә авырый башлый. Авыруы да нинди бит әле: фәндә билгеле булмаган, ахыргача өйрәнелмәгән, бик сирәк очрый торган – бала ни генә ашамасын, ризык карынында озак тормый, эшкәртелмичә, шунда ук чыга да. Бу көненә 20 тапкырдан да артык күзәтелә. Мондый хәлне гомер күрмәгән, ишетмәгән ата-ана ул чакта балага ни ашатырга икәнен дә белми, әлбәттә. Республика балалар клиник больницасында да, Мәскәүдә дә больницада ятып кайталар. Табиблар диагноз куя алмый аптырый. Шуннан соң аларга, 500 мең сум чамасы акча кирәк булачагын да искәртеп, табиблар үзләре үк Германиягә барып тикшеренергә киңәш итә. Берәү булса, төшенкелеккә бирелеп, язмыш белән килешер иде дә, көрәшне туктатыр иде, мөгаен. Әмма Салиховлар андыйлардан булып чыкмый. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты тулай торагында көн итүче бу гаилә дәвалану мөмкинлегенә ышанычын югалтмый һәм бик күп матбугат чараларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.

Бу вакыйгадан соң нибары ярты елдан артык вакыт үткән. Күптән түгел генә Зәрия Салихова, редакциябезгә шалтыратып, барлык ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт җиткерергә теләвен хәбәр итте. Без исә Юнысның хәлен белеп кайтырга булдык.

Без килгәндә Рөстәм эшкә чыгып бара иде. Ул үзләре яши торган тулай торакта электрик вазифасын башкара икән. Ә Юныс качышлы уйнаган була, нидер сөйләгәндәй итә, бар бүлмәне бер итеп йөгерә, әле абынып егылып елап җибәрә, әле бүлмәне яңгыратып көлә… Баланың активлыгына исем китеп карап тордым. Кызлары Зөлхиҗә мөселман балалары өчен оештырылган лагерьга йөри икән, шуңа аны өйдә тотып булмады.

– Әле аны күптән түгел генә Азнакайдан алып кайттык. Бала белән һәрдаим больница юлында йөргәнгә, Зөлхиҗә ярты ел чамасы әбисендә яшәде, – диде Зәрия.

Германиянең Мюнхен шәһәрендә 5-6 көн эчендә кирәкле анализларны тапшырганнан соң, Юныска «Синдром мальабсорбции» дигән диагноз куелган һәм дәвалану өчен кирәкле даруларны да Салиховлар шунда алган икән. Табиблар анда да конкрет кына әйтә алмаган: тулысынча дәваланып бетәчәкме бала, әллә юкмы?! Тагын бер елдан тикшеренергә килергә кушканнар.

– 500 мең сум ук җыелмаса да, акчабыз Германиягә барып тикшеренергә җитте. Ичмасам, хәзер нинди авыру икәнен беләбез. Безнең балага бик күп төрле азык-төлекне ашатырга да ярамый икән бит әле. Шул ук сөт ризыкларының берсе дә ярамый. Эчендә шикәр булган азыкны да бөтенләй авызга аласы түгел. Саный китсәң, бик күп инде. Аш яки ботка ашыйбыз, – диде Зәрия. – Ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт әйтәсебез килә. Искитәрлек хәл: Аллаһы Тәгалә һәм халык ярдәме белән без балабызны бу көнгә кадәр саклап кала алдык. Хәзер дәвалану өчен, дип акча җыючылар бик күп бит. Безгә ышанган һәм ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтебез чиксез. Әллә нинди төбәкләрдән дә акчалата ярдәм салучылар, монда китереп бирүчеләр дә булды. Безгә ярдәм итәргә алынган «Эфир» каналына, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә, бар матбугат чарасына рәхмәт.

Юнысны балалар бакчасына җибәреп булмый, билгеле. Әни кеше гел бала янәшәсендә булырга мәҗбүр. Билгеле бер меню буенча гына туклангач һәм кирәкле даруларны эчкәч, баланың ашкайнату системасы бераз җайга салынган, күрәсең, чөнки хәзер ул көненә 7-8 мәртәбә генә (!) зур йомышын башкара икән. Шуңа да карамастан, әлеге авыру нәтиҗәсендә бала бик тиз авырлыгын югалта, организмдагы барлык витаминнар юылып тышка чыга. Әйтик, әле 2 яшен генә тутырган баланың инде тешләре ватылып беткән, чөнки организмга кальций җитми. Сөт ризыклары да ярамагач, табигый кальций балага бирелми. Шулай ук Д витамины да организмнан юылып, бала рахит белән авыручылар белән бер үк хәлдә. Башка кирәкле матдәләр белән дә шундый ук хәл. Хәзер инде Юныска инвалидлык алганнар. Зәрия ВТЭК узганда тикшергән табибларның бик игътибарлы булуын да билгеләп үтте.

– Алар миңа сабыр булырга кушты, ничек тә күңелемне күтәрергә тырыштылар.

Табибларны бик дорфа итеп күп язалар, сөйлиләр, тик мин киресен әйтер идем. Хәлебезгә кергән табибларга рәхмәт. Кызганыч, исемләп әйтә алмыйм, – диде Зәрия.

Берәр чит ил табиблары бу авыруга алынырга теләк белдерсә, бала хакына хәтта күчеп китәргә дә риза булуын әйтте ул. Салиховларның бүген бер генә теләге – Юныс исән-сау терелсен һәм иманлы бала булып үссен иде!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар