Әтнәдә инвалидларны алдыйлар

Эх, язмышны үзебез сайлап ала алсак иде ул. Ничек күңелле, рәхәт булыр иде, шулаймы?! Газетада да гел матур тормыш турында гына язар идек. Телевизордан да кемнең нинди рәхәт тормыш сайлавы турында сөйләп, мактанышып кына утырырлар иде. Мөнирнеке кебек язмышны берәү дә сайламас иде, тәгаен беләм. Нинди шундый язмыш соң ул дисезме?

Әтнә районы Күшәр авылында яшәүче Мөнир Шакиров турында газетабызда бер язган идек инде. «Түземнәр генә теләгенә ирешә» язмасында (22 декабрь, 2010 ел) аның физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән булуына карамастан нинди актив тормыш алып баруы сурәтләнде, бар саны сау-сәламәт булып та зарланудан башканы белмәүче башкаларга үрнәк итеп куелды ул. Газетабызның даими укучысы, авторы булу өстенә, Мөнир – «Иделем акчарлагы» фестиваленең актив катнашучысы, шигырь, хикәя, мәкаләләр язучы иҗади шәхес тә. Күптән түгел генә ул газетага үз зарын язып җибәргән иде. Чарасызлыктан булуын аңлыйбыз, чөнки Мөнир зарлана торган кеше түгел. Шуңа күрә, кырык эшне кырык якка ташлап, тиз арада аның үзен күреп кайтырга булдык.

Нормадан тыш йорт

Әйткәнемчә, аның язмышы үзең теләп сайлап ала торган түгел. Мөниргә 3 яшь тулгач, әтисе үлеп китә. Әлеге кайгы өстенә тагын бер хәсрәт арта – малайның аяк сөякләре йомшак булуы ачыклана. Урамда абынып егылганнан да аяклары сына аның. Бу хәл күп тапкыр кабатлана. Больницада күпсанлы операцияләр кичергән малайны берни дә коткара алмый һәм Мөнир гомергә аяксыз кала. Бүген аңа 27 яшь. Ул 37 квадрат метрлы иске генә йортта яши. Шул ук йортта әнисе, күптән түгел генә өйләнгән абыйсы, аның хатыны һәм баласы да гомер итәләр. Норма буенча бер кешегә кимендә 18 квадрат метр туры килергә тиеш кебек. Монда ул норма турында хыялланырга гына кала. Җитмәсә, I группа инвалид буларак Мөниргә аерым шартлар да булырга тиеш. Аз дигәндә аерым бүлмә! Анысы турында сүз кузгатканчы, йортның бик-бик иске булуын тагын бер кат ассызыклыйсым килә. Аның кухня өлеше генә бүрәнәдән, анысы да инде чергән. Зал ягы исә, гап-гади тактадан гына буралган.

– Такталар арасына җылы сакласын дип салынган агач чүбендә күселәр йөреп, ул чүпне таркатып, кимереп бетергән. Салкын көннәрдә дивардан җил өрә, салкын үтә. Быел кыш көне 4 мәртәбә салкын тидердем, – диде Мөнир, без йорт белән танышкан арада.

Бәдрәф, әлбәттә, урамда. Монысы бер хәл. Йортка су кермәгән! Анысын чишмәдән ташыйсы. Якын-тирәдә су алып чыгарлык күршеләр дә юк. Булган очракта да көнгә берничә тапкыр су артыннан кешегә йөреп булмас иде. Йорт тирәсендәге бакчаны карар өчен дә су кирәк.

Йорттагы биек бусагаларга да исем китеп карап тордым. Хәер, бусагаларны алып атсаң да, аннан коляска йөри алмас иде – ишекләр тар.

Саный китсәң, Мөнирнең бу йортта шушы яшенә кадәр зарланмый яшәвенә исең китә торган.

Мондый шартларда төшенкелеккә бирелергә дә озак түгел ләбаса. Тик Мөнирнең ныклы рухы язмыш алдында баш ияргә рөхсәт итә торганнардан түгел. Ул үзен формада тоту өчен спорт белән шөгыльләнә, инвалид булса да актив яшәү рәвеше алып бара.

Фонд булмаса, проблема юк!

Фатир мәсьәләсе буенча ул ТР Президентына хат язган булган. Гадәттәгечә, аннан районга мөрәҗәгать итәргә кушып, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ кеше буларак исәпкә басарга кирәклеген аңлатып, «киңәш» хаты җибәргәннәр. Мөнир шулай эшләгән дә. 2010 елның көзендә исәпкә баскан. Кышкы суыкта түзә алмагач, Әтнә районы башкарма комитетына торак белән ярдәм итүләрен сорап тагын бер кат хат та язган булган. Менә шунда исәпкә басуларның файдасызлыгы ачыкланган да инде.

Әтнә районы башкарма комитеты җибәргән хатны без дә күрдек. Аны укыгач, дөресен әйтим, республикабыздагы иң хәерче район Әтнә икән дигән фикер калды. Анда 2005 елның 1 гыйнварыннан соң торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә басучылар РФ Торак буенча законнар җыелмасының 57нче маддәсе нигезендә чират буенча торак белән тәэмин ителә диелгән. Мөнир чиратсыз гына торак белән тәэмин ителергә тиеш булса да. Шул ук законның 49 маддәсе нигезендә яшәү урыны дәүләт яки муниципаль торак фондыннан бирелә, ләкин ТР Әтнә муниципаль районында муниципаль торак фонды булмау сәбәпле, сезне торак белән тәэмин итү әлегә мөмкин түгел диелгән. Менә сиңа мә! Законны оста файдаланып, судан коры чыгу шушы була инде. Башка районнарга да өйрәтергә кирәк бу алымны. Инвалидларны торак белән тәэмин итеп ятмасыннар, бары тик торак фондын гына бетерсеннәр дә, вәссәлам. Проблеманы чишәрдәй фонд юк икән, проблема да юк, дигән сүз булып чыга түгелме соң бу?! Алар өчен юктыр ул проблема, әмма башкалар өчен (шул ук инвалидлар өчен, мәсәлән) бар.

Бу җавап белән килешә алмыйча Мөнир шул ук башкарма комитетка тагын бер кат хат язган.

«Хөрмәтле, Әтнә районы башкарма комитеты!

Сезгә кабат хат язып, борчуыма гафу үтенәм! Тар вакытыгызны бар итеп, җавап бирүегез өчен зур рәхмәт, ләкин сезнең җавап мине бөтенләй канәгатьләндермәде.

Җавап хатында сез Әтнә муниципаль районында торак фонды булмавын сәбәп итеп, яшәү шартларымны яхшыртуда ярдәм итә алмавыгызны әйткәнсез. Сез китергән сәбәпләр аркасында гына яшәү шартларымны яхшырта алмавым белән мин бер ничек тә килешә алмыйм.

Әлбәттә, мин сезне аңлыйм. Ләкин сез дә мине аңласагыз иде. Мин социаль яктан яклауга мохтаҗ гражданин. Әлеге мәсьәләне кичекмәстән минем файдага хәл итү өчен районыбызда җаваплы җитәкчеләребез бардыр бит инде? Бүген булмаса, кайчан торак шартларымны яхшырта алачакмын соң?

Сездән янә җавап көтеп, ихтирам белән, Шакиров Мөнир Таһир улы»

Мөнир бу хатка җавап алмаган. Шулай итеп аның проблемасын күрмәмешкә салышу галәмәте дәвам итә. Югыйсә, ул җитәкчеләрнең кесәсенә керми, ә үзенә закон нигезендә тиешлесен генә сорый бит. Үз аякларында йөри алса, шулай түбәнсенеп йөрер идемени ул?!

Мөнирнең иң зур теләге дә – эшкә урнашу. Анысы да шул башкалардан ким булмыйча тормыш көтү өчен барлыкка килгән теләк.

– Кулларым, башым сау-сәламәт, димәк, мин эшли алыр идем, – ди ул. – Ләкин инвалидлык буенча I группадагы кешене эшкә алырга атлыгып тормыйлар шул. Эшкә урнашасым килсә, группаны үзгәртсәм дә була икән. Ләкин күктәге торнага өметләнеп, булган пенсия акчамны да киметәсе килми шул.

«Акча юк бит, акча…»

Авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Садыйков бу вакыйгага карата болай диде:

– Мин Мөниргә Әтнә районы башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кушкан идем. Үзем күтәрмәдем инде бу мәсьәләне. Ул әйтсә икенче төрлерәк бит инде барыбер, мин әйтү түгел. Шушы башкарма комитеттагы бер хатын үз йортын сатам дигәч, аны Мөниргә генә биреп булмас микән дип тә уйлашкан идек. Башкарма комитет йортның бәясен күтәреп, бу хатынга акчаны бирмәс микән дигән идек. Андый-мондый сүзе юк әле кабат. Мөнир Казанга да язып карады бугай бит инде бу хакта, нәтиҗәсе юк.

– Районыгызда торак фонды юк икән бит, шуңа күрә проблеманы хәл итеп булмый, диләр.

– Торак фонды һәм архитектура бүлекчәсе бар безнең башкарма комитетта, башкасын белмим. Кем җавап бирергә тиештер моңа?! Безнең район башкарма комитетында ни диярләр икән?!

Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов төп проблема итеп акча булмауны атады.

– Бездә торак фонды юк, районда бернинди төзелеш бармый, шуңа күрә без аңа берничек тә ярдәм итә алмадык. Әле төзелеш башларбыз дип тә әйтә алмыйм. Бик бирер идек, районыбызда буш тора торган торак булса. Мөнир ул бик актив егет инде. Райондагы чараларда да актив катнаша. Хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында да егетләребез белән очрашуларга килә. Инвалидлар декадасында да актив катнаша. Ул бөтен районыбыз өчен ныклы рухлы шәхес үрнәге.

– Бушый торган һәм район исәбендә булган резерв фатирлар булмау сәбәпле, моңа альтернатива йөзеннән субсидия бирү каралмаганмы инвалидларга?

– Андый альтернатива 2005 елның 1 гыйнварына кадәр исәпкә баскан кешеләргә генә булырга мөмкин. Без теләп кенә бу проблеманы хәл итеп булмый бит әле. Акча юк, акча! Әгәр ниндидер мөмкинлек килеп чыга икән, ул бит бездә исәптә тора, иң беренче чиратта, аның проблемасын хәл итәчәкбез. Ул башкаларга үрнәк күрсәтә торган егетебез, андый яшьләрнең мәнфәгатен без мөмкинлек чыгу белән хәл итәргә тырышачакбыз. Бу мәсьәлә буенча комиссия дә җыйдык бит инде. Әлегә берни дә вәгъдә итә алмыйм шул. Ул авыл җирендә дә яшәргә теләми, фатирны шәһәрдән тели. Ләкин без шәһәрдән түгел, авылдан да бирә алмыйбыз бит әле.

– Сезнең районда Мөнир генә түгел, закон нигезендә торакка мохтаҗ кешеләр күптер. Алар мәсьәләсе ничек хәл ителә?

– Әйткәнемчә, бездә төзелеш бармый. Без дотацияле район, безнең акчабыз юк. Нишлик соң без? Иртәгә төзелеш башлыйбыз дип тә әйтә алмыйм. Берәр фатир бушаячак та, урын булачак дип тә вәгъдә итеп булмый.

– Димәк, сез берничек тә ярдәм итә алмыйсыз?

– Акча юк, акча! Бик әйбәт егет. Аның белән очрашкалап торабыз. Берәр тулай торакта урын булмас микән, бүген сорашып карыйм әле.

Без капчыкта ятмый

Үзләрен яклап-саклап калырга кирәк булганда 2005 елгы карарны искә төшерергә күп сорамый бу җитәкчеләр. Субсидияләр бетерелде, инвалидларга льготалар да бетте, фәлән-төгән… Чынлап та, субсидия элегрәк 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка басканнарга гына каралган иде, тик 2010 елның 2 апрелендә ТР Министрлар Кабинеты бу документка үзгәрешләр кертте һәм ул чикләүне бетереп тә куйды. Шулай булгач, ТР Министрлар кабинеты тарафыннан 2006 елның 7 июнендә кабул ителгән 275нче номерлы «Аерым категория гражданнарга федераль бюджеттан бирелә торган субвенцияләр хисабына торак алу өчен субсидияләр бирү тәртибен раслау турында»гы карар нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләр 18 кв.метр торак мәйданы алу өчен субсидиягә хокуклы булып чыга. Субсидия алучылар исемлеген муниципаль районнарның башкарма комитетлары төзи. Башкарма комитет җитәкчесе буларак, Габделнур Мәрдәнов бу хакта белергә тиеш иде кебек. Шул субсидия чират тәртибендә бирелә дә. Ул банктагы махсус счетка күчерелә. Димәк, җитәкчеләр тиеш түгел дип ышандырган субсидия тиеш булып чыга.

Хөрмәтле җитәкчеләр, тоташ сынауларга гына корылган тормышны җиңү өчен күпме куәт, сабырлык, ихтыяр көче кирәк булуын сез белмисездер шул. Әзрәк үз балагызны шул урынга куеп карагыз әле, нишләр идегез икән? Бәлки, проблеманы күмеп кую ягын карамыйча, чишү юлларын эзли башлар идегез?!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар