ЕЛГАДАГЫ ТИТАНИК

Куйбышев сусаклагычында «Булгария» теплоходы бату турындагы яңалыкка башта күпләр игътибар да итмәгәндер. Беренчедән, көн дә бер фаҗига булып торган илдә андыйга гына тиешле әһәмият биреләмени?! Икенчедән, ул бит диңгез түгел – елга. Диңгездә генә ул очсыз-кырыйсыз киңлекләр. Ә монда һәрчак балыкчы көймәләре, метеор, теплоход, катерлар белән кайнап торган Идел елгасы. Елга гына! Тик бар да без уйлаганча җиңел булып чыкмады. Күп тә үтмәде, берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр ишетелә башлады. Ул яшенле, давыллы, көчле яңгыр вакытында әйләнгән икән, диделәр. Бортта йөздән артык кеше булган, шуларның 50се – балалар… Теплоход батуы турындагы беренче хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 13:58 сәгатьтә килеп ирешсә, инде бер-ике сәгатьтән матбугат чаралары аша бөтен Татарстан бу хәбәрне ишетте. Аннары ниндидер үтеп баручы теплоходның фаҗигагә тарган кешеләрне су өстеннән «чүпләп» алуы мәгълүм булды. Д. Медведев бу эшкә тотынгач кына, бар халык урыныннан кубып эшнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлады, ахры.

Якшәмбе кичке 8 белән 9 арасында «Арабелла» теплоходы коткарылган кешеләрне ярга китерде. Казанның елга портындагы ыгы-зыгыны шунда булган кеше генә аңлый аладыр. Якыннарының исәнлегенә өметләнеп килгән туганнарның кайберсе шатлыктан еласа, күбесе кайгыдан күз яше түкте. Менә шунда, котылучыларның беренче исемлеге кулдан язылып, тактага эленде дә инде. Торган саен тагын да куркынычрак фактлар ачыла башлады. Саннар гел уйнап торды. Иң беренче төзелгән исемлектә дә бер үк фамилияләр өч-дүрт тапкыр кабатлана иде. Димәк, коткарылучылар саны алай ук түгел. Ә ничәү? Гомумән, бу фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә? Тагын күпме кеше коткарылмый калган? Кыскасы, күп сораулар җавапсыз калды. Вакыйганың Кама Тамагы районы, Сөйки авылы турысында булуы билгеле булды һәм без шул урынны үз күзебез белән күреп, сорауларыбызга җавап табарга ниятләп, шунда юл тоттык.

Мәңгелек теплоход

«Булгария» исемен йөрткән әлеге ике палубалы теплоход 1955 елда Чехословакиядә эшләнгән икән. Димәк, аңа быел 56 ел тулган! Хезмәт күрсәтү вакыты 25 елга гына исәпләнгән теплоходның моңарчы су төбенә китмәве гаҗәп тә кебек хәзер. Хәер, узган елларда аңа утырып сәяхәт кылучылар аның быел да төзек дип табылып, зур суга чыгарылуына чын-чынлап аптырый. Эш шунда ки, хезмәт күрсәтү вакыты беткәч, теплоходлар техник күзәтү үтә һәм ул төзек, дип табылган очракта аның хезмәт күрсәтү вакыты да озайтыла икән. «Булгария» дә, шул рәвешле, ярты гасырдан артыгын хезмәт күрсәтеп ташлаган. Моңарчы йөргән бит әле, быел да йөрер, дигәннәрдер… Киләсе елга да чыгармый калмаслар иде, мөгаен… Акча бит! «Булгария»нең төзек булмавы хакында капитан үзе дә белгәндер, чөнки интернеттагы форумнарның берсендә нәкъ менә шул теплоходның төзек булмавы турында язышкан урыннар бар. Шулай ук, әлеге теплоход берничә мәртәбә үз сәяхәтләрен техник сәбәпләр аркасында кичектергән дә булган икән. Узган рейс вакытында бер бүлекчәсендә янгын чыккан. Ахыр чиктә теплоходның пассажирлар ташырга рөхсәт итүче лицензиясе дә юк, ди.

Русия Президенты Дмитрий Медведев та андый «старая посудина»ларның чиктән тыш күп булуы турында турысын әйтте. Хәзер су транспортыннан коты алынган халык, аннан бөтенләй баш тарткач кына, бөтенесен төзеклеккә тикшерә башларлар инде. Гадәттәгечә! Бездә бит эш узгач кына ул мәсьәләне өйрәнә, тикшерә, төзәтә, кисәтә башлыйлар…

Шулай ук, бу теплоходның нибары 140 кешегә исәпләнгән булуы мәгълүм. Шуңа күрәме, иң беренче чыганакларда «Булгария» бортында нәкъ шулкадәр пассажир һәм тагын күпмедер эшче персонал булган, дип игълан иткәннәр иде. Соңрак исә бу сан да «күперде». Билетсыз йөрүчеләр, шунда эшләүче туганына ияреп баручылар, танышлык аша ял итеп кайтырга исәпләүчеләр, кыскасы, барысын-барысын саный торгач, бортта, якынча, 208 кеше булуы ачыкланды. Хәер, саннарга аерым тукталыйк әле.

Саннар…

Фаҗига булган көнне кичен, барлык хезмәткәрләрне дә исәпкә алып, теплоходта барысы 188 кеше булган һәм шуларның нибары 85ен генә коткарганнар, дип сөйләделәр Үзәк федераль телеканалдан. Интернет чыганакларда исә бөтенләй башка саннар күрсәтелгән иде. Төгәл генә күпме кеше коткарылганын беркем әйтә алмады. Дүшәмбе Сөйки авылына баргач та, иң беренче эш итеп, андагы МЧС матбугат сәркатибеннән чынлыкта ничә кешенең исән калуын сорадык, чөнки исемлектәге 85 санына ышанмаска нигез бар иде. Нинди нигезме?!?

Сәфәр алдыннан төнге икенче яртыларда бер танышым шалтыратып, дустының теплоходта булуы һәм могҗиза белән исән калуы турында канатланып сөйләгән иде. Иртән ул егетне исемлектән барладым һәм таба алмадым. Димәк, исемлеккә ышанып бетәргә дә ярамый. Җитмәсә, бер үк исем-фамилия өчәр тапкыр кабатланган урыннар да бар.

Дүшәмбе көнне исә МЧС матбугат хезмәткәре Руслан Фәтхетдинов төгәл 79 кешенең исән-сау булуын хәбәр итте. Шуның 77се «Арабелла» белән кайтса, икесенең ярга йөзеп чыгарга көче җиткән.

Коткаручылар каян гына килмәгән. Барлыгы 531 кеше коткару, эзләү, теплоходта булучыларның туганнарына ярдәм итү эшләрендә катнаша. Шулардан 404 кеше – МЧС хезмәткәрләре. 119 техника бу эшкә җәлеп ителгән. Шушы вакыйга аркасында җәйге ялын вакытыннан алда өзәргә мәҗбүр булган Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та коткаручыларга үз вертолетын биргән икән. Фаҗига булган урында 101 водолаз эшли. Якын- тирәдәге 126 чакрым яр буйлары (13 утрауны яхшылап тикшерергә Русия Президенты әмер бирде) тикшерелгән, 30 чакрым арада аркылыга-буйга Куйбышев сусаклагычын да гизгәннәр. Теплоход ярдан – 3 чакрым ераклыкта,24 метртирәнлеккә баткан, дип санала.

Кем гаепле?

«Булгария» теплоходы 10 июль кичендә Казаннан Болгар шәһәренә барырга чыга. Спасс районындагы тарихи шәһәрчегебез башкаладан 140 чакрым ераклыкта урнашкан. Ул сәгать иртәнге 7дә Болгарга килеп җитә һәм сәгать 11дә инде кире кузгала. Теплоходның төзек түгеллеген пассажирлар да тойган, ахрысы, чөнки капитаннан шторм беткәнче генә булса да көтүен, соңрак кайтуны сорыйлар. Мотористлар да алар белән килешә, ләкин капитан үзенекендә тора һәм кайтыр юлга кузгала.

Соңрак әле бер двигательнең дә төзек булмавы ачыкланачак. Өстәвенә, уң як бакларга гына ягулык тутырылган булу сәбәпле, теплоход бер якка авыш та булган икән. Боларга һава торышы да тәэсир итми калмый, билгеле. Көчле яңгыр башланып, җилле-давыл кузгалгач, капитан теплоходны борырга, дигән карар кабул итә. Тик болай да уң якка авыш булган олы көймә шул ягы белән борылып, агымга аркылы да баскач, палубага су эләгү котылгысыз була инде. Нәтиҗәдә, аңа бер-ике дулкын көче җитә һәм теплоход 3 минут эчендә су төбенә төшеп китә. Боларга өстәп, теплоходта тиешеннән күбрәк кеше булуын да тагын бер кат искәртсәк, авырлыкның да югары булуы аңлашыла. «Булгария»дәге кешеләр ниндидер көймәләр турында уйларга да өлгермәгән. Кабартылган ике көймә генә ачылган һәм кешеләр шулар өстендә ярдәм көтәргә мәҗбүр булган.

Кеше каютада йоклап ятса, яки теплоходның аскы өлешендә булса, бу вакыт эчендә ул котылып калырга өлгерә аламы? Әлбәттә, юк. Яңгыр башлангач, балалар яшеннән курыкмасын өчен, аларны махсус балалар бүлмәсенә җыеп, уеннар оештырырга уйлаганнар. Ул бүлмә теплоходның иң аскы өлешендә урнашкан. Унбиш минуттан менә шундый фаҗига! Әлбәттә, балалар котылырга өлгерми кала. Коткаручылар ул бүлмәдән 30дан артык бала мәетен күтәргән инде.

Тагын бер фараз буенча, теплоходның котелы шартлаган икән. Әлегә беркем дә теплоходның нинди сәбәпләр аркасында батуын тәгаен генә әйтә алмый. Аны ачыклау өчен, Дмитрий Медведев «Булгария»не ничек тә су төбеннән алырга кирәклеген искәртте, Татарстан хөкүмәтенә әлеге фаҗигагә эләккән кешеләрнең туганнарына ярдәм күрсәтергә кушты.

Ярдәм, дигәннән… Теплоход баткан чакта янәшәдән генә узып баручы су транспортлары батып ятучыларга ярдәм күрсәтү турында уйлап та карамаган. Киресенчә, борттагылар тырышып-тырышып суда чәбәләнүчеләрне телефон видеосына төшереп калырга ашыккан. «Арабелла» теплоходы капитаны да шул рәвешле янәшәдән генә үтеп китсә, ни булыр иде икән?!! Уйларга да куркыныч. Дөрес, бернинди ярдәм күрсәтмичә, битараф үтеп киткән судно капитаннарына кырыс җәза биреләчәк, диләр үзе. Ләкин аларның җәзасы су төбенә китүчеләрнең гомерен генә кире кайтармас шул инде.

Шулай да, бу вакыйгада күпчелек капитанны гаепли. 55 яшьлек бу ирнең хатыны, баласы да шул суднода булган. Теплоход бата башлагач, ул котылып калу өчен берни эшләмәгән, ә тыныч кына су төбенә киткән. Бу хакта экипаж әгъзалары шулай дип хәбәр итә. Күрәсең, йөзләрчә кеше өчен җаваплылык үз өстенә төшәсен аңлагандыр. Икенче берәүләр, ягъни азчылык капитанның гаебе юк, дип саный һәм әлеге корабны суга чыгарган комиссияне судка бирергә җыена. Алар аның нинди хәлдә булуын күрергә тиеш иде, янәсе. «Булгария»нең бату сәбәпләрен берәү дә анык кына әйтә алмый, ләкин шунысы билгеле, бу Куйбышев сусаклагычында булган иң зур фаҗига.

Танышларымның күршесендә яшәүче Ленар Саттаров та хатыны белән шул теплоходта булган. Үзенең исән калуына әле дә ышана алмый Ленар, ә хатыны ике көн РКБда дәваланган.

– Үземнең судан ничек өскә йөзеп чыгуымны әле дә аңламыйм, – ди Ленар Саттаров. – Теплоход минем каюта ягына янтайды да ауды һәм 3 минут эчендә су төбенә китте. Коткаручы жилет кигән булсам, каютадан чыга алмыйча үлгән булыр идем, ярый әле, кимәдем. Исән калган кешеләрне җыеп алдылар инде, башкаларның исән калуына шикләнәм. Минем хатынымны да бер ир кеше коткарган. Су тула башлагач, ул каютаның тәрәзәсен ватып, хатынымны шуннан этеп чыгарган. Аның үз хатыны һәм баласы батып үлгән. Безнең белән дә балабыз барырга тиеш иде, әле ярый, авырып китте һәм бара алмый калды. Аның каравы, бер туганым безнең белән иде. Ул судан баласын аякларыннан өстерәп чыгарды. Аларның гаиләсе исән калды. Сәгать ярым эчендә вертолетлар, коткаручылар эшкә кереште, дип сөйләделәр. Бар да ялган. Ике сәгать суда ятканбыздыр. Радист безнең теплоход батуы турында хәбәр дә итә алмаган бит, пассажирларның берсе 112 номерын җыеп хәбәр итәргә өлгергән. «Арарат» дип исемләнгән баржа яныбыздан үтеп китте, без суда тончыгып калдык.

Исемлектә күрсәтелгән Миңнехәеровлар гаиләсенә бу фаҗигагә бер катнашы булмаган кешеләр дә читтән торып кына бәхет теләде. «Карале, нинди бәхетле кешеләр», – дип соклана аларга халык. Алар гаиләләре белән исән калган. Әнисе белән булган 1 яшьлек күкрәк баласы да, әти кеше дә – исән-сау. Бәхетләренә күз генә тимәсен, дияргә кала.

Могҗиза өмет итеп

Сөйки авылына барыр юлда МЧС машиналары күплегенә игътибар иттек. Вертолетлар оча. Сугыш кыры кебек иде ул яклар бу көннәрдә. Беренче эш итеп, Сөйки авылы янындагы елга буена төштек. Ә анда ярты метрлы дулкыннарга карап утыручы участокның полиция хезмәткәре Василий Макарычевтан тыш, берәү дә юк. Ул ярга кадәр йөзеп чыккан ике кеше турындагы фактны кире кагудан һәм эзләү эшләренең бүтән җирдә алып барылуыннан башка, яңалык та әйтмәде безгә. «Елганың бер ярыннан икенчесенә кадәр – 11-12 чакрым. Хәтта көн тыныч вакытта да шулкадәр дулкыннар булганны, андый көнне бу елгадан йөзеп чыгу реаль күренеш түгел», – диде ул.

Фаҗигагә таручыларның туганнарын урнаштыру өчен, Сөйки авылы мәктәбендә оператив штаб оештырганнар. Авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова мәктәп директоры белән берлектә, биредә төне буе дежур тора икән. Килүчеләрне ашатып, эчертеп, хәтта кундырып та чыгарырлык уңайлыклар тудырганнар.

– Инде бер ир ике тапкыр килеп китте, – дип сөйли Людмила Сахарова. – үз-үзен кая куярга белми. Аның хатыны һәм баласы батып үлгән. Безгә шалтыратып сорыйлар, яңалыкларны белешеп торалар.

МЧС хезмәткәрләре, зыян күрүчеләрнең якыннары каядыр булырга тиештер бит инде дип, без күрше авылга юл тоттык. Куйбышев исемендәге затонда төп штаб урнашкан икән. Бернинди күрсәткечләр булмаган (халык монда ничек килергә тиештер – авт.) причалны халыктан сорый-сорый эзләп табу өчен, байтак вакыт сарыф итәргә туры килде. Башкалар ничек табарга тиештер?!

Биредә төрле регионнан килгән машиналар тезелеп киткән. Самара, Новгород, Мәскәү, Ульян… Бер читтә ап-ак чәчле, ак күлмәкле олы гәүдәле бер ир сулкылдап елый. Күпләр әле дә могҗизага ышана, догаларын укый. Һәрхәлдә котылып калу өчен шанслар бөтенләй булмаса да…

Кукмараның Янсыбы авылыннан тулы бер гаилә килгән. Кызлары Лилияне исән килеш күрергә өметләнүче ана белән атаның, улларының яшьле күзләрен күреп җебедем дә төштем. Менә шул кешеләрне күреп, йөрәк өзгәләнә.

Балтач районыннан килгән Илдус Нотфуллин сеңлесе Зөһрә һәм аның кызы Эльвира өчен ут йота.

– Сеңлем «Ливадия»дә эшли иде. Алар пешекчеләр бригадасы белән бергә эш сменасыннан соң шул каһәр суккан теплоходка ял итәргә киткәннәр. Зөһрә 5 сыйныфны тәмамлаган кызын да ияртте. Менә шул төркем хәзер юк. Бу атнада җомга көнне кызымның никахы иде бит әле… Әниебез телевизордан ишетеп беләдер инде теплоходның батканын, тик Зөһрәнең андалыгын әле белми. Ничек әйтербез икән аңа?!

Күз яшьләре белән басып торган кешеләргә килеп бер-бер сүз әйтергә, сорау бирергә дә кыен. Аңа ничек ярдәм итәргә белмисең. Күңеленең иң тирән җәрәхәтенә кагылырсың да үзеңә дә мәңгелек үкенеч алырсың кебек.

Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте (Татпотребсоюз) рәисе Мәхмүт Фәттахов бирегә гуманитар ярдәм китергән. Ашыйсы килгән кешеләрне ашатып, чәй, сок эчертеп җибәрәләр. Биредә Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм башка районнардан килүчеләр шундый ярдәм күрсәтте, рәхмәт аларга.

12 июль Русия буенча траур көне, дип игълан ителде. Ни кызганыч, андый көннәр елдан-ел арта гына. Бу көнне көндезге 12дә Елга портына кызыл канәферләр тоткан халык агылды. Р. Миңнеханов та зыян күргән кешеләрнең туганнарына материаль ярдәм итәчәген дә әйтте, фаҗигагә таручыларның якыннарына булышу өчен хәйрия фонды да булдырылды. Тик гомерне акча белән кайтарып булса иде дә бит!..

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар