“ДУҢГЫЗ АСРАП КЫНА БӘХЕТЛЕ БУЛЫП БУЛМЫЙ”

Тормыш ул – театр. Ләкин театрда уйнауга караганда, тормыш итү авыррак.

(Г.Каюмов)

Театрда уйнаучы актерларны без күбрәк исем-фамилиясе белән түгел, ә төс-кыяфәте, уйнаган роле аша истә калдырабыз. Бәлки, күпләр өчен Гафур Каюмов дип әйтү генә җитмидер дә, халык аңына сеңеп калган рольләрен санап үтү кирәктер. Рәхим итегез. “Галиябану” спектаклендәге Хәлил, “Зөләйха” фильмындагы Сәлимҗан , “Әни килде” спектаклендәге Сәяр, “Ташкыннар”дагы Мирзахан, “Асылъяр”дагы Искәндәр… Тагын бик күп рольләрне санарга булыр иде монда.

Актер гына түгел, ул искиткеч талантлы драматург та әле. Пьесалары төрле театрларда куела, кызыклы спектакльләргә әверелә. “Упкын өстендә уен” ике пәрдәле трагифарс жанрында язылган әсәре, “Һинд кызы” музыкаль комедиясе пьесасы Татарстан, Башкортстан, Мари Иле республикасының күпсанлы театр сәхнәләрендә уйнала.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында да аның бик күп пьесалары куела: “Мирас” (1990), “Сарык арыслан” притча-әкияте (1997). “Язмышлар ярында”, “Юбилей”, “Сагынырсың әле син дә бер…”, “Ак баба иле”, “Ахырзаман авазы”, “Эх, Алла боерса”, “Ач күзеңне – монда мин…”, “Таныштыру-кавыштыру бюросы”, “Соң инде”, “Аномалик табигать күренеше”, “Ыру”, “Әрнү”, “Морза” һәм башка әсәрләр языла.

– Гафур абый, театрга таба ясалган беренче адымыгызны хәтерлисезме?

– Театр сәнгатен мин кечкенәдән үк изге эшкә санадым. Башлангыч сыйныфларда укыганда авылда булган бер генә спектакль дә миннән башка үтми иде, ләкин зур сәхнә хакында бөтенләй хыялланмадым. Авылдагы клубта куелган спектакльләрдә гел катнашырга туры килә иде. Үземне зур сәхнәдә, олуг артистлар белән бергә уйнарга лаек түгел дип саный идем. Хәрби хезмәттән кайткач кына, театр училищесын эзләп табып, анда документларымны тапшырдым. Җаным театр таләп итте. Үз бәхетемә, Ходай язганы булып, Марсель Сәлимҗанов төркеменә эләктем. Аның курсында Фәрит Бикчәнтәев, Венера Шакирова, Рафил Сәгъдуллин, Камил Камалов, Данил Салихов, Рифат Йосыповлар белән бергә уку, беренчедән, зур бәхет, икенчедән, үземне үстерүгә зур этәргеч булды.

– Гаиләгездә сәнгать кешесе бер сез генәме?

– Юк, кызым Ләйсән дә театрда эшли. Кызганыч, ләкин ул рус театрында. Мин аны татар гимназиясендә укыттым. М.Сәлимҗановта укыды ул. Татар театрына хезмәт итсен дигән идем. Ул үзе дә шуны теләде. Әмма аның татар театрына кирәге булмады. Чаллы рус театрында аны бик яраталар, ул да андагы атмосфераны ярата. Бер-ике ел гына эшләсә дә, аңа баш рольләрне бирәләр. Ләкин бит анда да татар җаны. Кайчакта еларлык дәрәҗәгә җитеп, миңа шалтырата, татарча спектакльдә уйныйсы килә аның.

– Театрда уйнау җиңелрәкме, кинодамы?

– Кинода уйнау авыррак ук димәсәм дә, уңайсызрак. Нәрсәсе белән дисәң, кино төшергәндә өзеләсең. Бер өзелгәннән соң, өр-яңа баштан шул ук халәткә кире кайтып уйный башлау кыенрак. Ә театрда син яшисең. Ул ниндидер тамаша күрсәтү генә түгел. Тамашачы белән актер, кайсыдыр бер мизгелдә берләшеп, сәхнәдәге тормыш-көнкүрештә бергәләп “кайный” башлый. Ул бик зур рухи күтәрелеш бирә. Син ул берләшүне сәхнәдә торып тоясың.

– Безнең дәүләт театр сәнгатенә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирә дип саныйсызмы?

– Спортка артык зур игътибар бирелә бездә. Кирәк, әлбәттә. Әмма тән белән җан тигез үсәргә тиеш. Беренче очракта синен күңелең булмаса, ул тән нәрсә? Ул чери һәм бетә. Күңел, җан, сәнгать – ул беренчел. Тән икенчел. Шуңа да спорт, тән турында кайгырту икенче, өченче урында булырга тиеш әле. Рух, сәнгать тәрбиясе беренче урында торырга тиеш. Шунда гына дәүләт иң дөрес дәүләт була ала. Бу хакта бик күп философлар да әйткән, дини тәгълиматлар да шулай, ди. Безнең бик лаеклы, акыллы кешеләребез бар, кызганычка, сәясәтебез аларга җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирми.

Татар җыры конкурсы үткәрделәр, миңа аның юнәлеше ошап та бетмәгәндер бәлки, ләкин бит ул талантлар чыгара. Талантлы бер кыз, бер егет килеп чыкты әнә. Ни өчен соң театр сәнгате буенча шундый конкурслар юк? Ни өчен безгә игътибар башкаларга караганда кимрәк? Ни өчен театр сәнгатенә яшьләр күпләп килми? Чөнки яшәренә урыны юк, хезмәт хакы аз, киләчәктә ипотекага түләрлек акчасы да булмаячагын белә, өй сала алмаячагын, гаиләсен карый алмаячагын аңлый ул кеше.

Сәясәт үзгәрергә тиеш. Талантларга дәүләт булышсын иде. Шуны булдыра алмасак, Г.Исхакый әйткән инкыйраз тагын да якынаячак.

– Хәзер нинди әсәр язасыз?

– Мин күптән түгел генә “Морза” дип аталган пьесаны тәмамладым. Рухи Дон Кихотлык аша гына морза булып була. Бер-ике бик кызык балалар темасы ята…

Татарның бүгенге сәясәтен, хиссиятен ачып бирү мөмкинлеге хакындагы идея дә башымда күптән йөри иде инде. Турыдан ярып салмыйча гына, аны нинди символлар, образлар аша җиткерергә белмичә йөри идем. Инде чишелешне таптым. Тиздән шуны язачакмын.

Камера театры тудыруга бар көчемне салачакмын. Театр реформасы шул камера театрыннан башка булмый. Бары тик җан тирәнлеге аша тудырганда гына чын рухи спектакль килеп чыга ала. Аны мин эшләрменме, әллә башка кешеме, анысын белмим. Ләкин ул булачак.

– Нәрсә соң ул камера театры?

Камера театры ул – җан, рух театры. Җаныңны учак итеп яксаң, синең яндагы учакка барыбер киләләр. Минем бөтен татар театрларында шушы учакны ягасым килә. Көчемнән килсә, Русия буйлап 20-30 татар театры ачтырыр идем. “Булдырабыз!” дигән әйбер шушы булырга тиеш. Сәнгатьне булдырганда гына без булдырабыз. Ә башка әйберне маяк итеп алып, акча туплап, хәйлә белән яшәп… алай без югалу юлында. Минемчә, бөек әсәрләр булу – ул идея бирү генә түгел. Бөек әсәр берничә катламлы булырга тиеш. Яхшы тема гына яктыртып, проблемаларны күреп кенә эш бетми… Мәсәлән, әсәрнең дөньяви һәм космик катламы булырга тиеш. Аның нигезендә рух, аннан соң фәлсәфи, психологик катламнар ятарга, персонажларның характеры, үзара мөнәсәбәте чагылышы куелырга, аннан соң гына тышкы катлам чагылырга тиеш. Аның язылышы да, куелышы да, уйналышы да рухи югарылыкта була. Артистның киеме, аның мимикасы, аның сөйләшү рәвеше, аның тоннары… Бу – зур сәнгать. Бу – зур тырышлык таләп итүче хезмәт. Режиссер куйган һәрбер элемент шуңа хезмәт итмәсә, ул чын камера театры була алмый. Әсәр, аның куелышы күңелнең барлык катламнары аша үтеп, җанга бәреп керә белергә тиеш…

– Март аенда гына сезнең 50 яшьлек юбилеегыз узды. Артка карап, эх, кабат яшәсәм, болай яшәмәс идем, дип әйткән чакларыгыз булмыймы?

– Яңадан яшәсәм, барыбер шул ук профессияне сайлар идем – монысын төгәл беләм. Ә хәзерге акылым булса, тормыштагы кайбер моментларны үзгәртер идем. Театр училищесын тәмамлагач ук, режиссёрлыкка китәр идем, бәлки, иртәрәк тә яза башлаган булыр идем. Барысына иртәрәк ябышкан булсам, камера театры хакындагы хыялым тормышка ашкан да булыр иде инде, бәлки. Иң зур хыялым – шул театрны булдырып, шуның аша халыкка рух дөньясын ачасым килә. Утыз дуңгыз асрап, каз үстереп сатып, бизнес ясап кына да бәхетле булып булмый… Рухи бердәмлек һәм рухка, рухи югарылыкка омтылу гына кешене бәхетле итә ала.

– Шаблон сорау: киләчәккә планнарыгыз?

– Камера театры хакындагы хыялымны тормышка ашырасы иде. Соңрак, азрак рәтләнеп булса, авылда кечкенә генә өй булдырасым килә, урман һавасын сулап, тынычлыкта яшисе иде… Хәзер сәнгать кешеләре бик авыр хәлгә куелган, күбесе тәвә кошы кебек үз башын комга яшергән. Үзебезнең мәнсезлегебез белән көрәшү туйдырды инде.

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(“Безнең гәҗит”, №17)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Дорес әйткәне:

    Фикерең…Язам, чонки мина ул бик принципиально. Гафур Абзый дорес айтте “Дунгыз асрап бахетле булмыйсын”. Шул акча белян баемысын. Балки дунгыз караган акчасына уку йортына керкп була-белем алырга. Белем алу – ул бахет! Биш ел буе дунгыз асрап карамасам алмый идем. Шул вакытларга рахмат айтасем киля – кадерен белям. Ачуламагыз дунгыз караган кешелярне, кубесе анын белян шогерляне выбор булмаган очен, баласын шул акчага ашата, киендеря, белем бира… Бизнес кына тугел…

    ... Гыйнвар 16th, 2011

Әйтер сүзем бар