Җитәкчеләр вәгъдәсен онытканмы?

«Безнең гәҗит» газетасын күптәннән алдырам, һәр атнаны көтеп алам, яратып укыйм. Бик эчтәлекле, әйбәт газета чыгарасыз, рәхмәт. Шуңа күрә, үземнең зарым белән сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Язуымның төп сәбәбе менә нәрсәдә – мин сугыш ветераны, тыловик. Ирем Бөек Ватан сугышында катнашып, төрле җәрәхәтләр алып кайтты да, монда вафат булды. Мин тол калдым.

Безнең кебек тол хатыннарга, сугышта катнашучыларга, инвалидларга хөкүмәтебез фатир бирү, торак белән тәэмин итү турында закон чыгарды. Шушы закон нигезендә, күпләребез фатирлы булды, Путинга рәхмәт әйтеп, бөтен уңайлыклары булган фатирларда яшәп яталар. Мин дә шулар исемлегенә кердем. Быелның 18 февралендә бөтен документларымны җыеп, башкарма комитетка тапшырдым. «Без аларны Казанга җибәрәбез, бер айдан кайтырга тиеш, кайткач хәбәр итәрбез», – дип ышандырып җибәрделәр.

Апрель аенда Премьер-министр Путин, үзебезнең Президент Миңнеханов та бу закон буенча фатир тиешле кешеләрнең барысы да 9 Майга кадәр фатирлы булачак, дип вәгъдә итте. Ике бәйрәм бергә була икән, дип бик шатланган идек. Ләкин 9 Май да үтеп китте, аннан соң инде ике айдан артык вакыт узды. Үле тынлык – бер хәбәр юк.

Мин – 87 яшьлек карчык, исән чакта яңа торак алып, рәхәт күреп калырмын, дигән идем, булмый, ахры, инде. Шушы язганнардан чыгып, безнең зарны тиешле җитәкчеләргә җиткермәссезме икән, дип өметләнеп калам. Бәлки, алар онытканнардыр?!

Үтенеп, Мөнәвәрә әби.

Буа шәһәре.

Бу фатир мәсьәләсе бик озакка сузылыр, мөгаен, чөнки аның ахыры әле дә күренми. Әйткән сүзен җиренә җиткереп бетерергә хөкүмәтнең акчасы юк. Хатта әйтелгәнчә, кемнәрдер, бәлки, Путинга рәхмәт укыйдыр да бит, ләкин күпләр аңа бик үпкәләгән. Әйтик, сугыш вакытында башкалар белән беррәттән эшләп, кияүгә чыкмый калган әбиләрне генә күрегез… «Ире янәшәсендә рәхәттә яшәгән, бала бәхетен татыган хатыннарга бүләк булды, без тагын бер кат кырыйда калдык», – дип яшьле күзләрен сөртә алар. Тол калып та ашыйсын ашамыйча, киясен кимичә, һәр тиенен җыеп, үз көче белән йорт салган хатыннар фатирсыз кала. Бар акчасын үзенә сарыф итеп, киләчәкне бар дип тә белмичә, дөньяның артына тибеп яшәгән хатыннар фатир ала бүген – аларны чираттагы бәхет басты.

Мөнәвәрә апа Шәйхуллина хәзерге вакытта бер бүлмәле фатирда ялгыз гына яши икән. Мин шунда вакытта аны тәрбия кылып торучы Социаль иминият хезмәткәре дә кибеттән кайтып җитте. Мөнәвәрә апага азык-төлек алып кайтып, фатирын җыештырып, кирәк эшләрендә булышып тора икән ул. Дөресен әйтим, ялт итеп җыештырылган бу фатирда бер тузан бөртеге дә күрмәссең.

– Бу фатир минеке түгел бит, – диде Мөнәвәрә апа һәм гаҗәпләнүемне күреп, ачыклык кертте. – Берничә ел элек мин аны кызыма бүләк иттем. Фатирны бүләк иткәннән соң 5 ел үткәч кенә, тол калган ветеран фатир алырга мөмкин икән. Ә минем инде алтынчы елым китте, димәк, закон буенча йортсыз ветеран исәпләнәм. Минем кебекләр фатир алды инде. Алар алгач, миңа да тиештер дип, мин дә шуның артыннан йөри башладым. Фатирга мохтаҗлар исемлегендә бар инде мин үзе, ләкин февральдән бирле һаман акча юк, диләр. Чынлыкта, бардыр инде ул, нишләп булмасын. Менә күптән түгел генә фатир алдылар… Фатир ала торалар, сата торалар. Без алмыйбыз, ә көтәбез генә. Районыбызга генераль прокурор килгән иде, аңа да бардым. Сентябрь аендагы документларга да акча кайтмаган, дип әйтәләр. Ә мин көтеп утыра аламмы соң менә?! Тагын күпме гомерем калды?! 29 гыйнварда 88 яшь тула бит инде миңа.

Мөнәвәрә апаның улы Наил – Ульянда, кызы Роза Арчада кияүдә икән. Фатир шушы кызыныкы санала. Әлеге фатирга Мөнәвәрә апаның ничек күчеп килү тарихын кызыксындым.

…Мөнәвәрә апаның булачак ирен 18 яше тулгач та сугышка җибәрәләр. Ул анда берничә мәртәбә яралана. 1944 елны сугыштан кайта һәм районда эшкә урнаша. Бу вакытта Мөнәвәрә апа колхозда бухгалтер вазифасын башкара. Район үзәгендә үтүче киңәшмәләрнең берсендә таныша алар һәм егет икенче көнне кызны күрергә дип аларның авылына килеп җитә. Мәхәббәт тарихы озын түгел: алар тагын 3-4 мәртәбә күрешә дә гаилә корып җибәрергә тәвәккәлли.

– Бик арган, бик туйган идем инде авылдагы мәхшәрдән. Хуҗалыклардан фәлән кадәр әйбер җыярга дип кулга исемлек тапшыралар – син шуны җыярга тиеш. Бу хәлләрдән туйганга, шулай тиз кияүгә чыгып куйганмындыр инде? – ди Мөнәвәрә апа. Буага күчеп килгәч, ул судта секретарь булып эшли башлый. 7 сыйныф белем белән бит ул! Русчасын да яхшы белергә кирәк, җитмәсә. Материалга кытлык заманы булса да, ссудалар алып, зур авырлык белән йорт салып чыга алар. 1992 елда Мөнәвәрә апаның ире вафат була. Яраланган аягын ике мәртәбә кисүне күтәрә алмый ул. Алты ел ялгыз яшәгәннән соң, Мөнәвәрә апа йортны алыштырырга уйлый.

– Ул йортка газ кермәгән, суын да күрше урамнан ташыйсы иде. Шулай да, мал-туар өчен сарае, гаражы, җире булган йортны бер бүлмәле фатирга алыштыру бик жәл булды, әлбәттә, ләкин нишлисең бит?! Йортны алып бару ялгызыма гына бик авыр иде. Монда бер бүлмәле генә булса да, газы-суы кергән үзе.

В. Путин белән Р. Миңнеханов 9 Майга тиеш булган һәр ветеранга фатир ачкычлары бирәбез, дип вәгъдә иттеләр бит. Нишләп юк соң ул? Мин сугыш вакытында 4 ел буе колхозда эшләдем, окоп казыдым. Сугыш вакытында законнар бик кырыс иде. Әйтәм ич, колхозда эленке-салынкы йөрүчеләр фатир алып бетерде инде, ә без һаман көтәбез. Күпме мәшәкать, күпме хәсрәт кичердек, никадәр эшләдек бит без ул сугыш елларында! 4 ел буе Левитан нинди хәбәр әйтер микән, дип көтеп яшәдек инде. Нинди шәһәрне алдылар икән, кайсын калдырдылар икән, дип… Сугыш туктаган көн зур бәйрәм булды. Әле дә шулай. Җиңү көненә фатирлар биреләчәк, дигәч тә, ике бәйрәм бергә була икән, дип уйлаган идек, булды ди сиңа…

Бу мәсьәлә буенча Буа муниципаль районы Буа шәһәре башкарма комитетына да кереп чыгарга булдым. Мөнәвәрә апа әйтмешли, хәтерләре кыска җитәкчеләрнең исләренә төшерергә кирәк бит инде.

Буа шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Анатолий кызы Зайцева бу мәсьәләне хәтерли булып чыкты.

– Мөнәвәрә Шәйхуллина фатирга мохтаҗ ветераннар исемлегендә исәптә тора. Ул әле бу ел башында гына исәпкә баскан. Аның кулында шуны раслаучы хат та бар. Соңгы тапкыр килгән субсидия узган елның сентябрь аена кадәр фатир алырга чиратка баскан ветераннарга гына бирелде. Хәтта 2010 елның октябрь аенда чиратка басучылар да фатир алмады әле.

– Акча кайчанрак булыр дип көтәсез?

– Бу бит федераль акча. Ул бездән тормый. Менә июнь аеннан башлап һәр айны билгеле бер күләмдә акча бүленеп биреләчәк, диделәр инде. Соңгы тапкыр июнь аенда акча күчерделәр. Чират буенча Мөнәвәрә апа да, һичшиксез, үзенә тиешлесен алыр дип уйлыйбыз. Чөнки бу федераль программа һәм финанслау барыбер булачак. Димәк, чират та кайчандыр җитәчәк. 2005 елга кадәр фатирга мохтаҗлар исемлегенә кергәннәрнең барысы да фатирлы булды инде – менә монысын ышанып әйтә алам.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар