Чүп бизнесыннан килгән табыш – кемгә?

Әле язлыкта гына тимер юл буендагы сукмактан кайтып барганда, шул чүп-чар мәсьәләсе турында уйланган идем. Уйланмаслык та түгел – кая карама чүп! Яхшылап уйлап баксаң, моннан да акча ясарга мөмкин инде. Пыяла шешәләрне берничә кат кулланып була, ләбаса. Стандарт формада ясалмаган яки бер тапкыр гына кулланырга яраклы шешәләргә дәүләт салымын күбрәк ясаса, анда-санда төрле-төрле төстәге, төрле формадагы шешә аунап ятмас иде. Шешә тапшыру пунктларында да аларның барысын да кабул итсеннәр иде. Кәгазьне дә әрәм-шәрәм итәргә ярамый. Яз айларында шул ук мәктәп укучылары, фатир саен йөреп, макулатура сорап тилмертә. Юкса, аны теләнеп йөрисе түгел, чыгасы да җыясы гына инде. Ешрак җыйдырырга кирәк аларны укучыларга. Нишләп бу дәүләт калдык-постыкны файдалы итеп эшкәртерлек берәр зур оешма-завод төземи икән?! Менә, шундый гади, көлке уйларга бирелеп кайтып җиткәнне сизми дә калганмын. Шәһәрне чистарту көннәре игълан ителгәч, чыгып берничә сәгать җыештырдым үзе, ләкин алай гына чишәрлек проблема түгел бу. Чүп хәзер инде яшел чирәм арасында калды, күзгә күренми. Шулай да, үз артыннан пычрагын җыймаган берәр адәмне күрсәм, авыз йомып кала алмыйм.

Уйларымны ишеткән кебек, яз ахырына таба «чүп бизнесы» турында сүз кузгаттылар. Мамадыш трактында чүп-чар эшкәртүче «Восточный» заводы төзеләчәк, имеш, һәм аңа 110 млн сум акча кирәк икән. Казан шәһәре думасы депутатлары бер көн эчендә «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖнең әлеге инвестицион программасын һәм чүп-чар утилизациясе өчен түләнәчәк тарифның 2012-2014 елларда артуын раслап та куйдылар. Инвестицион программа булгач, биредә инвесторлар һәм, ахыр чиктә, шул программа тормышка ашканнан соң, керем алучылар да булырга тиеш. Инвесторлар кем соң? Инвестор – халык! Болай да гел артып торучы тарифка хәзер теге программаны тормышка ашыру өчен кирәкле акча тарифы да өстәлә. Дөрес, ул күп түгел. Әйтик, елына 12-14 сум тирәсе. Айлап бүлсәк, һәр айны 1-1,5 сумга артыграк түләячәк халык. Ләкин аны казанлылар санына тапкырласак, әлеге суммага алты ноль өстәлүен дә күрербез. Депутатлар раслаган арттыруларны ничек кенә исәпләсәң дә, 110 млн сум урынына, 3 елга нибары шуның яртысы гына җыела. Йорт комитетлары союзы рәисе Геннадий Сомов исә, бу исәптән артык «борчылмаска» куша, чөнки «аны барыбер халык түләячәк, ә чарасын барыбер табачаклар» икән.

– Халык инвестор ролендә булгач, бу заводтан кергән табыш та шул халыкка бүленергә тиеш бит инде, – ди Сомов.

Чүп-чарның җыештырылуы өчен түләнгән акчаның ничек сарыф ителүен белү өчен, ул инде өч ел элек судка кадәр барып җиткән булган. Суд аның шикаятен канәгатьләндергән, билгеле, ләкин безнең шәһәр мэриясе генә финансларның кая китүен чагылдыручы кәгазьне чыгарып салырга ашыкмаган. Дөресрәге, бөтенләй күрсәтеп тормаган. Казанлыларның ике тапкыр артыграк түләвенә шул кәгазьләрне күреп, тагын бер кат инанырга теләгән ул.

– Баксаң, безнең ул чакта артык түләгән акчалар Химик урамында төзелгән полигон өчен киткән икән, мин боларны Башкарма комитетта ишетеп кайттым – ди Сомов.

«Казан экологик комплексы» директоры Рамил Исмәгыйлов исә: «Бу арттыруларны инвестиция дип атап та булмый, – дип саный. – Инвестиция ул нинди дә булса табыш алуны күздә тота, ә гади халык артыгын түләгән акчасыннан табыш алмаячак бит инде. Шулай ук, чүп-чарны шәһәрдән чыгару өчен без акча түләүне дәвам итәчәкбез, бу завод китергән табыш исә «акыллы» хуҗалар арасында бүленәчәк кенә».

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге «Велес» хокук яклау иҗтимагый фонды рәисе Илдар Гатин да бу полигон төзелешенең аңлашылып җитми торган проект булуын ассызыклады.

– Химик урамында да, шул ук «Казан экологик комплекс» карамагында да полигон бар, тагын нигә кирәк икән ул? Булганнарын тиешенчә карарга кирәк. Иң кызыгы шунда: муниципалитет карары белән тарифлар арттырыла һәм ул өлкәгә якынрак торучы кешеләр үз инвестицион программаларын шул арттырылган тарифлар исәбеннән тормышка ашыра ала. Инвесторлар гына булсын! – ди Илдар Гатин.

Инвестор сүзе астында, аңлагансыздыр, без – гади халык күздә тотылабыз. Боларны нигә яздыммы? Ачуым килгәнгә. Бу программа бит шәһәрне чистарак итмәячәк, ә без контейнерларга чыгарып ташлаган чүпне генә кемнәрдер каядыр алып китәчәк, эшкәртәчәк һәм акчасын үз кесәләренә салачак. Җитмәсә, алар безнең «байлыкны» (бу очракта шулай булып чыга – авт.) алып киткән өчен өстәп акча да түләячәкбез әле. Чисталыкның файдасын күрмәгәч, халык пөхтәлеккә өйрәнмәячәк. Менә шул акчалар кесәләргә салынмыйча, шәһәрне, тимер юл буйларын чистартуга тотылсын иде ул. Тик чиста шәһәр турындагы хыялларыбыз шулай хыял гына булып калыр, ахры.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар