Җавапсыз җансызлар!

Эчем пошканнан язам. Бүген авылда Сабан туе булды, бик күңелле үтте, ләкин сүзем ул хакта түгел…
Бәйрәм соңында йортыбызның ишек төбенә үк бер кечкенә генә эт килеп утырды. Ишек ачылгач туп-туры өй эченә йөгерде һәм диванга сикереп менеп сузылып та ятты. Аның йортта үскән җан иясе булуын шуннан аңладык та инде. Җитмәсә токымлы эт булуы да күренеп тора. Бу хуҗасын югалткандыр да безгә ялгышлык белән килеп кергәндер, аны эзлиләрдер дип борчылып, этне кулыма күтәреп, кире мәйданга юл алдым. Инде Сабан туй булган урынга да бакча артыннан, болыннан түгел, урам юлы кырыеннан ук барырга булдым. Бәйрәмнән кайтучылар күрсен, кем эте икәнен белгән кеше аны иясенә кайтарып бирергә ярдәм итсен янәсе. Тик туктаучылар да, каршыма очраучылар да аның кемнеке икәнен әйтә алмады. “Синең этең мени ул, мәйданда чабып йөрүен күргән идек шул”, диючеләр булды анысы, әмма… шуның белән шул. Инде мәйданга төшеп җиткәндә анда инде берничә кеше генә булуын абайлап алдым. Шунда миңа аның кем эте булуын сөйләделәр дә инде.
– Илсур (исеме алышынды) аны Кукмарадан кайтканда машинасына салып алып кайткан. Ул анда адашкан булган, машина туктауга шуның янына чабып килгән. Ә авылга кайткач ул туп-туры өйгә килеп кергән. Шуннан туеп, хәзер менә монда китергәндер, адаштырып калдырырга теләгәндер, могаен, – диде бер ир. Инде этне кая куярга дигән сорау туды. Хуҗасын ничек табарга? Нигә ул аны шуннан ары сөйрәп кайткан да хәзер ташлап калдырган? Ни өчен кешеләр үз өстенә алган җаваплылыктан менә шулай җиңел генә котылып, башка җан ияләрен ташландык язмышка дучар итә?
Шунда булганнар аны үзенә алырга теләмәгән иде дә, этнең язмышын бәян итүче ир аны бик ошатуын, үзенә алырга теләвен хәбәр итте. “Минем хатын этләрдән курка инде, бу бигрәк беззащитныйга охшаган, ул аннан курыкмаска тиеш, мин аны үземә алып кайтып карыйм әле” – диде ул.
Күңелгә җылы йөгерде. Үзебезнең ишегалдында бер эт бар инде, тагын берәү артык булыр иде. Җитмәсә, бу эт бәйдә тора торган түгел. Андый кечкенә этне кем генә бәйгә куя алыр иде микән, белмим.
Теге иргә чын күңелемнән рәхмәтле булып, этне ышанычлы кулларга тапшыруыма куанып өйгә юл тоттым. Ә теге җаваплылык тоя белмәүче егеткә рәнҗедем. Җан ияләре белән уйнавына ачуым килде. Әле дә шуны уйлап утырам. Хуҗасы эзлидер инде аны…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар