Базарда бәяләр

Казанның Үзәк базарына кергәч тә күзгә ташланганы – чиләк-чиләк тезелеп торучы майлы гөмбә булды. Шуңа да сәяхәттә күргәннәремне иртәләгән уңыш – гөмбәдән башларга ниятләдем. Майлы гөмбәнең 5 литрлы кечкенә чиләген 150 сумнан да алырга мөмкин. Ә менә каен гөмбәсе 200 сумга төшәчәк.

Каен дигәннән… Гөмбәсе генә түгел, җиләге дә өлгергән икән инде аның. Каен җиләгенең бер стаканы 70 сум тора. Виктория җиләгенең шундый ук стаканын 50 сумга да алырга мөмкин.

Урманнан бакчага күчсәк, хәзер күпләр бәрәңге чүбе белән мәш киләдер. Бүген яңа бәрәңгенең килосы 40 сум торса, иске уңышны 25-30 сумга да табып була.

Калган бәяләр: суган – 35; кишер – 40; кыяр – 40; томат – 50-70; кәбестә – 30; ташкабак – 50; чөгендер – 70 сум.

Сарымсакның бер данәсе генә дә 30 сум тора. Аның каравы, үзебезнең сарымсак янында лимон чүп кенә – данәсе 7-8 сум.

Җиләк-җимешкә килгәндә, бәяләр урыны-урыны белән 60-70 сумга аерыла. Әйтик, бер урында абрикос 90 сум, икенчесендә инде шундый ук сортның килосы – 170 сум.

Әфлисун – 50-80; йөзем – 65-120; алма – 50-90; төче чия (черешня) – 180-250; груша – 60-90; киви – 70-110 сум.

Бәлки, җәен дә мал чалып, итен күпмедән сатарга аптырап йөрүчеләр бардыр. Базарга баргач таныш фермерымны очраттым. Ул үзе Лаеш районыныкы.

– Узган елгы корылыкның тагын бер нәтиҗәсе – кышын нәрсә ашатырбыз, дип бик күпләр малыннан котылырга тырышты. Шул исәптән мин дә 40 баш сыерны иткә озаттым. Шуңа күрә, сау-сәламәт малның ите – дефицит. Үзем бозауның сөякле урыннарын 180 сумнан сатам, итле җирен 370 сум дип куйдым, – диде ул.

«Җәй көне итнең бәясе арзан инде, чөнки тиз бозыла, тизрәк урнаштырырга кирәк», – диде сатучы апаларның берсе һәм бозау итенең сөяксез урынын 170 сумнан да бирергә әзер иде ул. Бу кадәр мескенлекне күрү авыр иде. Авыл халкының хезмәте шулай арзан бәяләнергә тиеш түгел! Нинди хезмәт ди?! Шул бозау ашаган печәне, фуражына булса да акча чыгарлык булсын инде, ичмасам. Юкка борчылдым ахры, ит сезоны түгел лә…

Базарда өр-яңа каен себеркеләре күренә башлаган инде. Чабынырга яратучылар яңа каен мильлеген – 40, имәннекен – 50 сумнан ала ала.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. К. Илдус әйткәне:

    Эльвераның көндәлекне яңартырга тагы вакыты юк.)))

    ... Июль 19th, 2011

Әйтер сүзем бар