Баз – синеке, җире кемнеке?

Редакциягә Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылыннан бер ханым шалтыратты.

– Мин үзем рус газеталарын күзәтеп барам, ә менә татар матбугатыннан сезнең газетаны гына укыйм, – диде ул, үзен Ирина дип таныштырганнан соң. – Газетагызның бер санында җир мәсьәләсен күтәргән идегез, менә бездә дә зур проблемага әйләнде ул. Күршеләр күрәләтә җиребезне үзләренә тартып ала, авыл җирлеге алар яклы. Җирне үлчәтергә теләп, районга гына 7-8 тапкыр бардык инде, безгә килергә вакытлары юк. Инде үлчәтергә дип сөйләштек һәм авыл җирлеге рәисенең дә бу вакыйгада катнашуын сорадык. Безнең җиргә күпмегә керүләрен күрсен өчен. Алайса, һаман без гаепле. Тик җир үлчәүчеләр белән билгеле бер көнгә килешеп була, ә авыл җирлеге рәисе белән юк. Ул үз авылындагы җир үлчәү вакыйгасында катнашсын өчен, язма рәвештә, бер ай алдан аңа «уведомление» язып кертергә кирәк икән. Менә шулай әнием белән бергә тегендә-монда сугылып йөрибез. Икесе дә бер вакытта булырлык итеп вакытны туры китереп булмый. Инде нишләргә дә белмибез. Килеп үзегез күреп китегез әле.

“Синең капка төбең юк!”

Ирина әлеге вакыйгаларны шулкадәр өзгәләнеп сөйләде ки, анда бармыйча берничек тә булдыра алмадык.

Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Без аларга килеп кергәндә кадастр инженеры җир үлчәп йөри иде. Авыл җирлеге рәисе генә килергә ашыкмаган, гәрчә язма рәвештә аны бу хакта кисәтеп, биредә катнашуын сорасалар да.

Кәүсәрия апа Зиннәтуллина – Иринаның әнисе. Ул биредәге йортны инде 1989 елда ук 2028 сумга сатып алган. Шуны раслаучы квитанция кәгазе әле дә тора, үзем күрдем. Моңа кадәр ул, яшьлегендә үк күчеп китеп, Кыргызстанда гомер иткән. Гомер көзендә исә, нәсел нигезе урнашкан, ата-бабалар яшәгән җиргә кайтып төпләнергә карар кылган. Бу җир аларга нәсел җепләре тоташкан урын буларак кыйммәт.

Кайткан, зур авырлык белән җирне сатып алган. Чөнки алар моннан күчеп киткәч, биредә ветеринар станция ясыйлар һәм җир дә хөкүмәтнеке булып кала. Әнә шул станция булган вакытта ук бер як күршеләр ике метрдан артык җиргә кереп йорт салып куя. Шул йорт кырыеннан ук койма тотыла. Соңрак исә мунчаны бөтенләй шул ветеринар станция җиренә үк салып куялар. Кәүсәрия апа һәм аның кызы Ирина әллә кайчангы җирләрне кайтару өчен түгел (чөнки анда инде йорт һәм күрше якның каралты-курасы утыра – авт.), әле күптән түгел генә үзләштерелгәнен белсә дә, кайтару өчен җан тартыша. Судта отып, мунчаны үз бакчаларыннан алдыртканнар инде. Хәзер баз кала. Ләкин ул кем җирендә?! Ике як күрше дә баз астындагы җирне үзенеке дип саный.

– Йортлары кырыеннан тагын ике метр кереп, безнең җирне алмакчы булалар, – дип ярсыды Кәүсәрия апа. Трактор йөрерлек юл кирәк икән боларга хәзер. Менә бу минем әтием утырткан миләш агачы иде. Хәзер аның кәүсәсе генә утырып калган. Кешенең йортына ук терәп агач утыртмыйлар бит инде. Алар йорт салып куйганчы, ул миләштән соң күпме җир безнеке булган әле. Менә карагыз, бу – аларның тимер баскычы, ләкин, нишләптер, ул безнең як бакчада. Менә шулай бакчабыз буйлап йөри алар! Кайткан кешеләрне яратмыйлар монда. Авыл җирлеге рәисе Фарук та: «Минем ишегалдыннан йөри күршеләр», – дисәм: «Синең ишегалдың юк», – дип кенә кычкыра.

Кәүсәрия апа әлегә кызында, Мәскәүдә яши икән. Бирегә дә кайтып кына йөриләр. Инде авылда төпләп эшкә тотынганнар. Йортны рәткә китерәсе (буш йортка әллә кемнәр кереп, урлыйсын урлап, ватасын ватып бетергән – авт.), бакча тирәсен чистартасы, җирне бүлеп бетерәсе, койма тотасы бар. Койма тоту өчен чикләрне белү кирәк.

Чикләрне билгели яздык

Күршедә яшәүче Нурия апа Хәйретдинова шул җир мәсьәләсе белән килүемне белгәч, аптырап калды.

– И, кызым, тагын шул җирмени инде? Монда килгәнемә 54 ел! Монда алар гына тормады бит. Башта Рамил, аннары Илшат, соңрак Әхмәтләр яшәде. Алар белән без бик тату гомер иттек. Белмим, болар нишләп йөридер. Безнең алар янына чыгып, кычкырышып йөргәнебез юк. Алсын, күпме кирәк шулкадәр алсын җиребезне!

– Мунчаны алар ягына чыгарып салган булгансыз икән?..

– Сөйләшеп салынды ул. Монда ветстанция иде. Без ул чакта монда яшәгән Әхмәт Зыятдиновтан, җиргә бераз кереп салыйк әле дип, кереп сорадык, рөхсәт алдык. Аларның кире кайтасын кем белгән?! Өч судка бардык бит инде шул җир өчен. Зыятдиновлар моннан киткәч, болар мондагы җирне ничек алгандыр, белмим. Район башлыгы янына да барып карадым инде мин. Ул җирне ничек һәм каян алганын анда да белмиләр икән.

– Базыгыз да алар җиренә туры килсә, нишләргә җыенасыз?

– Юк, базны күчермибез! Бәрәңге бакчасына да ел саен утыртабыз, буш ятмый, ничек бар шулай җиребез!

– Алайса, үзара килешеп, җирне межалатсагыз, тавыш бетәр иде.

– Кызым, без гомер буе колхозда эшләгән кеше. Безнең пенсия бик аз, нибары 6 мең. Аны межалату өчен акча кирәк була бит, ә без аны түли алмыйбыз. Түләдек тә ди, ләкин газ кертәсе бар. Шуңа аз-маз акча туплап булмас микән, дигән идек.

– Сезнекен межалату көтеп тә торырга мөмкин. Алар үз җирен межалатканда, ягъни үз чикләрен билгеләгәндә, шунда катнашып, сезнең якка караган чик буенча үз ризалыгыгызны бирергә генә кирәк. Алар түли, сез түгел. Үзара килешүегез генә сорала.

– Юк, болар белән килешеп булмый! Гомер буе колхозда эшләп, беркемне үпкәләткән булмады, теләсә кемнән сорагыз. Гел эштә булдык. Алар шул йортны буяту өчен генә дә 7 мең акча түләгән икән, дип сөйлиләр монда. Бездә акча да юк, тик торган да юк. Боларга кадәр әлеге йортта торган Зыятдинов та судка барды. Бөтен кешене аякка бастырдылар. Кирәк кадәр алсыннар җирне, ләкин без баз сүтеп, яңадан эшләтерлек хәлдә түгел инде хәзер. Акчабыз юк. Алсыннар, әнә, базын да алсыннар! Көн саен шушылар аркасында баш дарулары эчәм. Алар киткәч кенә тынычланып калам. Алар кайтканны күрдем исә, тагын йөрәгемә тотынам.

Нурия ханымның иренең туганы Ислам абый да сүзгә кушылды:

– Ул колхоздан качып, күчеп киткән кеше. Әгәр акыллы хатын булса, авыл җиренә кайтып, минем энемнең йортында кунып, ашап-эчеп, мунча кереп йөргән башы белән, хәзер шулай итеп җир даулап, талашып йөрмәс иде. Оятсыз кеше ул, бүтән сүзем юк!

– Бер тапкырга гына түзеп, җирне межалатып куйсагыз, барысына да нокта куелачак, –диюем дә аптыраудан иде.

Бу йортның варисы Илнар Галиәхмәтов санала икән. Межалау өчен аның ризалыгын да алыйк, дип алар өйгә кереп китте. Шулай сөйләшә торгач, ике як та чикләрне билгеләргә ризалашкан кебек булды. Бер килгән килеш кадастр инженеры булган Илгиз Загиров та чикләрне билгеләп, координатларны язып алып, Казанга җибәрергә каршы түгел иде. Тик мин бу як күршедән чыгып җиттем генә, Ирина җирне межалатуга каршы булуын әйтеп салмасынмы?! «Башта туганнар белән киңәшләшим әле, аннары карарбыз», –диде ул.

“Сөйләшеп тә тормаучы” рәис

Илгиз Загиров үзенең Кама Тамагыннан килүен, шәхси эшмәкәр булуын һәм бәйсез рәвештә җирләр үлчәү белән шөгыльләнүен әйтте. Җир үлчәүче кеше баз астындагы участокның кемнеке булуын белми калмас дип, аның да фикерен белешәсе иттем.

Ул җирләрне үлчәп казыклар какты да, базның Хәйретдиновларның үз җирендә торуын раслады.

– Мин монда җир бирүче дә, аны бүлүче дә түгел. Миңа аерым берничә бәхәсле ноктаны күрсәтәләр дә, мин шуларның координатларын соратып, Казанга җибәрәм. Алардан җавап килгәч, ул нокталарның кайда һәм кем җирендә урнашуын гына күрсәтәм. Ике күршенең дә кулларында документы бар. Аның нигезендә алар даими һәм чикләүсез вакытка ниндидер мәйдандагы җирдән файдалану хокукына ия. Документлары бар, җирләренең мәйданнары күрсәтелгән, ләкин аның чикләре 1996 елда булган инвентаризация нигезендә генә билгеләнгән. Ягъни аның мәйданы билгеле, ләкин чикләре билгеләп бетерелмәгән. Бу мәйданнарны межалап, чикләрне төгәлләп бетерергә кирәк. Әлеге координатлар бары тик инвентаризация вакытында гына билгеләнгән, димәк, самолеттан ничек төшергәннәр, координатларны ничек билгеләгәннәр – шулай гына. Бу җир теркәлеп бетмәгән санала. Межалаганда исә, ягъни чикләрне законлаштыру өчен, күршеләр белән ризалатырга кирәк. Әгәр хәзер шушы җирне бүлешкәндә ике якның берәрсе ахыргы нәтиҗәләр белән риза булмаса, алар судка бирергә хокуклы.

– Илгиз, минем бүген теге баз кырыена үз чигемне күрсәтүче казык кагасым килә, – диде Ирина.

– Кагыгыз, мин сезгә чикне күрсәттем, ул баз сезнең җиргә бөтенләй керми.

– Ничек инде керми? Нигә безнең җирнең ике башы да бер тигезлектә түгел? Нишләп ул трапеция формасында? Кешеләр хәзер, ике метрга керсә дә, йортларны сүттерәләр, җир өчен бөтен дөньяда сугыш бара. Без бит аларның йортын жәлләдек, ул йортны калдырдык. Без, алар кебек, кешеләргә җир дә, берни дә бирергә теләмибез.

– Алайса, җирегезне межалагыз да документларны Казанга җибәрәбез. Шуннан соң сезнең законлы теркәлгән җирегез булачак һәм анда беркем дә керә алмаячак. Ләкин тагын бер тапкыр әйтәм, чикләрне билгеләгәндә күршеләрнең дә ризалыгы кирәк.

– Әйе, Илгиз, җир өстән төшерелгән сурәтләр буенча гына бүленгән. Шул ук сурәттә аларның мунчасы да безнең бакча уртасында утыра иде, ләкин әле ул межаланмагач, без аны  аша бакчабыздан алдырта алдык. Баздан безнең капкага таба бау сузыгыз әле, капка уртасына ук туры килә. Хәзер шул баздан турылатып җирне алсалар, без күпме җир югалтабыз дигән сүз!

Авыл җирлегендә сәркатип булып эшләүче Рәдифә Загирова да, ике күршене татулаштырмакчы булып, әрле-бирле чабып йөрде. Ул үзе моны бер кирәкмәгәнгә чыккан сугыш дип санавын да яшереп тормады.

– Алар монда кайтып тормый, тавышны да кирәкмәгәнгә кубардылар. Гомер буе колхозда эшләгән карт кешеләрне тынычлыкта яшәтмиләр. Бакчаларындагы «галәмәтствоны» күрегез! Барыбер җирдән файдаланмыйлар, һаман җир бүләләр. Акчаны кая куярга белмиләр – дөресе шул. Кермәгән баз алар җиренә, Илгиз күрсәтте бит.

Рәдифә ападан авыл җирлеге рәисен белештем.

– Юл кырыйларын чабарга тиеш идек, сәгать икедә авыл башында очрашырга сөйләштек.

Авыл башы дигәне 3-4 йорт аша гына урнашкан. Әйтелгән вакытка шунда киттем. Ә анда коймалар артында посып кына авыл җирлеге рәисе Фарук Гарифуллин һәм берничә кеше басып тора иде.

– Фарук абый, сезнең авылдашлар һаман да тыныша алмыйча җир бүлеп ята, ник сез монда гына торасыз? Әйдәгез, авылдашларыгыз арасындагы конфликтны хәл итәргә кирәк бит.

– Мине чакыручы кеше булмады анда.

– Нишләп чакырмасыннар?! Үзегез таләп иткәч, сезгә әллә кайчан язма рәвештә «уведомление» бирделәр, сезнең катнашуыгызны сорадылар.

– Дәшмәделәр мине! Мин аларга берни дә әйтмәдем дә, күрмәдем дә, сөйләшмәдем дә! Нишләп мин аларга үзем барырга тиеш соң?

– Алайса мин сезне үзем чакырам, әйдәгез!

– Анда минем «представитель» Рәдифә бар инде. Бармыйм да, йөрмим дә, сөйләшмим дә мин алар белән!

– Ничек халык белән сөйләшми торып, авыл җирлеге рәисе булып эшлисез соң сез?

– Ник сез килеп дәшәсез соң мине?! Алар килеп дәшәргә тиеш мине! Килсеннәр, дәшсеннәр, барам, пажалысты!

Бу кеше үз урынында озаграк утыра, ахры, чыгышы белән гади кешеләр арасыннан булуын онытып җибәргән. Авыл кешесе белән сөйләшеп тә тормый торган кеше авыл җирлеге башлыгы булып эшләргә лаекмы? Әлбәттә, юк!!!

Мин җир үлчәүче булып эшләгән кеше түгел, координатларның да иярченнән билгеләнүеннән тыш, башка берни дә белмим. Тик шулай да, күзем кыек күрми кебек. Капка янында киң булып башланган җир өй артындагы бакчага таба акрынлап кысыла бара. Ничек шулай кәкре урнашкандыр, кем белсен? Шәхсән үзем бу очракта эшне суд аша гына хәл итәр идем, отсам да, отылсам да… Барыбер берни дә югалмый, җитмәсә, күпьеллык бәхәскә сәбәпче булган баз җире дә синеке дип танылырга мөмкин.

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар