Бакчагызны күршеләр бүлмәсен!

Бу маҗара узган ел көзлектә башлана. Җизнәсен җирләп кайткан Әнвәр абый 20 ел буена бәрәңге утырткан җиренең ниндидер казыклар белән бүленгәнен күреп гаҗәпкә кала. Бу ни хәл? Авыл җирлегенә шалтыраткач, аңа яңалык җиткерәләр: ул җирне башка кешеләр үзенә терки икән. Кемнәр дисәң – күршеләр.

Әнвәр абый Сөнгатуллин бирегә күчеп килгәндә, ул җирләр ташландык була. Тупыллар, Америка өрәңгесе, куаклар үсеп утырган, чүплеккә әйләнә язган тау-ташлы җирне ул әкренләп эшкәртә башлый һәм бәрәңге утыртырга яраклы хәлгә китерә.

– Әлки районыннан күчеп килдек. Ун елдан артык ташландык хәлдә яткан иске мәктәп бинасына килеп урнаштык без,– ди Әнвәр абый. – Нигезсез, коры җиргә дүрт дивар өелгән шушы иске мәктәп бинасын, аның җирен 5 меңгә сатып алып, шушында яши башладык. Барысы 70 сутый җир шулай итеп безнеке булды. Каралты-кура торгыздык. Бәрәңге утыртырга җир сорадым авыл җирлеге рәисеннән. Ул хәзер мәрхүм инде. Менә шул әйтте миңа: «Әнә, тегендә баганалар астындагы җир беркемнеке дә түгел. Әгәр шуны кулланырга яраклы хәлгә китерә аласың икән, куллан», – диде. Унлап сыер асрап, 50-60 тонна тиресебезне шул җиргә кертә идек. Шулай итеп, ул җирне рәтләдек.

Әнвәр абый гомер буе җитәкче урыннарда гына эшләгән. 4 ел агроном, 5 ел күмәк хуҗалык рәисе, 15 ел совхоз директоры, монда күчеп килгәч тә, директорлыкта була әле ул. Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәренә хәзер шулай җир бүлеп йөрү һәм күршеләрнең менә шулай әйтми-нитми генә ул җирләрне үзләштереп куюы ниндидер кыргыйлык булып тоела. Моңарчы гел дус-тату яшәгән күршеләр өчен хәзер үзара мөнәсәбәтләрдән бигрәк, матди кыйммәтләр өстенрәк булуына аптырап, менә нәрсәләр сөйләде ул:

– Бу 25 сутый җиргә 20 ел буе беркем дә килмәде. Күршеләр монда килеп урнашканда, күпме буш җир бар иде. «Миңа җир кирәк», – димәде бит. Менә хәзер: «Юл кирәк», – ди. 20 метрлы юл күргәнең бармы синең, кызым?!

– Ул җиргә салым түли идегезме?

– Юк шул. Ул җир миңа теркәлмәгән.

– 20 ел буена шул җирне файдаланганга шаһитләрегез бармы сезнең?

– Әлбәттә, бөтен авыл! Бөтен кеше белә.

– Сез кулланган җир булгач, күршеләр бу җирләрне ни рәвешле үзләштергән соң?

– Белмим. Документларын миңа күрсәткән кеше юк. Күршеләр белән шушы вакыйгадан соң сөйләшкән дә юк инде. Судка бирергә йөрим. Алар бу җирдән файдаланганымны белеп торды. Шуңа күрә, үзләренә теркәткәнче миңа әйтсәләр дә була иде бит. Бу күрше, аркылы тора торган йорттагы күрше дә мин куллана торган җирләрне үзенә теркәп куйды. Әле хәзер дә белмим: дәүләт реестры аша узганмы ул җирләр, юкмы?!

– Монда җирләр күпме тора?

– Төзелешкә яраксыз җирнең 10 сутые якынча 50 мең тирәсе тора. Багана, чыбык астындагы җирләр инде ул. Шушы без бәрәңге утырткан җир дә шундыйга керә. Төзелеш өчен булса, бөтенләй кыйммәт. Менә монда берәүләр 30 сутый җирне миллионнан артыкка саттылар. Багана астындагы җирләрне «Татэнерго» үзенә теркәргә тиеш иде, ләкин алар теркәмәгән. Авыл җирлеге шуннан файдалана.

Әңгәмәбезгә Әнвәр абыйның хатыны Миңнегөл апа кушылды.

– Аны Казанга эшкә дә чакырганнар иде, шушы җирләрне ташлап китмим, дип бармады. Менә хәзер җирләрсез дә кала инде, – диде ул.

Аларга ышансаң, авыл җирлеге күршеләр яклы икән. Әнвәр абыйның, җирне үзенә теркәргә теләп язган гаризалары теләгән нәтиҗәләргә китермәгән.

ЮЛ НИЧӘ СУТЫЙ?

Рәттән торучы берничә күрше Әнвәр абый файдаланган җирне ничек шулай теркәп куйган, дисезме? Менә күз алдына китерегез: юл читендә берничә йорт тора. Аларның йорт артында бакча участоклары бар, ә шул участок артындагы җир буш. Менә шул буш җирне Әнвәр абый буе белән файдаланган да инде. Әйтик, күршедә генә яшәүче Залатдиновлар гаиләсе үз хуҗалыкларына техника белән арт яктан кереп булмагач (керер юлда Әнвәр абый бәрәңге утырта – авт.), шул территорияне әйләнеп йөрисе булгач, үзенә теркәргә уйлаган.

Галимҗан абый Залатдинов хәлне шулай дип аңлатты.

– Янгын сүндерү машиналары сыярлык юл кирәк безгә. Бер-бер хәл булса, янгын сүндерү машинасы да керә алмый бит безнең йортка. Утырып янабыз бөтен хуҗалык белән. Ул безне бөтен яклап кысып куйды. Сул яктан йорт салды безнең территориягә кереп, арт якта бәрәңге бакчасы ясап куйды, – диде Галимҗан абый.

– Бу җирне үзегезгә теркәгәнче, Әнвәр абыйга әйттегезме соң? Барыбер ул файдалана торган җирне теркәгәнсез бит.

– Безгә юл кирәк,– дип 7 ел элек үк әйтә башлаган идем инде. «Әнә, тегеннән әйләнеп йөр»,– дип күрсәтә иде гел. Ел саен сука һаман безнең якка керә бара иде. Бу җир аныкы түгел, бу – дәүләт җире. Авыл җирлегенә бардык, безгә рөхсәт бирделәр. Аның җире булмаса да, ул анда бәрәңге утырта иде, салымын түләмәгән. Мин бакча артыбыздагы 7 сутый җирне үземә теркәттем һәм аерып алдым. Әнә, күрше дә үз җирен теркәтте. Миңа җир кирәк түгел, миңа юл кирәк иде.

Наилә апа да ирен хуплап болай диде:

– Ул бәрәңге утырткач, без чит кеше җире аркылы әйләнеп йөри идек. Өч күршенең бакча артына утырта иде ул аны.

– Җиде ел әйтә килгәнсездер, сүз дә юк, ләкин узган ел көз көне җирегезне теркәткәнче, ул сезнең бу эшләрне башкарырга йөрүегезне белдеме?

– Узган елны җәй көне ул үзе: «Бу җирләр беркемгә дә теркәлмәгән», – дип әйтте. Шунда мин аңа: «Рәсми рәвештә үземә терким», – дидем. «Булдыра алсаң, теркә», – диде.

Бакчага да алып чыкмакчы иде әле Галимҗан абый, ләкин Әнвәр абый йөгереп чыгар да, тавыш кубар, дип ул якка кадәр алып чыкмады.

– Хет кая барсын, дөреслек минем якта һәм барысы да законлы! – дип озатты мине Галимҗан абый.

Юлымда Галимҗан абыйларның күршесе – Разыя апа очрады. «Кияү балакайдан башка бер сүз дә әйтә алмыйм. Ул бүген кич кенә кайта Казаннан. Җирнең бер өлешен саттык инде», – дию белән генә чикләнде ул. Азактан: «Безнең җирнең документы бар, сатканчы, документ эшләттек», – дип тә өстәде.

«ДӘҮЛӘТ ҖИРЕ УЛ»

Авыл җирлеге башлыгы Фазыл Нургалиев башта: «Судтан соң очрашыйк, ул бит безне судка биргән», – дисә дә, соңрак, бик озак эзләгәннән соң, каршыма бер өем кәгазь китереп куйды. Монда Әнвәр абыйның җирне үзенә теркәүне сорап язган гаризалары да, райондагы прокуратурадан, Росреестр идарәсенең Питрәч бүлекчәсеннән, авыл җирлегеннән алынган җаваплар, хатлар, әллә ниләр бар.

– Ул җирне Әнвәр Сәмигуллович үзенеке дип әйтә алмый, чөнки аңа бер хокукы да юк. Ул җирнең күршеләргә нинди нигездә бирелүен дә ул бик яхшы белә. Без җир сатмыйбыз, җирне терки торган үз оешмасы бар. Мин монда әле бер ел гына эшлим. Миңа кадәр үк Залатдиновларга авыл җирлегеннән выписка бирелгән булган. Аның нигезендә аларның җире 25 сутый булырга тиеш булган. Тик алар җирләрен теркәткәндә 18 сутый итеп кенә теркәткән. Хәзер калганын да теркәп бетерергә йөриләр. Шул гына. Ул 7 сутыйны без аларга капка төбенә чыгып, асфальттан бүлеп бирә алмыйбыз бит инде, әлбәттә, артка таба чыктык. Хәзер аларга яңа кадастр номеры һәм яңа шәһәдәтнамә бирделәр инде. Яз көне Әнвәр Сәмигуллович безгә килеп гариза язды. Җирне кире кайтарырга дип. Нинди нигездә? Бу хәлләргә кадәр 2008 елда ул үзенең 70 сутый җирен теркәтте. Ник бу җирләрне дә шул вакытта ук теркәмәгән соң ул? Белмәдем, дип әйтә алмый.

– Авыл җирлеге рәисе буларак, Залатдиновлар җир теркәргә җыенганда сез аны Әнвәр абыйга кереп әйттегезме соң? Аның ул җирләрдән файдаланганын белә идегез бит…

– Аны күршеләр әйтте аңа. Без бит гел җыелышларда әйтеп торабыз: җирне теркәргә кирәк.

Эшләр судка барып җитсә, кем җиңәр – күз күрер. Бер әйбер ачык: әгәр Әнвәр абый, чыннан да, күршесенең ул җирләрне үзенә теркәргә җыенуын белсә: «Булдырсагыз, тырышыгыз», – дип карап тормас иде. Авыл җирлеге рәисе дә аны бу яңалыктан вакытында хәбәрдар итсә, Әнвәр Сөнгатуллин күпме көч куеп файдалануга яраклы хәлгә китергән җирне узыша-узыша күршеләр үзара бүлмәс иде. Хәер, аның үзендә дә гаеп бар. Җирне шунда ук теркәмәгән. Ләкин авылларда әле дә җирен бөтенләй теркәмичә файдаланучы кешеләр бар бит. Закон буенча алар аны 2012 елга кадәр теркәргә тиеш. Димәк, андый кешеләрнең җирен акыллырак күршеләре менә шулай үзара тату гына бүлеп куя ала, дигән сүз булып чыга түгелме соң бу?! Юк, андый кешеләр дә закон тарафыннан якланган. Бер-ике шаһите булган кеше бу җирләрдән файдалануын дәлилли алса, җир кабат аныкы булырга мөмкин. Ә суд бу очракта нинди карар чыгарыр, әлегә билгесез?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Питрәч-Яңа Шигали-Казан.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар