Айдар Галимовның “башын ватмыйбызмы”?

(Эксклюзив интервью)

Эстраданың беренче баскычын кемгә бирер идегез, дип сорасалар, ул урынга, һичшиксез, Айдар Галимовны куяр идем. Егерме ел сәхнә тотып, күпме көч куйганы, бар тормышын тамашачыларына багышлаган өчен генә дә түгел… Әнә шул вакыт эчендә, үз-үзен югалтмыйча, эстрадабызда иң гади, иң рәхмәтле, кешелекле һәм һәрчак көчле уңай энергетикалы Айдар булып кала белүе өчен! Бәлки шуңадыр, нәкъ менә аның 86%тан күбрәк тавыш җыеп, Башкортстан Дәүләт җыелышы – Корылтайга депутат итеп сайлануын белгәч, гаҗәпләнмәдем дә. Тырыш кешене халык күрә, бәяли белә ул. Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты булган Айдар Галимовның гастрольләр графигына тагын бер эш өстәлде, димәк. 15-16 апрельдә Казанда булачак концерт­ларына әзерләнеп йөргәндә, кылны кырыкка ярып йөргән чагында, мин дә аңа үз сорауларымны биреп калырга ашыктым.– Айдар абый, моннан ике ел элек бер интервьюда сездән: «Сәясәт белән шөгыльләнү теләгегез юкмы?» – дип сорагач, сез: «Бу миңа кирәк түгел, ул сценарийда төймәгә басып утыручы «пешка» буласым килми», – дип җавап биргән идегез. Ә бүген сез – депутат. Ике ел эчендә әлеге карашыгызны үзгәртерлек нинди вакыйга булды?

– Республикабыз зур үзгәрешләр кичерә, дип уйлыйм һәм шул үзгәрешләр процессында катнашырга тиешлегемне аңладым. Җитмәсә, миңа анда катнашырга чакыру булды. «Халык белән аралашу тәҗрибәң, кешеләрнең сиңа карата мөнәсәбәте шушы үзгәрешләр чорында ярдәм итәр иде», – дигән мөрәҗәгатьтән соң мин бу тәкъдимне кабул иттем. Ике ел ул аз түгелдер, бу вакыт эчендә бик күп нәрсә үзгәрергә мөмкин. Ә бүген мин бер «пешка» гына булмам кебек, чөнки һәрвакыт үз фикерем, үз позициям булды һәм мин алардан тайпылырга уйламыйм.

– Сәхнә һәм гаилә янына депутатлык та өстәлде. Соңгысына дигән вакытны кайдан «урларга» җыенасыз: яраткан тамашачыгызданмы, әллә яраткан гаиләгездәнме?

– Төрле тузга язмаган эшләргә сарыф ителгән вакыттан алырмын, андые да бар бит әле аның. Тамашачыларга да, гаиләмә дә ул зур йогынты ясамас, дип ышанам.

– Депутат буларак эшләячәк иң беренче эшегез нидән гыйбарәт булачак?

– Шушы эшне алып бару өчен команда тупларга кирәк. Шулай ук урыннарда ярдәмчеләремне булдыру турында да уйлыйм.

– Быел – «Айдар» җыр студиясенең юбилее. 20 ел элеккеге җыр студиясе белән бүгенгесе арасында нинди уртак һәм аермалы якларны атый аласыз?

– Уртаклык әле генә барлыкка килде, дип әйтсәм дә була. 20 ел элек мин җанлы вокаль-инструменталь ансамбль белән җырлый башлаган идем, һәм менә хәзер кире шуңа әйләнеп кайттык – менә шул уртаклык. Һәм 20 ел элек ничек армый-талмый эшләсәк, әле дә шул темп дәвам итә. Ә аермасы – 20 ел. Элеккеге Айдар белән әлеге Айдар арасында шушы еллар эчендә туплаган тәҗрибә бар, үземне барыбер дә ниндидер тормыш мәктәбе үткән, дип саныйм. Күңел генә 20 яшьтә ничек булган, әле дә шундый ук.

– Айдар абый, менә Салават Фәтхетдинов үзенә алмашка яңа буын үстерә. Аның тавышына охшатып җырлаучы укучылары Салават исемен әле байтак еллар искә төшереп торыр, мөгаен. Сез дә шундый «айдарчыклар» тәрбияләүгә ничек карыйсыз?

– Мин инде 20 ел эчендә практика методы белән күпләрне тәрбияли алдым, дип әйтә алам. Әмма, әлегә үземне башкаларны җырларга өйрәтә алу дәрәҗәсенә җиттем, дип әйтмәс идем, үземне һаман да укучы дип саныйм һәм әле дә җырларга өйрәнәм.

– Салават дигәннән, сез аның туган авылында концерт куйгач, ул сезнең авылга кайтып концерт куярга сүз биргән иде кебек. Сүзендә тордымы?

– Вәгъдәсен үтәргә әзер ул, әлегә зурлап чакыру миннән тора. Әлбәттә, нәкъ шулай булачагына шикләнмим.

– «Безнең кино» дип исемләнгән тамашагызга кадәр сез: «Кинода төп рольдә уйныйсым килә», – дип әйткән идегез, шуннан соң берәр фильмда төшәргә чакыручы булмадымы үзегезне?

– Әйе, чынлап та, Новоросссийск кино­студиясеннән чакыру алдым. 2011 елның июнь аенда фильм төшерә башлыйбыз, дип әйткәннәр иде, ни дәрәҗәдә җитди тәкъдим булуын киләчәктә күрербез. Ул режиссер белән мин күпмедер таныш, ул кайчандыр Уфада эшләп киткән иде.

– Айдар абый, шушы ике дистә елда сездән йөзләрчә интервью алганнардыр. Әйтегез әле, шул интервьюларда бирелми калган берәр сорау бармы икән әле? Чөнки шул сорауны атасагыз, бу эксклюзив интервью булачак.

– Сорауларыбыз белән вакытыгызны бик күп алып, башыгызны ватмыйбызмы, дип беркайчан да сораганнары юк.

– Безнең бакчага “атылган таш” булса да, бу сорауга да җавап ишетәсем килә инде.

– Сораулар кызыклы һәм актуаль булса, җавап бирергә һәрчак әзер. Нишлисең бит, бу минем иҗади тормышымның бер өлеше һәм, ул сораулар бар икән, димәк, минем белән кызыксыналар.

– Айдар абый, сезнең олы кызыгыз Гүзәл дә бик матур җырлый дип беләм. Аны үз концертларыгызда катнаштырырга теләгегез юкмы?

– Теләгем булган очракта да, аның минем белән концертларда йөрергә вакыты юк. Беренчедән, Хокук институтының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында – көндезге бүлектә, юридик факультетында читтән торып белем ала, икенчедән, төрле телләр өйрәнү белән мәшгуль, башка эшләре дә күп.

Айдар Галимовка иң еш бирелә торган сорауны белсәм дә, аны биреп тормадым инде. Чөнки киләчәккә планнарының нинди икәнен болай да беләм. Бу атнада ике көн рәттән, 15-16 апрельдә, Казанда концертлары көтелә, аннары Ижау, Әгерҗе, Нефтекамск, Пермь һәм башка шәһәрләрдә дә Айдар Галимов сәхнә тотачак. Аңа киңкырлы эшчәнлегендә уңышлар телик, ә башкаларны Айдар Галимовның концертына чакырам. Рәхәтләнеп ял итәсегез килсә, килегез!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар