Арзан дип алданмагыз!

Кибетләр буйлап йөрергә вакыт юк. Гомумән, көннәр буе кибет киштәләре карап йөрүчеләрне аңламыйм. Иң яхшысы – анда барганчы ук нинди товар сатып аласыңны, аның бәясен ачыклап бару. Өч тиенлек товарны биш сумга сатып алып, соңыннан үкенерлек булмасын. Моның өчен, күптәннән интернетка мөрәҗәгать итәм. Аның белмәгәне юк. Әйтик, телефон алырга кирәк ди. Беренче эш итеп, интернет аша, таләпләремә туры килердәй телефон маркасын сайлыйм. Фотокамералы, яхшы динамикалы, чыдам… Берничә телефон арасыннан сайлый алмый аптырасам, башка кулланучыларның кайтавазларын укыйм. Һәм, ниһаять, бер карарга киләм. Хәзер инде шул телефонның кайсы кибеттә ничә сумнан сатылуын гына карап чыгасы калды. Анысын да һәр кибетнең рәсми сайтыннан табарга мөмкин.

Күптән түгел генә, шул ук эш схемасы белән, күзлек урынына, контакт линзалар сатып алырга булдым. Аларны кайгырту кыенрак булса да, җәй көне күзлек белән йөрисе килми. Су коенасың булса, күзлекне киеп-салып, аннары югалтып, аннары кемдер аның өстенә баскач кына табып… Моңарчы гел «Корд» оптика челтәренә йөргәнгә, интернет аша турыдан-туры аларның рәсми сайтына кердем һәм бәяләрне карадым. Әһә, миңа кирәкле линзаларның 1 кабы (аның эчендә 3 пар линза) «Корд»та 780 сум тора икән. Эштән кайтышлый кереп, шул бер кап линза һәм башка кирәк-яракларны алдым. Скидка ясагандай иттеләр дә, чекны төреп пакетка салдылар. Анысын карап тормадым, сдачаны да санап ала торган гадәт юк. Өемә кайткач кына ихтыярсыздан чекка күз салсам… Һәрбер линза өчен 200 сум акча алганнар. Шулай итеп «күзләремнең» 6 данәсе 1200 сумга баскан. Сүз арасында әйтим: өч пар линза ай ярымга исәпләнгән.

Сайттан дөрес карамадым микән әллә дип, яңадан карадым. Юк, дөрес күргәнмен – анда 780 сум дип язылган. Аптырап, «Корд» оптика челтәренең төп офисына шалтыраттым, чөнки интернеттан бер бәя игълан итеп, кибеттә икенчедән сатып яту законлы түгел, дип беләм. Акчасына исем китмәде, шул рәвешле алдауларына ачуым килде.

Үзен Татьяна Янькова дип таныштырган берәү минем дәгъваны ишетү белән үз аңлатмасын китерергә ашыкты.

– Фәлән-фәлән битне ачыгыз әле, – диде ул. – Менә шунда ул бәянең бары тик интернет-кибет өчен генә гамәлдә булуы әйтелгән.

– Ә нигә ул сайтыгызның һәр битендә язылмаган? Кибет бәяләрегез кайда алайса? Бу бит сезнең рәсми сайтыгыз.

–Ул бер урында язылган бит инде.

– Сез безне шул рәвешле куркытырга телисезме? Сез кем белемегез буенча? Татар тел белгечеме? Мин үзем дә журналист булган кеше! Сезгә бу язманы кем «заказать» итте? Сез хәзер кем исеменнән сөйләшәсез?

– Беренчедән, белемем нинди булса да сезгә барыбер түгелмени? Әллә татар тел белгечләре кемнәндер кимме? Күңелегез булсын, мин филолог түгел. Кем исеменнәндер дә мөрәҗәгать итмим, чөнки әле генә үзем сатып алып кайттым.

– Иң беренче биттә, зур хәрефләр белән язылган, дисәгез дә аңлар идем. Ә каядыр язылган мәгълүматны йөз кат сайтыгызны актарып, эзләп утырыйммыни? Башка кибетләрнең сайтында, гадәттә, өч төрле бәя языла. Беренчесе – интернет-кибет бәясе, икенчесе – кибетнеке, өченчесе – акция белән сатыла торган ташламалы бәя. Ташламалы бәя астына әле ничә сум экономияләвеңне дә язып куялар. Өч төрле бәя куймыйсыз икән инде, һичьюгы «бу интернет-кибет бәясе һәм ул оптикалардагы бәядән үзгә булырга мөмкин» дип һәр биттә язып куеп булмый мәллә? Сез бит кешене ялгыштырырга мөмкинсез. Менә минем очрак та шундый. Башкалар да ялгышмасын өчен, бу хакта  битләрендә дә яктыртырмын.

Бу әңгәмәне тулаем язып тормыйм. Инде белемемә басым ясап, шул рәвешле мыскыл итәргә, берни дә аңламаучы кеше итеп күрсәтергә теләгәннәр икән… Гади кулланучыга шундый мөнәсәбәт икән… Монда артык сүз дә кирәкми.

«Нигә линзаларны шул көнне үк кире кайтармадыгыз» – дигән сорау бирүчеләр булыр, бәлки. Закон нигезендә линзалар кире кайтарыла алмый.

Интернет-кибетләрдән еш файдаланучы кеше буларак беләм: кулланучылар, сайтлардан карап, бер үк товарның арзанрак сатылу урынын эзлиләр, чагыштыралар. Бу сайттан карасаң, иң очсыз  «Корд»та кебек, ләкин, чынлыкта, киресенчә икән. Аларда, салонга килсәң,  күпкә кыйммәтрәк булып чыга. Сайтның баш битендә, даими рәвештә, реклама буларак, «Салоны оптики «Корд» телгә алына. Шул рәвешле кеше монда салон бәяләре язылган дип уйлап ялгыша.

Бу вакыйгадан соң мин Казанның башка оптикаларына шалтыратып эксперимент ясадым. Әйтик, бер оптиканың сайтында мин алган линзалар 790 сум дип куелган. Инде бер авызы пешкән кеше буларак, төп соравым шундый булды:

– Бу интернет-кибет бәясеме? Әллә мин сезнең салоннан да шул ук бәягә сатып ала аламмы?

– Интернет-кибет бәясе шундый, китереп бирү мөмкинлегебез дә бар. Салонга килеп алсагыз да, шул ук бәя булачак, – диделәр миңа.

Тагын бер оптиканың сайтында кып-кызыл хәрефләр белән зур итеп язып куелган: «Бу бәяләр интернет-кибет өчен генә гамәлдә.»

Шулай ук һәр товар астында да бу хакта искәртелә. Бу кибеттә мин алган линзаларның кабы 1040 сум тора иде.

Өченче сайтта шул ук линзалар 890 сум тора, диелгән. Интернет-кибет бәясе икәне искәртелмәгән. Шалтыраттым. «Салонда да шул бәя», – диделәр.

Нәтиҗә: интернетта карасаң, «Корд»та иң арзан бәя булып чыга. Әмма шәхсән үзем, алданып, шул салоннан иң кыйммәт бәягә линзалар сатып алдым. Бу гаделсез өстенлек бирә. Русча, юристлар телендә әйткәндә, «получение неконкурентного преимущества». Әле шуны аңлый алмыйм: нигә салонда бу линзалар 420 сумга кыйммәтрәк тора икән? Башка интернет-кибеттәге бәя белән салондагы бәя аермасы аның кадәр үк зур түгел бит!

Бу салонны хурла әле дип, миңа беркем дә бернинди заказ ясамады. Күреп торасыз, чагыштыру өчен башка оптикаларның исемен дә, урынын да атамадым. Башымнан кичкәннәрне генә яздым. «Корд» начар салон димим, ләкин шәхсән үзем анда башка бармаячакмын.

 

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар