Ана! Балаңны тынычлыкта калдыр!

“Безнең гәҗит”тән гыйбрәтле язмаларны гел укып барам. Шушы яшемә җитеп, бернинди газета-журналга хат язганым, беркемнән дә ярдәм сораганым, беркемгә дә зарланганым булмады. Инде менә гаиләм тынычлыгын саклап калу өчен, сезгә язып карарга булдым.

20 яшемдә Сосна авылы егетенә тормышка чыктым. Бер-беребезне яратышып өйләнештек. Көтеп алган кызыбыз туды. Тормышыбыз түгәрәкләнде. Салынып бетмәгән булса да, йортыбыз бар иде инде ул чакта. Тик кайгы да бәхет янәшәсендә генә торган икән бит. Сөекле ирем эшкә дип чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайта алмады. Югыйсә, 22 яшендә гөрләтеп тормыш көтәсе иде. Мин әле салынып та бетмәгән өйдә 1 яшь тә 11 айлык бала белән утырып калдым, җилкәмә күтәрә алмаслык кайгы ишелде. Ирем тракторчы иде, тракторы арбасына кысылып үлде. Аны барыбер кайтарып булмый дип, колхоздан да бернинди ярдәм сорамадым, тәкъдим дә итмәделәр. Бу зур кайгыны җиңәргә әти-әнием, туганнарым ярдәм итте. Аларга әле дә бик рәхмәтлемен, аларның күңел җылысын әле дә тоеп яшим. Шуннан соң невроз авыруы белән хастаханәдә дә ятып чыктым. Мин бу авыруны дустыма түгел, дошманыма да теләмәс идем. Өемне бикләп, башымны иеп, кабат әти-әнием йортына кайтып егылдым. Ире үлгән яшь хатынга сүзләрнең дә төрлесен ишетергә туры килде, ләкин бу сүзләрдән өстен булып яши алдым. Үзем бу вакытта Балтачтагы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли идем. Көн саен йөреп эшләргә читен булганлыктан, әнием кечкенә генә бер бүлмә алырга ярдәм итте. Кызым белән шунда яши башладык. Ул минем бар куанычым, яшәргә көч-куәт биреп торучым иде. Шулай итеп, 7 ел үтеп тә китте. Әллә бәхетемә, әллә киресенчәме, күршедә генә яшәүче бер егет белән таныштым. Бер-беребезне якынрак белгәч, никахлашып бергә яши башладык. Ул әбисе белән генә яши иде. Кызымны да какмадылар, үз иттеләр. Кызым шушы йорттан 1нче сыйныфка укырга барды. Әби ике ел яшәп, 83 яшендә безгә хәер-фатыйхасын калдырып, дөнья куйды. 1999 елда уртак балабыз Фирүзә туды. Кайгы шатлык белән янәшә йөри, диләр. Кызыма 40 көн тулмас борын, йөрәк өянәгеннән әнием үлеп китте. Әле миңа 30 яшь кенә. Әтиемә – 61. Нинди зур кайгы! Бу кайгыны инде күтәрә алмам дигәндә дә ирем, ике кызым миңа бик ярдәм итте.

Менә шуннан соң тормышымда мәхшәр башланды да инде. Минем ирем Алмаз, әти-әниле килеш ятим булып, әби-бабай белән үскән бала. Әни дигән кеше үз баласын 6 айдан әби-бабайга калдырып киткән.

Ирем кечкенә балаларыбызга карап, гел үз балачагын исенә төшерә. «1 сыйныфка барганда әниемнең кул җылысын тоеп, аның кулыннан җитәкләп барасым килгән иде»: «8 Март бәйрәмендә дә әниемә багышлап шигырьләр сөйлисе, үз кулымнан ясалган бүләгемне бирәсем килде. Мондый шатлыклар минем өчен «кояш»ны тотып карау кебек җылы һәм чынга ашмаслык хыял иде», – дип сөйләгәне бар. Бүген иремнең әнисе, ягъни «күке әни» (мин аны бүтәнчә атый алмыйм) безне өйдән куа. Ирем мәктәптә укытучы булып эшләде, мин бала белән өйдә утыра идем – судтан повестка килде. Иремнең әнисе йортны аңа кайтаруыбызны сорап, судка гариза язган. Ирем судта үз ризалыгын биргән, йортны аныкы итеп танытуга ризалашкан. Әнисе бит, йорттан куып чыгармас әле, янәсе.

Аның 14 ел дәвамында гел килеп безне мыскыл итүләренә, пычрак сүзләренә түзеп яшәдек. Соснадагы йортымны саттым. Акчасы шушы йортка керде. Сезне бу йортка пропискага мин кертмәдем, сез үзегез ялган юл белән пропискага кергәнсез, дип безне рәнҗетә һәм өебезгә милиция чакырта. Гөнаһыннан да курыкмый. Мине кыйнадылар диеп, милициягә гаризалар язган. Шушы ялган сүзләре аркасында судка кадәр барып җиттек инде. Юкса, аның хәзер тора торган йорты хан сараен хәтерләтә. Өйләнгән улы, килене, оныгы белән бергә яши ул. Миңа бернинди сарайлары да, алтын-көмеше дә кирәк түгел, үз йортыбызда исән-сау, гаилә җылысына төренеп, тыныч күңел белән, ирем һәм балаларымның сәламәтлегенә сөенеп яшәргә генә телим. Әгәр суд бу йортны аның файдасына калдыра икән, без кая барып, кемгә сыеныйк икән, дип баш ватам. Өйле килеш бомж хәленә төшәргә мөмкин булуыбыз күз алдына килә дә куркыныч булып китә. Мин үзем өчен түгел, ике баламның киләчәге өчен кайгырам. Бәлки, бу йортка ул хатынның закон ягыннан караганда хокукы да бардыр, ләкин 40 ел яшәп һәм бар эшләгәнен шушы йортка кертеп барган иремнең аңа хокукы юкмыни?! Мин дә бит һәр тиенемне шушы йорт өчен тоттым. Безгә дә нәрсәдер тиештер бит?! Безнең кабат өй салырга да, сатып алырга да мөмкинлегебез юк. Икебезнең дә хезмәт хакы бик аз. Үзем больницада санитар булып эшлим, ирем төрле эштә.

Сезгә бары бер үтенеч: безгә килеп бар тормышыбызны, бездәге мәхшәрне үз күзегез белән күреп китсәгез иде. «Күке аналар» үз намуслары, хокуклары турында уйлансыннар. Андыйларга гыйбрәт булырдай мәкаләгез чыкса, бик шат булыр идек.

Сезне көтеп, Фәридә.

Балтач.

Байтак кешене күрергә, сораштырырга туры килде һәм шунда бу эшнең бик буталчык булуын чын-чынлап аңладым. Хатта язылганнар «мәхшәрнең» яртысы да түгел икән, сериаллар ял итә болар янында. Ярый әле, судья булып эшләмим. Ике хаклыкның берсен аерып ала алмый тилмерер идем.

«ӘНИЕМ ЙОРТТАН КУАР ДИП УЙЛАМАДЫМ»

Без Балтачка конверт тышында күрсәтелгән адрес буенча килдек. Хат авторы Фәридә апа эштә булып чыкты. Тик бар шик-шөбһәләремне таратып (үз әнисен яманларга җөрьәт итмәс дип шикләнгән идем), Алмаз абый үзе үк безне йорт эченә узарга чакырды.

– Газетага язам дип йөргән иде, тәки язган икән. Ярар, хәерле булсын, – диде ул тыныч кына һәм вакыйгаларны, бар нечкәлекләренә басым ясап, сөйләгәннәрен документлар белән дәлилләп, үзе үк сөйләп бирде. – Без 1973 елда авылдагы йортны сатып, Балтачка күчеп килдек. Авылдагы йортны саткан акчага монда йорт алынды. Ул йорт әбинеке иде. Әбинең пенсия акчасына эшләнде барысы да. Ә әни, йорт сатып алынган чакта кәгазь эше артыннан йөргәндә, бөтен квитанцияләрне үз исеменә эшләткән дә, хәзер судта шуларны дәлил буларак китерә. Имештер, бу йорт аның гына акчасына алынган. Ә кая киткән авылдагы йорт акчасы?! Бөтен каралты-кураны да ул салган, имеш. Димәк, квитанцияләр, кәгазьләр аның яклы булгач, закон да аның яклы булып чыга. Ләкин бу квитанцияләрнең нинди шартларда эшләнгәнен дә исәпкә алырга кирәк бит.

– Ул «салган»нан соң күпме ел гомер үткән бит инде. Аннан соң үзегез бер дә төзү эшләре алып бармадыгызмыни?

– Нишләп салмасын инде… Менә бу мунча, бу сарайлар, каралты-кураның күбесе без корган. Йорт кына ничек бар, шулай тора. Анысын да карап тормасаң, ул күптән ишелгән булыр иде инде.

– 2000 елда әниегез сезне судка биреп, бу йортны үзенеке итеп тануга ирешкән. Нишләп шул чакта ук бу суд карарын шикаять итмәдегез?

– Мине балачактан әби тәрбияләп үстерде. Бу йорт та әби исемендә иде.

Әни тиешле кешем инде 1980нче елны ук бу йорттан пропискадан төшкән иде. Әби үләр алдыннан бөтен милекне минем исемгә яздырган булуга карамастан, йортны әнинеке, дип танытуга риза булдым. Ул судка шул квитанцияләрен күтәреп килеп, йортны әбинеке түгел, үзенеке итеп танытты һәм шуның белән әбинең васыятьнамәсе дә үз көчен югалтты булып чыкты. Шикаять итмәдем, чөнки үз әнием бит, йорттан куып чыгармас, дип уйладым. Ул судта куып чыгару мәсьәләсе каралмады бит. Менә хәзер кая барып яшәрбез, дип баш ватам.

– Әниегезнең торыр урыны булгач, бу йорт аңа нигә кирәк соң?

– Ул хәзер кече малаенда яши. Бөтен җире җитеш. Акча кирәк аңа, шул гына.

«ЙОРТНЫ БУЛЬДОЗЕР БЕЛӘН ЭТТЕРТӘМ»

Алмазны балачакта ташлап киткән әнисенең исеме Нурзалия Хәбриева икән. Аны үзем белән таныштырып, әлеге мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тәкъдим иткәч, ул бик югары тонда, катгый рәвештә каршы төште. Нишләптер, урамга кадәр үзе белән алып чыккан суд карарын да күрсәтеп сүз алды:

– Акыллым, бу йорт 100% – минеке! Менә суд карары һәм мин аны саклыйм! Ул йортны мин 1973 елда сатып алдым. Ул чакта Алмазга 3 кенә яшь иде, шуннан бирле йорт ничек сатып алынган булса, шулай тора, димәк, Алмазның ул йортка бернинди катнашы юк! 14 ел торам шушы йортта, дип кенә сөйләшеп җибәрәме хатыны? Открытка иде ул йорт 80нче елларда. Аны чын осталардан гына эшләттем мин. Менә бу йортны карагыз. Моны 28 яшьлек малаем салды, ә аларның инде 40ка җитеп, йорт салганнары юк. Кече малаем ничек итеп йорт сала, дип уйлыйсыз? Ссуда алабыз. 5 мең пенсия алам мин һәм шул ссуда түләүгә китеп бара. 2 ел пенсия күргәнем юк инде минем. Аларның ссуда түләгәннәре дә юк, аның нинди җәфа икәнен белмиләр! 71 яшькә кадәр миңа пенсия булмаячак та әле.

Мин бу икенче йортны 1985 елда сатып алдым. Улыма ике яшь иде. Бер тиенсез кайтып төшкәч, ике яшьлек балам белән мине үзем салган йортка кертмичә, әни белән апа куып чыгардылар. Бу йортны ике җирдә эшләп салдым. Фәридә белән Алмазның берсенә – 41, икенчесенә – 43 яшь. Йорт сала торган яшьтә әле алар. Бу икенче йортны карап йөреп, төзү эшенә тотынганда, 36 яшь кенә иде миңа. Ерып чыктым, алар да булдырыр.

Мин аларга майда ук, сабантуйга кадәр үк әйттем, бушатыгыз өйне дип. Җәй буена торыр урын карап була иде Балтачта.

Малайны күптән түгел генә күрдем әле. Ул да айныган икән. Ике атна гына эчми тора, диделәр. Көн саен исерек ул. Көз бер чыгам аларга, яз бер чыгам. Кайда нинди төзәтү эшләре башкардылар микән, дип. Йортны карап торырга кирәк бит. Ул күрше белән ике арадагы койма күптән ауган. Ул тәрәзә йөзлекләренә бер банка буяу җитә, шуны да буямыйлар… Карамыйлар йортны!

Фәридәгә ияреп килгән олы кызы мине килгән саен мыскыл итә. Нишләп капка төбендәге чүпне җыештырмыйча диван саклап утырасың дигән сүземә дә: «Кем булдың әле син монда әмер бирергә! Үз кыяфәтеңне кара башта!» – дип кенә кычкырды. Мин аның кебек чакта открытка идем, хәзер генә үзгәргәч, картайгач та!

Аннары мин ясаткан ишек тупсасына басып, арттан «ха-ха»лап көлеп калды. Икенче юлы кергәч, Фәридә, хулиганлык өчен дип, минем өстән гариза язган. Мировой судьяга алып менде мине үз өемдә яшәүче хатын. Үз гомеремдә милиция юлын таптаганым юк иде. Менә шуннан соң, мыскыл итүләргә чыдый алмыйча, өйне теркәтергә, рәсмиләштерергә тотындым. Теркәтәм дә, чыгып китмиләр икән, үзләре өйдә чакта бульдозер китертеп, өйне аударам, дип уйладым. Төрмәдә утырсам-утырам, ләкин үземне болай мыскыл иттермим, йөрәгем тынычланыр, ичмасам. Әле аларның адвокатларын очраттым. Үз хокукларымны белүемне аңа да әйттем.

– Торыр җирегез бар бит, ул йортка кул гына селтәсәгез, үзегезгә дә җан тынычлыгы табар идегез, ни дисәң дә улыгыз бит…

– Юк, болай гына калдырмыйм! Ул хатын белән аның артыннан килгән кызының мыскыл итүләре аркасында калдырмыйм. «Син үлмәдеңмени әле?», «Невропатологтагы диагнозларыңны тикшертәм әле», – дигән сүзләре өчен булса да. Җиргә сеңгән баракта яшәде ул минем өемә килгәнче. Акылы булса, аннан пропискадан төшәргә тиеш түгел иде. Әнә, хәзер шундагыларга «шикарный» фатирлар бирәләр.

Гомумән, минем Алмазны өйләндергәнем дә булмады. Миңа ул өйләнәм, димәде. Фәридә үзе төенчекләрен төйнәп минем улым янына барып утырды. Аңарчы баракта яшәп, улымны шунда ашатып, йоклатып, үзенә ияләндереп, әкренләп аракы эчәргә өйрәтте. Укытучы булып эшләүче улым шулай әкрен генә түбән тәгәрәде. Көнлеккә, бер яртыга эш эшләп йөри хәзер. Фәридәне әби дә йорттан куган. Шуңа күрә дә, ул әби үлгәч кенә йортка пропискага керә алды. Юньле хатын булса, сүз әйтмәс идем, ләкин боларны барыбер куам.

– Әгәр алар килеп гафу үтенсә, кичерерсезме?

– Юк! Инде хәзер гафуны да кичермим! Китмәсәләр, акчаларын бирсеннәр. Без күп сорамыйбыз, әнә, 180 мең ссуда түлисем бар бүген.

…Башта шушы сумманы атаган Нурзалия ападан өй хакын тагын бер-ике кат сорагач, ул артканнан-артты гына. Киткәндә артымнан кычкырып калды ул: «Кимендә 300 мең түләсеннәр, ишеттеңме, 300 мең!»

БАЛАНЫ КЕМ КАРАГАН?

Фәридә апаны күрмичә китү бик үк дөрес булмаячагын аңлап, аның янына больницага да барып килдек әле. Ул үз башыннан кичкәннәрне сөйләгән арада башына бер фикер килде:

– Әйдәгез, мин сезне Алмазның туганнан туган апасы белән таныштырам. Аның да сезне күрәсе килә иде. Ул да бар сүземне раслар. Телисез икән, Нурзалия апаның күршеләре белән дә сөйләшегез. Ул анда беркем белән дә тату тормый.

Күргәнемне уртаклашып әйтәм: Фәридә апа бик мөлаем, ачык, сабыр хатынга охшаган. Сөйләшү манерасы, үз-үзен тотышына караганда, аның начар кеше булуына ышанасы килми дә.

Алмазның туганнан туган апасын күрү өчен без мәктәпкә бардык. Рузилә Ибраһимова башлангыч сыйныфлар укытучысы икән. Укучыларын өйләренә озату белән үк безгә дә вакыт тапты.

Рузилә апаның әнисенең сеңлесе Алмазга әни тиешле кеше була инде. Хәзерге гаугага сәбәпче булган йортта даими рәвештә 4 кеше яшәгәннәр. Рузилә апа, аның әнисе, Алмаз һәм әби. Ә Нурзалия апа бу вакытта төрле урыннарда яшәгән, үз бәхетен сынаган.

– Без Балтачка күчеп килгәнче, Ор авылында яшәдек. Нурзалия апа даулый торган йортны, Ор авылындагы әнинең милкен, мал-туарын сатып кына ала алдык. Ул Алмазны 6 айлык килеш ул йортта калдырып чыгып киткәч, әби 4 җирдә җыештыручы булып эшләп, аны кеше итәргә тырышты. Ул Алмазга армиягә киткәндә 5 сум акча да бирмәде, озатырга да килмәде бит. Нурзалия апа тагын бер бала табып, ике яшьлек улын да шул йортта калдырып китәргә, дип кайткач, әби каршы төште: «Берсен тәрбияләдек, хәзер инде бик картайдык, көчебез җитмәс», – диде ул. Шуннан пыр тузып чыгып киткән килеш, ул үзенә йорт сатып алып, шунда төпләнде. 10 ел буе йортка бөтенләй аяк басмады, әнинең дә, үз әнисенең, ягъни әбинең дә килеп хәлен белмәде. Әни үлгәч, иптәшем Нурзалия апа янына барып, соңгы юлга озатканда булса да катнашуын сораган. Туганнар бит, янәсе. Шунда без кайгырып утырганбыз, ә ул өйне даулап алу турында уйланган икән.

Әби дә әни үлгәннән соң озак тормады. Ике ел да ике ай яшәде дә, урын өстендә озак кына авырып яткач дөнья куйды. Фәридә тәрбияләп соңгы юлга озатты аны. Мин башка йортта кияүдә булгач, килеп-китеп кенә йөри алдым. Әби үлгәч, аны җирләргә Нурзалия апаның эш урыныннан, мебель фабрикасыннан да ярдәм иттеләр. Гүр тактасы һәм тастымаллар бирде алар. Әбине күмгәннән соң Нурзалия апа килеп, шул тастымаллар һәм гүр тактасын сорап тилмертеп йөрде әле. Алмазга әбинең васыять итеп бар милекне калдыруын мин бөтенләй белмәдем дә. Ул йорт миңа кирәк тә түгел, Алмазга булсын. Тик мин ана кешенең шулай үз баласын урамга куып чыгарырга тырышып йөрүен, ни генә дисәгез дә, аңлый алмыйм. Менә быел ул Алмаз белән Фәридәдән дә алданрак барып, җирләрне һәм милекне үз исеменә теркәтеп, рәсмиләштереп кайткан. Хәзер Алмаз белән Фәридә бернәрсәсез калса, нишләр?! Балачакта ук ташлап калдырган бала ана күңелендә бер эз дә калдырмыйча онытыла микәнни ул?!

– Фәридә апа укытучы кешене түбән тәгәрәткән, эчкече ясаган икән бит, ә сез аны мактап утырасыз…

– Алмазның укытучылыктан китүе дә Нурзалия аркасында булды бит. Ул хәзергәчә даулап йөрүче йортның бәясен 32 мең итеп исәпләп, Алмазның хезмәт хакыннан ай саен 2шәр мең тотылып калыначагын хәбәр иткәч, ничә ел бушка эшләүгә караганда, шабашкада йөрүне кулайрак күрде. Шул мәрхәмәтле әнисе аркасында ул бүген шулай көнне көнгә ялгап эшләргә һәм яшәргә мәҗбүр.

***

Бар якны да тыңлаганнан соң, ахыр чиктә, һәркайсы минем бу вакыйгаларга карашым һәм сәфәремнән нинди фикер белән кайтып китүем турында кызыксынды. Баштан ук беркем яклы да булмаска, нейтраль позицияне сайларга карар кылсам да, баласын ташлап киткән ананы кичерә алмадым. «Бу йортны мин ике эштә эшләп салдым», «бу каралты-кураны мин генә төзедем», – дип сөйләгән кешене бүлдереп: «Сез ике эштә эшләгәндә балагызны кем карады соң?» – дип сорамасам да, кем караганын белә идем. Әбиләрнең күңеле киң, йөрәк җылысы җитәрлек булса да, ата-ана назын беркем дә алыштыра алмый ул. Шул наздан үз балаңны мәхрүм итәргә ни хакың бар иде синең, ана кеше? Икенче берәү, яшьлектәге гөнаһларын юар өчен, баласына картлыкта булса да, ярдәм кулы сузар иде, мөгаен. Тик бу ана бүген җитеш тормышта яшәп тә, баласын туган нигезеннән мәхрүм итү өчен «сугыш» алып бара. 72 яшькә җиткәнче пенсия алмыйсыз икән, сез бит аны балагыз хакына эшлисез. Ана назының ни икәнен белеп, әнисе итәгеннән төшми сөелгән улыгыз хакына! Ә бер мәхрүм гел мәхрүм дигәндәй, Алмаз улыгыз гына, ни өчендер, һаман читтә кала бирә. 71 яшькә кадәр ссуда түләргә сезне берәү дә мәҗбүр итмәгән, үзегез шулай хәл иткәнсез. Башкаларның ссуда алмый гына яшәве көнләшү өчен сәбәп түгел, ләбаса. Хөрмәтле Нурзалия ханым! Намазга басыгыз, гөнаһларыгыз өчен тәүбә кылыгыз, Алмаз улыгызның сезне кичерүен сорагыз… Ул болай да сезнең аркада күпне күргән инде. Аны бәхетсез итүегезне туктатыгыз, зинһар өчен!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар