Алдарлар илендә

«…Матур көннәрнең берсендә Джельсомино бәхет эзләп дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китә һәм Алдакчылар иленә килеп эләгә. Үз иптәшләреннән торган төркем белән хакимиятне яулап алган элеккеге пират Джакомон патша әмере буенча бу илдә барысы да (хәтта хайваннар да) гел алдарга тиеш икән! Песиләргә эт булып өрергә, этләргә мияуларга, атларга сыер булып мөгрәргә, ә сыерларга кешнәргә кушылган ди монда. Балалар да мәктәпләрдә тапкырлау таблицасын арттан алга ятлыйлар. Рәссам атларны 13 аяклы, дөяне биш бөкреле, кеше портретларын алты күзле һәм өч борынлы итеп ясарга мәҗбүр. Ипи кибетендә дә икмәк урынына каләм карасы саталар, бары тик ялган акчалар гына әйләнештә йөри, ә кешеләр бар яңалыкны ялган белән шыплап тулган «Үрнәк алдакчы» газетасыннан укып беләләр икән».

Джанни Родариның «Джельсомино Алдакчылар илендә» китабының шушы урынына җиттем дә шаккатып утырам әле менә. Нәкъ безнең ил турында язган бугай бу автор. «Үрнәк алдакчы» газетасына да үрнәк җитәрлек…

«Булгария» теплоходы белән бәйле вакыйгада да, бер карасаң, барысы да күз алдында кебек иде. Баксаң, анда да үз хилафлыклары булган икән. Әлбәттә, иле шундый булгач, тагын нәрсә көтмәк кирәк?!

“Бу илдә яшисем килми!”

Интернетта утыручыларны Мария Чернованың хәбәре шаккатырды. 11 июльдә 5 яшен тутырырга тиешле улы әлеге теплоходтагы фаҗигадә һәлак булганнан соң, ул ниләр кичерүен язып халык игътибарына тәкъдим итте.

«Телевизордан алдыйлар, газеталар язып бетерми, мин хәзер берәүгә дә ышанмыйм һәм ул фаҗига хакында барысын да ничек бар, шулай сөйләячәкмен», – дип яза ул.

– Мин үземне кимсетелгән итеп хис итәм. Психологлар юк. Алар урынына федераллар йөри. Аларның бар эше – тәртип урнаштыру. Алар паника булмасын өчен тырыша, төкерә алар ул кешеләргә. Исән калганнар булмавын белә торып, өмет уяталар, могҗиза турында сөйлиләр, кешеләрне яхшыга ышанырга мәҗбүр итәләр һәм боларның барысы да паника булмасын өчен эшләнә.

35 кешелек экипаждан 23 кеше исән калып, 12се генә вафат булуын, ә пассажирлардан 54 кеше исән калып, 100дән артык кеше үлүен бер генә каналдан да әйтмәделәр. Үлүчеләр арасында ни өчен хатын-кызлар һәм балалар икәнен беләсезме? Чөнки зур-зур ирләр коткару көймәләреннән хатын-кызларны типкәләп кенә җибәрде. Ә кечкенә көймәләр барысы да тишек иде һәм аларны бармак белән томалап кына саклап тордылар. Якшәмбе көнне елга портында бернинди оператив штаб та юк иде.

Дүшәмбе көнне вафат булучыларның туганнары мәетләрне тану өчен җыелды. Аларны ит комбинатыннан килүче рефрижераторларда алып кайттылар. Аннары аларны яралар һәм туганнарына күрсәтәләр. Моргта мәетләр берсе өстендә икенчесе ята.

Мария Чернова үз баласын моргтан ярмыйча гына җибәрүләрен үтенә. Тикшерүчеләргә мөрәҗәгать итә. Алар гаризаны ничек язасын белмибез, дигән сылтау белән каршы килә.

– Мин тикшерүчедән баш табибка, аннан морг җитәкчесенә бик озак йөрдем – алар барысы да миңа гаризаны ничек язасын белмәүләрен әйтте. Тикшерү башланганын һәм барысының да моргта тиешенчә тикшереләчәген хәбәр иттеләр. Медицина тыкшынуларыннан баш тарту хокукым, ирекле госпитализация яки минем башка хокукларым кайда соң?! Үз укытучымны очраттым һәм без аның белән ирекле формада «инша-гариза» язып бирдек. Гаризаны Новиков фамилияле тикшерүчегә бирдем. Ул аны балаларның мәете кайта башлагач карарга вәгъдә итте һәм әлегә аны кабул итә алмавын әйтте. Үз улымны таныгач та, аның янына чаптым. Күрәсең, ул минем шулай оператив булуымны көтмәгәндер. «Ничек? Кем сезгә фотосурәтләрне күрсәтте? Мин сезгә берни дә вәгъдә итмәдем», – диде ул. Улымны әлегә ярырга өлгермәүләрен һәм вакыт барлыгын аңлап, мин тикшерүчегә бардым. Шушы моменттан бернинди әхлак нормаларына сыймаучы уен башланды. Башта: «Аны ярдылар, соң инде», – диделәр. Аннары 20 минуттан: «Хәзер аны ярачаклар», – дип чыгып әйттеләр. Нәтиҗәдә, мин улымны ярганнан соң гына күрдем. Минем: «Бу дәүләт баласымы, минекеме?» дигән соравыма, алар дәшмәде. Системага каршы көчсез булып чыктым. Безнең илдә кеше хокуклары берни дә тормый, иң мөһиме, тикшерү эшләре, кемнеңдер эш урыны… Телевидение һәм хөкүмәт алдында аларның хисап тотуын карау көлке иде. Телевизордан фаҗига корбаннарының туганнарына азык-төлек һәм медикаментлар бирелә, төн кунарга урын да бар, дип сөйлиләр. Азык дигәне, суык бөккән һәм шулпа салынган карабодай боткасы. Медикаментлары да глицин, валерьянка, афобазол. Бу илдә яшисем килми!!!

Мария ЧЕРНОВА

Водолазның чәче агарган

Мин монда яр кырыенда торып та куркам, мәет ташырлык булгач, ул водолазларның йөрәге йоннан төрелгәндер, дип уйлаган идем Кама Тамагы, Сөйки авылына булган сәфәрем вакытында. Дөрес уйламаганмын икән.

Монысын бер танышым сөйләде. Аның абыйсының дусты шунда водолаз булып эшләгән. Хәзер больницада ята һәм журналистларны якын китерми, әле дә психолог ярдәменә мохтаҗ.

– Без иң беренчеләрдән булып балалар яткан бүлеккә төштек. Моңарчы да үлгән кешеләрне коткарган бар иде, ләкин мондыйны күргән юк иде әле. Балалар кочаклашып үлгәннәр. Суда ятып кешенең тәне дә бүртә, ул начар хәлгә килә. Шунда ук хәлем начарланды һәм мин судан чыгарга мәҗбүр булдым, – дип сөйләгән ул. Әлеге водолазның бер көн эчендә чәче агаруы һәм больницага эләгүе турында тетрәнеп сөйләде танышым.

Водолазлар эш барышында сәгать саен алышынып торды. Аларга да даими рәвештә психологик ярдәм күрсәтелде.

– Без элек тә баткан кешеләрне алып чыга идек, ләкин монда бөтенләй башка очрак. Балаларны алып чыгу һәрвакыт авыр, ә биредә алар күп. Әйе, без нык ирләр, ләкин бу очракта без дә кичерешләрне тыя алмыйбыз, – дип сөйли водолаз Сергей.

Бу вакыйга аркасында күпләрнең исеме тарихка кереп калыр, ә менә бу эштә чын-чынлап хезмәт куйган водолазларны гына берәү дә геройга санамас, мөгаен. Юкса, нәкъ менә алар бу вакыйгадан соң көнне төнгә ялгап эшләүчеләр булды да инде.

Якшәмбе көнне 17 июльдә көндезге 2дә «Булгария» теплоходында батучыларны искә алу өчен, Казанның елга портында йөзләгән кеше җыелды. Шәмнәр, чәчәкләр, уенчыклар, күккә очыртылган күпсанлы шарлар… Вафат булган кешеләрнең исемлеге язып эленгән дивар да, үзенә күрә, мемориаль тактага әверелде.

Шул ук көнне «Арабелла» теплоходы капитанына һәм экипаж әгъзаларына «За содружество во имя спасения» дип аталган Русия МЧС медальләре тапшырылды. Дүрт МЧС хезмәткәренә дә медаль, ике коткаручыга күкрәк билгеләре, унберенә рәхмәт хатлары бирелде. Ә мин водолазларның һәммәсен билгеләп үтәр идем, аларга миллионнарны да жәлләмәс идем. Бәлки, кайчан да булса, аларның да һәрберсе тиешенчә бүләкләнер! Шуңа өмет итәм. Чын-чынлап лаеклыларны, бәлки, ахыргарак калдырганнардыр?!

“Яшәргән” теплоход

16 июльдә теплоходны су төбеннән алу операциясен башлап җибәрделәр. Операция барышында 800ләп кеше катнаша икән. Ә нәкъ менә теплоходны күтәрүдә 77 кеше хезмәт куя һәм шуларның 49ы – водолазлар. Шул ук урынга һәрберсе 350 тонна күтәрергә сәләтле ике зур кран да китерелгән. Краннарның көче җитә, ә менә махсус баулар чыдатмый. Шул сәбәпле, якшәмбе кичендә тросларның берсе өзелү турындагы хәбәр таралды. Бәлки, бу язма басылганчы, ул теплоходны чыгарырлар һәм су төбен дә тагын бер кат тикшерерләр инде. Тик шул урында агымның көчле булуын исәпкә алсаң, әлегә хәбәр-хәтере булмаган 15 кешене табу мөмкин эш микән?! Узган атнада ук берничә кешене агымнан тотып алулары хакында МЧС матбугат хезмәткәре үзе хәбәр иткән иде.

Алдакчылар турында яза башладым да читкә киттем, ахры. Менә бу вакыйга булганнан соң, бар судноларны тикшерә башладылар. Лицензиясе, техник күзәтү торышы, бүгенге хәле, башка яклары, кыскасы, барысы да күз уңында булырга тиеш иде. Шунда ачы чынбарлык калкып чыкты, баксаң, без әле дә Советлар Союзы чорында эшләнгән судноларда йөрибез икән. 15 июльдә Вахитов районы суды чыгарган карар нигезендә, «Петр Алабин» теплоходын эксплуатацияләүне тыйдылар. 12 июльдә ул, тикшерү эшләре өчен, Казан вокзалында тоткарлана һәм кайбер җитешсезлекләр ачыклану нәтиҗәсендә, Казан елга порты диспетчерлары аңа кабат рейска чыгарга рөхсәт итми. Бездә үткәнгә карап гыйбрәт алу дигән әйбер юк бугай инде ул, чөнки 15 июль кичендә «Петр Алабин», берәүнең дә тыюларын исәпкә алып тормый гына, Самарага юл ала. Шул уңайдан җинаять эше ачылырга тиеш.

«Петр Алабин» – «Булгария» белән бер үк төзелешле теплоход. Милек хокукы таныклыгында аның төзелү вакыты 1995 дип күрсәтелгән булса да, ахырдан бу фактның ялган булуы ачыкланган. Ул «Булгария»нең яшьтәше булып чыкты, ягъни төзелү вакыты, чынлыкта, 1955 ел.

Инде илебезнең иң иске теплоходларыннан торган кара исемлек тә төзелгән. Әлеге исемлекнең башында Северодвинск шәһәрендәге «Гоголь» теплоходы тора. Ул нәкъ 100 ел элек, 1911 елда төзелгән. Аннан соң, 1931 елда төзелгән «Всегда готов» теплоходы һәм башкалар.

Миллионер читтә кала

Җавапка тартылучылар исемлеге дә көннән-көн озыная. «Агроречтур» ширкәте генераль директоры Светлана Инякина һәм Русия елга регистрының Кама филиалы өлкән эксперты Яков Ивашовка карата җинаять эше кузгатылды. Баткан «Булгария» янәшәсеннән үтеп тә, суда чәбәләнүче пассажирларга ярдәм күрсәтмәгән ике судно капитанын да җавапка тартачаклар. «Арбат» һәм «Дунайский-66» суднолары булган ул.

«Агроречтур» судно экипажы белән килешүләр төземәгән, аларның гомере иминиятләнмәгән булган. Әлбәттә, монысы тагын шул акчага барып төртелә инде. Куркынычсызлык кагыйдәләре бозылу турында әйтеп тә торасы юктыр. Шуның аркасында, «куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килмәстәй хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә, ике һәм күбрәк кешенең һәлак булуы» дигән маддә нигезендә С.Инякина һәм Я.Ивашов җавап тотачак. Бер уйласаң, болар бары тик судноны арендага алучылар гына. Ник алар җавап тотарга тиеш тә, судноның хуҗасы, аны арендага бирүчеләр нигә читтә кала?! Пермьдә яшәүче миллионер булу әле ул җаваптан качу өчен нигез түгел бит. Ни өчен ул төзек булмаган судноны арендага биргән?! Капиталь ремонтка акча сарыф итмичә, арендага биреп кенә акча җыеп яткан. Җайлы икән! Монысы да бары тик безнең илдә генә мөмкин. Зыян күрүчеләргә тотылган акчаны дәүләт шуннан гына кайтарып алса да була бит. Тик булмас шул…

Азагы кайда?

«Джельсомино Алдакчылар илендә» китабының ахыргы битенә җитмәдем әле. Шулай да, миңа бик кызык: бу илне нәрсә көтә икән?! Шушы кораб кебек, 3-5 минут эчендә төпкә китмәсәк тә, күп калмагандыр… Метро ясадылар. Күпме миллиардлар шунда керә торды. Төгәл бәясен беркаян да табып булмый аның. Барысы да төзелешкә китте микән?! Әйе, киткәндер, Алдарлар илендә бөтен әйбер дә үз урынында файдаланыла бит. Бу Универсиада да берәүләр өчен әкәмәт зур акча чыганагы, руслар әйтмешли, «золотая жила» булды. Бөтен җирдә ришвәт, законны әйләнеп үтү… Төрле районнарга, юлсыз авылларга сәфәр йөрибез. Карта юл салынган, дип күрсәтә, ә чынлыкта, язын керсәң, тездән кызыл балчык ерып йөрисең. Юл салырга дип бирелгән акча кем кесәсендә ятадыр тагын! Тиздән тапкырлау таблицасын арттан алга ятлатырдай мәктәпләр дә калмаска мөмкин. Байлар көннән-көн байый, ә гади халык юрганын ничек кирәк шулай тартып, аягын сузмакчы була. Илебездәге һәр бишенче кешегә хезмәт хакы хәтта көн саен туйганчы ашау өчен дә җитми икән. Аена 10 меңнән дә кимрәк хезмәт хакы алучыларның 34 проценты шул акчаны гаиләне туйдыру өчен җитә дигән булса, 90 меңнән артыграк алучыларның 4 проценты хезмәт хакым гаиләне туйдырырга да җитми, дип җавап биргән. Уф, саный китсәңме?.. Чыннан да, бу илнең корабы төпкә китәргә озак калмады сыман…

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар