93 яшьлек милиция

Аларны бик өнәп бетермәсәк тә, кайчакта аты юлы белән сүксәк тә, ышанмаган булып кылансак та, тормышыбызда берәр бәла-казага юлыксак, шулар янына чабабыз. Нәкъ менә алар гаделлекне торгызырга ярдәм итәр кебек. Әйе, милиция хезмәткәрләре хакында әйтүем.1917 елның 10 ноябре – Русия милициясе оешкан көн. ТР Эчке эшләр министрлыгы урнашкан шәһәрчектә бу датаны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләү Советы урынбасары Александр Гусев, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм башка бик күп билгеле шәхесләр катнашында билгеләп үттеләр. Традицион рәвештә 10 яшь милиция хезмәткәренә бу көнне корал тапшырылды, 20 курсант тулы канлы милиция хезмәткәренә әверелде – вазыйфаларын намуслы башкарырга ант иттеләр. Бәйрәмгә килгән эчке эшләр органы ветераннары бу чакта ниләр кичерде икән? Бәлки, аларның да рәт-рәт булып бердәм барган формалы хезмәткәрләргә кушылып атлыйсылары килгәндер. Шулай да берсенең болай дип пышылдаганын ишетеп алдым:

– Без яшь чакта антны яттан сөйли идек, ә болар кулга кызыл папка тотып, шуннан карап кына укый.

– Әйе шул, без яшь чакта таләпләр кырысрак иде.

Аннары бу һөнәрне сайлаучы сылуларның да байтак булуына игътибар иттем. Ай-яй, кыю хатын-кызлар бар инде арабызда.

Милиция һөнәре куркынычлыгы ягыннан соңгы урында түгел, билгеле. Аларның эшендә дә төрле очрак була. Үз гомерен намус белән хезмәт итүгә багышлаган, соңгы сулышына кадәр закон сагында торган хезмәткәрләрне бер минут тынлык белән искә алдык.

Гомумән, ТР Эчке эшләр министрлыгы бөтен Русиядә иң яхшылардан санала. Бу урында мин җинаятьләрнең күпмегә кимүен, никадәр милиция хезмәткәренең Русия яисә республикабыз хөкүмәте бүләгенә ия булуын яки башка саннар китереп, аларны күкләргә чөеп мактый алыр идем. Ләкин ул саннарны китерү белән үк, милицияне өнәмәүчеләр шунда ук аларны өзелеп ярата башлар дип уйламыйм. Дөрес, кайчакта алар хакында да матбугат чараларында күңелгә ятышсыз хәбәрләр күренгәли, әмма… Шапшак сыер һәр көтүдә була инде ул. Аннан соң медальнең икенче ягы да бар: берәр милиция хезмәткәре үз намусына тап төшергән һәм газета битләренә эләккән икән, димәк, җавапка тартылган дигән сүз. Бу үзе үк погонлы милиция хезмәткәренең дә, гади гражданның да закон каршында тигез булуын ассызыклый торган күренеш.

Быел Милиция көне соңгы тапкыр билгеләп үтелде. Киләсе елда ул инде полиция булачак, бәйрәмнең көне дә, үткәрү рәвеше дә үзгәрер, диләр. Ләкин бер нәрсә шул килеш калачак – хокук сагында торучылар әлеге көнне эш урынында һәлак булганнарны искә алып, яшьләргә хәер-фатиха бирер, мөгаен…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

(Безнең гәҗит, №45)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар