850 сумга нервыны саттым!

Итекченең итеге юк, дигәннәрен ишеткәнегез бар инде. Шул «итексез» утыруыгызны искәртеп, аны үзегезгә атап әйткән чакларыгыз да булмады түгел. Шулай булмый ни… Менә үзем дә шул итекне юнәтү артыннан елдан артык җәфаланып йөрим бит инде. Зарланмас җирдән зар еларсың, билләһи. Их, мин әйтәм, берәр журналистка хат язып салырга…

Газетага хатлар явып тора. Проблемалыларын «актарып», шуның тирәсендә азмы-күпме шау-шу куптарып йөргән булабыз. Ә үзебезнең хәл итәсе мәсьәләләр «тузан җыеп» ята бирә, ачуым килмәгәе. Күп очракта вакыт җитми – кеше проблемалары артыннан йөрисе бар. Вакыты булса да, үз эшләрең артыннан журналист буларак йөрмисең бит инде. Газетага язам да бөтен республикага фаш итәм, димисең. Җитмәсә, үз проблемаларың таныш-белеш, күрше, туган, авылдашларга бәйле булырга мөмкин. Аларны «мактап» язып, мәңгелек дошманга әвереләсе дә килми. Проблемалар җыела, гади халык сүзе беркая үтми, сине беркем ишетми, һәркемнең үз хәле – хәл! Ел буе бер проблема артыннан йөри торгач, бу эшкә журналист буларак алынырга булдым әле. Җитәр нервы бозарга!

ЗАМАН АФӘТЕ – БАНКТАГЫ СЧЕТ

Җәйге каникул чорында мәктәп укучыларының буш вакытын «тутыру», аларны ничектер мәшгуль итү өчен 14-18 яшьлек укучылардан торган эшче төркемнәр оештырыла. Алар билгеле бер укытучы җитәкчелегендә ничәдер көн эшли һәм шуның өчен акчасын да ала. Акчасы әллә ни зур булмаса да, юк чагында ярап куя үзе.

Узган җәйдә сеңлем дә шундый эштә катнашты. Нинди коры, эссе җәй килүен хәтерлисездер. Менә шундый көннәрдә балалар басу-кырны чистартып, таш җыеп йөрде. Гаҗәп түгел, авыл баласының эштән бәхете бар инде аның. Без дә, заманында, колхозда чөгендер чүбе утап җәй уздырдык. Акчасын да вакытында ала идек. Хезмәт хакын күбрәк алган кешегә кызыгып карыйбыз, чөгендер чүбенең икенче катын утаганда, аннан калышмаска тырышабыз. Күбрәк эшләгән укучыларны көз көне Казанга экскурсиягә дә алып баралар, шуңа эш көннәрен калдырмау хәерле. Мәктәп кирәк-яракларын үзең тир түгеп тапкан акчага алудан да тәмлерәк әйбер бармы?! Юктыр! Кесәдәге һәр тиеннең кадерен белергә өйрәнү өчен баланың шулай эшләве – үзе бер тәрбия чарасы ул.

Әйткәнемчә, балалар кырда эшләде, тик заман афәтләренең берсе – акча кулга бирелми икән. Банкта счет ачтырасың һәм акча шунда күчә. Мондый эшләрдә катнашу өчен (һәм счет ачтыру өчен дә – авт.) 14 яшең тулган булу мәҗбүри дигән идем инде. Тик 12-13 яшьлек укучыларның да башкалар белән беррәттән эшләргә теләве, ата-аналарының да моңа ризалык бирүе, таләпләрнең бераз гына читтән әйләнеп узуына китерә. Димәк, 12-13 яшьлек бала инде 14 яше тулган башка кеше исеме астында эшли дә шул кеше белән бергә банкка барып, аның счетына күчкән акчаны ала. Сеңлем дә, әнә шулай, чит кеше исеменнән эшләп (бу очракта Гөлия – авт.), үзенә тиешле акчаны алырга тиеш иде. Тик андый бәхет алай тиз генә елмаймады. Түбәндә язылганнарны укыгач, балалар бик зур акча алып эшләгән икән, дигән алдавыч фикер туарга мөмкин. Тик ул заманына күрә бөтенләй чүп акча – 850 сум гына.

БЕРЕНЧЕ АБЫНУ

Бар балалар да акчасын алып бетергәч, сеңлем, 2010 ел ахыры якынлашканда Гөлиягә мөрәҗәгать итте. Акчасын алып кайтып бирмәс микән янәсе. Чөнки ул вакытка инде безнең авылдагы Сбербанк ябылды һәм акчаны алу өчен район үзәгенә кадәр барып кайту кирәк иде. Эшне шул да катлауландырды: Гөлия 9нчы сыйныфны тәмамлау белән Казанга укырга китеп барган. Ул ничек итсә-итте, вакыт табып (дәресләрен калдырып дип укыгыз – авт.), районга кайтып счетын тикшертте. Акча гына күчмәгән икән. Бу хәбәргә безнең генә ышанасы килми. Ничек инде бар укучыга да күчкән, безгә генә күчми калган? Инде нишләргә?! Укучыларны кырда эшләткән һәм балалардан счет ачтырып, шул счетка акча күчерү эшләре артыннан йөргән укытучыга акча күчмәү турында хәбәр итәргә кирәк. Шулай эшләдек тә. Энҗе исемле әлеге ханым Кукмара районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә шалтыратып белешергә вәгъдә итте. Акчаны алар күчерәсе бит. Белешкәндерме, юктырмы, анысын сорамадык, гел-гел кешене тилмертергә дә әллә ничек. Вәгъдә иткән икән, нигә һаман соранып йөрергә?! Байтак вакыт укытучының да тавыш-тыны чыкмады. Инде акча күчкәндер дип, без Гөлия белән Казандагы Сбербанкларның берсенә барып кайтырга булдык.

БАНКТАГЫ «УҢАЙЛЫКЛАР»

Ул Казан Сбербанкларын әйтер идем… Чират өстендә чират. Башта Бутлеров урамындагысына барып кайтырга карар кылдык. Электрон чират керткәннәр икән. Шул электрон җайланмадан талон алып, консультантка чират тордык әле. Ул исә, «монда андый эшләр башкарылмый», дигән сәбәп белән, Петербург урамындагы банкка барырга кушты. Шунда барып гариза язасы. Акчаны Кукмарадагы банктан монда җибәрсеннәр өчен. Киттек инде, кая барыйк?! Атлаган саен Кукмарага кайтып йөреп булмый бит. Гөлиянең дә укыйсы бар. Болай да аны гел тинтерәтеп йөртү уңайсыз.

Петербург урамындагы банкта тагын чират тордык. Ни гаҗәп, 8 тәрәзәнең берсе генә эшли. Өч-дүрт кеше чират көтеп утыра, ә электрон табло һаман безнең номерны чыгармый. Ярты сәгать кенә көткәнбездер. Халык өчен эшләнә торган «уңайлыкларны» каргап утыра торгач, безнең чират та килеп җитте. Консультант кыз белән киңәшләшеп, Гөлиянең счетына күчкән бөтен акча минем счетка күчәрлек итеп гариза яздык. Ике атнадан килергә куштылар. Инде Гөлиягә рәхмәтләр әйтеп саубуллаштым, үземчә. Башка тилмертмәм, янәсе. Тик бу тилмерүләрнең башы гына булган икән шул.

Нәкъ өч атнадан, шул ук Сбербанкка килеп, счетымны тикшерттем. Әйтүе генә җайлы. Тагын электрон табло, тагын чират. Бер сәгатемне чиратта, тагын икесен юлдагы «бөке»ләрдә утырып суга салдым. Акча гына күчмәгән булып чыкты. Нервылар урыныннан кузгалды, мин сиңа әйтим! Шундый чакта башка җүнле фикере киләмени әле аның? Гөлиянең ике счеты бар микән әллә, дип уйлыйм үзем. Акча күчкән счет номерын тикшертергә кирәк.

Сеңлемне эшкә җигәргә туры килде. Ул Гөлиянең счет номерын язып алып, үзләрен эшләткән укытучыдан тикшерттергән. «Әйе, акча шул счетка күчерелгән», – дигән ул. Күчкән булса, әллә кайчан алыр идек бит инде?! Тәмам баш катты. Кукмарага кайтып, судка гариза язарга микән әллә, дип уйлый башладым. Алар ул акчаның кем кесәсендә икәнен ачыклар иде. Менә шулай йөри торгач, быелның май ае да үтеп китте.

Очраклы рәвештә генә юлыма очраган Энҗе исемле укытучыга кабат шул проблема турында сүз каттым. «Кукмарага барып кайтырмын, белешермен», – диде ул миңа. Мәктәп директорына да бу хакта әйтелмәде түгел. Ул да ачыклап бетерергә сүз бирде. Телефон аша гына, укыту эшләре буенча урынбасар да бу эшләр турында белде. Барысы да «булыр» дигәч, проблема артта калды, дип уйлыйсың бит инде. Шундый буш сүзләргә ышанып йөри торгач, быелның августы ишек какты. Инде тиздән быелгы җәйдә эшләгән өчен акча бирер вакыт җитә, ә без һаман узган елгысын ала алмый йөрибез. Аптырагач, мин бу эшкә журналист буларак тотынырга булдым.

ТАГЫН БЕР «БУЛЫР»

Ядегәр урта мәктәбендә ремонт эшләренең кызу чагы иде. Мәктәп директорын да алыштырганнар икән. Яшь кенә ир-егетне куйганнар. Әле узган елны гына куелган һәм ел дәвамында мәктәп өчен, чыннан да, күп эшләр башкарган директор нәрсәсе белән ярамагандыр, белешеп тормадым. Исәп тагын шул Энҗе дигән укытучыны күрү иде.

– Бардым, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә акча күчкән, диделәр, банктан да белештем, алар күчмәгән, ди. Инде банктан белешмә алып, кабат шул үзәккә бармакчы идем, ул белешмәне Гөлиягә генә бирәләр икән. Менә хәзер Гөлиягә әйтергә кирәк, – диде Энҗе. Тагын Гөлияне кузгатасы булачагын аңлап, йөрәгемә тотынасы идем инде…

«Өр-яңа» директорга нинди мәсьәлә буенча йөрүемне җиткергәннәр ахры, ул, икенче катка артымнан күтәрелеп, үзенчә тынычландырырга тырышты.

– И, юкка борчылып йөрмәгез, барысы да булыр! – диде ул ваемсыз гына.

– Бу мәсьәлә буенча бер ел йөрим инде, «булыр»ларны күп ишеттем, тик акчаның гына әле дә кулыма кергәне юк. Булыр дигәнче, бу проблема буенча районга барып карадыгызмы соң әле? – дидем, инде ачуымның кабара баруын сизеп.

– Кайчан барыйм?! Монда эшли башлаганыма өч-дүрт кенә көн бит. Аннары ул акча сезнең кулга керергә тиеш тә түгел, сеңлегезнекенә керергә тиеш, – дигән сүзләренә «олы» бәя биреп тормыйм. «Яңалыгы» аркасында әлеге акча артыннан кемнең һәм күпме тилмереп йөрүен бик белеп бетерми әле ул, шуңа күрә, бакчасына таш атмау дөрес булыр. Белсә, сеңлемнең кулына кергәнче, ни өчен башта минекеннән үтәргә тиешлеген ул чамалар иде, мөгаен.

Менә шундый әңгәмәдән соң район үзәгенә чыгып киттем.

АКЧА КАЙТЫП ҖИТТЕ

Кукмара районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Әсгать абый Җиһаншин белән әңгәмә барышында әлеге мәсьәлә буенча бирегә берәүнең дә килмәве, белешмәве һәм бу аңлашылмаучанлык турында биредә берәүнең дә хәбәрдар булмавы билгеле булды. Кайсылары алдагандыр, хәзер инде мөһим дә түгел. Әсгать абый шул арада үз хезмәткәрләреннән Гөлиянең счетына күчкән акча турында белешергә, дигән әмер бирде. Чыннан да, акча күчкән, тик банкка барып җитмәгән икән. Каядыр уртада югалып калган булып чыга. Бухгалтер дүшәмбе генә килгәнгә, шул көнне шалтыратып белешергә тәкъдим иттеләр. Юк инде, килеп китми булмас!

Дүшәмбе, мин барып җиткәнче, укучыларны эшләтүдә катнашкан икенче бер укытучы үзе үк шалтыратты:

– Эльвира, монда өлешчә безнең дә гаеп бар инде, артыннан йөреп бетермәгәнбез, – диде ул. – Бухгалтер белән сөйләштем. Счет ачтырган чакта, Гөлиянең фамилиясен язганда, бер хәреф хатасы чыккан булган. Шуңа күрә, акчаны җибәрә торганнар, ул дөрес кешесен тапмыйча, гел кире кайткан. Хәзер аңа паспорты белән Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килергә куштылар. Хатаны төзәтү өчен. Аннары акчаны яңадан күчерәчәкләр һәм сез барып алырсыз.

Шулай да, Кукмарадагы башка эшләр артыннан йөргәндә, Әсгать абый Җиһаншин янына кабат кердем әле. Ул миңа шуларны ук тагын бер кат аңлатты. Мәктәп директорын, Энҗе исемле укытучыны үз янына чакыртып, бу эшкә нокта куярга вәгъдә итте. Хәтта үз янымда ук мәктәп директоры белән элемтәгә кереп, аларны үзе янына чакырды да. Шуны гына аңламыйм: ул акча кире кайткач, нигә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре Ядегәр мәктәбе белән элемтәгә кермәгән соң? Нигә алар шул акчаны бүгенгәчә «сөйрәп» йөрткән?!

Эшләремне төгәлләп, кичке бишләр тирәсендә үз авылыма кайтып җиткәч, әни шатлыклы хәбәр җиткерде: «Кызым, теге 850 сумны бүген китереп бирделәр бит. Синнән алда ук акча кайтып җитте», – диде ул, сөенче алып.

Бу акчага кул селтәгән дә булыр идем, бәлки, тик баланың кырда, кызу кояш астында тилмереп йөрүе күз алдына килә дә бәгырем сызлый башлый. Башка дуслары үз хезмәте өчен акча алганда, аның да аласы килмимени?! Җитмәсә, быел мәктәп кирәк-яракларын да сеңлем белән икәү бергә алдык. Шунда да ул 850 сумга күпме әйбер алырга мөмкин булуын исәпләп чыгарып, авыр сулады. Укытучыларның битарафлыгына да исем китә. Алар адресына каты-каты сүзләр әйтәсем килсә дә, тешемне кысып калырга мәҗбүрмен. Сеңлем быел җәй көне кайда да булса эшләүдән катгый рәвештә баш тартты. Барыбер акчасын бирмиләр, янәсе. Узган елгы хезмәт хакы да сеңлемә барып җиткәнче, күпме нервым тузды, Кукмара-Казан арасын таптап күпме акча җилгә очты, Гөлияне күпме тинтерәттек… Кыскасы, кыйммәткә чыкты ул безгә. Тик шулай да очына чыктык, Аллага шөкер!

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: 1 комментарий RSS 2.0

  1. Заманасы шундый.. әйткәне:

    Заманасы шундый… Биш сум булсада, йозме – кеше уз сузендэ булсын.. узенекен алырга!
    Уз сузендэ кешелэр хаерге заманда бик эз..
    Мэсэлэн – мина буген уз сузле кеше – “категорически и безальтернативно” ЮК эйтте! и прибавив: “Мин сина песи эллэ!!!”
    Уважаю!

    ... Август 24th, 2011

Әйтер сүзем бар