5 МИНУТ ӨЧЕН 5 КӨН ЙӨРҮ

Моны җаным әрнегәнгә язам. Бәлки, үземне яклый да алганмындыр, тик күңелнең бер почмагында рәнҗү, үпкә юшкын булып утырып калды. «Үлә башласам да сырхауханәгә алып бармагыз!» – дип, кат-кат кабатладым, шунда йөреп кайтканнан соң.

… Беренче мәртәбә районыбыз сырхауханәсенә күземне каратырга дип килгәнемне әле дә хәтерлим. Озын-озак чират торып, тәки табибка кереп җитә алмыйча, кайтып киткән идем. Соңрак Казанда тик-шерттем.

Икенчесендә… Авылыбызга үзәктән килеп флюорографиягә төшереп маташтылар. Имеш, Казанда әлсерәп йөргәнче, монда төшеп калыйм дип, бардым шул, җүләр. Тик аның нәтиҗәләрен эзләп бик озак йөрсәм дә, табып кына булмады. Югалган икән. Авылыбыз фельдшерын күпме тилмертеп, никләр генә эзләттем икән, аның каршында да уңайсыз хәзер. Авылдан – Кукмарага, Кукмарадан кире авылыма җибәреп, тилмерттеләр дә, Казанга баргач, яңадан төштем. Шул флюорографиямне озаклап китерми йөргәнгә тулай торактан да колак кага яздым әле.

Менә бу баруым – өченче йомыш. Йә, Раббым, соңгысы булсын иде!

Әнием беркөн район үзәгенә барып, сеңлемне күз табибына яздырып кайткан. Нигә борчылып йөриләр дияр идең, кызчык, ерактан күрмим дип, күптәннән зарлана. Язылган көнне киттеләр болар җитәкләшеп. «Барып талон алабыз да, кереп чыгабыз», – диде әни. Инде мин барып күргәннәрдән соң анда баш табиб та алышынды. Бәлки, чыннан да, тиз генә йөреп тә кайтырлар дим эчемнән. Кайтканнар ди сиңа! Табиб нигәдер эшкә чыкмый калган да, керә алмыйча кире кайтканнар. Бик итагатьле рәвештә аларны икенче көнгә язганнар. Тик… алар барасы көн әнинең эш көненә туры килә булып чыкты. Минем, Казандагы эштән бераз ял итим дип, район газетасына практикага кайткан вакыт. Баштан ашкан кәгазь өемнәрен бер кулга тотып, икенчесенә сеңлемне җитәкләп, район үзәгенә чыгып киттек. Инде «бармыйм» дип антлар эчкәннән соң бит. Регистратура каршындагы чиратта бераз таптангач, күз табибының авылларга тикшерү белән чыгып киткәнлеге ачыкланды. Шул көнне бичара сеңлем, минем эш беткәнне көтеп, редакциядә утырырга мәҗбүр булды. Аңлагансыздыр: табибка күренәсе көнне тагын күчерделәр. Бу юлы дүшәмбегә. Атна башында тагын чыгып киттек. Бардык. Кердек. Тик бүгенгә талоннар күптән беткән икән. Дөресен генә әйткәндә, бер безнең өчен генә беткәнгә охшап тора иде ул талоннар. Танышың булмаса, барыбер керә алмыйсың дигәннәр иде шул. Сорау ала башлагач: «Башка көнгә язылыгыз!!!» – дип җикеренде регистратурада утыручы кыз. Сеңлем еларга ук тотынды. «Апа, әйдә кайтып китик инде?! Күзем дә күрә, авыртмыйм да, әйдә инде», – ди җаным. Үземнең дә күзгә яшь тулды. Редакциядә атна башында була торган «планеркага» да җитешмәдем, табибка да кермәдек… Ничек була инде бу?! Бердәнбер юл – баш табибка керү. Анысы аңлагандай итте, рәхмәт. Аскы катта талон өләшүче кызга чылтыратып, талон бирүен дә үтенде. Минут ярымнан янәдән регистратура каршында басып тора идек. Теге кыз башта бөтен чиратны үткәреп бетерде дә, 20-25 минут көттергәннән соң, аңлатырга кереште.

– Табиб бүген сәгать бердән икегә кадәр кабул итәчәк. Талоннар башка булмаячак, аңлагыз. Әгәр берәр пациент килмәсә, аның урынына сезне кертербез!

– Ә бөтенесе дә килсә, кермибезме? – дим аптырап.

– Сезгә иң уңайлысы – яңадан язылу! Пәнҗешәмбегә языйммы, җомгагамы?

– Алай икән! Пәнҗешәмбегә языгыз!

Үземә үк кызык була башлады. Ахыры ни белән бетәр икән? Тагын ничә мәртәбә килербез микән? Кыскасы, тагын буш кул, бозылган нервылар белән авылга кайтып киттек. Юл бәясен дә әйтимме? Икебезгә барып-кайту – 136 сум. Ә хәзер ничәнчесен киләчәкбез инде? Язылган көнне дә исәпләсәк – бишенче!!!

… Бу юлы бүлнис бусагасын атлап кергәндә сәгать 7 тула иде. Регистратура каршында чират җыела башлаган. Без дә шул тирәдә урын алдык. Кызыл чәчле кызый озак көттермичә, 8 тулганчы ук эшкә керешеп, бар кешене шаккатырды. Пыяла тишектән елмаеп исәнләшүемә каршы, мине танырга да өлгергән туташ, борынын җыерып, 18 нче номерлы талон сузды. 5 тапкыр килүемә дә карамастан 18 нче кеше! Шәп бит. Кош тоткандай, икенче катка күтәрелдек. Чиратта ничә сәгать утырганымны әйтеп тормыйм – анысы вак мәсьәлә. Андыйга гына өйрәнгән инде. Үткән-сүткәнне тыңлап торам. Безнең кебек күзләрен каратырга килүчеләр байтак булып чыкты. Тик килү саны ягыннан без рекорд куйганбыз: бер әби – өченче, берсе дүртенче тапкыр килсә, бишенче мәртәбә килүче без генә идек. Алдымда гына торган апа, әнә, кичә чылтыратып язылган. Алай булса да аңа 4 нче санлы талон биргәннәр.

Чиратта куркытып бетерделәр: бу табиб бик явыз имеш, бер дә юктан кычкырып, елатып чыгарырга да күп сорамый ди. Шунысы ошады: башкалардан аермалы буларак, монысы талонда язылган тәртиптән тайпылмыйча, номер буенча гына кабул итә. 11дә генә керү бәхетенә ирешсәк тә, тәртип буенча кердек. Гәрчә, чират алганда иң беренче булсак та. Карады. Кычкырмады да, киңәшләрен дә бирде, акча да сорамады…

Чыгып китәр алдыннан, баш табибка кереп рәхмәт әйтермен, тагын бер кат килүемне күрсен дигән идем дә, сәркатибе кертмәде. Ә бит беренче юлы ишекләр ачык иде. Кем нәрсә өчен кермәс?! Баш табиб бүлмәсенең телефон номерын сорагач та, ник сораганыма үкенергә туры килде. Кыскасы, минем сыман барлы-юклы кешеләргә зур шәхесләр белән аралашу рөхсәт ителмәде. Аның каравы, күз табибына танышсыз гына да кереп чыгып булганына төшендем. Биш мәртәбә килсәң!

Нервылар килограммнарда үлчәнсә, ничә киломны югалттым икән? Хәзер яшьләр агрессив диләр. Күпме акча, күпме вакыт, күпме сәламәтлек бетереп, кайтырга чыктык. Башымда бер сорау: минем шулай 5 тапкыр килүемә кем гаепле? Барын да күреп җиткерә алмаган баш табибмы? Әллә төгәл эш графигы булдыра алмаган күз табибымы? Бәлки, регистратурада эшен оештыра белмәүче кыздыр? Әллә үзебез микән? Хәер, гаеплене эзләп кемгә файда? Болар янына бүтән барырга язмасын!

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №14)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар