31 МАЙ – ТӘМӘКЕДӘН БАШ ТАРТУ КӨНЕ

Тәмәке тарту нәтиҗәсендә никотиннан психологик һәм физик бәйлелек барлыкка килә. Шуңа да карамастан ул бүген иң киң таралган начар гадәт санала. Дөньяда миллиардка якын кеше тәмәке тарта. Шуларның иң күп өлеше – 80%ы бай булмаган илләрдән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга караганда, әгәр кешеләр тәмәке тарту гадәтен ташласа, уртача гомер озынлыгы күрсәткече артачак икән. Әйтик, шул рәвешле үпкәгә бәйле хроник авырулардан үлүчеләр санын – 10, сулыш юлларындагы яман шештән – 19, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләрне 26%ка киметергә мөмкин булыр иде.

Русия тәмәке тартучылары белән дан тотучы илләр рәтендә. Җитмәсә, тартучылар саны арта, аңа бәйле авырулар да кимү ягында түгел. Алдынгылар рәтендә дидем дә, ничәнче урында икәнебезне әйтмәдем бит әле. Кулланылган тәмәкене исәпләгәндә Кытай, Һиндстан һәм АКШтан соң – дүртенче, ә бер кешегә туры килгән тәмәке күләме буенча беренче урында барабыз. Исемлек башында торуыбызга “ура” кычкырып кырылабыз, җәмәгать! Илебездә тәмәке рекламасы чәчәк ата, замана белән бергә атлаучы русияле тәмәке тарта дигән фикер киң таралган һәм бер кап агу бәясе дә башка илләрдәге белән чагыштырганда Русиядә күпкә арзан.

Күпчелек тәмәкече 18 яшькә кадәр үк әлеге начар гадәткә өйрәнә. Шуларның чирек өлеше исә 10-11 яшьтә үк беренче тәмәкесен татып карый икән. Балалар һәм яшүсмерләр никадәр иртәрәк тәмәке тартырга өйрәнсә, аның даими “агуланучы”га әйләнү ихтималы да шулкадәр арта. Ата-анасы тәмәке тарткан гаиләдә дә тәмәкече үсү мөмкинлеге 50 процентка тигез. Әгәр ана кеше тарта икән, 57 процент очракта аның кызы да тәмәкегә хирыс була, әгәр ата кеше шундый начар гадәткә ия икән, 49 процент очракта аның улы битараф калмаячак. Матур үрнәк күрсәтәсез, хөрмәтле ата-аналар!

Ничә яшьтә ташлауга карамастан, әлеге начар гадәттән арыну сәламәтлек өчен файдага гына. Әйтик, 15 ел эчендә организм яңара һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше кими икән.

Саный китсәң, тәмәкенең зыяны турында күп сөйләргә һәм бик күп саннар китерергә була. Ләкин болар белән генә тәмәкечене туктатып буламы?! Бер карасаң, аңа файдага гына сөйлибез, язабыз, аңлатабыз. Әйтерсең, кемнеңдер сәламәтлеге аның үзенә түгел, ә безгә кирәк…

Русиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы үткәрүче тәмәкегә каршы төп чара – бөтен Русия күләмендә узучы “31 май – тәмәкедән баш тарту көне. Мәңгегә” акциясе.

Дүшәмбедән башлап һәр русияле тәмәкене ташласын һәм әлеге батырлыгында ул үзе генә булмасын өчен уйлап чыгарылган чара бу. Үз-үзеңне җиңүне батырлык дими ни дисең…

Тәмәкече хатын-кызлар нигә арта?

Бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хатын-кызларга юнәлдерелгән тәмәке турындагы реклама чараларына аеруча зур игътибар бирә. 31 май – традицион көн. Бу көнне күпләр тәмәке тартуга каршы чыгыш ясый. Берничә көн элек кенә Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге яңа саннар белән шатландырды. 50 проценттан артык халык бөтенләй тартмый иде инде. Соңгы өч ай эчендә ватандашларыбызның 8 проценты тәмәкедән арына алган. Димәк, күпчелек барыбер сәламәтлек кыйммәтен аңлый. Ләкин хәлләр аңа карап кына җиңеләйми. Ни өченме? Чөнки тәмәке капиталы Русиядә актив эшчәнлек алып бара. Тартмаучыларны үз чоңгылына сөйри. Әйе, ирләрнең күбесе тәмәкегә бәйле инде, тик хатын-кызлар да калышмый. Шуңа күрә тәмәке сатучылар, җитештерүчеләр хатын-кызларны җәлеп итәргә тырыша һәм моңа мөнәсәбәтле рәвештә нинди адымнарга гына бармый.

Соңгы вакытта матур киенгән, бизәнгән һәм төрле акция дигән булып тәмәке тәкъдим итүче кызларга еш тап булам. Берсе, әйтик, бер кап тәмәке алган өчен икесен бушка бирә. Төрлесе төрле тәмдә икән. Берсе – алма, икенчесе – чия, өченчесе кавын тәмендә… Тәмле, җиңел дигән булып никотинга ияләштермәкче булалар. Икенчесе ябыктыра торган тәмәке тарата, имеш. Шулай ук бушка. Сүз арасында әйтим әле: халыкта тәмәке ябыктыра дигән ялган караш яши. Анысы да шул ук хатын-кызларны җәлеп итү өчен оештырылган бер әкәмәт, пиар-ялган. Ябыгы да, тазасы да диетада утырган заманда иң отышлы алым шул бит инде. Ябыгасы килүче хатын-кызлар нинди генә ысуллар кулланып карамый, нәтиҗәдә, җыен юк-барга ышанып тәмәкегә тотына. Өченчесе, әнә, бик матур капка төрелгән һәм чит ил классик әсәрендәге герой исеме белән аталучы тәмәке таратып ята. Кызыкмас җиреңнән кызыгырсың. Без кечкенә чакта шундый савытларга суыра торган кәнфит салып саталар иде. Ә хәзер тәмәке тутыралар икән. Кыскасы, хәтта үзем дә шул ялтыравыклы капны, дөресрәге тимердән эшләнгән котыйны (шкатулка) әйләндергәләп тордым да, эчендә кәнфит түгеллегенә үземне көчкә ышандырып калдырып киттем.

Мондый коткыга каршы ничектер көрәшү өчен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кисәтүче язулар һәм рәсемнәр уйлап чыгарды.

Туризм үзәге булып торучы Мисырның 85 процент халкы иң хәерче русияледән дә хәерчерәк шартларда яши. Кыскасы, бу бер дә бай ил түгел. Шулай да биредә тәмәкечеләргә каршы көрәш киң җәелдерелгән. Кисәтүче рәсемнәргә иң бай ил дә Мисыр түгел микән әле?! Икътисади яктан артта сөйрәлүче илләр тәмәкегә каршы көрәш алып барганда, ни өчен соң Русия бу афәт белән көрәшми?

Безнең базарда тәмәкене таратып кына калмыйлар, биредә реклама да көчле эш алып бара, аны кулланучыларга җиткерү ысуллары да хәйләкәр алымнар белән башкарыла… Әйтик, беренче карашка тәмәкегә каршы ясалган рәсем безнең үзаңыбызда башкача урнашырга мөмкин. Әйтик, ике ел элек урамнарда, бала тудыру йортларында бер рәсем элделәр. Сурәттә карындагы сабый тасвирланган һәм ул тәмәке төтененә түзә алмыйча хәбәр итә: “Миңа ошамый!”

Балага теләсә-нәрсә ошамаска мөмкин. Тәмәке төтене үтерергә сәләтле агу, ул менә шундый зыян сала дип язасы урынга шундый вак-төяк язулар сырлап, ананың игътибарын тәмәкегә җәлеп итү эшчәнлеге алып барыла. Белгечләр шундый фикергә килгән. Тәмәке компанияләре төрле призлар уйнаткан кыяфәт ясый, почта аша бүләкләр тараткан була, бәйрәмнәрдә урамда открытка өләшә… Кыскасы, әйдәгез, шул чүп-чарга алданмыйк һәм үз-үзебезне агуларга рөхсәт итмик.

Бүген ирләрнең гомер озынлыгы пенсия яшенә дә җитми. XX гасырда тәмәке 100 миллион кешенең үлеменә сәбәпче булган. Бу сан бик күп тикшерүләр нәтиҗәсендә дәлилләнгән. Игътибар итегез: бер яклы сугыш бара. Безгә каршы сугыш! Тәмәке әкрен-әкрен генә халыкны кыра, ә без дәшмибез. Бөтендөнья халкының бары тик 5,4 проценты гына төрле законнар, милли кануннар нигезендә тәмәкедән яклана. Тартучы кеше үзен генә түгел, тирә-яктагыларны да агулый юкса.

Мәзәк

Ике тәмәке компаниясе директорлары үзара сөйләшә.

–            Карале, синең тәмәкең шундый яхшы сатыла. Сере нәрсәдә?

–            Без аңа 50 процент тәмәке, 50 процент тирес салабыз.

–            Ә-ә, сез әле тәмәке дә саласыз икән…

Саннар

Русия халкының 41%ы тәмәке тарта.

Шуларның 61%ы ирләр, 24%ы хатын-кызлар.

21% тәмәкече көн саен бер каптан артык тәмәке тарта.

16%ы берничә тәмәке белән чикләнергә мөмкин.

4%ына исә атнасына яки аена берничә тәмәке дә җитә.

Русиядәге 70% хатын-кыз һәм 27% ирләрнең беркайчан да тәмәке тартып караганы юк.

Көн саен бер каптан артык тәмәке тартучыларның 38%ы ир-ат һәм 7%ы хатын-кыз.

Русиялеләрнең 76%ы тәмәке капларындагы кисәтүче язуларга уңай карый, 13% халкы каршы.

Тест: гадәтме, бәйлелекме?

1. Тартасыңмы?
Әйе – 2; юк – 0.
2. Якыннарың тартуыңа борчылу белдерәме?
Әйе – 1; юк – 0.
3. Әз генә бушасаң, тәмәкегә үреләсең…
Әйе – 2; юк – 0.
4. Тәмәке сиңа үз-үзеңә ышану тойгысы өстиме?
Әйе – 2; юк – 0.
5. Тартуыңны чикли аласыңмы?
Әйе – 1; юк – 0.
6. Тартмасаң, ниндидер физик бәйлелек тоясыңмы?
Әйе – 2; юк – 1.
7. Дусларың, аралашкан кешеләреңә ияреп тартуны ташлый аласыңмы?
Әйе – 0; юк – 1.
8. Дусларыңа караганда күбрәк тартасыңмы?
Әйе – 2; юк – 1.
9. Тәмәкенең организмга зыяны хакында беләсеңме?
Әйе – 0; юк – 1.
10. Тартуны җиңел генә ташлый алам дип уйлыйсыңмы?
Әйе – 1; юк – 2.
11. Бер генә төр марка тәмәке тартасыңмы?
Әйе – 1; юк – 2.
12. Тәмәкене үзең сатып аласыңмы?
Әйе – 1; юк – 2.
Нәтиҗәләрне исәплибез.
9 балл
Тарту гадәтеңә кермәгән, ул бары тик мавыгу стадиясендә генә. Бүгеннән ташларга уйласаң, үкенмәссең – җиңелрәк онытырсың.
10 – 14 балл
Мавыгудан үткәнсең. Тәмәке төп «азыгыңа» әйләнгән. Үзеңне беркем дә тартмаган аерым утрауда яшим дип күз алдына китер. Бу очракта тартуны ташлый алыр идеңме? Җавап кире булса, бәлки, тәмәкедән баш тарту вакыты нәкъ шушыдыр?
15 һәм аннан күбрәк
Тәмәке колына әйләнгәнсең. Бәлки, ташларга дигән уең булгандыр, әмма килеп чыкмаган. Ихтыяр көчең җитмәсә, табибка мөрәҗәгать ит.

Һәр тәмәкедә булган агулар исемлеге

Арсеник – тычкан даруы кушымтасы.
Ацетон – сәнәгатьтә буяу эреткеч.
Никотин – бөҗәкләргә каршы көрәштә кулланыла.
Карбонмоноксит – машина ягулыгы, газ.
Пирен – яман шеш авыруына сәбәпче матдә.
Нафталин – көя даруы.
Кадмий – аккумулятор эшләгәндә кулланылган металл.
ДДТ – паразитларга каршы кулланылган дару.
Полоний – яман шеш авыруына сәбәпче матдә.
Гидроген цианистый – газ камераларында кулланыла.
Амоньяк – чистарткыч матдә.
Бутан – зажигалканы эшләтә торган газ.
Толуэн – индустриядә кулланылучы эреткеч.
Фенол – яман шеш авыруына сәбәпче матдә.

Организмда күзәтелгән үзгәрешләр

Тәмәке ташлаганнан соң үткән вакыт 20 минут. Кан басымы, пульс нормальләшә.

8 сәгать. Канда никотин, сөрем ике тапкырга кими, кислород нормальләшә.

24 сәгать. Сөрем организмнан тулысынча чыгып бетә. Үпкә чистара башлый.

48 сәгать. Организмнан тулысынча никотин чыга. Авыз тәм белә башлый.

72 сәгать. Тын юллары иркенәя. Энергия өстәлә, кәеф күтәрелә.

12 атна. Кан әйләнеше яхшыра.

9 ай. Ютәл сирәгәя, гырылдау бетә, үпкәләрнең функциясе 10 процентка яхшыра.

1 ел. Миокард инфаркты куркынычы ике тапкыр кими.

10 ел. Үпкә яман шеше авыруы куркынычы ике тапкырга кими.

15 ел. Миокард инфаркты куркынычы онытыла бара һәм ул тартмаган кешенекенә тиңләшә.

Сәхифәне Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

(“Безнең гәҗит”, №21)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар