2011 елга йолдызлар вәгъдә итә!!!

Йолдызлар вәгъдә итә!КУЧКАРЛАР өчен 2011 ел киләчәкне планлаштырудан, материаль һәм интеллектуаль кыйммәтләрне барлаудан башланачак. Бу сезнең өчен күчеш чоры. Ул соңгы ике-өч елга караганда күпкә уңышлырак булачак, ләкин максатка ирешү өчен, күп көч түгәргә туры килер. Сабырлык, дисциплина һәм тырыш хезмәтне якын дус итеп сайлап, алны-ялны белми эшләсәгез, иң уңышлы кешеләрнең берсе булырсыз. Уңышлырак булачак дигәндә, йолдызлар 2011 елның яңа ачышларга горизонтның киңәячәгенә, яңа мөмкинлекләрнең күп булуына ишарә итә. Быелгы авырлыклар җиңел генә юкка чыгар, ләкин яңа елда туган яңа авырлыкларны чишү өчен, күп көч кирәк булыр. Гыйнвар-май айларында иске элемтәләрне яңартырга, яңа дуслар табып, ниндидер яңа проект өстендә эш башларга киңәш итә йолдызлар. Интуициягә таянмасагыз, шикле эшләр белән шаярмасагыз яхшырак булыр. Кучкарларның эше гөрләп барганда, аларның үз-үзенә ышанычы артыр һәм мәхәббәт өлкәсендә дә зур уңышларга ирешерләр. Аеруча, март һәм июль айлары – яңа танышулар һәм романнар өчен уңай чор. Тик июльнең икенче яртысында “иске мәхәббәтләр” яңарып, яңаларының көлгә калу ихтималы да юк түгел.

ҮГЕЗБОЗАУЛАР, сез дә финанс һәм карьера мәсьәләләре хакында ныклап уйлый башлагыз. Ниндидер зур масштаблы проект планлаштыргансыз икән, аны тормышка ашыру өчен, иң кулай вакыт. Чөнки бу елда сезне үзенчәлекле идеяләр ташкыны чолгап алыр, үзегездә тормыш көче артуын сизәрсез. Июнь аенда бераз саграк булырга һәм акчаны исәпләп кенә тотарга киңәш итә йолдызлар. 2011 елда Үгезбозауларның җитәкчелек белән мөнәсәбәтләре киеренке булу сәбәпле, алар үзләрен башка өлкәдә дә сынап карый алачак. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә җайларга-майларга туры киләчәк. Фатирда ремонт, үзгәртеп корулар өчен 2011 ел уңайлы. Апрель һәм ноябрь айларында ялгызлар үз мәхәббәтен табар. Июль-август айлары – гаилә кору өчен яхшы вакыт. Хыянәт итүдән сак булыгыз, алар тиз ачыкланыр, дип кисәтә йолдызлар.

ИГЕЗӘКЛӘРнең бәхетсезлек чорына, ниһаять, нокта куелачак. Февраль аенда ук кәефегезнең күпкә яхшырганын һәм эшләрегезнең уңышлы борылыш алганын сизәрсез. Аяк астында ныклы нигез булу үз-үзегезгә ышанычны арттырыр. Шуңа карамастан 2011 елда активлыгыгыз сүрелер дип көтелә. Игезәкләр арасында үз эченә бикләнеп, медитация уздырып, йогага йөреп вакытын уздыручылар артыр. Элемтәләр, аралашулар кимер. Сез шулай итеп үз-үзегезгә читләр йогынтысын югалтырсыз һәм күпмедер дәрәҗәдә шуннан ял итәрсез дип вәгъдә итә йолдызлар. Бу – эшләреңә аек бәя бирү, үз-үзеңне өйрәнү, хисләреңне ачыклап бетерү өчен файдалы булыр. Эштә ныклы карьера үсеше һәм тотрыклылык күзәтеләчәк. Август аенда сак булыгыз. Бу айда шәхси өлкәдә һәм финанс яктан проблемалар туарга мөмкин. Башкаларга сезнең гаилә мөнәсәбәтләренә тыкшынырга рөхсәт итмәгез. Аның каравы, ел ахыры һәм 2012 ел башы зур мәхәббәт алып килер дип көтелә.

КЫСЛАлар өчен 2011 ел – интуиция елы. Эчке хисләргә ышанып, сиземләвегезгә таянып, тирә-яктагы сигналларга игътибар итәргә өйрәнсәгез, табигать белән гармониядә яшәсәгез, эшләрегез гөрләп барыр, проблемалар да җиңел генә чишелер. Иң мөһиме: үз-үзегезгә бикләнмәгез. Күп Кыслалар сәламәт яшәү рәвеше алып бара башлаячак. Диеталар, организмны чистарту методикалары, кыскасы, популяр медицина ярдәмендә Кысланың үз-үзенә һәм сәламәтлегенә булган игътибары артыр дип көтелә. Акчаны санап тотарга өйрәнергә туры килер, чөнки байлык күктән коелганда да алдыгызда бер тиен булмаячак. Май аенда килеп төшсә генә. Чөнки сабырларга бу айда материаль байлык вәгъдә ителә. Октябрь аеннан ел ахырына кадәр аеруча уңышлы чор булыр. Мәхәббәт фронты гына быел ял итә. Тыныч һәм үзгәрешләрсез дәвам иткән мөнәсәбәтләр шул ук агым буйлап агачак.

АРЫСЛАНнар өчен 2011 ел – үзгәрешләр чоры. Яңа дуслар, танышлар, яңа перспектив планнарның тормышка ашуы… Профессиональ өлкәдә булган бар авырлыклар юкка чыгачак, дип вәгъдә итә йолдызлар. Күзәтүчәнлек һәм интуициягез артыр. Башкалар белән мөнәсәбәтләрегез ныгыр. Арысланнар күпкә акыллы, ярдәмчел, игътибарлыга әвереләчәк. Лотерея уеннарында да отышлы очраклар күп булыр. Гыйнвар-февраль айларында саграк булыгыз, чөнки бу айларда законны читләтеп үтәргә мөмкин булган керемле тәкъдимнәр көтелә. Сез аларны кабул иткән очракта, елыгызның уңышсыз тәмамланачагы көн кебек ачык. Димәк, беренче ике ай – сынау вакыты. Сез анда үзегезне ничек күрсәтсәгез, елыгыз да шуңа бәйле рәвештә үз борылышын билгеләр. Дусларыгызны эшләрегезгә якын җибәрмәгез. 2011 елның икенче яртысында зур мәхәббәт көтелә.

КЫЗлар үз җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән мөнәсәбәтләрне, ниһаять, җайга салыр. Профессиональ үҗәтлеге һәм тырышлыгы өчен алар әҗерен алыр: хезмәт хакы арту гарантияләнә. 2011 ел башы – карьера үсеше өчен аеруча уңай вакыт. Ләкин февральдә сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Шулай ук профессиональ өлкә турында да онытмагыз. Изге максатлар хакына үз-үзен корбан итә алуы, ярдәмчеллеге аркасында Кызлар аз түләүле эшләрне үз җилкәсенә салырга һәм күпләрнең намуссызлыгы, ялганы белән күзгә-күз очрашырга, авыр хәлдә калырга мөмкин. Үзегез хакында да уйлагыз! Шуңа карамастан 2011 ел Кызлар өчен бар яктан да уңышлы булачак. Әгәр сезне эшегез канәгатьләндерә икән, карьера баскычыннан тиз күтәрелерсез, әгәр эшегез ошамый икән – алыштырырсыз. 2011 елның ноябрендә чит илгә сәяхәтләр көтә. Шәхси өлкәдә авырлыклар булыр, чөнки башаяк эшкә баткан кызлар вакыты юклыгын гаилә әгъзаларына ничек кенә аңлатмасын, дәлилләре исәпкә алынмаячак. Ел дәвамында романтик мөнәсәбәтләр тудыру өчен уңайлы форсатлар җитәрлек булачак һәм октябрь-ноябрь айларында гаилә кору өчен уңышлы чор.

ҮЛЧӘҮләргә иҗади өлкәдә уңыш елмаер. Яңа эшлекле элемтәләр булдыру хакында уйлап карамаган булсагыз, уйланыгыз. Шулай ук чит илгә күчеп китәргә теләсәгез, сәяхәт итәргә хыяллансагыз да, кыскасы, юл сәфәрләре өчен кулай вакыт. Елның девизы – җиде кат үлчә, бер кат кис! Һәр эшне ашыкмый гына башкарыгыз. Бөтен планнарыгыз системага салынган һәм ныклап уйланган булырга тиеш. Узган елны Үлчәүләр тир түгеп эшләргә мәҗбүр булса, быел уңышны җыеп алу чоры. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен иң уңай вакыт – март һәм апрель. Романтик мөнәсәбәтләрдә исә йолдызлар ашыкмаска киңәш итә. Июнь аенда низаглар, бер-берегезне аңламау, хәтта аерылышу очраклары да булырга мөмкин. Февраль, март, ноябрь – мәхәббәтеңне очратыр өчен иң кулай вакыт!

ЧАЯНнар өчен бу ел гаять авыр булачак. Гаилә мөнәсәбәтләре ныклыкка тикшерү үтәчәк, эштә финанс уңышка ирешү өчен, тырышып эшләргә туры киләчәк. 2011 елның күп вакыты килеп туган кыенлыкларны чишүгә юнәлдерелгәнгә, игътибарлы һәм күзәтүчән булыгыз, дип киңәш итә йолдызлар. Озак вакытлы һәм зур масштаблы проектларны башка вакытка кичектереп торыгыз. Интрига, конфликтларның судка кадәр барып җитүен теләмәсәгез, чебеннән фил ясамавыгыз сорала. Вак-төяк борчулар болай да җитәрлек булачак. Материаль яктан тотрыклы айлар – февраль, ноябрь. Иҗат өлкәсендә эшләүче Чаяннарга уңыш 2011 ел уртасында елмаячак. Күрәзәчеләр белән аралаша калсагыз, саграк булыгыз. Иң яхшысы – туганнар, якыннарыгыз белән бергә вакыт уздыру, үзара мөнәсәбәтләрне җайлап бетерү. Мәхәббәт өлкәсе Чаяннар өчен бүләк булыр, мөгаен. Яз һәм җәй айлары яңа танышулар, мәхәббәт маҗараларына бай булачак. Гаиләлеләр исә “ширбәт елы” кичерергә әзер булсын.

УКЧЫлар өчен 2011 ел онытылмаслык вакыйгаларга бай булырга охшаган. Карьера, материаль үсеш ягыннан гына түгел, рухи үсеш тә кичерәчәк алар. Кешеләргә игътибарлырак һәм якынрак булсалар, карьера өлкәсендә һәм шәхси мөнәсәбәтләрдә ниндидер проблемалар көтелми. Тулаем алганда, бу ел Укчылар өчен шәп булачак! Уку-укыту эше белән шөгыльләнүчеләр яңа ачышлар ясарга мөмкин, фәлсәфә, психология фәннәре белән кызыксынучыларның аралашу даирәсе киңәер һәм туган яңа идеяләр нигезендә зур масштаблы проектлар тормышка ашар. Октябрь ае Укчылар өчен уңышсыз бердәнбер ай булачак. Игътибарыгызны читкә юнәлттегез исә, зур сумма акча читкә очарга мөмкин. Шәхси өлкә дә сынатырга охшамаган. Дөрес, август аенда бераз конфликтлар булыр анысы, тик бар да җайланачак. Бер генә минус: күп очрашып, гаилә корырга әле дә тәвәккәлли алмый йөрүче парлар өчен 2011 – куркыныч ел. Җитди адым ясарга кыюлыгыгыз кабат җитмәскә мөмкин.

КӘҖӘМӨГЕЗләр өчен 2010 елда туган планнарны тормышка ашыру вакыты килеп җитте. Аеруча бу карьера өлкәсенә кагыла. Матбугат чараларында эшләүче Кәҗәмөгезләр өчен аеруча да уңышлы ел булачак. Эш урынын алыштырырга яки яңа керем чыганагы табарга мөмкинсез. Системалы эш планы булдыру һәм экономия режимында яшәү – быел уңышка ирешүнең төп сере. Гайбәт корбаны буласыгыз килмәсә, саграк эш итегез. Шулай ук ерак сәфәрләргә чыгып киткәнче, бөтен вак-төяк проблемаларга игътибарлы булыгыз, чөнки командировкалар сез көткән нәтиҗәне бирмәскә дә мөмкин. Гыйнвар һәм август айлары – эш өчен уңышлы вакыт. Гомумән алганда, Кәҗәмөгез тормышында 2011 елда әллә ни зур үзгәрешләр көтелми. Туганнар белән үзара судлашу, конфликтлар чишү очраклары булырга мөмкин, ләкин Кәҗәмөгезләр ул вакыйгаларда җиңүче булачак. Мәхәббәт ягына килсәк, көчле ярату хакында йолдызлар дәшми.

2011 елда СУКОЯРлар узган елгы проблемалар турында искә дә алмас кебек, чөнки аларны эштә дә, мәхәббәттә дә уңыш көтә. Үзенчәлекле һәм файдалы эшлекле тәкъдимнәрдән башыгыз әйләнер һәм утырып ял итәргә дә вакытыгыз булмаячак, дип вәгъдә итә йолдызлар. Энергиягез бар эшкә дә җитәчәк, шуңа өстәп, оештыру һәм лидерлык сәләте дә кирәк булачак сезгә. Март һәм ноябрь – керемле яңа проектлар өчен иң уңышлы вакыт. Бу елда иң оялчан һәм кыюсыз Сукоярлар да теләсә-кемне үзенә каратырга сәләтле булачак. Кыскасы, Сукоярлар, бу ел сезнең өчен җиңүләр һәм зур вакыйгалар елы.

БАЛЫКларның иң зур үзгәрешләре шәхси өлкәдә булыр дип көтелә. Аеруча, туганнар һәм якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк булачак. 2010 ел алардан катылык һәм үҗәтлек таләп иткән иде, 2011 елда алар ял итеп, агым буйлап бара алачак. Ә ул агым аларны уңышка китереп чыгарачак. Әмма сәламәтлекне үз агымына куярга ярамый, чөнки ул 2010 елда болай да җитәрлек таушалды инде. Төшләрегезнең чынга аша башлавын күреп аптырап калмагыз, андый хәлләр дә булырга мөмкин, дип кисәтә йолдызлар. Иң уңышлы айлар – февраль һәм март. Апрель һәм сентябрь айлары гына бераз сынатырга мөмкин. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, язмыш Балыкларга февраль аенда зур бүләк ясарга җыена. Тотып кала алсагыз, билгеле. Язын никахлашкан парларның гаиләләре нык һәм озын гомерле булачак. Сентябрь аенда тиз вакытлы роман үз ятьмәсен салачак, ләкин аңа алданмагыз.

Сәхифәне Илдинә ЯДКӘРОВА әзерләде.

(“Безнең гәҗит”, №51)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар