12 МЕҢЛЕК БУКЕТ

Чехов базарының чәчәкләр рәтеннән атлыйм. Шулчак бер әңгәмәне ишетеп, абынып егыла яздым. Бер ир сатучыдан 100(!) ак роза сорады. Сатучы да югалып калды:

– Сезгә барысын да бер букеткамы? Миндә 70 кенә калды, әйдәгез, араларына 30 ал чәчәк куябыз?..

– Ярый, ярый… Әле тагын бантик сыман чүп-чар да өстәгез, матур итеп төрегез…

– Букет менә моның кадәр булачак, – дип колачын җәеп күрсәтте сатучы.

– Булсын, булсын!!!

Бераздан теге бай бәндә 12 мең сумын чыгарып салды да, алагаем зур бәйләмне кочаклап, шәп машинасына утырып китеп барды.

Сатучының көнлек нормасы тулды ахры, шатлыгыннан балкып күршесенә эндәште: “Менә бу чын ир, ичмасам, молодец!”

Гадәти студент чире буенча исәпли башладым. Хәләл көчем белән күпме вакыт эчендә җыя алыр идем икән мин бу 12 меңне?Бер тиенен дә тотмасам, 13 айлык стипендия кирәк, ягъни бер елдан артык ашамый-эчми торырга. Яки көн саен “маршрутка”га киткән 20 сумны “копилка”га сала барып, 600 көн укырга җәяү йөрергә. Иртәнге 4тә торып, сыер саварга йөргән авыл апаларына исә, колхоз “түлим” дип шапырынган 4 меңен түләгән очракта, 3 айда җыярга була… Тик ул акчага алар 100 роза алмаячак. Ә менә көн саен казиноларда 100әр меңен оттырган байларга ниндидер кызның күңелен күрү өчен алынган чәчәк бәйләменә тотылган 12 мең нәрсә инде ул?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА,
КДУ студенты.

(“Татарстан яшьләре”, №65)

Ошаса, башкаларга да киңәш ит:

Бүлеге: Басылган язмалар Тамгалар: No Comments RSS 2.0

Әйтер сүзем бар